Сак бул, виртуаль дөньяңны урламасыннар!

Сак бул, виртуаль дөньяңны урламасыннар!

2020нче елның октябрендә АКШның ул вакыттагы президенты Дональд Трампныкын, әле күптән түгел генә Русиянең халык артисты Лариса Долинаныкын «ваттылар». Татар эстрадасы йолдызларының да зыян күргәне бар: берничә ел элек Ришат Төхвәтуллиныкын, Иркәнекен «җимерделәр», Зинира Рамазанованыкын урладылар дип беләбез. «Ватканнар» дигәч тә фатир яки йорт ишеге, «урлаган» дигәч тә машина яки акча турында түгел сүз. Замана караклары яшәешебезнең аерылгысыз өлешенә әйләнгән социаль челтәрдәге шәхси сәхифәләрне урлыйлар.

ҺӘР АДЫМЫБЫЗ – СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРДӘ

Бүген социаль челтәрдәге аккаунтны югалту акча янчыгын югалтудан да хәтәррәк. Чөнки һәр адымыбыз, һәр мәгълүматыбыз уч төбенә сыя торган смартфоннан кереп карап булган шул виртуаль шәхси сәхифәдә саклана. Социаль челтәр – буш вакытта «кадалып утыру», смс язышу, фотолар уртаклашу урыны гына түгел ул. Кем өчендер инстаграм, «ВКонтакте», «Фейсбук» һәм башка челтәрләр – акча эшләү ысулы, бизнес. Меңләгән, миллионлаган язылучысы («подписчигы») булган блогерлар, артистлар, спортчылар, журналистлар шәхси сәхифәсенә реклама куеп миллионнар эшли. Язылучың күбрәк булган саен, акча да күбрәк. Шуңа күрә андый табышлы аккаунтны югалту ашсыз калуга тиң.

Ашыңны югалтмасаң, дәрәҗәңне югалту ихтималлыгың бар. Хәер, бездә дәрәҗә турыдан-туры эшкә (димәк, ашка да) йогынты ясый. Кайвакыт мошенниклар сәхифәңне «ватып», анда сакланган шәхси мәгълүматны, яшерен язышуларны, фото һәм видеоларны халык хозурына чыгару белән куркыта, шантаж ясый. Аккаунтны кире кайтару өчен акча сорый.

Меңләгән «подписчик»лы блогер булмасаң, шәхси язышуларны сакламасаң да, социаль челтәрдәге сәхифәңне «җимерүләре» зыян сала ала. Үзеңә генә түгел, башкаларга да. Аккаунтларны «ватучы» хакерларның төп максаты – акча эшләү. Сәхифәңне «ватып» кереп, язылучыларыңа синең исемнән «миңа акча кирәк» дип ялган хәбәрләр язып ятарга, булмаган берәр нәрсәне саткан рәвеш китерергә, зарар салырдай мәгълүмат таратырга, тагын әллә нәрсәләр кыланырга, ә дус-ишләрең бу тозакка килеп кабарга мөмкиннәр.

Язма башында телгә алынган мисалларга килсәк, хакер Дональд Трампның «Твиттер»дагы аккаунтын бишенче тапкырдан «җимергән» – пароле шулхәтле җиңел булган, димәк. Трампка бәхет елмайды: хакер аның аккаунтын «кызык өчен генә», ягъни булдыра аламмы-юкмы дип, уйнап кына «ваткан». Булдыргач, үзе үк ФБРга һәм дәүләт башлыгының куркынычсызлык хезмәтенә хәбәр биргән. Бу хәлдән соң Трамп катлаулырак пароль куйгандыр шәт.

Калган очраклар уен түгел. Лариса Долинаның 132 мең «подписчигы» (бу әллә ни күп тә саналмый) булган инстаграм сәхифәсен 600 долларга (якынча 44166 сум) сату турында хәбәр чыкты. Күпмедер вакыттан җырчының аккаунты исемен ниндидер төрек кешесе исеменә алыштырдылар. Бактың исә, сәхифәне мошенниклар «ваткан» икән. Лариса Долина үзе бу хакта видео яздырып, башка коллегалары аша таратты. Элегрәк җырчы Алена Апинаның аккаунтын урлап, кире кайтару өчен 1000 евро (якынча 86293 сум) таләп иткәннәр иде. Алена мошенникларга акча күчермәгән, айтишниклар яллаган, алар өч атна тырыша торгач, аккаунтны җырчыга кире кайтаруга ирешкән. Айтишникларга күпме түләгәндер – анысы сер булып калды.

Үзебезнекеләргә килгәндә, Ришат Төхвәтуллинның инстаграм сәхифәсен «ватып кереп», бөтен фото һәм видеоларын бетереп атканнар иде. Җырчы яңа сәхифә ачарга, «подписчиклар»ны яңа баштан җыярга мәҗбүр булды. Җырчы Иркә, тырыша торгач, «урланган» аккаунтын кире кайтара алды. «Авырлык тудырдыгыз. Әмма борыныгызга чирттем. Якын дусларым бар чөнки. Аларны «взломать» итә алмассыз. Аның өчен минем күңелгә керәсе бар, почтага түгел, ә аның паролен якыннарым гына белә», – дип мөрәҗәгать итте ул соңыннан билгесез хакерларга. Зинира Рамазанова аккаунты урланганнан соң яңаны булдырып тормады, хәзер ире Ризат Рамазанов белән икесенә бер сәхифә генә алып баралар.

«ЯРДӘМ ХЕЗМӘТЕНЕҢ ҖАВАП БИРҮЕ ИКЕ АТНАГА СУЗЫЛЫРГА МӨМКИН»

Быел җәй «Ак барс» хоккей командасының элекке уенчысы Эмиль Гариповның инстаграмында бер хәбәр чыкты. Имеш, хоккейчының әнисе белән абыйсы юл һәлакәтенә очраган, абыйсы һәлак булган. Ә әнисе авыр хәлдә, аңа ашыгыч рәвештә 4нче төркем уңай резуслы кан һәм акча кирәк. Ике сәгать эчендә 570 мең сум җыелса гына коткарып калып була, диелгән. Хоккейчының аккаунтын мошенниклар «җимерүе» шактый тиз мәгълүм булды үзе, ләкин ялган хәбәргә ышанып, акча күчерүчеләр барыбер табылгандыр. Чөнки бу – ничә тапкыр газетага язсаң да, телевидение-радиодан күпме сөйләсәң дә, һаман кемдер каба торган тозак.

Күптән түгел шуңа охшаш тагын бер очрак булды. Татарстанда телевизор караучыларга Эльмира Исрафилова фамилиясе белән таныш, хәзер инде күп еллар Төркиянең Әнкара шәһәрендә яшәүче, Төркия дәүләт телевидениесендә эшләүче журналист Эльмира Тейранның август аенда инстаграм аккаунтын урлаганнар. Ул аны кире кайтару өчен нәрсәләр эшләвен бәйнә-бәйнә аңлатты:

– 17нче август кич инстаграмнан хат килде. Анда минем аккаунтны берничә тапкыр авторлык хокукын бозуда гаепләп шикаятьләр килүе турында язылган иде. Әгәр моны ялгышлык дип уйласам, хатта күрсәтелгән линк (интернет телендә «сылтама» дигән сүз. – Ф.М.) буенча кереп, бланк тутырырга кушылган. Бер мизгелгә шөбһәләнә калдым. Эчтән килгән тавышны тыңларга кирәк шул ул менә. Вакытым тар иде, яхшылап уйлап тора алмадым, линкка бастым. Анда инстаграм пароле белән керергә кушылган – тагын шөбһәләндем... Әмма барыбер мәгънәсез тәвәккәллек белән паролемне җыйдым. Хата дип чыкты. Шул минутта эчем жу итеп китте. Тиз генә аккаунтымның паролен алмаштыра башладым, әмма соңга калдым. Мошенниклар секунд эчендә аккаунтка бәйле телефон номерын һәм электрон почта адресын үзгәртеп куйганнар.

Инстаграмның «Ярдәм» дигән пунктына да кереп карадым, почта белән телефон алмашканга күрә, андагы инструкцияләр эшкә ярамый. 3-4 сәгать буе интернетта «Инстаграм сәхифәсен хакерлар «ваткан» очракта нишләргә» дигән язмаларны укып, төрле ысулларны кулланып карадым – файдасыз.

Икенче көнне иртән кабат аккаунтыма керергә тырышып карадым. Кая ул... Эшкә киттем. Нәкъ эфир алдыннан дусларым минем аккаунтның сторисын төшереп, ватсаптан җибәрә башлады. Анда янәсе мин бер биржада 10 минутта зур акчалар казанганмын һәм башкаларны да, әгәр кызыксынсалар, мөрәҗәгать итәргә чакырам. Рәсемдә минем исемгә ачылган хисапның номеры! Ничек итеп эшемә эфирга кереп чыгуымны үзем генә беләм! Чыккач банкка йөгердем. Ярый әле телевидение бинасында аның филиалы бар. Банкта тынычландырдылар, минем исемдә андый хисап юк. Мошенниклар фотомонтаж ясаганнар. Полициягә мөрәҗәгать итәргә куштылар.

Полициягә барып шикаять яздым. Тыныч идем, чөнки сәхифәмне «җимергән» мошенниклар төрекчә яза, ә язылучыларым арасында төрекләр бик аз. Кич белән бер танышым минем аккаунт аша акчасын югалтуын хәбәр итмәсенме! Шуннан соң таныш программистка мөрәҗәгать иттем. Аның ярдәме белән, инстаграмның электрон почтасына берничә телдә шикаять язып җибәрдем. Анда бәйнә-бәйнә ничек итеп хакерлар кулына төшүемне, аккаунтымның элек нинди электрон почтага һәм телефонга бәйле булуын, профильдәге һәм сәхифәдәге фотоларның минеке икәнен, моны исбатлый алуымны яздым (никадәр җентекләп һәм ачык итеп язсагыз, аккаунтыгызны кире кайтару ихтималлыгы шулкадәр зуррак). Инстаграм бик тиз җавап бирми. Шикаятьләрне көн саен җибәрергә кирәк. Якынча ике атна үтәргә мөмкин, ди. Ике атна эчендә ул мошенниклар ниләр генә эшләп бетермәс!

Дусларымнан минем аккаунтта «пожаловаться» дигән җиргә кереп басуларын сорадым. Эш урынында социаль медиа белән эшләүче бүлек бар. Аларга да мөрәҗәгать иттем. Аларның турыдан-туры инстаграмның Төркия филиалына шалтырату мөмкинлеге бар булып чыкты. Ярдәм итәргә ризалаштылар, рәхмәт төшкере! Икенче көнне электрон почтама инстаграмнан хат килде. Андагы линк буенча кереп, аккаунтымны кире кайтара алдым! – дип уртаклашты ул.

Бу Төркиядә. Әмма Русиядә яшәүчеләр урланган аккаунтны болай тиз генә кайтара алмаска мөмкин. Чөнки бездә әлегәчә инстаграмның, гомумән, «ватсап», «Фейсбук», «Твиттер», «ТикТок», «Телеграм» – берсенең дә филиалы юк. Шуңа күрә тиз арада операторга шалтыратып, консультация алу мөмкин түгел. Ярдәм күрсәтү хезмәтенә хат язарга һәм җавап биргәннәрен (бирсәләр, әлбәттә) көтәргә генә кала. Әмма эш узганнан соң терсәкне тешләрдәй булып чабалаганчы, иң яхшысы – аккаунтны саклау чараларын алдан күрү, әлбәттә.

 

 

Шәхси аккаунтыгызны «ватсалар», полициягә мөрәҗәгать итәргә була. Җинаять Кодексының 138 һәм 272нче маддәләре буенча, социаль челтәрдә шәхси профильне «җимерү», смс-язышуны яки телефоннан сөйләшүне, ягъни шәхси мәгълүматны халыкка чыгару җинаять булып санала. Дөрес, полициягә әллә ни зур өметләр багларга кирәкми, чөнки бездә киберҗинаятьләр гадәттә ачыкланмаган килеш кала.

 

БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ

IT-белгеч Алексей Әмирханов социаль челтәр кулланучыларга киңәшләрен бирде.

ШӘХСИ СӘХИФӘНЕ НИЧЕК САКЛАРГА

Иң беренче кагыйдә – ышанычлы пароль куярга. Хәреф, сан һәм тыныш билгеләреннән торган очраклы җыелма ышанычлы санала. Үз исемегездән яки туган көнегездән генә торган җыелманы кую киңәш ителми. Кеше уйлап тапкан парольне хакерлар тиз «җимерә». Шуңа күрә очраклы җыелма уйлап табып бирә торган махсус сайтлардан, ягъни пароль генераторларыннан файдалансаң яхшырак.

Парольне телефонда сакламагыз. Кемгәдер смс итеп тә язып җибәрмәгез. Оныта торган гадәтегез булса, кәгазьгә язып, эш өстәлендә саклагыз яки акча янчыгында йөртегез.

Икенчедән, ике факторлы аутентификация көйләргә кирәк (аны социаль челтәр яки электрон почтаның «Настройки» бүлегендә табарсыз). Социаль челтәргә керү өчен башта парольне язарга, аннары телефон номерына смс итеп килгән яшерен кодны кертергә кирәк дигән сүз бу. Һәр кергән саен болай мәшәкатьләнәсе булмый, яңа җайланмадан кергәндә генә код сорала.

Кайвакыт төрле сайтларда шәхси аккаунтның логин һәм паролен кертеп теркәлү сорала. Ялган сайтларда шул таләпне үтәп, логин һәм паролегезне үз кулларыгыз белән мошенникларга тапшыруыгыз ихтимал. Шуңа күрә тикшерелмәгән сайтларга керер, ниндидер таныш түгел сылтамаларга басар алдыннан игътибар белән тикшерегез. Компьютерда һәм телефонда антивирус программасы булса яхшы.

СӘХИФӘНЕ «ВАТКАН» БУЛСАЛАР НИШЛӘРГӘ

Шәхси аккаунтыгызның мошенниклар кулында икәнен тиз арада белеп алсагыз, бик әйбәт: тизрәк парольне үзгәртергә тырышырга кирәк.

Кайвакыт кеше шәхси аккаунт булдырганда язган электрон почтасын яки телефон номерын кулланмый, аны хәтерләми дә. Бу очракта кичекмәстән социаль челтәрнең ярдәм хезмәтенә язарга кирәк. «Настройки» бүлегендә «Помощь», «Служба поддержки», «Справка» ише бүлекләр була. Гадәттә, анда нәрсә эшләргә кирәклеге адым-адым аңлатыла. Ярдәм күрсәтү хезмәтенә язып хәбәр итә алсагыз, алар сезгә яшерен код җибәрергә тиеш.

Тиз арада язылучыларыгызга «Сәхифәмне «ваттылар», минем исемнән язылган хәбәрләргә ышанмагыз» дип хәбәр салыгыз. Моны телефоннан яки башка социаль челтәрләрдән эшләргә була. Шулай ук «Пожаловаться» дигән төймәгә басуларын сорагыз. Бик күп кеше зарлана башлагач, социаль челтәр сәхифәгә блок куя.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии