Өшеп үлмәс өчен, эшләргә кирәк...

Өшеп үлмәс өчен, эшләргә кирәк...

Русия газыннан башка Европа кышын өшеячәк, дигән хәбәр быел рәсми мәгълүмат чараларында күп күренде. Әйе, кыш салкын булачак. Тик Европада түгел – бездә. Русиядә һәр җиденче кешенең кышкы кием алырга акчасы юк икән. Өшеячәксез, дип Европаны үртәгән рәсми матбагалар бу мәгълүматны никтер дәшми генә уздырды.

КЫШ ЧЫГАРГА КРЕДИТ

Бер коммерцияле банк уздырган сораштыру менә шундый нәтиҗә күрсәткән. Русиянең күпчелек төбәкләренә, шул исәптән Татарстанга да кыш килде инде. Калын куртка яки кышкы пәлтә, тун кияр вакыт. Ноябрьдә үк киябез дә, март ахырларында гына салабыз аны. Европадагы кебек кыска гына түгел шул бездә кыш, төбәгенә карап, ярты ел чамасы дәвам итә. Димәк, елның яртысын кышта уздырабыз. Ә кыш чыгар өчен иң кирәкле киемне алырга да акчаң җитмәсә нәрсә эшләргә? Шушы ук сораштыруда катнашучыларның 14 проценты киемне кредитка алырга җыенуын әйткән. Ил буенча уртача күрсәткечне алганда, халык җылы киемгә якынча 8960 сум тотарга әзер икән. Ирләр – зуррак сумма (10041), хатын-кызлар кечерәкне (8150) атаган.

Банк үткәргән сораштыру булгач, нинди кредит, дип аерып та сораганнар. 57 процент кеше кредит картасын кулланып торачагын әйткән. Бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр акчасын җиткерә алмаучылар шулай банк «биреп торган» акчадан файдаланырга мәҗбүр, билгеле бер вакыт бурычтан процентларсыз файдалана, ә инде күрсәтелгән вакыттан бер генә көнгә соңарып кайтарсаң да, саллы гына процент алына торган кабала-система бу. 25 процент кеше – кичектереп түләү карталарыннан, 21 процент – кибетләр үзләре тәкъдим итә торган кичектереп түләү программасыннан («рассрочка» процентларсыз түләү дип рекламалана, ләкин процентлар товарның актык бәясенә өстәлгән була инде), 13 проценты – POS-кредиттан (банкка барып, бурыч акчаны кулга биргәннәрен көтәргә кирәкми, кибетнең үзендә үк рәсмиләштереп була торган кредит), 9 проценты гадәти кулланучы кредитыннан файдаланачагын белдергән. Тагын 6 процент кеше аерып кына бер кредит төрен әйтә алмаган, ләкин кышкы кием алу өчен барыбер дә әҗәткә керәсе булачак, дигән.

Үзәк банк мәгълүматына караганда, ел башыннан бирле русиялеләр 53 млрд сум күләмендә займ алган. Кемгәдер – кышкы куртка, кемгәдер – баласын 1нче класска кертергә мәктәп формасы, кемгәдер – югары уку йортында белем алучы баласының уку чыгымнарын капларга, кемгәдер хаста туганының гомерен саклап калырга кирәк шул. Кышкы курткага акча җиткерә алмаганны, машина, фатир турында әйткән дә юк. Әлбәттә, кредитларның бер кирәкмәгәнгә, «модага ияреп» кенә алынганы да җитәрлек. Шул ук вакытта, санап кителгән очраклардагы кебек, ихтыяҗ булганга алынганнары да бихисап. Һәм бу «фәлән хәтле кредит бирдек, без шундый юмарт» дип мактана торган статистика түгел. Халыкның матди хәле көннән-көн начарая, фәкыйрьлек күрсәткече үсә, казна акчасы иң әһәмиятле социаль программаларга түгел, башка нәрсәләргә тотыла, дип нәтиҗә ясый торган факт.

Менә хәзер 1нче декабрьдән торак-коммуналь хезмәтләргә – салкын һәм кайнар суга, электр энергиясенә, җылылыкка, газга һәм каты калдыкларны чыгаруга бәя артачак. Тарифларга 2023нче елның 1нче июлендә индексация ясаласы, ягъни инфляциягә карап, түләү бәясе арттырыласы иде. Икътисади үсеш министрлыгы киләсе җәйне көтмәскә, бу декабрь башында ук арттырып куярга булган. Сәбәбе – «җылылык трассаларын, суүткәргечләрне һәм башка инфраструктураны яңарту кирәклеге». Әлбәттә инде, бөтен өмет – халык кесәсендә. Тарифлар күп дигәндә 9 процентка индексацияләнер дип көтелә. Монополиягә каршы федераль хезмәт, чамадан тыш арттыру булмасын дип, контрольдә тотарга вәгъдә бирә. Чамадан тыш дигәне инфляция дәрәҗәсе белән билгеләнә. «Российская газета» белгечләргә сылтама биреп язуынча, ел ахырында рәсми инфляция 12,4 процент булачак. Чынлыкта инфляциянең зуррак икәнен беләбез, финанс белгечләре дә шулай дип әйтеп тора, тик индексацияләү рәсми саннарга карап башкарыла. «Ягъни торак-коммуналь хуҗалык тарифлары инфляция күрсәткеченнән дә түбәнрәк процентка индексацияләнәчәк», – дип «сөенче» ала «Российская газета». Шул ук вакытта быел 1нче июльдә тарифлар бер тапкыр индексацияләнгән, торак-коммуналь хуҗалык түләүләре, төбәккә карап, 2,9-6,5 процентка арткан иде инде. Һәм киләсе елның июлендә дә арттырмаслар дип тулы ышаныч белән әйтеп тә булмый.

ХАЛЫККА МОТИВАЦИЯ – ЗАКОН, ДЕПУТАТЛАРГА – АКЧА

Халыкның матди ягын кайгырту өчен дәүләт нәрсә эшли соң? 2030нчы елга Русиядә хәерчелекне ике тапкырга киметү буенча илкүләм проект бар, тик бүген анысын карап тормыйк, соңгы вакытта тәкъдим ителгән яки тормышка ашырылган чараларны гына барлыйк.

Ноябрь уртасында Дәүләт Думасына яшүсмерләрне эшкә урнаштыру тәртибен гадиләштерүне күздә тоткан закон проекты кертелде. Хәзерге вакытта 14 яше тулган үсмер эшкә урнашырга теләсә, әтисеннән яки әнисеннән (икесенең берсе булса ярый) һәм опека органнарыннан язмача рөхсәт алырга тиеш. Яңа проект буенча, әгәр үсмер ятим түгел икән, опека органыннан рөхсәт алып тору кирәкми, әтисе яки әнисе язып биргән кәгазь белән генә дә эшкә урнаша ала. Кагыйдәләр, чынлап та, гадиләшә. Эшләргә теләгән үсмер һәм аның ата-анасына бюрократик киртәләр кими дигән сүз. Психологлар да бала кече яшьтән акчаның күктән төшмәгәнен, тир түгеп эшләп алынганын, чамалап тотарга кирәген белеп үссен, финанс грамоталылыгына, мөстәкыйльлеккә өйрәнсен, дип аңлата бит. Бу яктан караганда закон, әгәр ул кабул ителә калса, файдага гына булачак. Әмма проектның ни рәвешле тәкъдим ителүенә килсәк... Яхшырак булуын теләгәннәр, тик һәрвакыттагыча килеп чыккан, дип тел шартлатырга гына кала. Думага кертелгән аңлатма язуында: «Дус булмаган илләрнең Русиягә карата икътисади санкцияләре басымы шартларында үсмернең эшләве, ә димәк, керем китерүе гаиләгә матди ярдәм булачак, аңарда җаваплылык хисе тәрбияләячәк», – диелгән. Ягъни әлеге дә баягы фәкыйрьлек күрсәткечен кәгазьдә киметү өчен менә дигән чара уйлап тапканнар, бу закон проектын да ничек итеп борып калдырганнар! Болай булгач, дус түгел илләргә дә күрмәгәннәрен күрсәтәбез, санкцияләргә дә бирешмибез, икътисади кризисны да җиңәбез, бюджеттан бер тиен тотмыйча, гаиләләргә «ярдәм» дә итәбез инде!

Русия, гомумән, халкының эшчән булуын кайгыртып тора. Озаграк эшләсеннәр дип, пенсия яшен арттырып куйды. Менә хәзер 14 яшьтән үк эшли башлауны һәм сәясәткә, һәм икътисадка, һәм гаиләгә файдалы итеп күрсәтмәкче. Әле узган атнада гына Башкортстан Республикасы Корылтае депутаты Илһам Галинның (КПРФ) «Аспекты мнений» тапшыруы эфирында халыкны әрәмтамаклыкта гаепләгәнен язып чыккан идек. «Субсидияләр көтәбез... 1нче сентябрьгә 10ар мең сум өләшерләрме дип көтәләр. Ә бит акчаны эшләп табарга кирәк», – дип белдергән иде ул. Халыкны шулай итеп оялтып торуны да кайгырту дип санарга була торгандыр.

Сүз уңаеннан, «күбрәк эшләргә мотивацияләре булсын» дип, хезмәт хакын арттыралар. Тик бөтен халыкныкын да түгел, вице-спикерларныкын һәм Дәүләт Думасында комитет җитәкчесе булган депутатларныкын гына. «Ведомости» язуынча, мондый тәкъдим белән ДәүДума рәисе Вячеслав Володин чыккан. Хезмәт хакын янга калдырган акча хисабына арттырырга җыеналар. Дума 600 млн сумны янга калдырган, закон бу акчаны вице-спикерларга, комитет рәисләренә өстәмә хезмәт хакы итеп түләргә мөмкинлек бирә, дигән Володин. Күрәсең, югары дәрәҗәдәге депутатларга мотивация өчен «эшләргә кирәк» дигән сүз генә җитми инде...

 

 

Росстат мәгълүматы буенча, 2022нче елның I кварталында Русиядә халыкның 14,3 проценты фәкыйрьлек чиген уза алмаган. 20,9 млн кеше дигән сүз бу. Узган ел илдә, кварталына карап, 16-17 млн фәкыйрь исәпләнгән. Бу ел башында фәкыйрьлек бусагасы аена 12916 сум керем дип билгеләнгән иде.

2021нче елдан фәкыйрьлекне яңа формула буенча исәпли башладылар. Аңарчы әлеге күрсәткеч яшәү минимумы күләме белән исәпләнә иде. Хөкүмәт – федераль дәрәҗәдә, субъектлар хакимияте төбәк дәрәҗәсендә ел саен яшәү минимумының күләмен билгеләде. Керемең шуннан бер сумга гына кимрәк булса да, син – ярлы, бер сумга гына артыграк булса да, син – ярлы түгел. Бу күрсәткечкә социаль ярдәм билгеләгәндә игътибар иттеләр. Яшәү минимумына карап, «кулланучы кәрҗине» дигән тагын бер үлчәү берәмлеге формалаша иде. 2020нче ел ахырында, әлеге системаны искергән дип табып, яңача, Европача формула керттеләр – фәкыйрьлек чиген узган ел шуның буенча исәпли башладылар. Кулланучы кәрҗине урынына «медиан керем»гә карарга кирәк, диделәр. «Медиан керем» – русиялеләрнең 50 проценты шушыннан күбрәк, ә 50 проценты азрак керем ала торган чиктәш сумма ул, ягъни алтын урталык. «Чик» шуңа карап билгеләнә. Яңа формула буенча исәпли башлаганнан соң, кәгазьдә фәкыйрьләр саны кимеде.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Хезмәт хакы күләме буенча Татарстан Русия төбәкләре арасында – 37нче урында. Рейтингны «РИА Новости» төзегән. Тикшеренү күрсәткәнчә, республика халкының күпчелек өлеше аена 24-50 мең сум ала. 100 меңнән күбрәк хезмәт хакы алучылар нибары – 4,2 процент. Ә халыкның 16 проценты 20 мең сумнан азрак алып эшли.

Русия буенча 100 мең сумнан күбрәк алучылар саны 9,9 процент тәшкил итә. Чукоткада халыкның 50 проценты диярлек югары хезмәт хакы ала, Ямал-Ненец автономияле округында аена 100 меңнән күбрәк акча эшләүчеләр саны – 44, Магадан өлкәсендә – 33,6, Мәскәүдә – 32,6 процент.

Русиянең 27 төбәгендә 20 мең сумнан азрак алучыларның саны 25 проценттан узып китә, ягъни халыкның дүрттән бер өлешеннән күбрәген тәшкил итә. Кечкенә хезмәт хакы алучылар саны буенча Кабарда-Балкар Республикасы (халкының 41,4 проценты), Ингушетия (40,5 процент), Дагыстан (39,6 процент), Чечня (39,5 процент), Төньяк Осетия (39 процент) кебек төбәкләр беренчелекне били.

Уртача алганда, Русиядәге эшләүче кеше 25-60 мең сумлык хезмәт хакына өметләнә ала – халыкның яртысы ай саен нәкъ менә шушы күләмдә акча алып эшли, ди.

Ә менә Казан мэриясе узган атнада уртаклашкан саннар башкача. Эшлекле дүшәмбедә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров, бу елның 9 аенда Татарстан башкаласында уртача хезмәт хакы 14 процентка артып, 62 мең сумга җиткән, дип белдергән иде. Кече предприятиеләрдә уртача – 32 мең, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә тармагында – 91 500, фән-техникада – 86 800, финанслар өлкәсендә – 79 мең, энергетикада 77 мең сум алып эшлиләр, диде.

Күптән түгел Superjob эш эзләү хезмәте уздырган сораштыру нәтиҗәләрен дә китерик. Казанда яшәүчеләргә бәхетле тормыш өчен аена 175 мең сум кирәк икән. Менә Чаллыда бәхетле тормыш кыйммәтрәк тора – 178 мең сум. Мәскәү халкы – 250 мең, Дондагы Ростов – 205 мең, Владивосток, Екатеринбург, Красноярск, Төмән – 200 мең, Санкт-Петербург – 197 мең, Хабаровск һәм Новосибирск халкы 195 мең сум кирәк, дигән. Болар белән чагыштырганда, Казан халкына әллә ни күп тә кирәкми икән әле...

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии