«Барысы да әйбәт, бөтен нәрсә бар» дип сөйлиләр, ә чынлыкта…

«Барысы да әйбәт, бөтен нәрсә бар» дип сөйлиләр, ә чынлыкта…

Коронавирус турында күп язабыз. Узган санда статистиканың дөреслеккә туры килмәвен үз мисалымда аңлаткан идем, бүгенге язма – отставкадагы подполковник Гөлнара Миңнуллинаның (үзе соравы буенча, исеме үзгәртелде) 7нче больница базасында ачылган вакытлыча ковид-госпитальдә күргәннәре турында. Матбугатта сөйләнгән сүзләр чынбарлыкка туры килеп бетми, ди ул.

ТАБИБ СТАТИСТИКАНЫ БОЗМАСКА КУШТЫ

Август ахырларында авылга кунакка кайта Гөлнара ханым. Ул вакытта белми: авылдагы абыйлары температура белән авырып йөргән булган икән. Шунда йоктырганмындыр, дип уйлый соңыннан. 5нче сентябрьдә Казанга килгәндә хәле бик начар була инде.

– Машинада көчкә генә утырып килдем. Температура 39га җитте. Һаман йоклата, тәм һәм ис тоймый башладым, бик көчле хәлсезлек иде. Тамак авырта, коры ютәл барлыкка килде. Авылдан килгән көнне үк участок табибын өйгә чакырттым, – дип искә ала Гөлнара ханым.

Шимбә көн була бу. 3нче поликлиника табибы озак көттерми, килеп җитә. Саклану чараларыннан бер медицина битлеге генә була аның, анысы да – ияккә төшереп куелган. Шулай әлегә нинди авыру икәнлеге билгеле булмаса да, авыру Гөлнара ханым һәм табиб бер диванда янәшә утырып сөйләшәләр.

– Күкрәк читлеген тыңлады, тамакны карады. Бу вакытта минем сулыш алуым да кыенлашкан иде инде. «Бу сезнең бронхитка охшаган. Температураны шул бирәдер. Ковидка охшамаган», – диде. Шунысын да әйтеп куйыйм: эштән китүемнең бер сәбәбе – сәламәтлек. Кыш көннәрендә туңып эшләп йөрибез, кизү торганда җинаять урыннарына кичке салкыннарда да чыгып китә торган идек. Йә салкын тиеп, йә бронхит белән гел авырттык. Шуңа күрә электән калган хроник чирләр дә бар, организм да какшаган. Әле ярты ел элек кенә дә кискен бронхит белән больницада ятып чыктым. Шуңа табибның бронхит диюенә аптырамадым. Иң гаҗәпләндергәне: «Статистиканы бозмагыз, «ашыгыч ярдәм» чакыртмагыз», – дип әйтте ул. АЦЦ, парацетамол, бер антибиотик язып бирде, температура булмаса, дүшәмбе рентгенга барырга кушты, – ди Гөлнара ханым.

Рентгенга барырлык булмый. Ул төнне көч хәлгә чыккан, хәле бик начарланган Гөлнара ханым табибның сүзен тыңламый, тәки статистиканы боза – «ашыгыч ярдәм» чакырта.

Участок табибы турында башлаганбыз икән, алга китеп булса да, шуны әйтик: үзендә коронавирус икәнен аңлаган Гөлнара ханым, кисәтеп куйыйм әле дип, больницадан шушы участок табибына шалтырата. «Мин статистиканы боздым, миндә коронавирус. Сак булыгыз, сездә дә булуы ихтимал», – ди. Гөлнара ханымның: «Сезгә шулай статистиканы бозмаска кушылган мәллә? Температурам 39 икәнен дә, тыным кысылганны да күрдегез бит», – дигәненә ачуланып, табиб телефонны куя, «терелегез» дип тә әйтми хәтта. Соңыннан, больницадан чыккач, өйгә тагын табиб чакыртырга кирәк булгач кына белә Гөлнара ханым: аның белән диванда янәшә утырган участок табибы үзе дә коронавирус йоктырган икән. Октябрь башында гына эшкә чыккан, ди.

ТЕСТ УҢАЙ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН

Алтысы иртән чакырткан «ашыгыч ярдәм» 40 минут дигәндә килеп җитә – бу тиз дигән сүз.

– «Ашыгыч ярдәм»дә шуның кадәр әйбәт табиблар булды! Мине күрүгә, тыным кысылуын белүгә, «5 минут сезгә, җыеныгыз» диделәр. Һәм инфекция больницасына алып киттеләр, – ди Гөлнара ханым.

Инфекция больницасы төбендә хәйран гына чират торалар.

– «Ашыгыч ярдәм» машиналар бик күп, берәрләп кенә кертәләр. Сулыш алуым авыр булгач, башка «ашыгыч ярдәм»нәрнең йөртүчеләре белән сөйләшеп, мине чиратсыз гына да керттеләр әле. Алай да 2 сәгатьләп көткәнбездер анда. Кергәч тә мазок алалар, компьютер томографиясе ясыйлар, кәгазьләрне тутыралар. Шуңа күрә озакка сузыла, – ди Гөлнара ханым.

Инфекция больницасында бер генә көн яткан ул. Тест һәм томография нәтиҗәсе билгеле булгач, ковид-госпитальләргә тараталар. Гөлнара ханымның тесты уңай нәтиҗә бирә, томография үпкәсенең 40-50 процентка (КТ-3) зарарланган булуын күрсәтә. Аны шул ук көнне кислородка тоташтыралар. Ә икенче көнне 7нче больницага алып китәләр.

– 16нчы больницага алып китәбез дигәннәр иде. Кемдер ятканда барган бар иде, бик иске, начар хәлдә дип истә калган. Шуңа күрә мине 7нче больницага алып барыгыз әле дип сорадым. Соңыннан гына, юкка 16нчы больницадан баш тарткансың, үпкә авыруларын анда әйбәтрәк карыйлар, дип әйттеләр, – ди ул.

Инфекция больницасында бер генә көн ятса да, палаталар чиста, хезмәткәрләр дә итагатьле булып исендә калган Гөлнара ханымның. Ә менә 7нче больницада турында «менә шунда башланды инде хәлләр» дип әйтә.

«БОЛЬНИЦАДАГЫ ХӘЛЛӘРГӘ ШАККАТТЫМ»

Сүзне Гөлнара Миңнуллинаның үзенә бирәбез:

– 7нче больницага керергә дә шактый чират тордык. Температура белән оеп яткач, күпме көткәнне төгәл әйтә алмыйм. Беренче эш итеп монда да анализлар алалар һәм компьютер томографиясе ясыйлар. Беренче гаҗәпләнүем шул томография бүлмәсендә булды. Ята торган җиргә җәяргә бер тапкыр кулланыла торган пеленкалары юк. Анда бит тулысынча сузылып ятасың, башны да куясың. Бу ковид-госпиталь, монда кем генә керми торгандыр, ә бер тапкыр кулланыла торган пеленкалары юк. Үземнең кофтамны җәеп ятарга туры килде. Аннары балалар пеленкалар җибәрделәр. Бөтен кешенең дә андый мөмкинлеге юк бит.

Ярар, палатага салдылар. Аның пычраклыгын күрсәгез сез! Тәрәзә төбе, жалюзилар, радиаторлар чат тузан. Радиатор астындагы пычракка бәрәңге утыртсаң, билләһи үсеп чыгар! Үпкәсе зарарланып килгән кешеләр ята торган палата бу. Авырулар шуны сулап ята бит. Җыештырганда да өстән-өстән генә, песи битен юган кебек кенә юалар. Мин 20 көн яттым, шул вакыт эчендә бер тапкыр генераль җыештыру булмады. Башка больницаларда өс киемен калдырып керәсең, ә монда палатага өс киеме дә, урамда йөргән аяк киеме дә, пычрак сумкалар да керә. Палаталарга бактерияләрне үтерә торган ультрашәмәхә лампалар урнаштырылган. Ләкин алар белән генә булмый бит. Тәрәзәне ачарга ярамый, югары температура белән тирләп-пешеп ятабыз, җитмәсә шул тузанны суларга тиеш.

Тагын бер гаҗәпләндергәне шул: мин уңай тест белән килдем, ә шул ук палатада инде терелеп чыга торган кеше дә ята. Мәсәлән, соңгы өч тестым тискәре нәтиҗә күрсәтте, ләкин минем янда уңай нәтиҗәле кеше ятты. Нишләп тесты тискәре булганнарны башка палатага күчермәскә? Табиблар үзләре үк «вирусны кабат йоктыру ихтималлыгы бар» дип әйтә ләбаса. Мин кислородлы палатада яттым, бөтен палаталар да андый түгел. Кислородтан аерылгач, тестым тискәре нәтиҗә күрсәткәч, башка палатага күчерсәләр, урыныма кислородка мохтаҗ берәр авыруны сала алырлар иде югыйсә.

Матбугат конференцияләрендә «бөтен больницалар антисептиклар белән тәэмин ителгән» дип сөйләп торалар. Кайда икән соң алар? Мин күрмәдем. Бер үк җайланма белән бөтен кешенең дә кислородын үлчиләр, аны дезинфекцияләп тору да юк.

Бер авыру киткәннән соң мендәрне дә алыштырмыйлар. Шул ук мендәргә башка кеше ята. Мәсәлән, мин югары температура белән шулхәтле тирләп яттым, мендәргә ацетон исе сеңгән иде. Йон бит ул, аны ник һәр кешедән соң чистартмыйлар икән?

Вирус тын юлын зарарлагач, гел кайнар су эчәсе килә. Аны да бик озак көтеп утыра идек. Больницадагы титаннары янган, әллә ничә чәйнек куеп кайнаталар икән. Кайбер сменалар әйбәт эшли, кайберләре «ярамаган тагын сезгә» дип, кайнап бетмәгән җылымса су гына биреп китә иде.

Бер атнадан аякка бассаң – исән каласың, басмасаң синнән өметне өзәләр – шундый тәэсир калды миндә. Табиблар үзләре дә шулай көткән кебек. Дәвалаучы табибым: «Шундый авыр яттыгыз, бу халәттән чыгасыгызга ышанып та бетмәгән идек», – диде. Башта дәвалау булмады да диярлек. 4-5 көн больницада ятканнан соң үпкәнең зарарлануы 40-50 проценттан 75 процентка җиткән иде. Бу бит инде нәрсә турындадыр сөйли! 4 кешелек палатада яттым. Минем белән Әлфия исемле бер апа ятты. Аллаһы Тәгалә аны минем янга махсус җибәргәндер дип уйлыйм. Минем начарланганны күреп, берничә тапкыр «үлә бит!» дип чыгып кычкырган, шуннан соң ике кулыма да система куеп реанимацияләделәр. Реанимация бүлегенә ятарлык булмады, анда урын юк, диделәр.

Әзрәк башны күтәрә ала башлагач, таныш-белешкә яза башладым. Кайсыдыр больница җитәкчелеге белән элемтәгә кергән. Шуннан соң гына әйбәтләп дәвалый башладылар. Палатадашларым да «вас начали лечить» диделәр. Шулай да дәвалауда төрле сбойлар булып торды. Шимбә көнне төшкә кадәр дүрт шешә, төштән соң тагын бер шешә система куйдылар. Якшәмбе көнне шәфкать туташы бер шешә система һәм укол тотып кергән. Дүрт шешә булырга тиеш бит миңа, дим. «Вам отменили», – диде. Җомга көнне табиб булмады, кичә дүртне ясадылар, кайчан «отменили», дим. Вот отменили инде, ди. Ярар, сүз әйтмәдем. Ә дүшәмбе көнне икенче шәфкать туташы тагын 4 шешә тотып керде. Миңа «отменили» бит, дим. Юк, ди. Кичә шулай дип әйттеләр, дип сөйләп күрсәттем. «Апа, кичә якшәмбе иде, «сбой лекарств» булгандыр», – диде.

Минем белән Рәмзия (исеме үзгәртелде) исемле ханым ятты. Бер гаиләдән дүрт кеше ятты алар. Туган көнгә җыелган булганнар, бер-берсенә йоктырганнар. Бу хатынның тесты 3-4 тапкыр уңай нәтиҗә күрсәтте, үпкәсенең 75 проценты зарарланган иде, чөнки әйбәтләп дәваламадылар. Танышлары аркылы Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгына ук чыкты ул. Шуннан соң гына дәвалый башладылар. Системаны да кыйммәтле кара шешәләрдә алып киләләр иде. Безнең палатага килгәндә сөйләшә дә алмый торган хатын 3-4 көн эчендә тернәкләнде, җырлап ята башлады. Бөтен нәрсә дәвалаудан тора. Ә әйбәтләп дәваласыннар өчен элемтәләр, танышлар кирәк. Тагын нинди табибка эләгүеңнән дә тора. Бик әйбәт табиблар да бар.

«А ДАЛЬШЕ ЧТО?»

20 көн яткач, коронавируска тапшырган соңгы өч тесты тискәре нәтиҗә күрсәткәннән соң, Гөлнара Миңнуллинаны больницадан чыгарганнар.

– Чыгар алдыннан тагын томография ясадылар. КТ-3 дип куйдылар, ләкин табиб «сезнең үпкәнең зарарлануы элеккечә әле» диде. Нәрсәгә чыгарасыз, иртә түгелме соң әле, дип сорадым. Чөнки минем хәлем өйгә чыгарлык түгел иде. Чыгарга биш көн кала гына кислородтан аерылдым, йөрергә хәлем юк, температура бар. Анысы һаман да 37 тирәсендә тирбәлә, кичкә таба күтәрелә әле. Чыктым. «А дальше что?» дигән сорау туды. Дәвалануны дәвам иттерү өчен бер җиргә юллама да бирмәделәр. АЦЦ, Д витамины, цинк, ашказаны-эчәклек эшчәнлеге бозылганнан бер дару, тромблар булмасын өчен бер дару яздылар. Үпкәнең зарарлануын бетерә торган дару юк, – дип сөйли Гөлнара ханым.

Иннополиста реабилитация узарга кушканнар. Тик температура булса, аны узып та булмый әле.

Гөлнара ханымның боларны сөйләве – табиблардан зарлану түгел:

– Табиблар да туйганнардыр инде. Бөтенесе дә авырып чыккан инде аларның, алардан туганнарына да йогып беткән. Көне буе ул костюмнардан йөрү дә бик авыр. Аларга да җиңел түгел. Ләкин больницада элементар әйберләр булырга, тиешенчә җыештырылырга тиештер инде ул. Сөйләгәндә «барысы да әйбәт, бөтен нәрсә бар» дип сөйлиләр бит. Президент та, башкалар да шулай дип тора. Табибларга өстәмә акча түләнә, бөтен дарулар, антисептиклар бар, диләр. Чынлыкта: антисанитария, пеленкалар, антисептиклар юк, дарулар белән «сбой» килеп чыгып тора. Сүздә сөйләнгәннең берсе дә юк…

Фәнзилә МОСТАФИНА

«Барысы да әйбәт, бөтен нәрсә бар» дип сөйлиләр, ә чынлыкта..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии