Илне авыл саклап калыр, ә авылны кем саклар?

Илне авыл саклап калыр, ә авылны кем саклар?

Татарстанда 47 авылны юк итәргә мөмкиннәр. Узган атнада Татарстан Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында әнә шул хакта сүз булды.

Әле узган ел гына Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Татарстандагы юкка чыккан авыллар турында китап-белешмәлек әзерләгән иде. Бер китапка гына бөтен юкка чыккан авылларны кертеп бетереп булмый, билгеле. Болай да 1900дән күбрәк авыл турында мәгълүмат кергән, диелде. Китапның икенче томлыгын да эшләргә ниятләсәләр, тагын 47 авылны кертергә туры киләчәк инде менә.

Депутатлар авылларны ни өчен бетерәсе килүләрен аңлатып күрсәтте үзе. «Ул авылларда кеше яшәми. Шулай булса да, аларны карап тотуга күпмедер күләмдә акча китә. Бушка акча түгәбез булып чыга», – дип аңлаттылар депутат әфәнделәр. Үзара аңлаштылар да бугай. Юкса утырыш узганның икенче көнендә республика парламентының матбугат хезмәте: «Кешесез авылларны юкка чыгаруның тәртибе билгеләнгән инде», – дигән хәбәр таратмас иде.

Авылларны бетерү турында сүз булды, саклап калу турында сөйләшеп тә тормадылар кебек. Һәрхәлдә журналистларга анысы хәбәр ителмәде. Безнең республикада авылны саклап калу һәм үстерүгә юнәлдерелгән программалар бар анысы. Авылга эшкә кайтарту өчен медикларны 1 млн сум белән кызыктыралар, мәсәлән. Гаилә фермалары ачарга теләүчеләр өчен «Гаилә фермасы» һәм «Башлап эшләүче фермер» дигән программалар бар, алар ярдәмендә кредитны чагыштырмача арзанрак процентлар белән алырга мөмкин. Сыер асраучыларга бер сыер башына 2 мең сум акча түлиләр. Хәзер беренче балага да акча бирә башладылар. Кимендә өч ел авылда яшәгән гаиләләргә (билгеле инде, хәзер дә шунда яшәвен дәвам итсәләр генә) беренче бала туган өчен бер тапкыр 50 мең сум бирәләр. Әле моңарчы беренче баланы «акчага» тапмыйлар иде. Тик барыбер бу ярдәм программалары гына җитеп бетми. Кешеләр авыллардан китә, авыллар «Юкка чыккан торак пунктлар» белешмәлегенә кертелә тора. Тарих фәннәре докторы Рафаил Шәйдуллин фикеренчә, Русия җитәкчелегенең сәясәте үзгәрмәсә, авыллар һаман да бетүгә таба барачак. Хәер, анысы фәннәр докторы булмаган кешегә дә аңлашыла инде бүген.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедияне өйрәнү үзәге җитәкчесе булган Рафаил әфәнде Шәйдуллин бу фикерен юкка чыккан авыллар турында китап-белешмәлекне тәкъдим итү вакытында әйткән иде. Шунда ук авыллар юкка чыгуның берничә сәбәбен дә атады. «Авыллар юкка чыгуның иң беренче сәбәбе — ул күмәкләштерү һәм күмәк хуҗалыкларны эреләндерү. Ул вакытта бик күп авыллар, аеруча урыс авыллары, бистәләр юкка чыккан. Аларда якынча 50-100 кеше яшәгән. Икенче этап перспективасыз авыллар белән көрәшү вакытында башланды. Бу Никита Хрущев җитәкчелек иткән чорга туры килә. Ул вакытта мәктәпләр, клублар бетерелде. Бу процесс хәзер дә акрын гына дәвам итә. Тагын бер сәбәп – Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларын төзегәндә, су астында калырга мөмкин дип, күпчелек авылларның күчерелүе», – дип сөйләде ул. Русиянең хәзерге сәясәте авылларны бетерүгә юнәлдерелгәнлеген дә дәлилләп күрсәтте: «Русия хөкүмәте 2014-2016нчы елга Ерак Себергә кешеләрне күчерү программасы игълан иткән иде. Әлеге программаны 2025нче елга кадәр дәвам итү мөмкинлеге дә белдерелде. Программа буенча 35 яшькә кадәр булган һәм эшли ала торган кешегә – 200 мең, өлкәннәр, инвалидлар һәм балаларга – 120 мең, ялгыз белгечләргә – 400 мең, югары уку йортын тәмамлаганнарга 800 мең сум биреләчәк, диелде. Тик бу күчереп утыртуның нәтиҗәләре генә игълан ителмәде. Халыкны Себергә күчереп утырту программасы – төптән уйланмаган ялгыш сәясәт, аңа бүленгән акчаларны авылларны тернәкләндерүгә тотарга кирәк».

Рафаил әфәнде бөтен сәбәпләрне дә әйтеп бетермәде. Авыллар юкка чыгуда мәктәпләрне оптимальләштерү сәясәте дә зур роль уйный. Президентның: «Һәр авылда мәктәп булырга тиеш. Хәтта анда бер генә бала укыса да», – дигән сүзе дә бар юкса. Сүз әйтелде, ә эш эшләнми. Бер генә түгел, ун, хәтта 50 балалы мәктәпләр дә ябыла. «Күрше авылдагы зур мәктәпкә йөреп укысалар, балалар көндәшлеккә сәләтле булып үсәчәк, белемне дә заманча технологияләр ярдәмендә алачак», – дип кызыктыралар бу сәясәтне алып баручылар. Баласына якынрак булыйм дип, ата-ана да авылдан күчеп китә, эшсез калган укытучы да район җиренә йә шәһәргә барып урнашу ягын карый. Авылда карт-коры гына кала. Ә ничәдер елдан ул авылның исемен «Югалган торак пунктлар» белешмәлегендә күрәбез.

Аның каравы хәзер Татарстан авылларын клублы итү программасы яхшы эшли. Яхшы программа, кирәкле. Тик, мәктәпләр ябылып, авылларда яшәргә кеше калмаса, ул яңа клубларга кем йөрер икән соң?..

Тагын бер сәбәп – юлсызлык. Русия халкын юл проблемасы белән шаккаттырып булмый анысы. Тик Фәннәр академиясеннән алынган «Русиядә 30 мең авылда юлга асфальт түгел таш та җәелмәгән» дигән мәгълүматны укыгач, ирексездән тел шартлатып куясың.

Татарстанда да хәлләр шәптән түгел. Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин әйтүенчә, республикада 3076 торак пункт исәпләнә, шуларның 559ында асфальт юллар һаман юк. Быел 28 торак пунктка каты өслекле юл салачакларын да әйтте. Узган ел 27 торак пункт арасында 88,7 км озынлыкта каты өслекле юл салынган. Шушы темплар белән барылса, республикадагы барлык авылларны юллы итү өчен ничә ел кирәк булачагын үзегез санап карагыз инде менә…

500 авылга юл салып бетергәнне калганнары (биш, ун, унбиш ел элек асфальт салынган авыллар) тыныч кына көтеп торса бер хәл. Юк бит, аларының да асфальты туза бара. Кайбер авылларга керәсең: асфальт салынган үзе, тик ул асфальтка мина төшкән төсле, зур машиналар йөреп, яңгыр һәм кар астында ятып, каты өслек ашалып беткән. Ә бу авыллар теге 559 авыл арасына кертелмәгән, боларда асфальт бар санала чөнки.

Шау-гөр килеп, әллә нинди яңгырашлы исемле программалар кабул иткәнче, халыкка кирәклесе кабул ителсен, гади генә булса да шартлары тудырылсын иде аның.

Татарстанда 1920нче еллар ахырыннан 2010нчы елга кадәр меңгә якын авыл юкка чыккан. Бүген 200ләп авылга юкка чыгу куркынычы яный

Википедия сайтында «Татарстанның юкка чыккан торак пунктлары» дигән сәхифә бар. Анда юкка чыккан бөтен авыллар турында да мәгълүмат юк, әлбәттә. 136 торак пункт кына язылган. Шуларның күбесе Актаныш районына карый. Википедия белгечләре Актаныш районында төрле елларда юкка чыккан 64 авылны санаган. Алар арасында Өшәр, Үмәнәй, Әйләт, Җизмыек, Җылан, Чишмә Буенда, Тәтә, Тәлдәй, Татар Әҗби, Сөрәнчәк, Пел Кудо, Мәчти, Абдулла, Алма-Ата, Буранчы, Бишкүмәч, Коллар, Караңгы Авыл, Измай кебек авыллар бар. Кайберләре күрше авылга кушылган, кайберсе Түбән Кама сусаклагычын төзегән елларда башка җирләргә күчереп утыртылган, бер ишләре эзсез юкка чыккан. Кайбыч районында юкка чыккан 20 авылны санаганнар (Әсинәк, Чиста Чишмә, Морозов Аланы, Олы Кубыз, Олы Куян, Петров Бушлыгы, Гөрди, Бөри һ.б.). Арчадагы – 9 (Алмалы, Кече Өчиле, Тыңламас, Сталин, Яңа Тормыш, Кече Әтнә – Өстеял), Минзәләдәге – 8 (Чирмеш Богданы, Чебенле, Сәйхан, Игем), Кама Тамагындагы 4 авыл (Бар Каратае, Абыз һ.б.) турында мәгълүмат бирелгән.

ФИКЕР

– Авылны, ә димәк, илне дә саклап кала торган төп ресурс ул – җир. Теләсә кайсы илне алып карагыз: чәчүлек җирләр өчен көрәш бара, бер сутый җирне дә әрәм-шәрәм итмиләр. Ә безнең илдә 40 млн гектар җир чәчелмичә тик ята. Күптән түгел Русия Президенты белән очраштык. Мин аңарга бу саннарны әйттем. Заманында чирәм җирләрне күтәргән ил бу җирләрне генә эшкәртергә, әйләнешкә кертеп җибәрергә сәләтле. Тик бу дәүләт күләмендә куелган максат булырга тиеш. Безгә шушы чәчелми ята торган җирләрне эшкәртә башлау программасын булдырырга кирәк. Бу өстәмә эш урыннары дигән сүз. Бу – авыл сакланып кала дигән сүз.

Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитет рәисе Владимир КАШИН

СТАТИСТИКА

Русия Фәннәр академиясенең 2017нче елга булган мәгълүматына караганда, соңгы 20 ел эчендә Русиядә 34 мең авыл юкка чыккан. 10 мең авылда бүген 8дән дә азрак кеше яши. Интернеттагы кайбер мәгълүмат чыганакларында Русиядә көн саен ике авылның юкка чыгып баруы турында да әйтелә. Монысы дөрестерме-юктырмы – билгесез. Тик 1989нчы елда илдәге кешесез авыллар саны 9,4 мең булса, 2010нчы елга андый авыллар саны 19,4 меңгә җиткән. Монысы инде рәсми саннар.

Русия Фәннәр академиясе мәгълүматыннан күренгәнчә, Русиядә 95 мең авылга бүгенгәчә газ кертелмәгән. Илдәге барлык авылларның фәкать 5 проценты гына сыйфатлы су белән тәэмин ителгән. 42 мең авылда – телефон, 32 мең авылда почта юк. Кибетләр, мәдәният йортлары булмаган авыллар тагын да күбрәк. Авылларда 1 300 000 кеше тузган торакта яши, ә елына 6000 кеше генә яңа торакка күчерелә. Димәк, тузган торак проблемасын хәл итеп бетерү өчен 200 ел кирәк.

Авылларны үстерү программасы кысаларында, федераль казнадан 14 миллиард сум акча бүлеп бирелә. Тагын шуның хәтле акча төбәк бюджетларыннан да бүленә. Шушы программа кысаларында, әйтик, елга 130 ФАП төзү каралган. Барлык төбәкләргә дә бүлсәк, төбәк саен елына 1,5 ФАП туры килә. Программа өчен бүленгән барлык сумманың 7 миллиарды авылларда юллар салу һәм аларны төзекләндерү өчен каралган. Ә бүген Русиядә 30 мең авылда юлга асфальт түгел таш та җәелмәгән (чыганак: pandoraopen.ru).

«Татарстанстат»тан алынган саннарга күз салсак, 2010нчы елгы халык санын исәпкә алу барышында республикада 3 786 500 кеше яшәве ачыкланган (халык саны буенча Русия төбәкләре арасында 8нче урында). Шуның 932800е авыл җирләрендә яши. Ә 2002нче елгы халык санын алу республикадагы 3 779 300 кешенең 988600е авылларда яши дип күрсәткән булган. 2002-2010нчы еллар аралыгында Татарстанда 8 авыл юкка чыккан.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии