- 24.08.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №33 (21 август)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Социологлар Русиянең төрле төбәкләрендә урта социаль катламга керүче халык санын исәпләгән. Росстат мәгълүматлары буенча төзелгән әлеге рейтингта Татарстан 38нче урынны гына алган. Безнең республикада халыкның нибары 11,9 проценты гына урта класска карый икән.
Бу сан Русия буенча уртача күрсәткечтән дә кимрәк – ил буенча урта хәллеләр 14,2 процент чыккан. Әлеге рейтинг нинди критерийларны истә тотып төзелгәндер дә кемнәр урта хәлле булып саналгандыр – анысын белмибез. Ләкин Татарстанны һәрчак беренче урыннарда күреп ияләшкәч, бу 38нче урынны кабул итү авыр булды. Ямал-Ненец автономияле округында әнә гаиләләрнең 45 проценты урта класска карый икән, Магадан өлкәсендә – 34,5 проценты, Чукоткада – 33,8 проценты. Мәскәү белән Санкт-Петербург исемлектә 7 һәм 8нче урыннарда урнашкан. Ә алар белән янәшә йөри һәм өченче башкала дип атала торган Татарстан – 38нче генә…
Рейтингтагы урын өчен кайгырудан туктап, урта хәллеләр санына кайтсак… Ул «урта класс» дигәнне ничек санадылар икән соң? Безнең илдә «урта класс», «урта хәлле» дигәннең төгәл генә аңлатмасы да юк бит. Бу язманы әзерләгәндә, сүзлекләрдән дә эзләп карадым: төрлесендә төрлечә язылган. Әһә, менә син шуның хәтле акча эшлисең, шуның хәтле тотасың, димәк син – урта хәлле, дип тотып алып әйтә торган түгел.
Урта класс АКШ, Япония, Австралия һәм Европа илләрендә бар ул. Анда халыкның 40-55 проценты урта социаль катламга карый икән. Һәм аларны танып та була. Урта хәлле кешенең югары яки урта һөнәри белеме булырга тиеш. Торак белән проблемалары юк. Үз фатиры яки йорты булмаска да мөмкин, чит илләрдә торакны арендалап яшәү киң таралган, бу урта хәлле булырга һич кенә дә комачауламый. Әлбәттә инде, машинаң булырга тиеш. Ләкин Көнбатыш илләрендә аз керемле гаиләләрнең дә машинасы бар, ул тормышның аерылгысыз өлеше санала. Шулай ук урта хәлле кешенең тотрыклы эше булуы да зарур. Ләкин АКШ һәм Европада урта классны да берничәгә аерып карыйлар. Мәсәлән, башлангыч дәрәҗәдәге менеджерлар «түбән» урта класска карый. «Уртача» урта класска кеше кызыгырлык эше һәм тотрыклы зур хезмәт хакы булганнар керә. Ә инде бу илләрдәге «югары» урта класс Русиядәге байларга тиң. Әйтик, IT-белгечләр, кардиохирурглар шушы төркемгә керә. Алар елына миллион доллар эшләргә мөмкин, әмма барыбер бай булып саналмыйлар, чөнки ул акчаны эшләп ала, булган капиталга процентлар гына килеп тормый.
Ә бездә?.. Урта хәлле гаиләнең һәр әгъзасына кимендә 40 квадрат метр торак туры килергә тиеш, дип язалар. Әйе, торак булырга мөмкин ул… Шәһәр читендәге күптән ремонт күрмәгән, 50нче елларда төзелгән йортта. Икенче берәүләр «урта хәлле кешенең машинасы булырга тиеш» ди. Машина да булырга мөмкин: аның үзеңнән дә өлкәнрәк, калтырап беткән «Жигули» булуы мөһим түгел, бармы – бар. Яисә кредитка алынган машинаң өчен ай саен ярты хезмәт хакыңны чыгарып салуың да исәпкә алынмый. Өченчеләр «керемгә карарга кирәк» ди. Ләкин бөтен түләүләрне, салымнарны, кредитларны тотып калгач, ул керем күпме генә кала? Татарстанда яшәү минимумы 9450 сум, һәм белгечләр әйтүенчә, бөтен чыгымнарны чигергәч, синең кулыңда 19 мең сумга якын акча калса, син – урта хәлле. Ләкин бездә андыйлар күпме соң? Социологлар төзегән рейтингка ышансаң, 12 процентка якын. Әле анда кулда 19 мең сум калырга тиешлеге исәпкә алындымы икән…
Төгәл бер билгеләмәсе кертелгәнче, урта класс – ул үзен ни байлар классына, ни хәерчеләр арасына кертергә белмәгән катлам, дип уйласак кына инде…
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
Русиядә «урта хәлле» дигәннең төгәл аңлатмасы юк. Шулай да төрле белгечләр бу социаль катламны үзләренчә тасвирларга тырыша. «Урта класс»ның шундый берничә билгеләмәсен китерәбез.
БӨТЕНДӨНЬЯ БАНКЫ ФИКЕРЕ
Бөтендөнья банкы икътисадчылары, урта классның төп күрсәткече дип, керем күләмен атый. Әйтик, Русиядә айлык кереме 10753 сумнан (яшәү минимумы шуның кадәр) азрак булган кеше хәерче дип санала. Ә урта хәлле булып саналу өчен, кимендә 17 мең сум керем булуы кирәк, ди Бөтендөнья банкы белгечләре.
Тик керем – социаль катламны билгеләүнең бердәнбер критерие түгел. Банк икътисадчылары фикеренчә, урта хәлле кешенең яхшы сыйфатлы импортлы әйберләр, чит ил машинасы сатып алырлык, сәяхәт итәрлек һәм чит илдә белем алырлык мөмкинлеге булырга тиеш.
РУСИЯ ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕНЕҢ СОЦИОЛОГИЯ ИНСТИТУТЫ ФИКЕРЕ
Институт галимнәре 2014нче елда урта класс турында фәнни тикшеренү нәтиҗәләрен бастырып чыгарган булган. Анда урта хәлле кешене танырга ярдәм итә торган дүрт төп критерий аерып күрсәтелгән.
- Белем дәрәҗәсе. Галимнәр фикеренчә, югары белем булуы мәҗбүри түгел, махсус урта белем дә җитә.
- Физик көч таләп ителмәгән эштә эшләү. Әйтик, инженер, укытучы, галим, чиновник, эшмәкәр, тәртип сакчысы, хәрбиләрне галимнәр урта катламга кертә. Физик хезмәт ярдәмендә көн күрүче эшмәкәрләр, әйтик, фермерлар урта класска керми булып чыга.
- Керемнең төбәктәге уртача хезмәт хакы күләменнән дә ким булмавы.
- Кешенең үз-үзен кайсы социаль катламга кертүе. Әгәр кеше үзен урта хәлле дип санамый икән, димәк, башка критерийлар буенча туры килсә дә, ул урта класска карамый булып чыга.
ЗАМАНЧА ҮСЕШ ИНСТИТУТЫ ФИКЕРЕ
Әлеге институт экспертлары 2013нче елда ук Русия хакимиятенә урта социаль катлам турында доклад тәкъдим иткән булган. Анда язылганча, урта хәлле булу өчен, гаиләнең һәр әгъзасының айлык кереме 2-2,5 мең доллар булырга тиеш. Ул вакытта бу 70-88 мең сум булса, хәзер – 132 000-165 000. Моннан тыш, гаиләдә 2-3 машина булырга һәм һәр кешесенә кимендә 40 квадрат метр торак туры килергә тиеш, диелгән докладта.
РУСИЯНЕҢ ИКЪТИСАДИ ҮСЕШ МИНИСТРЫ МАКСИМ ОРЕШКИН ФИКЕРЕ
2017нче елда министр, урта хәлле кешенең айлык кереме кимендә 20-30 мең сум булырга тиеш, дигән иде. Росстат мәгълүматлары буенча, ул елны Русиядә уртача хезмәт хакы 40 мең сум булган. Ягъни керемең ил буенча уртача хезмәт хакының яртысына тигез булса, син урта класска керәсең.
ТИКШЕРЕП КАРАГЫЗ
Әлеге һәм башка күп кенә версияләрне чагыштырып һәм анализлап, без дә «урта класс» дигән катламга үз билгеләмәбезне бирергә булдык.
СЕЗ УРТА КЛАССТАН ДА ТҮБӘН ТҮГЕЛ, ӘГӘР:
– гаиләнең һәр әгъзасына ай саен 200 мең сум керем туры килсә;
– гаиләдә ике автомобиль, шуның берсе булса да – чит илнеке;
– чит илдә югары белем алу мөмкинлегегез бар;
– гаиләнең һәр әгъзасына кимендә 40 квадрат метр торак туры килә;
– елына бер тапкыр булса да чит илгә ялга барасыз;
– үзегезне урта хәлле дип саныйсыз.
ФИКЕР
«Вечерняя Казань» газетасы төрле кешеләргә «Ничек уйлыйсыз, ни өчен Татарстанда урта хәллеләр классы бик аз килеп чыккан?» дигән сорауны биргән. Фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
Марат ГАЛИЕВ, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе:
– Татарстанда урта хәллеләрнең ни өчен аз булуын әйтүе кыен. Хезмәт хакы буенча без, гадәттә, Идел буе округында беренче урында барабыз. Кеше башына туры килә торган торак мәйданы буенча да Русиядә алдынгы урынны билибез. Һәм төзелә торган бөтен фатирларны да алып бетереп баралар бит. Аерымлап сату буенча да күрсәткечләребез әйбәт. Мөгаен, кредит алучылар күп булу сәбәпле, республикада «урта класс» аз килеп чыккандыр. Ир белән хатынның хезмәт хакы зур булса да, шул ук вакытта ипотекасы, автокредитлары да булырга мөмкин бит, ә бу чынбарлыктагы тормыш дәрәҗәсен бераз киметеп күрсәтә. Ә бәлки, бездә «күләгәдәге бизнес» күп булу урта хәллеләр катламын күрергә комачаулыйдыр? Анализлап карарга кирәк.
Игорь КОХ, икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры:
– Хикмәт бәяләрдәдер, мөгаен. Татарстанда, аеруча Казанда, торакка бәя бик югары («Домофонд» порталы мәгълүматына караганда, Казан икенчел торакка бәя буенча Русия төбәкләре арасында беренче 5леккә керә). Шуңа күрә бездә, башка төбәкләргә караганда, тораклы булу кыенрак, бөтен кеше дә моны булдыра алмый.
Шулай да мин бу рейтингны шик астына куяр идем. Кемнәрне санаганнар анда? Безнең илдә әле һаман да «урта хәлле» дигән төшенчәнең төгәл аңлатмасы юк бит. Берәүләр «урта хәлле кеше чит илгә ялга йөри ала, гаиләсенең һәр кешесенә кимендә 40 квадрат метр торак туры килә» дип исәпли. Русиянең икътисади үсеш министры Максим Орешкин аена 20-30 мең сум кереме булганнарны урта класска кертергә куша. Барысы да чагыштырмача. Мин үзем урта хәллеләр классын болай билгеләр идем: гаиләнең үзенә торак, автомобиль һәм тормыш өчен кирәкле башка әйберләрне сатып алырга, ә берникадәр акчасын җыеп барырга хәленнән килә.
Александра ЮМАНОВА, «Татфондбанк» һәм «ИнтехБанк» кредиторлары комитеты әгъзасы:
– Минемчә, бездә «урта хәллеләр» дигән социаль катлам юк. Бар байлар һәм бар хәерчеләр. Һәм шушы ике категория эчендә «бик байлар»ны һәм «бик хәерчеләр»не аерып карарга була. Шәхсән мин урта хәллеләр классына карамыйм да карамыйм. Бу катламга балаларын елына бер мәртәбә булса да диңгезгә алып бара, картлык көненә дип әзме-күпме акча җыя һәм түләүле клиникаларда дәвалана ала торган кешеләрне кертергәдер. Әгәр кешенең ипотекасы булса, мондый «рәхәтлекләр» тәтемәскә дә мөмкин.
Владимир БЕЛЯЕВ, сәясәтче:
– Татарстанда ничек урта класс булсын, бездә бит плутократия – грек теленнән тәрҗемә итсәк, «байлар хакимияте». Монополия-оешмалар урта һәм кече бизнесны буа. Базарлар һәм кечкенә кибетләр урынына – эре сәүдә йортлары. Транспорт өлкәсендә дә «частник»лар гына исән калды. Ә менә Көнбатышта икътисад үсешенә төп өлешне урта хәллеләр катламы кертә. СССР заманында ичмасам урта класс бар иде. Халыкның күпчелеге фатир, машина, гараж сатып ала, ялга йөри иде. Ә хәзер үзебезнең ил эчендә сәяхәт итү чит илгә чыгуга караганда да кыйммәтрәк.
Чыганак: «Вечерняя Казань»
БЕР ЧЕМЕТЕМ МӘЗӘК
Русиядә урта класс – хезмәт хакына ай уртасына кадәр яши алучылар ул.
***
Безнең илдә байлар ташлаган шешәләрне җыеп тапшыручылар хәерче дип санала. Ә урта класс – үз шешәләрен үзе җыеп тапшыручылар.
БГ СОРАШТЫРУЫ
«ВКонтакте» төркемебездә (vk.com/beznen) утыручы укучыларыбызга ике сорау бирдек. Сораштырулар аноним рәвештә уздырылды.
Беренчесе – «Кибеткә акцияләр, ташламалар булган вакытта барасызмы?». Нәтиҗәләр менә мондый:
«Әйе, ташламалар чорын, төрле акцияләрне көтеп алам» дигән җавапны нибары 3 кеше сайлаган.
«Акцияләр вакытында бармыйм, ләкин кибеттә ташламалы бәяләрне эзләргә тырышам» – 14 кеше.
«Акцияләрне махсус күзәтеп барганым юк, ләкин белсәм, шундый ташламалы чорда барырга тырышам» – 11 кеше.
«Ташлама көтеп ятмыйм, кибеттә әйберне бәясен карап тормый гына алам» – 10 кеше.
Кемнең – бай, кемнең урта хәлле икәнлеген шуннан үзегез чамалагыз инде.
Икенче сораштыруның темасы: «Үзегезне кайсы социаль катламга кертәсез?». Безнең халыкта «хәерче» дигән сүздән курку бар. Әллә шуңамы, «хәерче» дигән җавап вариантын 20 кеше генә сайлаган. Күпчелек – 39 кеше – үзен «урта хәлле» дип саный. Шул ук вакытта: «Урта хәлле булу өчен, хезмәт хакы яки пенсия күпме булырга тиеш?» дип сораучылар да бар. Берәү: «Хәерче дисәм – хәерче түгел, бай дисәм – бай түгел, шуңа үземне урта хәллегә керттем инде», – дигән. «Бай» дигән җавапны бер кеше генә сайлаган.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии