Пирамидалар ишелә тора, төзелә тора...

Пирамидалар ишелә тора, төзелә тора...

Казанның Вахитов районы суды тагын бер финанс пирамидасы – «Френдекс» (Frendex) компаниясенең лидерлары дип табылган 45 яшьлек Алексей Тришаков белән 27 яшьлек Азат Насыйбуллинны 12нче ноябрьгә кадәр сак астына алу карары чыгарды. Тикшерүчеләр мәгълүматы буенча, бер елдан озаграк эшләгән пирамидага акча кертеп, кимендә 300 кеше зыян күргән, җәмгысы 200 млн сумлык зарар килгән. Бу аеруча зур күләмдә мошенниклык маддәсе (РФ Җинаять Кодексының 159нчы маддәсе, 4нче бүлеге) буенча гаепләү белдерергә нигез булып тора.

Татарстанның, Казанның яманатын чыгарган икенче «Ф» инде бу. Беренче булып, узган елның июлендә «Финико» финанс пирамидасы ишелгән иде. Хәер, аңа кадәр үк «Антарес Трейд» дигәне кертемчеләрен төп башына утыртты. Анысының да төп офисы Казанда иде. Югалтулар акчалар белән генә исәпләнми: башкаладагы 60нчы янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе урынбасары, 24 яшьлек өлкән лейтенант Илдар Шәриповны үз-үзенә кул салган хәлдә таптылар, үләр алдыннан язып калдырган аңлатмасында ул пирамидага бик күп акча кертүен, шулай ук кешеләрне җәлеп итүен, алардан янаулар ала башлавын язган иде. «Антарес» ишелгәч, бер үк схема нигезендә эш итүче бүтән компанияләрне дә шуңа охшаш язмыш көтәсен аңлап, башка пирамидалардан акчаларын чыгарып өлгерүчеләр дә булды. Өлгерми калучылар тагын ярык тагарак янында калды: бер-ике атнадан «Финико» да кертемчеләренә акча түләми башлады. «Финико» масштабы ягыннан зуррак, шуңа күрә аның тавышы зуррак булды. Дөрес, лидерлары акча түләячәкбез дип ышандырып килде. Сайтлары да эшләп торды, исемнәре бераз үзгәртелгән яңалары барлыкка килде. Үзәк Банк, финанс пирамидасы билгеләре бар дип, кара исемлеккә керткәннән, җинаять эше ачылганнан соң да ни өчен сайтлары эшләп тора, дигән сорауга Милли банк вәкиле Нурания Хәйруллина матбугат очрашуында: «Әлегә тикшерү бара, ноктаны суд кына куя. Шуңа күрә аларны җинаятьче дип атарга иртәрәк. Тикшерелгән мәгълүмат туплангач, сайтларын томалау мәсьәләсен күтәреп булачак», – дип белдергән иде. Ул шулай дип торганда, компания эшләвен (суд карары чыкмый торып, «кешеләрдән акча урлавын» дип яза алмыйбыз) ничек туктатсын ди инде?! Тикшерү һаман да дәвам итә. Бүгенгә мәгълүм булганча, «Финико» эшендә бөтен дөньядан 10 мең кеше зыян күрүче буларак бара, акчалата зарар 1 млрд сум белән исәпләнә. Узган елның 30нчы июлендә компания лидерларының берсе – Кирилл Доронин тоткарланган иде, ул сак астында кала бирә. Тагын өч лидер – Марат һәм Эдвард Сабировлар, Зыгмунт Зыгмунтович халыкара эзләүгә бирелде. Аларны эзләүдә Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Эстония, Германия һәм Сент-Люсия дәүләтеннән дә ярдәм соралган. «Финико» системасының югары баскычларында торган 13 кеше кулга алынган, шуларның берсен – Тиффани исеме белән таныш Анна Серикованы әле күптән түгел генә тоттылар. Полиция түгел, бер блогер эзенә төшкән аның. «Реальное время» язуынча, тагын 8 кеше федераль эзләүгә бирелгән.

Хәзер менә Татарстан атамасына кара тап төшергән икенче «Ф» – «Френдекс»ның язмышы хәл ителә башлады. Дөрес, Үзәк Банк аны да узган җәй азагында ук «финанс пирамидасы билгеләре булган законсыз оешмалар» исемлегенә керткән иде. Әмма җинаять эше узган елның октябрендә генә кузгатылды, ә беренче тоткарлаулар турында хәбәрләр хәзер генә килә башлады. Качасы кеше бу вакыт эчендә әллә кайларга качып китә ала иде, билгеле. Шулай булган да: пирамидага нигез салган Руслан Пичугин белән Дмитрий Чечулин Русиядән китеп барганнар, эзләүгә бирелгәннәр. Узган атнада «Татар-информ» «Френдекс»ка кешеләр җәлеп итү белән шөгыльләнгән тагын өч кешенең федераль эзләүгә бирелүе турында язды. Аларның берсе – Эльвира Мадиярова (кыз фамилиясе – Әхтәмова) – 7 ел «ТНВ» телеканалында эшләгән, башта – хәбәрләрдә хәбәрче булган, аннары «Җырлыйк әле» тапшыруын алып барган кеше. Аның белән бергә ире Айдар Мадияров һәм әтисе Тәбриз Әхтәмов та федераль эзләүгә бирелгән. Бу – халыкара эзләүгә биргәнче мәҗбүри адым. Социаль челтәрдә уртаклашып барган язмаларына ышансаң, Эльвира гаиләсе белән Төркиядә яши, «күңел формуласын һәм кем булып яратылганыңны ачып бирә», хатын-кызлар өчен түләүле онлайн клуб алып бара. Хәтта халыкара эзләүгә бирелгән очракта да аларның хөкем каршысына басуы икеле. Икенче бер татарстанлы – «Gafarov and Partners LTD» пирамидасына нигез салган Эрик Гаффаров Интерполга эзләүгә бирелсә дә, Төркиядә гражданлык алып, рәхәтләнеп яшәп ята бит әле. Ә инде ниндидер могҗиза булып, гаеплеләр тиешле җәзасын ала калса да, зыян күргән кешеләрнең пирамидага керткән акчаларын кайтара алулары икеле...

 

2022нче елның беренче алты аенда Русия Үзәк Банкы 2288 финанс пирамидасы, легаль булмаган кредиторлар һәм кыйммәтле кәгазьләр белән сату итүчеләрне ачыклаган. Бу – узган елның шул чорына караганда өч тапкырга күбрәк. 954 финанс пирамидасы ачыкланган, алар бер ел элек булганнан 6,5 тапкырга арткан. Законсыз компанияләрнең 80 проценты онлайн эшли, диелә Үзәк Банкның рәсми сайтында чыккан мәгълүматта. Әйтик, телеграмда сылтама җибәреп, шуңа басарга яки смс язып җибәрергә тәкъдим иткән хайп-проектлар киң тарала башлаган. «МММ», «Кэшбери», «Финико»лар биргән сабак кына да туктатып калмый: русиялеләр яңа финанс пирамидаларына керә тора, елына 10-12 млрд сум акчаларын югалта тора.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Финанс пирамидаларына хас билгеләр (Русия Үзәк Банкы белешмәсе):

– компаниянең Русия Үзәк Банкы биргән рөхсәт кәгазе яки лицензиясе булмау;

– кертемнән бик югары табыш ышандыру. Икътисадчылар елына 20 проценттан күбрәк табыш вәгъдә итә торган оешмаларга шикләнеп карарга киңәш итә, ә пирамидалар елына 200, хәтта 600 процент белән кызыктыра. Мәсәлән, шул ук «Frendex» партнерларына көненә (!) 2 процент, ә атнага 30-70 процент табыш вәгъдә иткән. «Финико» – көненә 5 процентка якын, хәтта бармакка бармак сукмаган очракта да 1 процент табыш кереп барачак, дип кызыктырган;

– гомумән, процентларын күрсәтмичә, «бездә һичшиксез керем алачаксыз» дип гарантия бирү үзе үк шик тудырырга тиеш, чөнки инвестицияләр белән эш иткәндә бернинди гарантия дә биреп булмый;

– интернетта, социаль челтәрләрдә, «тәкъдим итү кичәләре»ндә киң катламга юнәлдерелгән һәм агрессив реклама алып бару;

– компаниянең финанс хисапларының, керем һәм чыгымнарының ачык булмавы;

– кертемчеләргә (партнерларга) процентлар түләү командага яңа кушылган «инвесторлар» керткән акча хисабыннан башкарылуы;

– компаниянең бернинди күчемсез милке яки башка кыйммәтле мөлкәте булмавы;

– көндәшләре урламасын дигән сәбәп белән, нинди төр эшчәнлек алып баруларын аңлатмау, яшерү.

Экспертлар финанс пирамидасын танырга ярдәм итә торган тагын берничә билгегә игътибар итәргә куша:

– компания вәкилләре кеше аңламаслык финанс терминологиясен куллана, шул рәвешле клиентны «батыра», «бик акыллы итеп сөйләшкәч, болар чынлап та үз эшләрен белә торган кешеләрдер» дип уйлап, күпләр шушы «кармак»ка каба;

– инвесторларга кертемне чит ил банкларына күчерергә тәкъдим итә;

– кертемне криптовалютада ясау отышлырак, дип кызыктыра;

– «проектка яңа кешеләр алып килсәң, сиңа бонус бирелә» дигән схеманы куллана;

– бертуктаусыз инвесторларны «илһамландыру чаралары» – семинарлар, тәкъдим итү кичәләре, бүләкләр уйнату, машина өләшүләр оештырылып тора;

– алган керемне (ә баштагы этапларда акча, чыннан да, түләнә) кабат шушы компаниягә инвестицияләргә үгетли, кертемчене (партнерны) тотып калу өчен тырышлык куя;

– компаниянең сайты бик матур итеп эшләнгән була, партнерлар турындагы бүлектә чит ил оешмалары китерелә;

– заманча финанс пирамидаларының смартфоннар өчен кушымтасы да булырга мөмкин, алар шуның белән үз эшчәнлекләренең законлы булуын дәлилләргә тырыша;

– «туган көне»н карасаң, компания яңарак кына барлыкка килгән була яисә берничә ел гына эшли, чөнки аның ише шикле оешмаларның гомере озын түгел.

 

ЧАГЫШТЫРУ

«Челтәр маркетингы» («сетевой маркетинг») дигән сүз бүген күпләргә таныш. Хәзер бөтен татар эстрадасы диярлек – «сетевик». «Челтрәвик» дигән татарчалаштырылган атамасын да уйлап таптылар аларга карата. Мондый төр эшчәнлек алып барулары турында социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә дә язылган (кайберләре иң башта шуны язып куйган, аннары гына, сүз уңаеннан дигәндәй, җырчы, Татарстанның атказанган яисә халык артисты булуын телгә алган – өстенлекнең нәрсәгә бирелгәнен аңлыйсыздыр). Төзелеше ягыннан финанс пирамидасына охшаш булса да, мондый компанияләрнең, ягъни МЛМ-бизнесның (күп баскычлы дигәнне аңлата. – Ф.М.) «МММ»нардан аермасы бар.

Беренчедән, МЛМ-бизнес – законлы. Ә финанс пирамидалары закон тарафыннан тыелган.

Челтәр бизнесында да, пирамидадагы кебек үк, үзең белән кешеләр алып килергә кирәк, күбрәк кеше җәлеп иткән саен күбрәк табыш аласың, дип ышандыралар. Ләкин «челтрәвикләр» һәрвакыт нинди дә булса товар сата. Җитештерүче үз товарын сату өчен бәйсез алыпсатарларны (дистрибьютор) җәлеп итә – «сетевик» дип шуларга әйтәбез, аларга товарны ташламалы бәядән бирә, ә алыпсатар кешеләргә каталогта күрсәтелгән бәя буенча сата, шул рәвешле үзенә табыш ала. Җәлеп иткән һәр яңа кеше өчен дә бонус өстәлә.

Финанс пирамидасыннан аермалы буларак, МЛМ-компаниягә кергәндә зур суммада кертем ясарга кирәкми. Мәсәлән, Русиядә танылган косметика сату компанияләре әгъза булып керү өчен 1500, 3000 сумга товар сатып алудан башларга тәкъдим итә.

Челтәр бизнесы кыска вакыт эчендә бик күп акча эшлисең дип гарантия бирми. Чөнки анда эшләүнең кагыйдәсе гади: товарны сата аласың икән – акча эшлисең. Әгәр «тиз арада күп табыш вәгъдә итәбез» дигән МЛМ-компаниягә тап булсаң, сагаерга кирәк: челтәр бизнесы рәвешенә кергән финанс пирамидасы булып чыгуы ихтимал.

Гадәттә, озак еллар эшли торган МЛМ-компанияләр сатылмый калган товарларны алыпсатарлардан кире сатып алалар, шул рәвешле ярдәм күрсәтәләр.

Финанс пирамидасы ук булмаса да, законлы эшләсә дә, челтәр маркетингына да сораулар күп. Беренчедән, аларның нинди товар сатулары. Галимнәр лабораторияләрдә тирләп-пешеп коронавирустан вакцина ясарга тырышып ятканда ук кайбер «челтрәвикләр» вирусны «үтерә» торган порошоклар сата башлады. Кайберләре, бигрәк кызып китеп, онкологияне һәм медицинаның көче җитмәгән башка чирләрне дәвалый торган порошоклар, кремнар тәкъдим итә, әле ничек үлгәнне терелтәбез дип вәгъдә бирми...

Челтәр бизнесына кергән кешеләр арасында, нәфескә бирелеп, бурычка батып, бик зур суммага күп итеп товар алып куючылар да бар. Компания мәҗбүр итми, әмма товарын үтереп мактый, күбрәк алсаң арзангарак чыга дип кызыктыра, шәп әйберне кырып-себереп алып бетерәчәкләр, дип ышандыра. Ә товар сатылмаган очракта алыпсатар ярык тагарак янында кала. Ярый да сатылмый калган товарны арзанрак бәядән булса да җитештерүчегә кире сатып, акчаның бер өлешен кайтара, бурычын каплый алса... Ул бурыч микрокредит оешмасыннан алынган булып, түләнмәгән һәр көн өчен саллы гына процентлар өстәлә барырга да мөмкин.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии