Мәктәпләрдә – пычак сугышы

Мәктәпләрдә – пычак сугышы

Бу араларда Русиянең төрле почмакларындагы мәктәпләрдән чәчләрне үрә торгызырдай хәбәрләр алабыз. Кайда – пычак белән сугышканнар, кайда – балта белән укытучыга ташланганнар, дәрес вакытында класста шартлаткыч шартлатканнар… Җитәкчеләр сөйләргә ярата торган «куркыныч террорчылар» түгел бу, үзебезнең укучы балалар!

БЕР АТНАДА – ИКЕ ҺӨҖҮМ

Узган атна башында Пермьдәге 127нче мәктәптә ике яшүсмернең пычак белән сугышуы билгеле булды. Ул пычакны ни өчен мәктәпкә алып килгәндер инде алар – монысы икенче мәсьәлә, анысын тикшерүчеләр ачыклар. Буласы булган – сугышканнар. Хулиганнар кебек, тәнәфестә йә дәрестән соң мәктәп артына качып түгел, көпә-көндез дәрес вакытында. Нәтиҗәдә 15ләп кеше яраланган, бер укучы балага һәм химия укытучысына катырак эләккән. Баланың күзе җәрәхәтләнгән. Хәтта бер операция генә дә җитмәгән, тиз арада Мәскәүгә китертеп, атна ахырында икенче операция ясаганнар. Операция уңышлы узган, хәзер баланың сәламәтләнеп чыгуын гына көтәргә кала. Сугыш чукмарларын аралыйм дип арага кер син менә, күзсез калырга да яисә гомерең белән хушлашырга да мөмкинсең.

Бу хәлнең шау-шуы тынарга да өлгермәде, Бурятия башкаласы Улан-Удэдан яңа хәбәр килеп иреште: 9нчы класс укучылары, кулына балта һәм «Молотов» коктейле тутырылган шешә тотып, мәктәпкә бәреп кергән. Сосновый дип аталган хәрби шәһәрчекнең гап-гади бер мәктәбендә 9нчы класста укучы өч малайның урыс теленә чиректән «икеле» чыга. Һәм малайлар үч алырга уйлый. 19нчы гыйнвар көнне урыс теле укытучысы җиденче класска дәрес биргән вакытта, кабинетка бәреп керәләр. Хәер, үзләре түгел, шартлаткыч матдә тутырылган шешәләре «очып керә». Куркынган балалар коридорга йөгерешеп чыга башлыйлар. Ә анда теге үч алучы малайларның берсе – кулына балта (!) тотканы көтеп тора. Бу тикшерүчеләрнең бер версиясе генә әле. Хәзерге вакытта аның чынбарлыкка туры килү-килмәвен ачыклау бара.

«Минем улым беренче партада – укытучы янында ук утырган. Һәм башкалар кебек коридорга йөгереп чыкмавы гына саклап калган аны. Улым бу хәл булып, биш минут үткәннән соң шалтыратты миңа: «Әни, безнең монда класс яна, бер малай балта тотып чабып йөри, укытучы апа яралы», – диде. Хәл болай булган: 9нчы класс укучысы, ишекне ачып кычкырган да, кулындагы шешәсен укытучыга томырган. Куркынган укучылар коридорга йөгерешеп чыга башлаган. Чыккан беренә балта төшә торган», – дип сөйләгән «Комсомольская правда» газетасына бер ана. Шешә укытучының башына – сул як чигә турысына эләккән, аннан шаулап кан киткән. Ә балта коридорга беренче булып йөгереп чыккан бер кызның битенә эләккән, икенчесенең – башына, өченчесенең – аркасына…

Бер атна эчендә булган хәлләр бу. Пермьдә пычак сугышы чыгарган малайларга карата да, Бурятиядәге «үч алучы»ларга карата да «үтерү нияте белән һөҗүм итү» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

ОЧРАКЛЫЛЫК КЫНАМЫ?

Үзебезнең Татарстанда да яз көне генә шушыңа охшаш хәл булды бит әле. Бәхеткә, пычак-балтага ук барып җитмәде, тик Саба районының Шәмәрдән бистәсе мәктәбендә укучы белән укытучы арасында килеп чыккан йодрык сугышын бөтен республика сөйләде. Без дә яздык ул турыда («Син, замана, әллә нишләдең: мәктәпкә бронежилетсыз кердем юк!», 14нче июнь, 2017, №24). Укучы белән «сугышкан» (әллә үз-үзен яклаганмы?) укытучы Мөнир Зариповны көне-сәгате белән эштән алдылар. Ни өчен килеп чыккан бу сугыш, укучы нигә ярсып киткән, нигә укытучыга ташланган – боларын ачыклап торучы булмады. Һәрхәлдә, тикшерү булган булса да, аның нәтиҗәләре халыкка чыгарылмады. Укытучыны эштән алып аттылар да, шуның белән проблеманы хәл ителде дип уйладылар. Тамырын корытмый торып чүп үләне бетәмени? Сәбәбен ачыкламый торып, проблема хәл ителде, дип тынычлап йөреп буламыни?

Без укытучы Мөнир Зарипов белән элемтәдә торабыз. «Миңа ташланган укучы малай белән хәзер бар да тәртиптә, ул укып йөри. Исәнләшеп йөрибез, минем белән көлеп сөйләшә. Низаг килеп чыкканның икенче көнендә үк ул аңлашылмаучанлыкны оныткан идек бит инде без», – диде Мөнир әфәнде бу юлы хәл сорап шалтыраткач. Укучы белән укытучы үзара килешкән, тик менә вакыйга гына моның белән төгәлләнмәгән. Мөнир Зарипов, үзен эштән җибәргән өчен, мәктәп директорын судка биргән иде. Райондагы судны оттырды. «Мин китергән дәлилләрне, документларны тыңлап та тормадылар», – ди Мөнир әфәнде. Югары суд та район карарын үз көчендә калдырган. Хәзер Мөнир Зарипов тагын да югарырак инстанцияләргә мөрәҗәгать итмәкче. Ул үзе районда бер җиргә дә эшкә урнаша алмый тилмерә (сәбәбен аңлатмыйлар), хәзер менә фельдшер булып эшләүче хатынын да эшеннән җибәргәннәр. Гаилә бөтенләй керемсез калган. Махсус рәвештә уйлап эшләсәң дә (ә без махсус эшләнмәгәндер дип ышанабыз әле!) болай булмас, билләһи…

Әле кайчан гына бу хәлләр безгә килеп җитмәс кебек иде. Әле кайчан гына АКШның Колорадо штатындагы «Колумбайн» мәктәбендә булган вакыйга шунда, океан аръягында гына калыр төсле иде. 1999нчы елда бу мәктәптә укучы Эрик Харрис и Дилан Клиболд исемле ике малай, белем йортына корал һәм шартлаткыч матдәләр алып килеп, «сугыш кыры» оештырды, 37 кешене яралады. Ул 37нең 13е, алган яраларыннан савыга алмыйча, вафат булдылар. «Эш»ләрен тәмамлагач, малайлар үз-үзләрен дә үтерде. Пермь мәктәбендә пычаклы сугыш оештырган малайлар бу вакыйгадан хәбәрдар булган, социаль челтәрләрендәге сәхифәләрендә «Колумбайн» турында язмалар урнаштырганнар. Уен-муен эш кенә түгел инде болар. Очраклы рәвештә генә килеп чыккан шуклык та түгел. Мондый җинаятьләр системага салына башлады – шунысы куркыныч. Һәм ул системаны кичекмәстән җимерергә кирәклеге аңлашыла. Югыйсә, мәктәп укучылары социаль челтәрләрдә: «Мин мәктәпкә барырга куркам, миңа куркыныч!» дип яза башлады бит инде. Ә системаны җимергәнче, аны барлыкка китергән сәбәпләрне ачыкларга иде. Бурятиядәге балталы сугыш оештырган малайлар, бу хәлгә бер көн кала, интернетта классташлары белән язышкан, «Иртәгә мәктәпкә килеп тормагыз, анда хәлләр булачак әле», – дип язган булганнар әнә. Менә шуннан ук башлап тикшерергә, өйрәнергә. Тикшерергә дигәндә тикшерүчеләрне генә күздә тотып әйтү түгел. Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева, гомуми кайгы уртаклашу сүзләре һәм «Пермь мәктәбендә зыян күргәннәр «Артек» лагерына барып ял итәчәк» дигән карар кабул итү белән генә чикләнмәсен иде инде.

Бүген мәктәпләрдә милли телләрне укыту белән көрәшеп яталар. Күпкә җитдирәк һәм куркынычрак проблемалар да күз алдында югыйсә…

Фәнзилә МОСТАФИНА

Статистика

Superjob тикшеренүләр үзәге берничә ел саен халык арасында «Кайсы һөнәрне иң куркынычы дип саныйсыз?» дигән темага сораштыру үткәреп тора. Сораштыруда Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче меңнән артык кеше катнаша. 2008нче елда бер генә кеше дә укытучы һөнәрен куркыныч дип атамаган. Ә 2014нче елда сораштырылганнарның 2 проценты укытучыны куркыныч һөнәр ияләре исемлегенә керткән. Укытучы һөнәрен очучы һәм табиб һөнәре белән бертигез дәрәҗәдә куркыныч дигәннәр.

Хронология

Соңгы елларда мәктәпләрдә гадәттән тыш хәлләр еш була башлады. Шундыйларның иң истә калганнарын барладык.

2014нче ел, 3нче февраль. Ул көнне Мәскәүнең төньяк-көнчыгышында урнашкан Отрадный районындагы 263нче мәктәпкә 9нчы класс укучысы Сергей Гордеев китап-дәфтәрләр генә түгел, ике винтовка да алып килә. Унынчы класс укучыларын тоткынлыкка ала, аларны якларга теләгән география укытучысын, шулай ук ярдәмгә килеп җиткән бер полиция хезмәткәрен атып үтерә, икенчесен яралый. Малай әтисе килеп сөйләшкәч кенә бирелә. Аны мәҗбүри рәвештә дәвалануга хөкем иттеләр.

2015нче ел, 25нче сентябрь. Уфада 15 яшьлек укучы малай классташы белән бәхәсләшеп китә һәм, ачуы чыгып, аңа пәке белән кадый. Яраланган малайны кичекмәстән больницага озаталар.

2016нчы ел, 25нче февраль. Ханты-Мансийскта 7нче класс укучысы өлкән класс укучысының эченә пычак кадый. Низагның сәбәбен бу ике малайның бер-берсенә булган начар мөнәсәбәтендә күрәләр. 7нче класс укучысының ул пычакны кайдан алганлыгы да, соңыннан нәрсә булып беткәнлеге турында да мәгълүмат юк.

2016нчы ел, 18нче март. Находка шәһәрендә яшәүче 19 яшьлек егет, сөйгәне белән мөнәсәбәтләренә ачыклык кертү өчен, кыз укыган мәктәпкә килә. Кызның директор бүлмәсендә икәнлеген белеп ала һәм, шунда йөгереп кереп, кызга пычак белән кадый. 15 яшьлек кыз шундук үлә. Егет үз-үзен үтерә.

2017нче ел, 5нче сентябрь. Мәскәү янындагы Ивантеевка шәһәрендә 9нчы класс укучысы информатика дәресендә кухня балтасы белән укытучыга ташлана. Аңа зыян сала алмагач, класста петардалар шартлата, пневматик коралдан ата башлый. Куркынган укучылар тәрәзәдән сикерергә тотына, дүрт укучы зыян күрә.

2017нче ел, 28нче ноябрь. Мәскәүнең Клин районында ике укучы арасында низаг килеп чыга һәм 14 яшьлек малай икенче укучының муенына пычак кадый. Пычаклы малайны тоткарлыйлар, ни булып беткәне әлегә мәгълүм түгел.

2017нче ел, 22нче декабрь. Амурдагы Комсомольск шәһәрендә 9нчы класс укучысы пневматик пистолеттан ишегалдындагы газоннарга ата башлый. Шул тирәдә йөргән укучыларга да эләгә. Өч укучының зыян күргәнлеге әйтелә.

Бәйгегә нәтиҗә

«Русиядә аңламассың хәлләрне…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: Эт елыннан ни көтәргә?» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Аларның бер өлешен бүген бирәбез, ә калганнары киләсе саныбызда урын алачак. Җиңүчеләр дә киләсе атнада игълан ителәчәк. Кем шигырен юллап өлгермәгән – тагын бер атна вакыт бар әле, җитешәсез. Иҗат җимешләрегезне кәгазь хат итеп тә, электрон почтабызга да җибәрергә мөмкин.

Ай-һай хәлләр, Русиядә

Аңламассың хәлләрне.

Исемебезне сорамыйча,

Кисәләр бит телләрне.

Шовинизм җиле исә

Мәскәү дигән каладан.

«Бар милләтне урыс итеп

Калдырырга!» – вәт фәрман,

Ай-һай хәлләр, Русиядә

Хәлләр мөшкел һәм яман.

Нәҗип КАМАЛОВ,

Удмуртия Республикасы, Сарапул шәһәре

Эт елыннан ни көтик соң?

Елыбыз тыныч булсын.

Кесәләрдә эшләп алган

Акчалар тулып торсын.

Гади халыкның моң-зарын

Ишетегез, түрәләр!

Ай, нигә соң язып торам,

Болай да бит беләләр…

Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара шәһәре

Әтәч чукып тишкән «яралар»ны

Яматырбыз эттән «ялатып».

Уйламагыз безне җиңдек диеп,

Мәскәү этләреннән талатып!

Эт елы дип алай борчылмыйбыз,

Эт – кешенең тугры юлдашы.

Үз илендә эт хәленә калмас өчен,

Сайлыйк әле гадел илбашы!

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Эт этлеген эшләмәсен,

Өрмәсен ул татарга!

Кирәк булыр безгә быел

Этне бәйдә тотарга

Ярулла НАСЫЙФУЛЛИН,

Тукай районы, Күзкәй авылы

Эх, дусларым, эт елыннан

Инде ниләр көтәсе?

Көтсен алда барыбызны

Бәхет-шатлык көлтәсе!

Эт этлеген итмәсме, дип,

Башын вата бар халык.

Яшәргә язмасын берүк

Эт тормышына калып.

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА-ХАҖИЕВА,

Азнакай шәһәре

Әй, Русия!

Вәт могҗиза булыр иде

Эт елында барча «эт» тә:

«Карасы» да, «сарысы» да,

«Көчеге» дә, «зурысы» да

Дусларыңа әйләнсә!

Рәис ВАҺАПОВ,

Апас районы

Эт елында «Безнең гәҗит»

Насыйп булсын һәркемгә.

Тыныч һәм борчу-хәсрәтсез

Тормыш юлын үтәргә!

Шатландырсын олыларны

Пенсия акчалары.

Ышанычны аклар булсын

Президент сайлаулары.

Ризидә СИТДЫЙКОВА,

Казан шәһәре

Комментарии