Балалар Русиягә «куркыныч тудыра»

Балалар Русиягә «куркыныч тудыра»

Мәскәүдә яшәүче бер хатын 8 яшьлек кыз өстеннән полициягә донос язган. Бала Русиянең иминлегенә куркыныч тудыра икән.

Хәлнең ничек булганын «Baza» телеграм-каналы язды. 30 яшьлек Ксения исемле хатынга 1нче класста укучы кызы кайтып зарланган: классташы җәберли икән. Янәсе башка балалар белән аралашырга бирми, үрти һәм бәйләнә. Ксения теге баланың әнисе белән аралашкан, анысы үз кызы белән сөйләшергә сүз биргән. Тик бернәрсә дә үзгәрмәгән, Ксенияның кызын җәберләүләр дәвам иткән. Тагын теге кызның әнисенә әйткәч, балалар үз арасында хәл итәрләр, дигән. Шуннан Ксения башка юлдан киткән. Баласын җәберләүче кызның социаль челтәрләрдәге барлык сәхифәләрен аркылыга-буйга өйрәнеп, тикшереп чыккан. Һәм үзенә кирәкне тапкан бит: 8 яшьлек кыз «Лайки» дигән кушымтада бер видео керткән булган, анда кулдан ясалган Украина әләме фонында кулдан ясалган Русия әләмен йомарлаган. Хатын «русофобия позициясен белдерә» дип, видеоны шикаять иткән, шул рәвешле баласын җәберләүчедән үч алган. Берочтан «Русиягә куркыныч тудыручы дошман»ны ачыкларга ярдәм иткән. Хәзер видеоны төшереп керткән 8 яшьлек кызны һәм аның гаиләсен полиция тикшерә, дип язды телеграм-канал.

Шушыңа охшаш очрак Русиянең икенче бер төбәгендә – Тула өлкәсендә булды инде. Анысында укучы бала өстеннән әләкне мәктәп директоры язды. Узган елның апрелендә Ефремов шәһәренең бер мәктәбендә 6нчы класска сынлы сәнгать дәресендә Русия армиясенә теләктәшлек белдергән рәсемнәр ясарга кушалар. Укучы М.Москалева бала тоткан хатын белән Украина һәм Русия әләмнәрен, ракеталар очуын ясый. Укытучы бу хәлне – директорга, ә анысы полициягә җиткерә. Кайбер матбугат чаралары язуынча, кызны дәрестән үк алып киткәннәр. Әтисе Алексейны (кыз әтисе белән генә яши. – Ф.М.) җентекләп күзәтә башлаганнар, әлбәттә инде, социаль челтәрдәге сәхифәләрен дә тәфсилләп тикшереп чыкканнар. «Одноклассники»да «сугыш булмасын» дигән эчтәлектәге шәрехләмәсенә юлыкканнар һәм административ эш ачканнар. «Русияне дискредитацияли торган ачык гамәлләр» маддәсе нигезендә 32 мең сум штраф билгеләгәннәр. Бу узган елның апрелендә булды. Ә инде декабрьдә Алексей Москалевны тоткарлаулары һәм җинаять эше ачулары хәбәр ителде. «Одноклассники» сәхифәсендә маддәгә туры килә торган тагын бер язмасын тапканнар икән. Ә икенче тапкырында административ түгел, җинаять эше ачыла. Хәзер Москалевка 300 мең сумга кадәр штраф, алты айга кадәр кулга алу яки өч елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Әтисе тоткарлангач, баланы приютка алып киттеләр. Хәзер Алексей өй арестында, тик баласын кайтармыйлар. Ата кешенең хокуклары чикләнмәгәндә, опека органнарының баланы мәҗбүриләп приютта тотарга хокукы да юк югыйсә. Хәер, балигъ булмаганнар мәсьәләләре буенча комиссия, Москалевларны ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне сорап, судка мөрәҗәгать иткән (бергә яшәмәсәләр дә, кызның әнисе дә исән-сау, ул баласының тормышы белән кызыксынмый, дип язды «РБК», комиссия әзерләгән дәгъвага сылтама ясап. – Ф.М.). РФ Гаилә кодексының 73нче маддәсе нигезендә, ата яки ананың, яки икесенең дә үз-үзен тотышы бала өчен куркыныч дип табылса, аның (яки аларның) ата-ана хокуклары чикләнә. Ярты ел эчендә уңай якка үзгәреш булмаса, опека органнары ата-ана хокукыннан бөтенләй мәхрүм итү турында дәгъва бирә.

Мәскәүдәге 8 яшьлек кыз очрагында да шушы юлдан китүләре бик ихтимал. Ягъни ата-анасының ялгышларын җентекләп эзли башлау, берәр гаеп-кыегы табылса, баланы тизрәк «куркыныч элементлар»дан читләштерү.

Әле гыйнвар аенда гына телеграм-каналлар Мәскәүдә булган тагын бер хәл турында язган иде: «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресенә йөрмәгәне өчен, мәктәп директоры 5нче класс укучысы өстеннән әләк язган (әлеге дәрес факультатив булып бара, ягъни мәҗбүри уку программасына кертелмәгән. – Ф.М.). Тикшергәндә кыз баланың социаль челтәрендә Украинага хуплау сүзләре белдереп язу язылган рәсем тапканнар. Аны һәм әнисен мәктәптән үк полиция машинасына утыртып алып киткәннәр, сорау алганнар. Бала рәсемдәге төсләрне ошатуын, шуңа үз сәхифәсенә алып куюын әйткән. Әнисе, кыз авыру сәбәпле «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшүләр» дәресен калдырды, дип аңлатып караган. Балигъ булмаганнар мәсьәләләре буенча комиссия әлеге гаиләне исәпкә бастырган.

Татарстан вузларының берсендә белем алучы Александр (тулы исемен һәм уку йортын күрсәтмәүне сорады) белән сөйләштек. Ул узган көздә «Русия армиясенең абруен какшату» маддәсе буенча 30 мең сум штрафка тартылган иде. Әлеге дә баягы донос нигезендә. «Группадашларым туган көнемә «бүләк» ясады: 2021нче елның җәендә социаль челтәрдә калдырган бер шәрехләмәмне әләкләгәннәр. Ул минем үз сәхифәмдә түгел дә иде, эзләп тапканнар бит әле! Дөресен генә әйткәндә, аларның донос язуына әллә-ни аптырамадым. «Донос – патриотның бурычы» дигән караш алга сөрелә һәм аңнарга сеңдерелә башлады. Янәсе шул рәвешле «Русия нигезләрен какшатырга теләүче дошманнарга» каршы көрәш алып барыла. Шуңа бит инде үз ата-анасын әләкләүче балалар, ире яки хатынына донос язучы парлар турында ишетәбез», – дип сөйләде ул. Икенче тапкыр шундый эчтәлектәге шәрехләмә калдырса, үзенә җинаять җаваплылыгы яныйсын белә. Шуңа күрә язганда гына түгел, сөйләгәндә дә авызын үлчәп ача башлаган. Безгә тулы исемен әйтеп сөйләмәвен дә шуның белән бәйләп аңлатты. «Нәрсәгә бәйләнәселәрен белеп булмый», – ди ул.

«Известия» мәгълүматы буенча, 2023нче елның февраленә Русия армиясе турында фейк тарату маддәсе нигезендә 150дән күбрәк эш ачылган. 136 кеше җаваплылыкка тартылган, 53 эш судта. Ничә эшнең донос нигезендә кузгатылуы турында рәсми мәгълүмат юк. Моны ачык суд карарларын өйрәнеп кенә белеп була. Телеграм-каналлар язуынча, әләкләүләр буенча 178дән күбрәк административ эш ачылган (Административ хокук бозулар Кодексының 20.3.3нче маддәсе буенча карар чыгарылган һәм эш материалларында күрсәтелгән донослар гына анализланган). Мәскәү, Псков, Брянск, Тамбов, Ростов, Липецк, Архангельск, Свердлау, Новосибирск һәм Магадан өлкәләре, Санкт-Петербург шәһәре, Краснодар һәм Байкал аръягы крайлары, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Татарстан Республикасы судлары шундый эшләрне караган. Әләкләрнең күбесе – социаль челтәрләрдә һәм аралашу платформаларында язышкан сүзләргә, шулай ук мәктәп, поликлиника, эш урыннарында, урамда һәм башка җәмәгать урыннарында, хәтта дачаның өйалдында әйтелгән сүзләргә язылганнары да бар, ди.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Административ хокук бозулар Кодексының 20.3.3нче маддәсе (Русия Федерациясе һәм аның гражданнары мәнфәгатьләрен, халыкара тынычлыкны һәм иминлекне яклау максатларында Кораллы көчләрне файдалануны дискредитацияләүгә юнәлдерелгән ачык гамәлләр өчен): гражданнарга – 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф. Шул ук гамәлләргә санкцияләнмәгән ачык чараларга чыгарга өндәү кушылса, гражданнарга – 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр, юридик затларга 500 мең сумнан 1 млн сумга кадәр штраф яный.

РФ Җинаять Кодексының 280.3нче маддәсе (Русия Федерациясе һәм аның гражданнары мәнфәгатьләрен, халыкара тынычлыкны һәм иминлекне яклау максатларында Кораллы көчләрне файдалануны дискредитацияләүгә юнәлдерелгән ачык гамәлләр өчен икенче тапкыр җаваплылыкка тартылу): 100 меңнән башлап, миллион сумга кадәр штраф, яки өч елга кадәр мәҗбүри төзәтү эшләре, яки дүрт айдан алты айга кадәр кулга алу, яки 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

РФ Җинаять Кодексының 207.3нче маддәсе (Кораллы көчләр турында белә торып ялган мәгълүмат тараткан өчен): иң югары җәза – 5 млн сум штраф яки 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү.

 

КОЛЛЕГАЛАР ЯЗА

Йөз укытучыны кудырган

«Московский комсомолец» Санкт-Петербургта яшәүче «профессиональ әләкче» дигән аты таралган Тимур Булатов белән сөйләшкән. Соңгы вакытта аның исеме «Русия армиясенең абруен төшерү» маддәсе нигезендә ачылган эшләр турындагы хәбәрләрдә еш күренә. Гаепләнүче буларак түгел, әлбәттә, әләк язучы буларак. Тик ул үзен «донос язучы» дип атаганны яратмый икән. «Донос ул аноним була. Ә мин исемемне яшермим. 2008нче елдан бирле Русиянең дистәләгән төбәгендә экстремизмга каршы көрәш бүлекләре белән элемтәдә торам, интернетта шикле әйбер күрсәм, органнарга хәбәр итәм. Бу эшне патриот буларак башкарам. Ватан язмышы турында сүз бара бит», – дип белдергән ул журналистка. Мондый кешеләрнең психологиясен аңлау өчен, интервьюдан өзек китерәбез.

– Сез шикаять иткән кешеләрнең кайберләре бернинди куркыныч эш эшләмәгән: берәүне дә үтермәгән, бернәрсә урламаган...

– Законнар бар, аларны үтәргә кирәк. Үтәмәсәң – җавап бирәсең. Әгәр кеше Русиядә яши һәм дәүләт законнарын мыскыл итә икән, аның сабагын укытырга кирәк. Утырып чыксын. Бәлки, акылга килер. Дөрес, андый мисаллар сирәгрәк. Кемдер тагын да усалланыбрак чыга.

Мин социаль челтәрдәге сәхифәмне винтовка кебек кулланам. Беренче чиратта «ВКонтакте»да эзләү эшләре алып барам, хәзер «Одноклассники»да да эшлим. Әле менә шул социаль челтәрдә Красноярскида яшәүче бер хатынны таптым. Кызы Украинада яши, үзе дә Украинаны яклый. Ул хатын маддә буенча утырачак.

– Сез толерантлык турында сүз алып барган укытучыларны да кудыртасыз...

– Борис Романов дигән берәү бар иде. «Тере китапханә» дигән швед проекты белән шөгыльләнде (кешенең хокукларын, иреген чикләүгә һәм ксенофобиягә каршы көрәшә торган халыкара проект, аның кысаларында чыгыш ясарга төрле субкультура, дин, һөнәр, җенси билгеләнеш кешеләре чакырыла торган булган. – Авт.). Без ул проектны яптык. Шуннан Романов мәктәпкә урнашты. Мин уку йортына аның турында мәгълүмат җиткердем. Җаваплылыкка тартылмаган икән, гаепле түгел, диделәр. Ул кешене берничек тә эштән кудыртып булмады. Тик мин барыбер аны утыртырга сәбәп таптым. Интернетта ялган мәгълүмат урнаштырган, санкцияләр кертелүгә шатланган, Русия турында начар итеп язган. Бер елдан да азрак утырды. Чыгардылар. Романов Русиядән качты. Шулай булгач качсыннар, артларына да карамасыннар.

– Укытучыларның тышкы кыяфәте ошамаса да шикаять иткәнсез. Монысы артыграк түгелме?

– Красноярскида йөзенә пирсинглар кадаткан музыка укытучысы бар иде. Аның йөзе булавкалар кадый торган мендәрчеккә охшаган иде. Шул мәктәптә укыган балаларның ата-аналары зарланып миңа мөрәҗәгать итте. Укытучыны эшеннән алдырту өчен, аның барда бокал тотып төшкән бер фотосын табу да җитә, белә идегезме?

– Сезгә кешенең шәхси тормышына кысылмагыз, дип әйткәннәре юкмы?

– Бар. Екатеринбургта Никита Томилов бар иде. Минем эшчәнлек турында бик күп әйтте. Аңа карата җинаять эше ачсыннар өчен барысын да эшләдем. Ул Германиягә качты.

– Сезнең шикаятьләр буенча ничә укытучыны утырттылар, эшеннән алдылар?

– Куылган укытучыларны санадым: йөзгә тулды. Хәзер тагын ике педагог буенча эш бара. Берсе интернетта төрле либераль болганчык нәрсәләргә язылган. Җитмәсә, 2010-2019нчы елларда берничә шикле язманы үз сәхифәсенә күчереп алган. Ә бит укучылар, укытучының сәхифәсенә кергәч, беренче эш итеп, педагогның нинди кызыксынулары бар икәнен карый. Шуңа күрә мин кешенең социаль челтәрдәге сәхифәсен тулысынча өйрәнеп чыгам. Моңа бик күп вакыт кирәк, шуңа минем бөтен Русия буенча 1500гә якын ярдәмчем бар.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии