Ташламалы ипотека ташламасыз калды: ни көтәргә?

Ташламалы ипотека ташламасыз калды: ни көтәргә?

Ташламалы ипотека ил икътисады өчен зур куркыныч тудыра. Узган атнада Русия Президенты Владимир Путин әнә шулай дип белдерде һәм тиз арада бу проблеманы хәл итәргә кирәклеген ассызыклады. Хәер, проблема тиз арада хәл ителгән дә инде – Хөкүмәт ташламалы ипотека буенча беренчел кертемне 15тән 20 процентка, ә кредит буенча ставканы 0,5 процентка арттырды. Әлеге чараның ике башы бар: бер яктан, артык кызган ипотека базары суыначак, ә икенче яктан, үз торагын алу өмете белән янып йөргән гражданнарның бер өлешенә бу хакта хыялланырга гына калыр, мөгаен. 
Гади һәм аңлаешлы тел белән әйткәндә, хәзер торак сатып алырга теләүчеләргә акчаны тагын да күбрәк җыярга туры киләчәк. Бүген яңа торакның 80–90 проценты ташламалы ипотека программасы ярдәмендә сатылуын исәпкә алсаң, халыкның күпчелегенә кагыла торган яңалык бу. 
«Заемчы сатып алына торган торак, төзелә торган яисә сатып алына торган шәхси торак йорт бәясенең 20 һәм аннан да күбрәк процентын үз акчасы, шул исәптән федераль бюджет (ана капиталын кертеп), Русия Федерациясе субъектлары бюджетлары, урындагы бюджетлардан яки оешмадан – заемчының эш бирүчесеннән алынган акча белән түли», – диелгән Русия Хөкүмәте карарында.
Росреестрның Татарстандагы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быелның гыйнвар – август айларында республикада 38 меңгә якын торак ипотекасы рәсмиләштерелгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 35 процентка күбрәк бу. Бигрәк тә, август шаккаттырган. Җәйнең соңгы аенда Татарстанда фатирларга ихтыяҗ 51 процентка арткан. Монысының төп сәбәбе турыдан-туры төп ставканың артуына килеп тоташа. Халык чыннан да «тотрыклы» вазгыятьтә яшәвенә инанып булса кирәк, кредит алырга йөгергән, дип нәтиҗә ясарга мөмкин.
– Төп ставка артыннан банкларның да процент ставкасын күтәрүе көн кебек ачык. Моңа сумның очсызлануын, инфляцияне дә өстәсәң, җыйган акчага милек сатып алу хәерлерәк, әлбәттә. Ул – үз кыйммәтен югалтмый торган актив. Татарстан беренчел торакның бер квадрат метры бәясе буенча ил күләмендә дә беренче унбиш төбәк арасына керә. Республикада бүген әлеге күрсәткеч 130 мең сум чамасы, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин «Ватаным Татарстан» газетасына биргән шәрехләмәсендә.
Бер кем өчен дә сер түгел: бүген илдә яңа торакның 80–90 проценты ташламалы ипотека программалары ярдәмендә сатыла. Икенчел торак базарында әлеге күрсәткеч иллегә илле чамасы, ди белгечләр. Халык арасында иң зур кызыксыну уятканы – яңа йортлардагы фатирларга 8 процентлы ташламалы ипотека. Билгеле булганча, әлеге ташламалы программа киләсе елның 1нче июленә кадәр озайтылды. Гаилә ипотекасының процент ставкасы – 6 процент. Моннан тыш, Ерак Көнчыгыш ипотекасы – 2, IT-тармакта эшләүчеләрнеке 5 процент тәшкил итә. Ә менә авыл ипотекасына килгәндә, Үзәк банк төп ставканы күтәргәннән соң, 0,1–3 процентлы әлеге төр программа вакытлыча туктатылды.
Ил Хөкүмәте карарыннан аңлашылганча, яңалык моңарчы төзелгән килешүләргә кагылмый. Шулай ук ташламалы ипотека программаларын финанслау өчен кредит оешмаларына субсидия күләмен дә 0,5 процентка киметтеләр. Әлеге яңалыктан соң ипотека торагы базарында килешүләр саны 20 процентка кадәр кимергә мөмкин, дип фаразлый икътисад белгечләре. 
Татарстан риэлторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев фикеренчә, күчемсез милек базарында хәлләр мөшкел. Беренчедән, күчемсез милек агентлыклары ипотека буенча элеккеге ставка буенча хуплау алган клиентлар тарафыннан ихтыяҗның артуын билгели. Икенчедән, риэлторлар клиентларның күпчелеген югалткан, чөнки банклар тәкъдим иткән процентлар артык югары һәм ил гражданнары күтәрә алмаслык дәрәҗәдә. 
– Ставка арту сәбәпле, икенчел милек базарының яртысын югалтачакбыз. «Иске» ипотека бар, базар яши дә кебек, ләкин ике-өч атнадан соң алары да бетәчәк һәм икенчел базар бер урында басып калачак, – дип борчыла эксперт.
«Казанферст» хәбәренчә, «Бәхетле йорт» агентлыгы җитәкчесе Анавтасия Гизатова беренчел кертем күләме гражданнар кесәсен артык тишмәячәк, дип ышана икән. 
«Җиңү» офисы директоры Ләйсән Хәсәнова августтан башланган ихтыяҗның артуы барлык рекордларны да җимергәнен раслый. Көзнең беренче атналарында да ихтыяҗның артуы дәвам иткән, димәк, көз аеның күчемсез милек өлкәсе өчен «кайнар» булачагы көн кебек ачык, ди ул. 
– Беренчел һәм икенчел торакларга ихтыяҗ арта. Август аеннан башлап, төп ставканың артуы һәм икенчел торакка ипотека ставкаларының күтәрелүе сәбәпле, яңа төзелешләргә ихтыяҗ кискен артты. Әмма икенчел торакка ихтыяҗ саклана әле.
Төп ставка – сезонлы фактор. Бүген сакланган күрсәткеч иртәгә үк үзгәрергә мөмкин һәм моны халык шулай ук яхшы аңлый. Димәк, хәлләр тагын да начарайганчы дигән фикер белән, ул әлеге ставка күләменә дә риза булачактыр, мөгаен. Шуңа күрә монда халыкның түзем булуы хакында ассызыклап үтү дә урынлы булыр.
– Үзәк Банкның ставка күтәрү факторы узган елның көзеннән башлап, мобилизация сәбәпле кичектерелгән ихтыяҗны туктап калган ноктадан күчерде. Күп кешеләр сатуны яки күчемсез милек сатып алуны кичектереп тордылар. Һәм бу вакыт дәвамында алар яхшыга өметләнеп көтеп утырды. Кешеләр тагын да отышлырак шартлар көткән озак вакыт эчендә беренче тапкыр Үзәк банк ставкасын күтәрде һәм бу күпләр өчен сатып алу сигналы булды, шуңа күрә бер ел эчендә барлык кичектерелгән ихтыяҗ хәзер җанланды, – дип аңлата Ләйсән Хәсәнова.
Хөкүмәт ташламалы ипотеканың ташламасын алып атса да, сатып алучыларны җәлеп итәр өчен субсидия, төрле кызыклы программалар тәкъдим итәчәк. Бу факторлар җыелмасы ел ахырына кадәр тотрыклылык сакларга ярдәм итәчәк, шуңа күрә эксперт ихтыяҗның кимүе өчен шартлар күрми.
Ипотека базарын кырысландыру буенча инде күрелгән чараларга карамастан, кредит бирү динамикасы көчле булып кала, дип ассызыклый «БКС инвестицияләр дөньясы» фонд базары буенча эксперт Игорь Галактионов. «Реальное время» әңгәмәдәше ел ахырына кадәр хакимият яңа чикләүләр кабул итәчәк дип фаразлый, әмма ул карарларның төптән үзгәрәчәген көтмәскә тәкъдим итә. Яхшырак тәкъдимнәр булыр әле, дип кул селтәргә кирәкми, дигән сүз бу.
Яңа шартлар күп кенә гражданнарның фатир сатып алу мөмкинлеген бетерәчәк – монысы факт. Август ахырына Русиядә фатирның 1 квадрат метры уртача бәясе 74,5 мең сум тәшкил иткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 18 процентка югарырак. Ил буенча исәпләгәндә, халыкка ташламалы ипотека буенча беренчел кертем өчен уртача ярты миллион сум акча түләргә туры киләчәк. Хәзерге вакытта хезмәт хакы белән бәйле хәлләр бик авыр, дип тә өстәп куя икътисад фәннәре кандидаты Михаил Беляев. Ә төзүчеләр, һичшиксез, элеккеге табыш дәрәҗәсен саклап калу өчен бәяләрне тагын да күтәрәчәк. Эксперт фикеренчә, әлеге үзгәрешләр, иң беренче чиратта, дәүләткә файдалы: чөнки банкларны субсидияләү өчен бюджеттан азрак акча тотарга мөмкинлек туачак. 
БЕЛЕШМӘ
2020нче елда ил халкына һәм төзелеш тармагына ярдәм итү чараларының берсе буларак ташламалы ипотека программасы эшләтеп җибәрелде. Ул халыкта чынлап та зур кызыксыну уятты, шуның белән төзелеш тармагында да зур җанлану булып алды.
Ташламалы ипотека программасы ярдәмендә шәхси йортлар сатып алу яки төзү мөмкин булды. Аңа кадәр ипотека яңа йортларда фатир сатып алу өчен генә бирелә иде. 
2020нче елда туган яңа карар нигезендә кредит ставкасы, фатирлар алу өчен каралган кебек үк, 7 проценттан артырга тиеш түгел иде. Кредитның күләме 3 млн сумнан артмаячак, диделәр. Ә беренчел кертем торак бәясенең 15 процентын тәшкил итәргә тиеш булды. Кредитны үзеңә йорт салу өчен дә, төзүче оешмадан әзер торак сатып алуга да куллану мөмкин булды. Ташламалы ипотека программасының киңәйтелүе сатып алучылар санын 30-40 процентка арттырды.
БУ ТЕМАГА
Быелгы җәй аенда Татарстанның күчемсез милек базарында төзелә торган фатирларның бары тик 26 проценты гына сатылган. Экспертлар фикеренчә, төп сәбәпләрнең берсе – күчемсез милек бәясенең кискен артуы һәм хезмәт хакы үсешенең бик нык артта калуы.
Әгәр 2021нче елның июлендә республикада фатирның 1 кв.м бәясе уртача 80 мең сум булса, бер елдан соң ул 107 меңнән артып китә, ә 2023нче елның июлендә 137,6 мең сумга җитә. Ә ел башында Татарстан буенча уртача хезмәт хакы 50,2 мең сум тәшкил итеп, ул бер ел эчендә 17 процентка арткан, дип билгеләп үткәннәр иде. Ни кызганыч, тик Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе шул уртача хезмәт хакының яртысын гына алып эшли. 
ФИКЕР
Ә узган атнада ташламалы ипотека бирүне чикләү теләге турында Үзәк Банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина белдерде. «Әгәр 2020нче елга күз төшерсәк, ташламалы ипотека программасы үз көченә кергәннән алып, 2023нче ел башына кадәр беренчел базарда бәяләр ике тапкыр артты. Шуны да онытмыйк: бу чорда хезмәт хакы да якынча 35 процентка үсте. Димәк, ипотека арзан булган саен аны сатып алу мөмкинлеге бермә-бер кимеде. Ипотекага ихтыяҗ без күргән торак бәяләренең артуына китермәсен өчен үсәргә тиеш», – дип яза РФ Үзәк банк башлыгы сүзләрен ТАСС.
Үзәк Банк башлыгы фикеренчә, ташламалы ипотека программалары гамәлдә булу вакыты тәмамланганнан соң – 2024нче елның җәендә – кешеләргә адреслы рәвештә ярдәм итүче максатчан программалар гына калырга тиеш.
БАШКАЛАР НИ СӨЙЛИ?
«Ватаным Татарстан»: – Фатир сатып алырга җыенган кеше өчен 5 процент әллә ни зур күрсәткеч түгел, – ди башкаладагы милек агентлыкларының берсендә эшләүче риэлтор Дамир Гәрәев. – Мәсәлән, бүген Казанның Киров районындагы яңа йортта бер бүлмәле студия өчен 585 мең сум күләмендә беренчел кертем кирәк булса, яңалык үз көченә кергәч, ул 780 мең сумга әвереләчәк. Фатир кадәр фатир сатып алырга җыенган кешегә 200 мең сум аерма алай ук күп түгел, минемчә. Дөрес, акчаны озаграк җыярга туры киләчәк. Торак бәясе арта, ә халыкның керем дәрәҗәсе шул ук кала. Фатир сайлау эшенә дә җаваплырак карый башлаячаклар дип уйлыйм.
Бер начарның бер яхшысы була, дигән фикер дә әйтте риэлтор.
– Беренчел кертем күләме арту яңа торак базарында бәяләр азмы-күпме төшүгә китерергә мөмкин, – ди Дамир Гәрәев. – Югыйсә бүген таш диварларга якын да килә торган түгел. Казан читендә әле нигезе дә казылмаган йортлардагы бер бүлмәле фатир бәясе 3–3,5 миллион сумнан башлана.
Милек эзләргә ярдәм итү белән шөгыльләнүче «Домклик» онлайн хезмәте аналитиклары агымдагы елның августында ил күләмендә беренчел кертемнең уртача күләмен дә исәпләп чыгарган. Ул – милекнең 30,5 проценты, ягъни 1,6 миллион сум тәшкил итә, дигән белгечләр. Әлеге күрсәткеч барыннан да бигрәк Мәскәү (36 процент), Санкт-Петербург һәм Чувашиядә (һәркайсында 34 процент) зур икән. Ә иң түбән күрсәткечләр Хакасия (23 процент), Тыва һәм Якутиядә (һәркайсында 22 процент) теркәлгән.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии