«Без вирусны каршы алырга әзер» дигән Русиядә медицина битлекләре дә җитми

«Без вирусны каршы алырга әзер» дигән Русиядә медицина битлекләре дә җитми

Коронавирустан саклану чараларын бүген кечкенә сабыйлар да белә: кулларны юып йөрергә, кешедән ераграк торырга тырышырга, кешеле урыннарда медицина битлеге кияргә. Кулын юарсың да бит, тик менә медицина битлеген табу бүген мөмкин түгел диярлек.

БИТЛЕК КИЯРГӘ! ТАБА АЛСАҢ, ӘЛБӘТТӘ…

Казан аптекаларында инде февраль башыннан бирле диярлек битлекләр юк – кайтарылмый, дип җавап бирәләр. Кайтарылса да, бик тиз алып бетерәләр. Әллә алдан ук чиратка язылып куялар инде шунда. Бер ай тирәсе элек «бер кулга 3 битлектән дә күбрәк бирмәскә» дигән язылмаган канун да чыккан иде үзе. Тик фармацевтлар үзләре үк «эшләмәде лә ул» дип әйтә. Коррупция чәчәк аткан илдә андый канунның эшләмәячәге көн кебек ачык инде. Әле язылган канун булса да эшләве икеле. Медицина битлегенең бер данәсен кимендә 30 сумга сатып була торган бүгенге көндә – бигрәк тә.

Дөрес, район аптекаларында юк-юкта медицина битлекләре табып була икән әле. Бер данәсен 30-40 сумга. Әле кайчан гына 2-3 сум торган битлекләр бу. Районнарга гына атап кайтарылмый торгандыр инде. Шуңа күрә Казан аптекаларында битлекләрнең булмавы, бигрәк тә «кайтарылмый» дип җавап бирүләре шик уята.

Аның каравы бушлай игъланнар сайтларында медицина битлекләре сату турында белдерүләр күренгәли. Ни өчендер аларга карата чаралар да күрелми. Әле кайчан гына 2-3 сум торган битлекне бүген кимендә 30 сумга саталар. Болары – әзме-күпме ояты булган сатучылар әле. Бөтенләй оятын югалтканнар бер битлекне 100 сумга сата. Алмый хәлең дә юк. Балалар бакчаларындагы «утренниклар»га, кайбер эш урыннарына, җыелышларга фәкать медицина битлеге кигән килеш кенә керергә рөхсәт бит. Белгечләр битлекне 2 сәгать саен алыштырып торырга кирәк, дип өйрәтә. Ике сәгать саен 100 тәңкәлек битлекне алыштыра башласаң монда…

Татарстан больницаларын һәм медицина учреждениеләрен медицина җиһазлары һәм башка кирәк-яраклар (медицина битлекләре, бахилалар, дезинфекция чаралары) белән тәэмин итеп торучы «МедАкс» компаниясе 23нче март көнне сайтына белдерү урнаштырды: «Медицина битлекләре һәм дезинфекцияләү чаралары ЮК! Заказлар да вакытлыча кабул ителми». Компания менеджеры «Бизнес-Онлайн» хәбәрчесенә: «Медицина битлекләрен кайтарту Яңа елга хәтле үк проблемага әйләнә башлаган иде. Алыпсатарлар пәйда булды: бер битлекне 30, хәтта 100 сумга сатучылар да бар. Безгә дә бәяне әзрәк арттырырга туры килде: бер битлек 2,5 сум иде – 5 сумга күтәрдек. Ә хәзер битлекләргә бөтенләй кытлык. Дезинфекцияли торган сыеклыклар бөтенләй бетте», – дип сөйләгән.

Тәэмин итүче компаниядә булмагач, больницаларда да медицина битлекләре бетеп бара торгандыр. Дөрес, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте: «Министрлык канаты астындагы медицина учреждениеләрендә саклану өчен кирәкле барлык әйберләр дә җитәрлек», – дип тынычландырды. Шушы көннәрдә РКБга барып кайткан бер танышым да: «Шәфкать туташы иртән табибка 6 медицина битлеге кертеп бирде. Монысы – өйләгә кадәр кулланырга, диде», – дип сөйләгән иде. Ә бер шәхси медицина оешмасында (чыганак оешманың исемен күрсәтмәүне сорады) эшләүчеләргә көнгә бер генә медицина битлеге бирәләр икән. Сорасаң – бәлки, тагын биреләдер, тик без сорамыйбыз, диде әңгәмәдәшем. Экономияләгез, сәгать саен алыштырырлык битлек юк, дип әйтелгән икән. Шәхси оешма булгач, һәр тиене исәптә тотыла инде аның. Куркынычсызлык кагыйдәләрен исәпкә алып, бөтен кешегә җитәрлек медицина битлеге алып кую турында да уйламыйлар. Әле хезмәткәрләргә дип алынган санаулы битлекләрне 40-50 сумга сатуга чыгарсалар да аптырамассың…

БИТЛЕК ҖИТЕШТЕРҮЧЕ ЮК

Безнең республикада медицина битлеге җитештерә торган бер генә оешма да юк шул. «KazanFirst» язуынча, «Нижнекамскнефтехим»ның «баласы» – «Полиматиз» һәм Түбән Камадагы «Завод Эластик» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте медицина битлекләре өчен материаллар гына эшли. Аларны күпләп Мәскәү һәм Екатеринбург ала. «Полиматиз», мәсәлән, көненә 30 тонна эшләнмә әзерли икән. «Эластик» Русия төбәкләренә генә түгел, Казахстан, Үзбәкстан, Белоруссиягә дә материаллар әзерләп озата. Хәзер сорау бигрәк тә арткан. Материалы үзебездә җитештерелә торып, битлек әзерләүче оешма юк. Татарстандагы берничә ширкәт, әйтик, Казан медицина җиһазлары заводы, «Здравмедтех-Поволжье» ябык акционерлык җәмгыяте медицина битлекләре ясый башларга җыенулары хакында белдерделәр. Кайчан җыенып бетәрләр – анысы билгесез. Юкса, битлекләргә кытлык ике ай элек үк сизелә башлады бит инде. Кытайның Ухань шәһәрендә коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен 10 көн эчендә 1000 кеше сыешлы больница салып чыктылар, бездә әзер материалдан медицина битлеге җитештерүне дә җайга сала алмыйлар. Көлсәң – көл, еласаң – ела, аны җитештерә торган җайланма да Кытайдан сатып алына икән шул. Аннан соң, хөкүмәт заказы булмый торып, оешмалар планнан арттырып яки өр-яңадан битлек җитештерә башламаячак – аларның планы кимендә 1 ел алга төзелеп куелган була бит. Ә андый заказ турында ишетелгәне юк әле.

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы «урта һөнәри уку йортларында битлекләр тегә башладылар» дип хәбәр итте. Кукмара һәм Нурлат аграр, Түбән Кама һәм Чистай күп профильле, Кама төзелеш, Казан сәүдә-икътисад һәм технология-дизайн көллиятләрендә берничә тапкыр кулланып була торган битлекләр тегә башлаганнар икән. 3-4 сәгать кигәннән соң, битлекне юарга һәм үтүкне бик каты кыздырып үтүкләргә кирәк, аннары яңадан кияргә ярый, ди. Беренче чиратта үзләре куллану өчен тегәләр, шулай ук бу битлекләр бик кирәк булган җирләргә дә җибәреләчәк, дип язылган министрлык сайтында. «Кирәкле җир» дигәне төгәл аталмаган гына. Дөрес, 19нчы марттан көллиятләр дә дистанцион укытуга күчте. Димәк, күмәкләп битлек ясау эше дә туктала инде. Өйдә ясап утырсаң гына. Интернетта битлек ясарга өйрәтә торган видеолар да пәйда булды. Тукымадан да, кәгазь сөлгедән дә, хәтта пластик шешәдән дә ясарга өйрәтәләр аны.

Дүшәмбе көнне, «Татнефть» медицина битлекләре тектерә башлаячак, дигән хәбәр дә таралды. Төрле ательеларга 200 мең битлек тегәргә заказ биргән, дип яза «Интерфакс». Әлмәттәге 9 оешма битлекләрне бушлай тегәчәген белдергән, ди. Түләү буларак, теккән битлекләрнең 10 процентын үзләрендә калдырачаклар.

«ӨЙДӘ УТЫРЫП ТОРЫГЫЗ»

Медицина битлеге генә түгел, бактерияләрне үтерә торган антисептикларны да табу кыен хәзер. Аптекаларда күптән бетте инде алар. Косметика, көнкүреш химиясе сатыла торган кибетләрдә була торган иде – узган атнада аларда да калмаган иде инде. 30-40 сумлык антисептикны берничә атна элек 78 сумнан сата башлаганнар иде, хәзер булса да, тагын да кыйммәтрәктер. Хлоргексидин, мирамистин кебек антисептиклар төркеменә керә торган препаратларны да кырып-себереп алып бетереп баралар. Берничә аптекага кереп сорадык, калмады, дип хәбәр итүчеләр булды. Шөкер, кибетләрдә әле сабыннар һәм антибактериаль дымлы салфеткалар күренә.

Вирустан саклануның иң үтемле чарасы – аны булдырмау, диләр диюен. Тик булдырмау чараларының да җитәрлек түгеллеген күрәбез. Ә инде вирус йоктыручыларны ачыклауга килгәндә, анысына да ихластан ышанып бетәргә ярамый. 13нче мартта Роспотребнадзор «соңгы 2 атнада Европадан кайткан бөтен кешегә, шулай ук соңгы айда чит илдә булып кайткан һәм үзендә салкын тию билгеләре тапкан барлык кешегә коронавируска тест уздырылырга тиеш» дигән карар чыгарган иде. Бер көндә дистә меңләгән кешегә тест уздырдык, дип тә хисап тоталар. Ул тестларны кемгә уздыралардыр, чөнки узган атнада Черногориядән (Европа дәүләте!), Төркия, Үзбәкстаннан кайтучы танышлар «аэропортта тикшермәделәр, соңыннан да элемтәгә чыгучы булмады» ди. Югыйсә, барысы да Мәскәү аэропортына кайтты. Өй карантинында утырасыңмы-юкмы – аны да җентекләп тикшергән кеше юк. Акылы булганнар утыра, булмаганнар – бөтен республиканы аркылыга-буйга гизә. Бөтен сәүдә үзәкләре, кинотеатрлар, кафе-барлар да ачык әле бездә. Казандагы бер бар социаль челтәрендә «Безне кризиска дучар итмәгез, бу ялларны безнең белән бергә уздырыгыз» дип чакыра. Карантин турындагы карар да «нипочем».

Черногориядән кайткан танышым сөйли: «Кайтуга, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе «кайнар элемтә» номерына шалтыраттык. Бернинди авыру билгесе булмаса да, Европа дәүләтеннән кайттык, дип, үз теләгебез белән учетка басмакчы идек. Табиблар 5 көннән генә килә ала, әлегә вакытлары юк, хәзергә өй карантинында утырып торыгыз, дип җавапладылар. Әлбәттә инде, анысын да тикшерүче юк». Узган атнада Чехия башкаласы Прагадан Уфага кайтучылар да социаль челтәрләрдә: «Кайнар элемтә»гә шалтыраткач, теркәлү урыны буенча поликлиникага шалтыратырга куштылар. Ә анда, үзегез килегез, диделәр. Табиблар үзләре килеп тикшерергә тиеш, югыйсә. Поликлиникага баргач, авыру билгеләре юклыгын белделәр дә анализ да алып тормадылар», – дип язган иде. «Без вирусны каршы алырга әзер» дигән Русиядә менә шулай эшлиләр.

Бәлки, соңрак тикшерәселәрдер. Менә 22нче мартта (якшәмбе көн бу!) Татарстанда күптән түгел чит илләрдән кайтучыларга участок терапевтлары шалтыратып, карантинда утырырга кирәклеген әйтә башлаган. Арча, Балтач, Кукмара районында шундый шалтыратулар алулары турында хәбәрләр килде. Мондый шалтырату алучылар: «Чит илдән 10 көн элек үк кайткан идем бит, ник хәзер генә исләренә төштем икән? Миндә вирус булса, бөтен Татарстанга эләккән була бит инде» – дип аптырыйлар. Өстән кушылган пландыр, күрәсең. Шуңа күрә, соң булса да уң булсын дип, карантин турында искә төшерүләредер.

«Вакытлары булмаса да», Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе игълан иткән бердәм «кайнар элемтә» номерын белеп тору комачауламас: 8-800-222-59-00 (шалтыратуларны һәр көнне иртәнге 7:30дан 20:00гә кадәр кабул итәләр).

COVID–19 билгеләре: югары температура (38 °С һәм аннан да югарырак), хәлсезлек, коры ютәл. Шулай ук кайбер авыруларда күкрәк читлеге, мускуллар авырту, борын тыгылу, томау, фарингит яки диарея кебек билгеләр дә очрый. 80 процент очракта чир үзлегеннән бетә, ниндидер махсус дәвалау чаралары кирәк тә түгел. COVID-19 белән чирләүче алты кешенең берсендә сулыш алу кыенлашуы күзәтелә. Югары температура, коры ютәл булганда һәм сулыш алу кыенлашканда кичекмәстән медицина хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк. Коронавирус йоктырган булсаң, гадәттә, 2-14 көндә беленә.

Чыганак: Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ)

Вирус кешедән кешегә күчә. Әйтик, коронавирус белән авыручы кеше ютәлләгәндә яки төчкергәндә таралучы вак тамчылар икенче кешенең авызына, тын юлларына эләгергә мөмкин. Шуңа күрә кеше белән ике арада кимендә 1 метр ара саклау мөһим. Авыру кеше төчкергәндә яки йөткергәндә бүленеп чыккан вак тамчылар төрле өслекләргә төшәргә дә мөмкин – шул өслекләргә тотынган икенче кеше күзенә, борынына, авызына кагылса, вирусның аңа да йогу ихтималлыгы зур. Шуңа күрә җәмәгать урыннарында кирәк булмаганда өслекләргә кагылмаска тырышырга, кагылсаң да кулларны сабын белән юарга кирәк. Телефоннарны шулай ук спиртлы салфеткалар белән чистартып тору мөһим. Өйдәге өслекләрне дымлы чүпрәк белән сөртеп торуны, суга дезинфекция сыеклыклары кушып сөртүне дә гадәткә кертергә кирәк, ди Халыкара сәламәтлек саклау оешмасы.

Фәнзилә МОСТАФИНА

«Без вирусны каршы алырга әзер» дигән Русиядә медицина битлекләре дә җитми, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии