Даруны сатып алыгыз, хөкүмәтнең карга куасы бар

Даруны сатып алыгыз, хөкүмәтнең карга куасы бар

21нче сентябрьдән Русия аптекаларында коронавирустан дәвалый торган «Арепливир» препараты рәсми рәвештә сатуга чыкты. Моңа кадәр аны больницада дәваланучыларга гына бирәләр, теләге булган бөтен кеше дә ала алмый иде. Хәзер менә сатып алып була. Теориядә. Практикада кыенрак, чөнки бер кап даруның бәясе илдәге минималь хезмәт хакы күләменнән дә зуррак.

«ДӨНЬЯДАГЫ ИҢ АРЗАНЛЫ ДАРУ»

2020нче елда Русиядә минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) 12130 сум дип билгеләнде. Ә 200әр миллиграммлы 40 төймәдән торган 1 кап «Арепливир»ның бәясе 12320 сумнан башлана. МРОТтан 190 сумга күбрәк ягъни. Бу урында тагын Русиядәге чын хезмәт хакларын, иң аз пенсиянең күпме икәнен, коммуналь хезмәт өчен түләүләрнең күләмен, кибеттәге бәяләрне дә тезеп китсәң булыр иде. Тик ул саннар болай да күпләрне нервыландыра, чыгырыннан чыгара, «Арепливир» бәясе белән янәшә күрсәтсәң, бөтенләй куркыныч нәтиҗәләргә китерүе ихтимал. Шуңа күрә күрсәтмәскә булдык. Без язмасак та билгеле инде ул саннар. Һәркемнең үзенеке – үзәктә.

«Арепливир» – Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирустан өйдә кулланырга рөхсәт иткән даруларның берсе. Элегрәк «Коронавир» дигәнен (анысын «Р-Фарм» компаниясе җитештерә) аптекаларга сатуга чыгарырга рөхсәт бирелгән иде. Анысы «арзанрак» – 11500 сум тирәсе генә. «Арепливир»ны җитештерүче «Промомед» компаниясенең генераль директоры Андрей Младенцев ТАСС агентлыгына сөйләгәнчә, бөтен эре аптекалар даруга заказ биргән инде. Беренче этапта дару бөтен ил буенча 10 мең тирәсе аптекага сатуга куелыр дип көтелә. Русиядә җәмгысе 60 меңнән күбрәк аптека бар. Бу 10 мең аптека белән генә чикләнмичә, якын арада «Арепливир» кимендә 30 мең аптекада барлыкка киләчәк, ди.

Әлеге хәбәрне укучылар җитештерүченең һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының куанычын уртаклашырга ашыкмады. Даруның бәясенә «төртелеп» калдык. Ә җитештерүче халыкның «төртелеп» калуын аңламамышка салышты. Без сезгә заман афәте – коронавирустан дәва булдырдык, тагын нәрсә ошамый сезгә, янәсе. Әйе, «кыйммәтрәк», ләкин бик нәтиҗәле дару – үз бәясенә тора, имеш. «Промомед» компаниясенең директорлар советы башлыгы Петр Белый: «Препарат яңа булгач, аны җитештерүгә чыгымнар күп китә, бәянең кыйммәт булуы шуның белән аңлатыла», – дип әйткән. Ялгыш хәтерләмәсәк, коронавирустан дару уйлап табуга дәүләттән инвестицияләр каралган иде, шуңа күрә «Промомед» компаниясенең чыгымнарны үз кесәсеннән тоткан кебек итеп сөйләве бик үк аңлашылып бетми.

Хәер, 12320 сумны юкка кыйммәтсенәбез бугай: «Арепливир» – «дөньяда кеше гомерен саклап кала торган препаратларның иң арзанлысы», ди. Моны да шул Петр Белый белдергән. «РИА Новости»га сөйләвенчә, COVID-19 белән чирләп киткән бер кешегә дә, «Арепливир» курсы алганнан соң, үпкәне ясалма җилләндерү аппараты кирәк булмаган.

Әгәр дару чыннан да шундый могҗизалы үзлеккә ия, ИВЛ аппаратына тоташтырмый гына да коронавирусны «үтерергә» сәләтле булса, 12320 сумга да сатып алыр идең. Акчасын да табар идең. Ләкин экспертлар әллә ни могҗизасын күрми бит әле аның. «Арепливир» да, «Коронавир» да бер үк матдә – фавипиравир нигезендә ясалган. Русия хөкүмәте бу матдәне тормыш өчен әһәмиятле дарулар исемлегенә кертергә тели. Ә менә фавипиравирны уйлап тапкан Япония галимнәре аны дәвалау максатында кулланудан туктады инде. Нәтиҗәсез, файдасына караганда зыяны күбрәк, дип аңлаталар. Тиешенчә өйрәнелеп тә бетмәгән. Көмәнлеләр өчен куркыныч, дигән сүзләр дә йөри. Ә безнекеләр тормыш өчен әһәмиятле дарулар исемлегенә кертергә җыена. Тикшерелүе аннары тикшерелер әле, башта исемлеккә кертеп куярга кирәк.

Дөрес, бу исемлеккә кертелсә, фавипиравир нигезендә ясалган дарулар бераз арзанаер, әлбәттә. Чөнки ул исемлектәге даруларга бәяне дәүләт үзе көйләп тота. Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитеты әгъзасы Маргарита Павлова «Эхо Москвы» радиосына, «Арепливир»га бәяне төшерү мәсьәләсен якын арада хәл итәргә кирәк, дип белдергән.

Политолог Марат Бәширов та үзенең «Политджойстик» дип аталган Телеграм-каналында президент Владимир Путинга мөрәҗәгать белән чыкты, «Арепливир» белән «Коронавир»ны җитештерүгә һәм таратуга дәүләт монополиясе кертергә кирәк, дип тәкъдим итте. «12320, хәтта 11500 сум да – Русиядәге гадәти гаилә өчен күтәрә алмаслык сумма. Бу дарулар 100 сум торырга һәм, парацетамол кебек, илнең бөтен аптекаларында булырга тиеш. Әйе, моңа дәүләттән финанслар кирәк булачак һәм шәхси фармацевтларга препаратларның рецептына ия булу хокукын чикләргә туры киләчәк. Ләкин без хәзер дә коронавируслы авыруларны дәвалый торган больницаларга һәм төрле дотацияләргә миллиардлаган сум акча тотабыз бит инде. Бәлки, бу даруларның бәясен киметсәң, ул хәтле миллиардлар тотуның кирәге дә калмас иде», – дип язды ул.

Ә исемлеккә керткәнче даруны 1 кабына 12320 сум бәя белән сатуга чыгара торырга кирәк. Күпме була инде халыкны коронавирустан бушлай дәвалап?! Дәвалану билгеләгәндә, табиблар даруларның җитәрлек булмавына зарланачак, чират зур булуга сылтаначак, көтәсең килмәсә (вирус үпкәңне «кимергәндә» нинди көтәсе килү турында сүз булырга мөмкин?!), әнә аптекада «Арепливир» бар бит, диячәк. Болай да бушлай медицинадан өметен өзгән халык, сукрана-сукрана булса да, МРОТ бәясе торган шул даруны алырга мәҗбүр булачак. Боларны фаразлау өчен Ванга булырга кирәкми, Русия чынбарлыгын бераз булса да белү җитә.

КАРДӘШЛӘРНЕ ТАШЛАМЫЙБЫЗ!

Акча турында сүз киткән икән, тагын бер-ике суммага тукталып узасы килә. Русия Белоруссиягә 1,5 млрд доллар кредит бирәчәк. Узган атнада Путин белән Лукашенко Сочида күрешеп, 4 сәгать сөйләшеп утырганнар иде, шулай дип кул кысыштылар. Бу акчаның бер өлеше элеккеге бурычларны рефинанслауга тотылачак, ди. Ягъни элек булган бурыч каплана һәм хәзерге базар шартларына яраклаштырылып, яңа кредит килешүе төзелә. Әле ул гына да түгел, Русия Белоруссиягә коронавируска каршы вакцина («Арепливир» гына түгел, безнең бит әле «Спутник V» дигән вакцинабыз да бар! – Авт.) да бүләк итәргә җыена. Русиядән мондый бүләк алган беренче ил булачак бу! Юмарт инде үзебез! Хәер-фатиха да бирәбез (Европа Лукашенконы президент дип танырга ашыкмый, ә Русия «батька»ны сайлау узганның икенче көнендә үк җиңүе белән котлап куйды инде. – Авт.), вакцина да, акча да. Акча дигәннән, Путин бу 1,5 млрд доллар кредит Белоруссиядәге финанс базарын тотрыклы хәлгә китерер дип өметләнүен әйтте. «Белоруссиядә хәзер сайлаулар белән бәйле сәяси хәлләр бара, беләбез. Безнең позиция билгеле: белоруслар проблеманы үзләре хәл итәргә тиеш, бернинди «подсказка»сыз һәм тыштан тыкшынуларсыз. Бер-берсе белән диалог корып, тыныч кына», – дигән сүзләрен китерделәр матбугат чаралары. Ризасызлар күбәя башлагач, президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков тагын бер тапкыр аңлатты: бурыч бирү, диде, илнең эчке сәясәтенә тыкшыну түгел, ә кардәш дәүләткә ярдәм. Кардәшең үзенең коралсыз халкына каршы тимер калканлы ОМОН чыгарса, өсләренә резин пулялар, таяклар яудырса, илдә яшәп булмаслык мохит тудырса да, ярдәм итми булмый – кардәш бит. Әле Путин Лукашенкога Белоруссия Конституциясен үзгәртергә теләвендә дә теләктәшлек белдерде. Үзгәртеп язуда тәҗрибә бар.

ТҮБӘНЕ КЕМ ТИШКӘН?

Тагын бер сумма – монысы үзебездә тотылачак. «Русиядә ике бәла» гыйбарәсе искерде инде. Бәлаләр күп. Менә хөкүмәт йортына каргалар ияләшкән, ди. Депутатларга бу, әлбәттә инде, ошамаган. Кошлар түбәгә (ул түбәгә әйләнеп кайтачакбыз әле. – Авт.) дә зыян китерәләр, күзәтү камераларын да каплыйлар икән. Алай гына да түгел, Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы аңлатмасына караганда, өер-өер булып йөргән кошлар төрле чирләр тарата, санитария торышын боза, корылмаларга һәм архитектура һәйкәлләренә зыян сала. Шуңа хөкүмәт каргалар белән көрәшкә 2 елга 43 миллион сумга якын акча бүлеп бирергә җыена. 2021нче елда – 21,3 млн, 2020дә 21,3 млн сум тоту ниятләнә. Кошларны куу өчен нинди чаралар кулланыласыдыр – анысы әлегә билгеле түгел. Мәсәлән, каргаларны куркытырга өйрәтелгән махсус лачыннар һәм карчыгалар бар, шулар белән эш итә белүче белгеч ялларга мөмкиннәр. Хәер, Җиңү көнендә болытларны таратуы белән дан тоткан Мәскәү бит бу! Кошларны куу юлларын да табарлар әле. Иң мөһиме – «карга кууны» бюджетка кертү турында проект әзерләнгән инде.

Хөкүмәт йортының каргалар ияләшкән түбәсенә әйләнеп кайтыйк. Шул кошлар гаепледер инде: түбә бик начар хәлдә, ди. Подвалга да су үтә икән. Кыскасы, ремонт кирәк. Совет чоры елларында төзелеп тә, бүгенгә кадәр ремонтның «р» хәрефен дә күрмәгән кайбер больницалар, мәктәпләр, балалар лагерьлары торып торыр, монда Ак йортны төзекләндерергә кирәк әле. Бу эшкә 5,27 млрд сум тотарга җыеналар. Дөрес, ремонт быел ук башланырга тиеш иде инде, бу максатта кулланырга 1 млрд сум бирелгән иде. Пандемия башланды да ремонтка дигән акчаны резерв фондына күчергәннәр. Кемдер баласы өчен дәүләттән 10 мең сум, кемдер бизнесын коткарырга 12 мең сум «Путин акчасы» алды бит әле – белеп торыгыз, Хөкүмәт йорты түбәсен «ашап» яткансыз икән. Хәзер безнең коронавирустан саклый торган вакцинабыз, «дөньяда иң арзанлы» саналган 2 даруыбыз бар, шулай булгач, кардәшләргә акча таратсак һәм, ниһаять, түбә ябу ягын кайгырта башласак та була.

«Арепливир» белән «Коронавир»ны җитештерүгә һәм таратуга дәүләт монополиясе кертергә кирәк. 12320, хәтта 11500 сум да – Русиядәге гадәти гаилә өчен күтәрә алмаслык сумма. Бу дарулар 100 сум торырга һәм, парацетамол кебек, илнең бөтен аптекаларында булырга тиеш. Әйе, моңа дәүләттән финанслар кирәк булачак һәм шәхси фармацевтларга препаратларның рецептына ия булу хокукын чикләргә туры киләчәк. Ләкин без хәзер дә коронавируслы авыруларны дәвалый торган больницаларга һәм төрле дотацияләргә миллиардлаган сум акча тотабыз бит инде. Бәлки, бу даруларның бәясен киметсәң, ул хәтле миллиардлар тотуның кирәге дә калмас иде».

(Политолог Марат БӘШИРОВ)

ИГЪТИБАР! БӘЙГЕ!

Бу айда сездән Русиядә хезмәт хакы, пенсия, түләүләр – гомумән, финанслар белән бәйле шигъри дүртьюллыклар көтәбез. «Ай-һай хәлләр: акча» дигән теманы ачып бирә торган шигырьләр 26нчы октябрьгә кадәр кабул ителә (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Иҗат җимешләрегезне редакция номерына «ватсап»ка да җибәрә аласыз: 8927-039-03-53. Шулай ук конкурска дип тамгаларга онытмагыз. Хатта яки смста исем-фамилиягезне, кайсы шәһәр, район, авылдан икәнегезне күрсәтүегезне сорыйбыз. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да куярга онытмагыз – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Хәерле сәгатьтә!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии