Кыйный – димәк, ЯРАта…

Кыйный – димәк, ЯРАта…

Гаиләдә көч куллануны булдырмый калу турындагы закон проектын Дәүләт Думасына кертмәгәннәр. Дөресрәге, кертергә өлгермәгәннәр. 18нче декабрьгә кадәр кертеп кала алалар иде. 18е көнне парламентның түбән палатасы каникулга китте. «Открытые медиа» язуынча, авторлар закон проектын кертеп өлгермәгән.

Әле закон проекты тексты интернетка эленмәгән дә иде – җәмгыять икегә бүленеп тә куйды. Законга каршы булганнар пикетларга чыкты, интернетта петицияләр булдырды. citizengo.org дигән сайтта урнаштырылган петицияне 33 меңнән күбрәк кеше имзалады. 100дән күбрәк иҗтимагый оешма, без бу законга каршы, дип, Русия Президентына ачык хат язды. Шул ук вакытта закон проектын яклаучылар да күп. Русиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, русиялеләрнең 70 проценты гаиләдә көч куллануга каршы канунны кабул итү яклы. Санкт-Петербургта бер төркем ир-ат «Ирләр гаиләдә көч куллануга каршы» дигән акция оештырды…

Хәзер закон проектын Думага гыйнвар азагы яки февраль башында гына кертеп булачак. Аңарчы, бәлки, ниндидер уртак фикергә дә килерләр – алайса хәзер закон проекты авторлары арасында да бәхәсләр бара, һаман килешеп бетә алмыйлар.

Без дә җәмгыятьне икегә бүлгән шушы закон проектының уңай һәм тискәре якларын барлап, кирәкме-юкмы икәнен анализлап карадык.

ЗАКОН ГАИЛӘНЕ ҖИМЕРӘЧӘК…

Каршы чыгучыларның төп аргументы: гаилә – ул үзе аерым бер дәүләт һәм бу дәүләткә тыкшынырга ярамый. Каян уйлап чыгарганнардыр (югыйсә әле ул вакытта закон проектының тексты җәмәгатьчелеккә чыгарылмаган да иде бит), опека органнары гаиләләрдән балаларны тартып алу хокукына ия булачак икән, дип сөйләделәр. Янәсе баланы почмакка бастырырга да, әзрәк тавышны күтәреп ачуланырга да ярамаячак – моны каяндыр (!) белеп алган опека органнары баланы гаиләдән алып китәчәк. Тагын ир – «теща»сын, килен кайнанасын урамга куып чыгара алачак, ир белән хатын гадәттәгечә сүзгә килгәндә дә араларына полиция кысыла торган булачак икән, дип сөйләделәр. Менә, мәсәлән, каршы чыгучылардан тагын бер фикер: «Бу закон кабул ителгән очракта, хокук саклаучылар Русиядә теләсә кайсы өйгә килеп, гаиләдә көч куллануга каршы профилактик чаралар үткәрә алачак дигән сүз. Русия Җинаять кодексында көч куллануга, көч кулланучыларга каршы барлык инструментлар да бар бит инде. Ә хәзер бу канунны кем һәм нигә кабул иттерергә тели дигән сорау туа. Әлбәттә инде, болар – дошманнар. Алар башта бу канунны кабул иттерәчәкләр, аннан бер җенестәге ике кешенең өйләнешүен таләп итәчәкләр». Кыскасы, закон проекты белән танышмыйча, шушы каршы төшүчеләрнең сүзенә генә ышансаң, чыннан да, бу – бик куркыныч закон, дигән фикер туа.

Гадәттә, алтын урталык сакларга тырыша торган дин әһелләре дә бу юлы темадан читтә калмады. Закон проектына бертавыштан диярлек каршы төштеләр. «Әлбәттә, кайсы гына җәмгыять булмасын, шул исәптән мөселманнар да нинди дә булса көч куллануга каршы, бигрәк тә өйдә, гаиләдә көч куллануга… Тик шул ук вакытта без бу канун бер дә гаиләне саклап калуга юнәлтелмәгән дип саныйбыз. Ул гасырлар дәвамында оешкан гаиләне, аның эчендә үзара аңлашуны саклап калуга булыша торган нигезләрне җимерүгә таба бара. Кемгәдер нидер тоелгандыр яки ул нидер язган, ул аны ниндидер аффект халәтендә, ни эшләгәнен аңламыйча язган булырга да мөмкин – шуңа карап әти-әниләрне яки аларның берсен баласы белән аралашудан мәхрүм итәргә дә мөмкиннәр, бу – абсурд», – дип белдергән матбугат чараларына Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдинов. Дагыстан Республикасы мөфтие ярдәмчесе Мөхәммәд Магомедов: «Бу закон ярдәмендә тыкшыну гаиләдә ирнең баш булуы, ата-ана тәрбиясе, балаларның ата-анага мөнәсәбәте, гаилә эчендәге өстенлекләр, балаларны шәригать кануннары нигезендә тәрбияләү кебек кыйммәтләрне җимерәчәк», – дигән.

Канунны Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан да тәнкыйтьләп чыкты. «Кешелек дөньясы өчен ир белән хатын, балалар белән әти-әниләр мөнәсәбәтен тәртиптә тотуның иң яхшы чарасы дини нормалар булган. Мин гаиләгә өченче затның килеп, канунны күрсәтеп, баланы тартып алуына каршы», – дигән иде ул.

ЗАКОН УЛ – ПРОБЛЕМАНЫ ТАНУ

Инде закон проектына күз салыйк. Законның исеме «Гаиләдә көч куллануны булдырмый калу» дип атала, ягъни профилактика чараларын күздә тота.

Федерация Шурасы сайтында эленгән проектта гаилә-көнкүрештә көч куллану – «алдан уйлап эшләнгән, физик яки психик, шулай ук милек зыяны сала торган яки салу ихтималлыгы булган, ләкин административ тәртип бозу яки җинаять билгеләре булмаган гамәлләр» диелгән.

Закон нинди профилактика чаралары тәкъдим итә соң? Беренчедән, проект буенча, гаиләдә көч куллану очрагы турында белгән теләсә кем бу хакта тиешле органнарга хәбәр итә ала. Законның менә шул өлеше «гаиләгә тыкшыну» дип кабул ителә дә инде. Тик анысын закон белән генә көйләп бетереп булмастыр. Анысы халыкның менталитетына бәйле. Бездә күпләр «моя хата с краю» дип яшәүне хуп күрә бит: күршеләрендә дөньяның астын-өскә китереп сугышсалар да полициягә хәбәр итмиләр, ниндидер көч куллану турында белсәләр дә «тыкшынырга» ашыкмыйлар. Үзләренә комачаулый башлагач кына участковый чакыртырга мөмкиннәр.

Законда профилактика чарасы буларак саклау ордеры бирү тәкъдим ителә. Ягъни гаиләдә ир хатынына карата көч куллана (яки киресенчә, хатын иренә карата) һәм бу системалы рәвештә кабатлана икән, зыян күрүче полициягә барып гариза яза һәм аңа саклау ордеры бирелә. Бу ордер булганда (беренче тапкыр аны 30 көнгә бирү күздә тотыла), көч кулланучы үз корбанына (бу очракта – хатынына яки иренә) якын килә, аны эзәрлекли, хәтта аңа смслар да яза алмый. Аны берникадәр вакытка тынычлыкта калдырырга тиеш була ягъни. Шунысын да әйтик: мондый ордер күрше гаризасы буенча түгел, фәкать зыян күрүченең үз гаризасы буенча гына бирелә. Әгәр ир белән хатын бу ордерның вакыты чыкканчы ук дуслаша икән, ордерны гамәлдән чыгаруны сорап гариза язарга була – анысы да уйланган.

Әгәр көч кулланучы, саклау ордеры була торып, хатынын яки ирен эзәрлекләвен яки, Аллаһ сакласын, аңа карата тагын да көч куллануын дәвам итә икән, аңа штраф сугыла. Закон проектының беренчел вариантында «бер тапкыр бозсаң – штраф, икенче тапкыр бозсаң – иректән мәхрүм итү» диелгән иде. Тик ул бераз йомшартылган, хәзерге вариантта штраф һәм төзәтү эшләре генә калган.

Полиция биргән ордер гына куркынычсызлыкны тәэмин итә алмаса, саклану ордерының икенче төрлесе дә бар – андыен суд бирә һәм ул озаграк вакытка (1 елга кадәр) каралган. Анысының тагын да катгыйрак таләпләр куюы аңлашыла.

Шулай ук закон проектында профилактик әңгәмә, профилактик исәпкә кую һәм профилактик контроль дигән пунктлар да бар. Ягъни гаиләдә көч кулланучыны профилактик «учет»ка бастырырга һәм тәртибен күзәтеп торырга тәкъдим ителә. Бу да кайберәүләр өчен «гаиләгә тыкшыну» булып күренә ала. Тик шунысы бар: татулыкта яшәгән гаиләгә берәү дә «тыкшынмый», аңа полициянең дә, саклау ордерының да, профилактик әңгәмәнең дә кирәге юк. Ә инде Менделеевскидагы яки Хачатуряннар гаиләсендәге кебек очракларда (системалы низаглар, көч кулланулар, җәберләүләр, бикләп тотулар, полициягә мөрәҗәгать итүләр һ.б.), бәлки, гаиләгә «тыкшыну» кеше гомерләрен саклап кала алган булыр иде. Бәлки, закон гына саклап та кала алмас, бәлки, шул ук «без гаиләдә көч куллануны булдырмау турындагы законга каршы» дип кычкыручы һәм гаилә кыйммәтләре өчен җан атучы дин әһелләре башлап йөрергә тиештер бу эштә? Ләкин моңарчы проблеманы тану да юк иде бит әле. Бу закон проекты, беренче чиратта, «гаиләдә көч куллану» дигән проблема барлыгын тануны күздә тота. Европа берлеге әгъзалары булып саналган илләр арасында (ә берлектә 47 дәүләт исәпләнә) Русия – гаиләдә көч куллануга каршы канун кабул ителмәгән бердәнбер ил. Кая ул закон, бездә полиция гаилә низаглары белән шөгыльләнергә бөтенләй яратмый. Иренең кыйнавына зарланып килгән хатынны: «Үтермәгән бит әле, үтергәч килерсең», – дип кайтарып җибәрергә мөмкиннәр. Ир белән хатын арасындагы хәлләрнең судка кадәр барып җитүе дә бик сирәк күренеш. Шуңа күрә безнекеләр хокукларын Европа судында якларга мәҗбүр. Ә Русия Хөкүмәте Европа судына «гаиләдә көч куллану проблемасы күпертелгән» дип җавап бирә.

«Гаиләдә көч куллану» дигән төшенчә үзе үк гадәттән тыш. Гаилә – ул җылылык, берсен-берсе яратучы кешеләр, һәрвакыт кайтырга ашкынып тора торган җир. Шулай дип беләбез, шулай булырга тиеш. Мәктәптә шулай дип иншалар язабыз. Тик олы тормышта бу билгеләмәнең, ни кызганыч, дөреслеккә туры килеп бетми торган чаклары да бик күп. Хәбәрләр лентасын ачып карасаң, бер көндә кылынган 10 фаҗиганең 7се – гаиләдә булган. Коточкыч хәбәрләр: ата кеше хатынын һәм икесе баласын үтергән (ерак барасы юк, күптән түгел Менделеевскида булган хәлне генә искә алыгыз); хатыны ирен балта белән чапкалаган; исерек малай үз анасына пычак белән кадаган; әтиләренең җәберләүләренә түзә алмыйча, бертуган өч кыз аңа 45 җәрәхәт ясап үтергәннәр (бертуган Хачатуряннар хикәяте монысы), тагын әллә нәрсәләр… Көн саен диярлек шундый хәбәр ишетелеп торганда, проблеманы танымый калу мөмкин түгел.

Законны камилләштереп бетерү – анысы башка мәсьәлә. Мәсәлән, хәзерге проектта «психологик көч куллану» дигән төшенчә бар, тик ул тәгаенләнмәгән. Кайбер ата-аналарның бу законнан куркуын аңлап та була: бала тәртип бозды – аны ачуландың – димәк, психологик көч кулландың булып чыгамы? Димәк, балага саклау ордеры бирә һәм ата-анасы белән аралашуын чикли алалармы? Менә шул моментларны тәгаенләп бетерәсе иде. Алайса законны үз файдасына боручылар, аннан явызларча файдаланучылар барлыкка киләчәк.

2016нчы елда Дәүләт Думасына гаилә-көнкүрештә көч куллануны булдырмый калу турындагы закон проекты кертелгән иде, тик ул беренче укылыштан узмады. Гомумән, соңгы ун елда мондый канун Русия Думасына 40тан күбрәк тапкыр кертелде, ләкин бер генә тыңлауны да уза алмады.

2017нче елда «якын кешеләргә кул күтәрүдә криминал юк» дип табылды – сенатор Елена Мизулина әзерләгән шундый закон кабул ителде. Ягъни аңарчы гаиләдә кыйнаулар булса, андый очраклар Җинаять кодексының 116нчы маддәсе буенча бәяләнә иде. Ә 2017нче елда кабул ителгән үзгәрешләрдән соң, гаиләдә кыйнау, әгәр ул беренче генә очрак икән, административ тәртип бозу гына булып санала башлады. Мизулина «гаиләдә кул күтәргән өчен җинаять җаваплылыгына тарта башласаң, гаилә мөнәсәбәтләренә җитди зыян киләчәк» дигән иде. Русиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова бу законны бик зур хата дип атады. КВНда «ДәүДумага рәхмәт, хәзер хатынны законлы рәвештә тукмарга ярый» дигән шаярулар барлыкка килде.

САННАР

Авыр көч куллану белән бәйле җинаятьләрнең 40 проценты гаиләдә кылына икән. Бу – Эчке эшләр министрлыгы статистикасы.

Русия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматына караганда, 2019нчы елның гыйнварыннан сентябренә кадәр гаилә-көнкүреш мөнәсәбәтләрендә 15 мең җинаять кылынган.

femicid.net ресурсы белдергәнчә, Русиядә 2019нчы ел башыннан хәзергәчә ирләре яки бергә яшәүчеләре кулыннан 1198 хатын-кыз һәлак булган.

Гаиләдә көч кулланудан зыян күрүчеләрнең 4 проценты – ирләр.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Әлеге мәкалә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте заказы буенча «Безнең гәҗит» редакциясе тарафыннан әзерләнде

Комментарии