Фәкыйрьлек күрсәткече – токмач

Фәкыйрьлек күрсәткече – токмач

Эшләреннән бигрәк, канатлыга әйләнгән гыйбарәләре белән истә калучы Русиянең куркынычсызлык Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев, узган ел Конституциянең яңартылуы русиялеләрнең социаль иминлеге, иркен тормышта яшәве өчен шартлар тудыра, дисә дә, әлегә ул иркенлекне сизмибез.

Шушы көннәрдә бер кызыклы статистика чыкты. Ел башыннан бирле Русиядә 2 миллиардтан күбрәк кап тиз пешерелә торган токмач сатылган. Бу – узган елгы белән чагыштырганда 6,1 процентка күбрәк, дип яза «Коммерсантъ». 2020нче елда бу арту ике процентка да җитмәгән булган. Экспертлар тиз пешерелә торган токмачның шулай кисәк популярлашып китүе керемнәрнең түбән булуы белән турыдан-туры бәйле, дип аңлаткан. Халык экономияләргә, димәк, сыйфатсыз арзан ризыкка күчәргә мәҗбүр. Юкка гына андый токмачны бездә «бомж-пакет», «бич-пакет» дип атамыйлар бит инде.

Җитештерүчеләр дә тиз пешерелә торган токмачка сорау артуын әйткән. «Роллтон», «Доширак» ише токмачлар моңарчы студентларның яраткан ризыгы иде. Үзе арзан, үзе бер-ике минутта әзер дә була, хәтта аның кадәр көтәсең килмәсә, пешермичә генә дә кимерергә мөмкин. Җитмәсә, теләсә кайда, юлда барганда да ашый аласың – пластик савыты шуның өчен көйләнгән, капта бер тапкыр кулланыла торган чәнечкесе дә бар, токмач өстенә салырга кайнар су гына табылсын. Ә быел моңарчы әллә ни исләре китми торган, хәтта негатив карашта булган пенсионерлар да күпләп шушы токмачка күчә башлаган, дип күрсәтә статистика. Күчәргә мәҗбүр булган, дисәк, дөресрәк яңгырар. Студентлар белән чагыштырганда, аларны ризыкның тиз әзерләнүе түгел, арзанлыгы җәлеп итә инде.

Арзан дисәк тә, бөтенләй үк бәясе юк түгел ул токмачларның. «Роллтон», «Доширак» дигәннәре – иң популярлары, исемнәре дә гел телдә, шуңа күрә алары кыйбатрак йөри – Казан кибетләрендә 34 сум 89 тиеннән башлана. Ә гомумән иң очсыз тиз пешерелә торган токмачның бәясе – 14 сум 90 тиен (супер һәм гипермаркетлардагы бәяләрне чагыштырдык). Югыйсә әле кайчан гына 5-6 сум иде бит! Бөтен нәрсәгә арткан кебек үк, пальма маена да бәя артты. Ә компанияләрнең бер өлеше тиз пешерелә торган токмачны шул майда кыздырып ясый. Шунлыктан үз продукцияләренә бәяне арттыралар. Бу елның 11 ае эчендә 20 процентка арттырганнар. Җитештерүчеләрдән алып сатучылар тагын үз бәяләрен өсти.

Тиз әзерләнә торган ашлар да бар. Аш димәсәң, хәтере калыр. Кайнар суга пакеттагы шикле нәрсәне (составына караганда ул – киптерелгән яшелчә, тәмләткечләр, хәтта ит кисәкләре!) салып болгатасың да, менә сиңа аш әзер була. Аларының бәясе Казан кибетләрендә 19 сум 90 тиеннән башлана. Ә тиз әзерләнә торган боламыкның (аны җилемсыман катнашма дип атау дөресрәк булмас идеме икән, алайса болай боламыкны рәнҗеткән кебек килеп чыга) иң арзаны – 25 сум 99 тиен. Кибет тотучылар барыбер дә мәрхәмәтле инде бездә, 26 сум итмәгәннәр бит әле әнә!

Экспертлар «бомж-пакет»ның күпләп сатылуының тагын бер-ике сәбәбен күрсәткән. Беренчесе – узган ел күпмедер өйдә эшләгән хезмәткәрләрнең быел янә офисларга кайта башлавы. Икенчесе – пандемия сәбәпле үз илләренә кайтып киткән мигрантларның яңадан эшкә безнең илгә килүе. Юллары төрле булса да, алар бар да бер ноктага – халыкның финанс хәле мөшкел булуына китерә. Кереме аз булганнар төшке ашны кафега яки ашханәгә кереп ашый алмый, шуңа күрә алар да тиз пешерелә торган токмачта туктала.

Ә Русиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы фәкыйрьләр кими дип хисап тота. Менә 2021нче елның өченче кварталында илдә ярлылык 11 процентка кадәр кимегән. Бу – якынча 16 млн кеше дигән сүз. Кимүнең сәбәбен болай дип аңлаттылар: икътисад пандемиягә кадәр булган күрсәткечләргә кадәр торгызылган, шулай ук быел аз керемле гаиләләргә күрсәтелгән ярдәм чаралары, баласы булганнарга, пенсионерларга бер тапкыр бирелгән Путин акчасы да хәлне яхшыртуга өлеш керткән. Министрлыкның узган елгы хисаплары белән чагыштырып карасак, ел саен өченче кварталда хәлләрнең уңай якка таба баруын күрәбез. Моны өченче кварталда кешеләр сезонлы эшләрдә, авыл хуҗалыгы, төзелеш тармагында эшли, эшсезләр саны, ә димәк фәкыйрьләр саны да кими, дип аңлатканнар иде. Узган ел кагыйдәләргә, нормаларга туры килми торган ел булды бит инде. Ә менә хәзер пандемиягә кадәр булган хәлгә кайтканбыз икән.

Министрлык хисабында ярлылыкны җиңәргә ярдәм иткән тагын бер алым турында әйтелмәгән. Кәгазьдә җиңү дигән алым анысы. Хәтерләсәгез, узган ел ахырында Русиядә «фәкыйрьлек чиге» дигән үлчәү берәмлеге барлыкка килде. Фәкыйрьлеге аңарчы да бар иде һәм аны яшәү минимумы күләме белән исәплиләр иде. Хөкүмәт – федераль дәрәҗәдә, субъектлар хакимияте төбәк дәрәҗәсендә ел саен яшәү минимумының күләмен билгели. Керемең шуннан бер сумга гына кимрәк булса да, син – ярлы, бер сумга гына артыграк булса да, син – ярлы түгел. Бу күрсәткечкә социаль ярдәм билгеләгәндә игътибар иттеләр. Яшәү минимумына карап, «кулланучы кәрҗине» дигән тагын бер үлчәү берәмлеге формалаша иде. Ә узган ел ахырында, әлеге системаны искергән дип табып, яңача, Европача формула буенча исәпли башладылар. Уртача хезмәт хакы урынына «медиан керем»гә карарга кирәк диделәр. «Медиан керем» – русиялеләрнең 50 проценты шушыннан күбрәк, ә 50 проценты азрак керем ала торган чиктәш сумма ул, ягъни алтын урталык. Кыскасы, яшәү минимумы, «кәрҗиннәр» шактый буталчыклык тудыра иде, монысы да өстәлгәч, башың бөтенләй буталып бетә торган. Шушы яңа формула буенча исәпләгәч, «фәкыйрьлек чиге», ягъни без белгән яшәү минимумы аена 11653 сум дип билгеләнде. Аңарчы илдә 18,8 млн ярлы булса, хәзер кәгазьдә 16 млн калды. Фәкыйрьлек кимедеме? Кимеде! Яңа формула шулай күрсәтә бит! Шулай дип югарыга хисап бирсәң дә була. Тиз пешерелә торган токмач ашап яши торган халыкның колагына да ничек итеп «токмач элсәң» дә ярый...

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Күптән түгел Курск өлкәсендә авыл хуҗалыгы техникумында укытучы булып эшләүче Александр Мамкин аена 14643 сумга яшәп карады. Фәннәр кандидаты була торып, шуның хәтле хезмәт хакы алган булган. Укытучыларның хезмәт хакы оклад өлешеннән һәм билгеле бер күрсәткечләр өчен өстәп түләнә торган акчадан («стимул тудыра торган түләү») формалаша. Менә шул икенчесе өстәлсен өчен күрсәткечләрен язып кертмәгәнме, ниндидер бюрократик буталчыклык килеп чыкканмы – укытучы кулына 14643 сум гына алган. Үз йорты белән торгач, аның бакчасы, кош-корты бар икән. Ләкин эксперимент ясаганда ул үз хуҗалыгыннан алынган нигъмәтләрне тотмаган, бакчасы, хайваннары булмаган кеше шушының хәтле хезмәт хакына бер ай буе ничек яшәргә тиеш икән, дип сынап караган. Акчасы беренче атнада ук бетә язган. Александр мәҗбүри салым, коммуналь хуҗалык, интернет-телефон акчасын түләгәч, 5500 тирәсе акчасы калган. Ул акчаны, бәлки, тартып-сузып җиткергән дә булыр иде, ләкин көтмәгәндә җылы су насосы ватылган. Аны төзекләндерү өчен 3300 сум киткән. Бер көнне Александр социаль челтәренә: «Бүген бәрәңгедән ясалган бер кәтлит, 15 грамм ипи, бер тырнак сарымсак ашадым. Тәмле!» – дип язып керткән. Ләкин сәламәтлеге болай итеп тукланырга озак мөмкинлек бирмәгән. Ике атнадан Александр экспериментын туктатырга мәҗбүр булган. Нәтиҗәсе аңлашыла инде: көтмәгәндә насос ватылмаса да, бу акчага иң гади ихтыяҗларыңны канәгатьләндерерлек итеп яшәп булмый. Шулай да безнең илдә 14643 сум алучы «урта хәлле» санала.

 

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Пенсия бер кәрлә кебек...»

Бу атнада ай башында игълан иткән «Ай-һай хәлләр: пенсия» бәйгесенә нәтиҗә ясыйбыз. Очраклы рәвештә шулай туры килүен әйт әле син: фәкыйрьлек турында язу белән (ә без «Ай-һай хәлләр»гә язма әзерләү өчен атна буе хәбәрләрне күзәтеп барабыз да, теманы якшәмбе-дүшәмбе көнне генә билгелибез) пенсия турындагы бәйгегә нәтиҗә ясау бергә туры килделәр бит. Хәер, бу очраклылык кыек атып, туры тидерүгә тиң булды.

Шигырьләр бик күп килде, кайберәүләр бик озын язган, хәтта 16шар куплет җибәргән! Әмма газета бите чикле, шуңа күрә аларны кыскартып бирәбез. Һәрвакыттагыча ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Казаннан Нияз Бишбалта һәм Хәния Миңнуллина. Котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча күчерәбез. Быелгы бәйгеләребездә актив катнашкан, битараф калмаган барчагызга да рәхмәтебезне белдерәбез. Санап караган идек, 70кә якын укучыбыз даими катнашып барган! Киләсе елда да бергә булырга язсын!

 

Пенсияне билгелиләр

65 яшькә җиткәч.

Чәчләребез үрә торды,

Шушы санны ишеткәч.

Авыр эштә эшләүчеләр

Белми хәзер нишләргә.

Пенсияләре дә җитми,

Көч тә беткән эшләргә.

Флера МАКСУДОВА,

Азнакай районы, Урманай авылы

Ай-һай хәлләр, бик «күп» икән

21 мең сум пенсия.

40 еллык стаж белән,

Юл акчасыннан колак какты Әлфия.

Әлфия КАШАПОВА,

Азнакай районы

Ай-һай хәлләр, и замана,

Илле алты яшькә җиттем,

Пенсия юк һаман да.

Акчасыз яшәп булырмы

QR-кодлы заманда.

Раиса ГЕРАСИМОВА,

Кукмара районы, Кызыл Тау авылы

Чит илнең пенсионерлары

Дөнья гизеп ял итә.

Безнең пенсияне күреп,

Алар «егылып китә».

Тешләрне шүрлеккә куеп,

Тыныч яшәп булмый шул.

Көн саен ашыйсы килә,

Син карт диеп тормый ул...

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Пенсия фондында, диләр,

Акчалар бетеп киткән.

Баш вата хәзер түрәләр:

– Кайлардан алыйк икән?

Картлар санын азайтыйкмы,

Берәр чир уйлап табып?

Болай булса, азар халык

«Зу-ур» пенсияләр алып.

Бу да файда бирмәсә,

Без ничек көн күрербез,

Нинди акчаларга хәзер

Чит илләргә йөрербез?..

Гөлирә МУЛЛАГАЛИЕВА,

Балтач районы, Куныр авылы

Ай-һай хәлләр, пенсияләр килә

Еш түгел шул, айга бер тапкыр.

Пенсия китермәделәрме, дип,

Ишекне ачабыз ун тапкыр.

Түрәләр акчаны яхшы ала,

Мохтаҗларга карыйлар көлеп,

Бәя үсә гигант бала сыман,

Ә пенсия бер кәрлә кебек.

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Пенсия дә пенсия дип,

Авыз суын корыталар.

Шул хәйрия акчасына

Яшәсен иде түрбашлар.

Серафима САФИНА,

Чаллы шәһәре

Хөкүмәтебез әз-мәз генә

Биреп бара пенсия.

Унбер мең сум пенсия ала

Минем хатын Инсия.

Шулай инде, уйлап табып

Коэффициент, формула,

Туныйлар алачагыңны,

Тиярдәе әз кала.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Пенсия яше артса да,

Күләме аның чикле.

Арткан әйбер бәяләрен

Куып җитүе шикле.

Гади халык пенсиясен

Тиененә кадәр барлый.

Шулай итми чарасы юк,

Түләүгә җитсә ярый.

Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

Азнакай районы, Урманай авылы

Өй саен пенсионер –

Авыл картаеп бара.

Яшьләргә эше юк,

Бу дөнья кая бара?

60-65кә чаклы

Бар әле эшлиселәр.

Пенсияне көтә-көтә

Үлеп китә кайберәүләр.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Кеше хокукларын яклый

Илдә Конституция.

Түрәнең хезмәт хакы зур,

Ник кечкенә пенсия?!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии