Ни көтәргә Әтәчтән?

Ни көтәргә Әтәчтән?

Шомланып көтеп алган кәбисә елы да узып бара. Хорафатлар буенча авыр ел булырга тиеш иде ул. Чыннан да, катлаулы хәлләр, күңелсез вакыйгалар күп булды. Куанычлар да булмады түгел. Ә 2017нче ел, Кытай календаре буенча Кызыл Әтәч елы ниләр күрсәтер икән? Сәхифәбездә шушы сорауга җавап эзләргә булдык. Бүген сүз – сәясәт һәм тарих, авыл хуҗалыгы һәм икътисад, хокук белгечләренә. Газетаның киләсе санында да фаразларны дәвам итәчәкбез әле.

Дамир ИСХАКОВ, тарих фәннәре докторы, галим:

– Гомумән алганда, киләсе ел Русиядә яңа президент сайлауга хәзерлек елы булачак. Татарстан өчен шулай ук бик әһәмиятле ел көтелә. Чөнки безнең Мәскәү белән төзелгән шартнамәбез июнь аенда гамәлдән чыга. Мәскәү белән Татарстанның бөтен мөнәсәбәте шул шартнамәгә корылган. Фундамент ул. Әгәр без бу килешүне озайта алмасак, фундаментны өр-яңадан салырга туры киләчәк.

Хәзер Русия сәясәтендә яңа сәясәтчеләр барлыкка килә башлады. Мәсәлән, Алексей Навальныйны алга чыгаралар. Ә Путинның рейтинглары төшә, социологлар бу турыда ачык итеп әйтте. Навальный – ул урыс милләтчесе, шуңа күрә беренче чиратта урысларга мөрәҗәгать итәчәк. Минем күзәтүләрем буенча, урыслар моңарчы Путинны якласа да, киләчәктә андый яклау бик нык кимергә мөмкин. Чөнки тормыш шартлары начарая бара һәм киләсе елда да шулай дәвам итәр, дип уйлыйм. Бу исә сәяси шартларның үзгәрә башлавына китерәчәк. Әлеге хәлләр Татарстанга да турыдан-туры кагыла. Республиканың сәяси элитасына шартнамәне озайтуда яңа шартларга яраклашып эш итәргә туры киләчәк.

Үзебезнең татар дөньясына килсәк, шулай ук бик әһәмиятле ел көтелә. Киләсе елның көзендә Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы съезды булырга тиеш. Тик анда җыелган халык алдына чыгып әйтерлек бик шатлыклы хәбәрләребез юк әле. Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының утырышында ясаган күзәтүем буенча, Татарстан һәм аерым алганда конгресс башында торучылар халык сүзен ишетмәскә тырыша. Мәсәлән, мин татар милләтен үстерү стратегиясе комиссиясе башында торам. Аның утырышында Татарстанда милли эшләр буенча барган сәясәтне тәнкыйть итүчеләр булды. Милли университет мәсьәләсе дә калкып чыкты, татар мәктәпләренең ябылуы да күтәрелде. Съездда да бу мәсьәләләрне чыгармый булмаячак. Әгәр җитәкчелек дәшмәсә, аны халык барыбер чыгарачак.

Киләсе елда халыкның илдә бара торган процессларны аңлавы көчәер, дип уйлыйм. Безнең халык моңарчы «моя хата с краю» дип яши бирә иде. Янәсе, мин үз өемне генә карыйм, ә гомуми проблемалар миңа кагылмый. Ә хәзер бит хөкүмәт өйләребезгә, алай гына да түгел, суыткычларыбызга ук керде. Анда булган ашамлык кими бара, керем азая, хезмәт хакы үсми, бәяләр арта. Шуңа күрә хәзер халык «безне алдамыйлар микән?» дип уйлана башлады. Ә бу хакимияттәгеләр өчен бик куркыныч нәрсә.


Изображение удалено.Илгизәр ГАЙНЕТДИНОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, икътисадчы:

– Киләсе елда Русия икътисады быелгыдан начар булмас дип уйлыйм. Күптән түгел нефть чыгара торган илләрнең киңәшмәсе булды, киләсе ярты еллыкта нефть чыгаруны арттырмаска, киресенчә киметергә, дип сөйләштеләр. Шуңа күрә, минемчә, нефть бәясе тотрыклы хәлдә калыр, бер баррельнең бәясе 50 сумнан да төшмәскә тиеш. Ә нефть бәясе тотрыклану бөтен ил икътисадына йогынты ясый.

Икътисадның артка тәгәрәмәячәгенә тагын бер дәлил: Европа илләренең күпчелеге Русиягә каршы кертелгән санкцияләрдән риза түгел. Алар чикләүләрнең үзләренә файда китермәгәнен аңлады. Шуңа күрә чималны Европа илләреннән сатып алучыларга шулай ук уңай шартлар туар, ул ил икътисадын ныгытыр, дип уйлыйм. Европа илләре белән мөнәсәбәт яхшырса, «КамАЗ», «Оргсинтез» кебек оешмаларда да җитештерү артыр, дип фаразларга була. Икенчедән, Трамп сайлауга кадәр биргән вәгъдәсендә торса, Америка белән Русиянең икътисади һәм башка багланышлары яхшырырга тиеш.

Әгәр санкцияләр үз көчендә калса, чит илдән кертелә торган чималга бәйлелектән котылырга тиешбез. Бүген без, мисал өчен, токымлы чебеш чыгара торган йомыркаларны, кайбер орлыкларны, чүп үләненә каршы көрәшә торган күпчелек препаратларны чит илләрдән сатып алабыз. Аларын да үзебездә җитештерә башлагач, авыл хуҗалыгы өлкәсендә чит илләргә бәйлелектән тулысынча котылачакбыз.

Изображение удалено.Галимҗан ХАНОВ, юрист:

– 2017нче елда законнар шактый үзгәрәчәк һәм безнең тормышка зур йогынты ясаячак. ОСАГО полисының бәясе юл йөрү кагыйдәсен бозу очраклары санына карап хисапланачак. Кагыйдәләрне еш бозучылар өчен полис өч тапкырга кыйммәтрәк булачак. 15нче гыйнвардан, кайбер төр бурычларың (алимент, юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф һ.б.) 10 мең сумнан артса, машина йөртү хокукыннан вакытлыча колак кагуың бар. 1нче марттан торакны бушлай хосусыйлаштыру гамәлдән чыгачак. Бу 2016нчы елда торак алган кешеләргә дә кагыла. Ятим балалар, кырымлылар, 2005нче елга кадәр торакны хосусыйлаштыру өчен гариза язган кешеләр генә бушлай хосусыйлаштыра алачак. Ана капиталы 480 мең сумны тәшкил итә, бу программа 2018нче ел азагына кадәр озайтылды. Хезмәткә кагылышлы законнарга да үзгәрешләр кертеләчәк. Авырып эшкә чыкмау файдалы булмаячак, бу бигрәк тә хезмәт стажы аз булган хезмәткәрләргә кагыла. «Больничный» түләү өчен яңа формула кертелә: 15 елдан артык стажлыларга – уртача эш хакы, 8 елдан артык стажлыларга – уртача эш хакының 80 проценты, калган хезмәткәрләргә уртача эш хакының 60 проценты күләмендә генә «больничный» түләнәчәк.

«Азатлык» күчтәнәче

2017нче елда нәрсәдән куркырга?

Bloomberg агентлыгы һәр ел азагында киләсе елның иң куркыныч вакыйгаларын фаразлый. Әйтик, 2016нчы елда Bloomberg Израильнең Иран атом объектларын утка тотачагын, Бразилиядә анархияне, бер нефть мичкәсе бәясенең 100 доллар булачагын, Ангела Меркельнең вазифасыннан китәсен фаразлаган иде. Болар чынга ашмады. Ләкин АКШ сайлавында Дональд Трамп җиңәчәк, Британия Европа Берлегеннән чыгарга карар бирәчәк, дигән фаразлар тормышка ашты. Ә 2017нче елга Bloomberg нинди куркыныч вакыйгалар фаразлый икән? Финанс агентлыгы белгечләре әзерләгән материалның «Азатлык» радиосы тәрҗемә иткән вариантын, кыскартып, укучыларыбыз хөкеменә тәкъдим итәбез.

  1. Европа илләрендә сайлау нәтиҗәләре

«Брекзит»тан (Британиянең Европа берлегеннән чыгуын хуплаучылар кампаниясе. – «БГ» иск.) соң, Европа илләрендәге сайлауларда популист һәм радикал карашлы фиркаләрнең җиңү яулау мөмкинлеге зур. Греция, Польша, Германиядә җитәкчелеккә бөтенләй башка карашлы кешеләр килергә мөмкин. Bloomberg белгечләре Британиядә дә вакытыннан иртәрәк сайлау үткәрү мөмкинлеген кире какмый.

  1. АКШта протест чаралары

Дональд Трампның АКШ президенты вазифасына керешүеннән соң, илдә аның сәясәтенә каршы күп санлы протест чаралары башланырга мөмкин, дип саный Bloomberg. АКШ гражданнарының ике төркемгә бүленүе дә ихтимал. Оппозиция Калифорния штатында оешырга мөмкин, инде хәзер үк аның илдән аерылып чыгуы турында тәкъдимнәр яңгырый.

  1. Иран белән Согуд Гарәбстаны сугышы

Согуд Гарәбстанында, гомумән, дәүләт түнтәрелеше булырга мөмкин, ди Bloomberg. Якын Көнчыгышта идарә итү дилбегәсен үз кулына Иран алса, бу ике ил арасында кораллы низаг килеп чыгуы ихтимал. Низаг нефть базарында тирән кризиска китерүгә сәбәп булырга мөмкин.

Бәйгегә нәтиҗә

«Академик булыр идем, булса арттан этүче…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: академик түрәләр» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Шуңа күрә биредә сайлап алынганнарын гына бастырабыз, ә темага кагылышлы башка дүртьюллыкларны сайтыбызда укый аласыз. Гадәттәгечә, бу атнада да ике җиңүчене билгеләдек. Алар – Кукмарадан Нурислам Галиев һәм Казаннан Н. Габделбәр. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм телефоннарына 100әр сум акча салабыз.

Академиядә дәвам итә

Династия – әшнәлек,

Гыйльми ачыш ­– сүлпәнлектә.

Дөнья кая бара? Һич юк чара…

Ай-һай, академик түрәләргә

Син моны әйтеп кара…

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы,

Зур Кукмара авылы

Кечкенә генә түрә мин,

кимме академиктан?

Бәлки, була алыр идем,

этүчеләр юк арттан.

Таныш-белешләр аркылы

ат алды – академик.

Түрәлеге бар, акылы

ягыннан – акаерлык…

Н. ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр: җайлы яши

Академик түрәләр.

Эшләмичә ял итәргә

Бик күп акча түгәләр.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Чебен кебек үрчеделәр

Академик түрәләр.

Бюджет дигән «пирог»ны

«Фән» кушканча бүләләр.

Академик плюс түрә –

Бик «солидно» күренә.

Һәрберсенең урыны җылы –

Кәнәфинең түрендә.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Әллә кая барасы юк,

Бездә дә бар андыйлар.

Академик та булалар,

Депутат та әле алар.

Сорау туа: үзләреме

Хәтта китап язалар?

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Кечкенә генә түрә мин,

кимме академиктан?

Бәлки, була алыр идем,

этүчеләр юк арттан.

Таныш-белешләр аркылы

ат алды – академик.

Түрәлеге бар, акылы

ягыннан – акаерлык…

Кайбер түрә, академик булгач,

«әни»сенә каршы эш кыра –

андый «юка агач»

«Анам теле кирәкми ул», – диеп кычкыра.

Татардан ничә генерал,

Ничә академик, түрә?

Байтагын сәяси корал

итеп Мәскәү файда күрә.

Н. ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Академик түрәләргә

Путинның эче поша.

Ике эшнең берсен генә

Сайлап алырга куша.

Путин әйткәч, бар да була,

Түрәләр моңа әзер.

Академик түрәләрне

Эштән куалар хәзер.

Түрәләргә власть җитми,

Фәнни дәрәҗә кирәк.

Академик булыр өчен

Бер капчык акча кирәк.

Һәр түрәнең академик

Буласы килә икән.

Моның өчен баш кирәкми,

Бай булу җитә икән.

Чебен кебек үрчеделәр

Академик түрәләр.

Бюджет дигән «пирог»ны

«Фән» кушканча бүләләр.

Академик плюс түрә –

Бик «солидно» күренә.

Һәрберсенең урыны җылы –

Кәнәфинең түрендә.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр: җайлы яши

Академик түрәләр.

Эшләмичә ял итәргә

Бик күп акча түгәләр.

Ай-һай хәлләр: академик

Түрәләр җыелганнар.

Ничек алдарга, дип уйлап,

Чәчләре коелганнар.

Ай-һай хәлләр: академик

Түрәләрнең тамак тук.

Аларның бит күбесенең

Гыйльми дәрәҗәсе юк.

Ай-һай хәлләр: ничек алдый

Академик түрәләр.

Гади халык, ил бюджеты

Аннан зыян күрәләр…

Ай-һай хәлләр: оятсызлар

Академик түрәләр.

Илнең киләчәген, фәнен

Тере килеш күмәләр.

Ай-һай хәлләр: акыллыбаш

Академик түрәләр.

Бюджет «бәлеш»ен үзенә

Күбрәк итеп бүләләр.

Ай-һай хәлләр: хәттин ашты

Академик түрәләр.

Эш оештыра белмәгәч,

Аларны гел сүгәләр.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Яңа тема – яңа бәйге! Хәзер сездән «Ай-һай хәлләр: ни көтәргә әтәчтән?» дигән теманы ачып бирә торган шигырьләр көтәбез. Газетабызның киләсе санында бу темага тагын бер әйләнеп кайтачакбыз әле, чөнки укучыларыбыз белән уртаклашырга теләгән мәгълүматыбыз байтак. Шуңа күрә әлеге темага шигъри дүртьюллыкларны гадәттәгечә ике атна гына түгел, өч атна дәвамында (16нчы гыйнварга кадәр) кабул итәчәкбез. Ашыкмыйча, рәхәтләнеп иҗат итегез!

Конверт тышына яки электрон хатның башына теманы язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә, башка язмалар белән бергә юллаган очракта, дүртьюллыкларыгызны вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Шигырьләрне кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз: хат вакытында җибәрелеп тә, «адашып» йөргән булса, соңлап булса да бастырабыз. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн һ.б.) каравын да күрсәтүегез сорала – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Язмагызны үзегез төшергән фото белән бизәсәгез, бәя яхшырак булачак. Киләсе елда да бәйгебездә актив катнашырсыз, дигән өметтә калабыз!

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии