- 24.06.2022
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2022, №24 (22 июнь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
15-18нче июнь көннәрендә Русиянең төньяк башкаласында XXV Петербург халыкара икътисади форумы үтте. БДБ илләренең төп икътисади форумы саналган әһәмиятле чараның хәзерге шартларда «халыкара» дигән статусы ни рәвешле тормышка ашырылыр, икътисадны терелтү буенча нинди тәкъдимнәр булыр һәм, әлбәттә, Русия Президенты Владимир Путин нинди яңа сүз әйтер икән, дип күзәтеп бардык.
Халыкара статус сакланган, әлбәттә. Әмма форумда ничә ил вәкиле катнашуын төгәл белеп булмады. Русия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков матбугат вәкилләренә 40тан күбрәк илдән делегатлар көтелә, дип мәгълүмат биргән иде. Ә Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенконың «127 дәүләттән катнашучылар килде» дигән белдерүе чыкты. Барысы да дөрес инде: 127 саны 40тан күбрәк бит. Пропаганда каналлары, мәсәлән, «Россия сегодня», түгәрәкләп, 130 ил дип язды, ә Санкт-Петербург губернаторы Александр Беглов тагын да түгәрәкләбрәк «140тан күбрәк ил» дип сөйләде. Җәмгысе 14 мең кеше катнашкан, хакимият һәм бизнес вәкилләре гомуми суммасы 5,6 триллион сум булган 700 килешү төзегән, дип хисап тотылды.
Икътисади форумда элеккеге СССР дәүләтләре, Мисыр, Кытай, Һиндстан, шулай ук Африка һәм Латин Америкасыннан, җыеп әйткәндә, Русиягә дус саналган илләрдән вәкилләр күренде. Заманында, хәтта 2014нче елдан соң да төрле дәүләтләрнең лидерлары кунак булып килгән Петербург халыкара икътисад форумының быелгысында сәяси фигуралардан иң эресе Казахстан президенты Касым-Жомарт Токаев булды. Кытай лидеры Си Цзиньпин, мәсәлән, онлайн гына сәламләде. Казахстан президенты да, килүен килдек, ләкин чикләрне билгеләп куйыйк дигәндәй, Русиягә кертелгән санкцияләргә күз йоммауларын, Луганск һәм Донецк республикаларын танымауларын әйтеп куйды. Әле Казахстан матбугат чараларына ышансаң, Токаев дуслык һәм хезмәттәшлек хөрмәтенә биреләсе Александр Невский орденыннан да баш тарткан, ди. Русия Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «Подъем» матбагасына: «Бу мәгълүматны каян алгансыздыр, бернинди бүләкләү дә планлаштырылмаган иде», – дип шәрехләмә биргән.
Русия таныган Донецк халык республикасы башлыгы Денис Пушилин да форумга килгән иде (40 яки 140 дәүләт дигәннәре арасына ДХР да кергәндер, мөгаен). Донецк һәм Мәскәү хөкүмәтләре сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүләр төзегән. Истә калган катнашучылардан тагын Русиядә террорчы дип тыелган «Талибан» оешмасы (Әфганстан) вәкилләрен әйтеп китәргә кирәк. Үзе тыелган, үзе кунак итеп чакырылган оешма вәкилләрен көн дә күреп булмый, шуңа күрә журналистлар аларга төрле сораулар белән якын килергә тырышып караган. Ләкин талиблар «сәясәт турында сөйләшмибез» дип кистереп әйткәннәр. Кызык инде: әле форум ачылган көнне генә БРИКС илләре вәкилләре утырышында Русия Куркынычсызлык советы секретаре Николай Патрушев талибларны наркобизнеска катышы булуда, корал, кешеләр һәм органнар белән сату итүдә гаепләгән иде. Ә хәзер алар бездән – нефть һәм бөртекле культура сатып алу, алардан безгә яшелчә, җиләк-җимеш һәм минераллар кертү турында сөйләшүләр алып барыла...
Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков «Путинның чыгышы сенсацияләргә бай булачак» дип кызыктырып куйса да, дүрт сәгатьлек чыгышта әллә ни «аһ!» итәрлек сүзләр яңгырамады. Путин юлламасының чираттагысы булды ул. Президент үзенең «май указлары»н искә төшергән ярдәм чаралары турында сүз алып барды (льготалы ипотеканы 7 процентка калдырырга, хәерчелекне киметүгә һәм керемнәрнең артуына ирешергә, балалы гаиләләргә ярдәм чаралары уйларга, бизнесны тикшерүдән туктарга), гаепләде («ярлы илләрдә икътисади кризис башлануына АКШ һәм Европа бюрократлары гаепле, аларның үзләрендә дә инфляция 20 процентка җиткән җирләр бар, ә бездә –16,7 процент кына»), акланды («махсус хәрби операция»не башларга мәҗбүр идек һәм, гомумән, хәзер дөньяда барган хәлләргә «махсус операция» гаепле түгел, алар инде күптән «зур җиделек» илләренең җавапсыз һәм хаталы сәясәте аркасында формалашкан иде»), өметләндерде (икътисади хәлне тәртипкә салабыз, инфляцияне 4 процентка калдырабыз), куркуларны таратты («атом-төш коралы белән берәүгә дә янамыйбыз, ләкин аның бездә бар икәнен һәм бәйсезлегебезне саклау өчен кирәк була калса, кулланачагыбызны да бөтенесе белеп торырга тиеш»). Путинның чыгышыннан соң һәрвакыттагыча бездә барысы да ал да гөл, икътисад да тәртиптә, санкцияләр дә зыян салмаган, импортны да алыштырганбыз, ә эшләп бетерергә өлгермәгән мәсьәләләрне якын киләчәктә хәл итәчәкләр, дигән матур уйлар калды.
Форумда Татарстан эләктергән «майлы калҗалар» турында да әйтик. Инвестицияләрне җәлеп итү буенча безнең республика, Мәскәүдән генә калышып, икенче урынны алган. Быел да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов форум көннәрендә 35 очрашу үткәрергә, 14 килешү имзаларга өлгергән, тагын 6 килешү ул барында имзаланган – Казан Кремле вәкиле Лилия Галимова матбугатка шулай дип белдерде. Мәсәлән, Миңнехановның Казахстан Президенты Токаев белән хезмәттәшлек турында сөйләшүе билгеле. Халыкка турыдан-туры кагыла торган проектларга килгәндә, республикада «Мир» түләү системасы базасында махсус карталар эшли башларга җыеналар, ул түләүләрне башкару өчен генә кулланылмаячак, полис, СНИЛС номерларын һәм башка мәгълүматларны «йөртә» торган карта булачак. Аннан соң Идел буе төбәкләре белән берлектә су юлы аша «Бөек Болгар юлы» дигән туристик маршрут төзү турында килешүләр имзаланган. Иннополис шәһәре дә берничә проект «эләктергән». Мәсәлән, «ВКонтакте» челтәре анда программалы инженерларны әзерли торган мәктәп булдырырга тели. Быел Татарстанда цифрлаштыру елы дип игълан ителгән иде бит. Ел азагында хисап тотканда, бу һәм Иннополис белән төзелгән башка проектларны кәгазьдә булса да зурлап күрсәтә алачаклар.
Һәм, әлбәттә инде, традиция буенча, Татарстан ярышларны оештыра һәм үзендә кабул итә торган мәйданга әйләнә. Быел ук «Дуслык уеннары» (беренче этабында йөзү, синхрон йөзү һәм суга сикерү буенча ярышлар көтелә) һәм сәнәгать төзелеше өлкәсендә профессиональ осталык буенча II чемпионат узуы көтелә. Икесе дә халыкара статуска ия. Ә 2024нче елда Казанда «Киләчәк уеннары» дип аталган киберспорт турниры узачак. Нәрсә икәне әлегә бик аңлашылып бетми (киберспорт – компьютер уеннарында ярышу), ләкин Русия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко килешүне имзалаганда ук «Олимпия Уеннарыннан да масштаблырак булачак» дип кызыктырып куйды. Кыскасы, билләрне ныграк буыйк, кесәләрне киңрәк ачыйк...
КЕМ НӘРСӘ ӘЙТТЕ
«Үзгәрешләр ныклы, катгый һәм рәхимсез. Көчле үзгәрешләр вакыты үтеп киткәнен, кем әйтмешли, көтеп утырып торып булачак, барысы да үз хәленә кайтачак, элеккечә булачак, дип уйлау – хата. Булмаячак...».
«Соңгы вакыйгалар мин элегрәк әйткәнне раслады: өйдә ышанычлырак. Бу ачык фикерне ишетергә теләмәүчеләр Көнбатышта миллионлаган долларын югалтты, әгәр миллиардларын булмаса. Шуңа күрә инвестицияләрегезне үзебезнең илгә кертегез» (Русия Президенты Владимир Путин).
«Хәзерге вазгыятьтә берәр нәрсә эшләмәсәң, Русия икътисадын 2021нче елгы дәрәҗәгә кайтару якынча ун елга сузылырга мөмкин» (Саклык банкы башлыгы Герман Греф).
«Хәзер безнең илдә, Русиядә, сүз иреге диапазоны дөньяның теләсә кайсы иленекеннән зуррак. Бу мәгънәдә Русия – иң ирекле ил» («Россия сегодня» медиатөркеме генераль директоры, төп пропагандачыларның берсе Дмитрий Киселев).
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
Петербург икътисад форумында ясалган чыгышлар, әйтелгән идеяләр, җәлеп ителгән проектлардан тыш, бөтен кеше дә кызыксынып күзәтә торган тагын бер нәрсә бар. Ул – меню. Аның бәясе тешләп кенә калмый, кабып ук йота торган. Мәсәлән, быел җирле ресторанда дүрт төрле җыелма меню тәкъдим ителгән (барысы да салат, аш, ике төрдә икенче ризык һәм татлыдан тора), һәрберсе – 4500әр сум. Хәтта ит ашамаучылар өчен әзерләнгәне дә. Ашавын өйдә ашармын әле дип, берәр нәрсә эчеп кенә куярга теләүчеләргә бер чынаяк чәйне – 700, шәрабны 1200-1900 сумнан тәкъдим иткәннәр. Бер быел гына шул хәл түгел. Былтыр журналист Ксения Собчак үзенең телеграм-каналына менюны кертте һәм «буфет – сөйләшүләр бара торган иң әһәмиятле җир, ләкин монда урын өчен түләргә кирәк» дип шәрехләде. Әйтик, ресторандагы иң арзан ашамлык – 480 сумга икмәк кәрҗине һәм 400 сумга каһвә (сөтсез) иде. Хәер, икътисади форумга ярлы кешеләр йөрми инде. Анда катнашу бәясе дә 840 мең сумнан башлана, ә Русия президенты чыгышына керергә рөхсәт бирә торган «Премиум» пакет 960 мең сум тора (бу – былтыргы бәяләр, ләкин быелгысы да шул тирә булган, дип язды телеграм-каналлар).
ТӘКЪДИМ
Петербург халыкара икътисади форумында истә калган тәкъдимнәрнең берсе Русия финанс министры Антон Силуановныкы булды. Ул чиновникларны «иномаркалар»дан «Лада» машинасына күчереп утыртырга тәкъдим итте, икътисадка әзме-күпме ярдәм итү өчен.
Министрның бу тәкъдиме 25 ел элек булган очракны искә төшерде. 1997нче елның 1нче апрелендә ул вакыттагы президент Борис Ельцинның хөкүмәт чиновникларына чит ил машинасы алуны тыя торган карары үз көченә керә. Бюрократия әгъзаларын Русиядә җитештерелгән автомобильләргә күчереп утырту, шул рәвешле бюджет чыгымнарын киметү идеясе вице-премьер Борис Немцовныкы була. Билгеле, әлеге карарны алкышлап каршы алмыйлар. «Волга»ның яңа модельләре юк. Барысы да – иске. Кыш көне «Волга»да өшисең, җәен пешеп үләсең», – дип зарлана президент эшләре белән идарә итүче Павел Бородин. Владимир Жириновский да «Волга»ны сүгә: «Совет заманында ничек начар булса, хәзер дә шулай. Бу машина хәрәкәт итә алмый. Ул салкын, көчсез», – дип сөйли. Горький автозаводына немецларны ярдәмгә чакырырга кирәк, Mercedes филиалына әйләндерсеннәр, дигән тәкъдим әйтеп карый. Ельцинның туган ягы – Свердлау өлкәсе губернаторы Эдуард Россель исә Русиядә җитештерелгән машинага күчеп утырудан кискен рәвештә баш тарта. «Атка күчеп утырырга кушуга тиң бит бу. Ә бүген солы кыйммәт», – ди. Хәер, Ельцин үзе дә карарына буйсынырга ашыкмый, Mercedes машинасында йөрүен дәвам итә. Менә идеянең авторы Борис Немцов «Волга»да йөри. «Яблоко» партиясе лидеры Григорий Явлинский да: «Хакимият тыйнак булырга тиеш, бигрәк тә халык ярлы булганда», – дип, «Волга»га күчеп утыра, ләкин аның бик еш ватылып калуыннан зарлана. Берничә тапкыр юлда калып, эшкә «попутка»да килергә мәҗбүр була, утырышларга соңга калгалый. Бу хәлдән туйгач, Явлинский 1998нче елның азагында – BMW, ә идея авторы Немцов Audi машинасына күчеп утыралар. 1999нчы елның апрелендә Ельцин әлеге карарын гамәлдән чыгара.
Хәзерге чиновникларны «Лада»га күчереп утырту, ай-һай... Җитмәсә, аны куркынычсызлык мендәреннән башка гына чыгара башладылар бит. Ә бездә чиновниклар җилдереп йөрергә ярата, Аллаһ сакласын... Вице-премьер Юрий Борисов Петербург халыкара икътисади форумында «мендәр»сез машиналар җитештерә башлауга ачыклык кертте. «Популяр булмаган, ләкин бик вакытлы карар кабул ителде: гадиләштерелгән модельләргә күчәргә, гадәти хезмәтләрдән, сервислардан баш тартырга. Бу җитештерү күләмен һәм эш урыннарын саклап калу өчен эшләнде. Моны да үткәреп җибәрербез, бу планда сугышта түгел бит, күпмедер вакыт куркынычсызлык мендәрсез йөреп торырлар, аннары алыштырырлар һәм куярлар», – дип вице-премьерның сүзләрен китерде ТАСС. «Алар» дип ваемсыз гына өченче затта сөйләшүеннән аңлашылганча, Юрий Борисов үзе бер дә «Лада»га күчеп утырырга җыенмый.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии