Укытучының дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Тик ничек итеп?

Укытучының дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Тик ничек итеп?

Газетабызның узган санында Саба районының Шәмәрдән лицеенда укытучы белән укучы арасында килеп чыккан йодрыклы низаг турында язган идек («Син, замана, әллә нишләдең: мәктәпкә бронежилетсыз кердем юк!», 14 июнь, 2017, №24). Язма басылып чыккач, укытучыны яклаучылар да, укучы ягына басучылар да булды. Күпләр исә әлеге гадәттән тыш хәлнең сәбәбен болай аңлатты: «Хәзер укытучы һөнәренең дәрәҗәсе түбән. Дәрәҗәсе булса, мондый хәл килеп чыкмас иде».

Мөгаллим һөнәренең дәрәҗәсен күтәрергә кирәк, дигән сүзләр соңгы вакытта еш ишетелә башлады анысы. Шунысы игътибарга лаек: бу сүзләрне укытучылар үзләре генә түгел, түрә-кара да кабатлый. Ә дәрәҗә дигәндә (урысчалатып, «престиж» дип әйтик), бүген хезмәт хакы зур роль уйный.

Әле июнь башында гына Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец: «Педагогларның хезмәт хакын арттыруны максат итеп куйдык», – дигән белдерү белән чыккан иде. 15нче июньдә исә бу фикерне Президент Владимир Путин да дәвам итте. Дәвам итүен итте, тик аның авызыннан «мәсьәлә ил күләмендә хәл ителер» дигән фикер генә яңгырамады. Илбашы белән турыдан туры элемтә вакытында Иркутск өлкәсенең Шелехов шәһәреннән бер укытучы хезмәт хакының бик түбән булуыннан зарланды. Путин аңа болай дип җавап бирде: «Бездә укытучының хезмәт хакын мәктәп үзе билгели. Мәктәп җитәкчелеге дәресләр расписаниесен төзи һәм, шуңа карап, укытучы окладына өстәмә акча кушыла. Кабатлап әйтәм: моны уку йорты үзе башкара. Яшь белгеч күп еллар эшләгән укытучыга караганда азрак ала инде – анысы хак, тик ул ике, өч тапкырга азрак булырга тиеш түгел». Кыскасы, Президент кистереп кенә бернәрсә дә җавап бирмәде. Иркутск хакимияте мәсьәләне хәл итәр, төрле стажлы укытучыларның хезмәт хакында аерма күзне ертырлык булмас, дигән өметтә калуын гына белдерде. Тик хезмәт хакыннан канәгать булмаган укытучылар бер Иркутскида гына түгел бит. Һәм безнең илдә, ни кызганыч, теге яки бу һөнәрнең дәрәҗәсе президентның «үзегез карагыз инде шунда» дигән сүзе белән генә күтәрелми шул. Ул сүзнең карар, хәтта ки федераль дәрәҗәдәге закон белән дә җөпләнүе кирәк. Ләкин андый закон турында уйлау урынына, безнең түрәләр, мисал өчен, Премьер-министр Дмитрий Медведев, хезмәт хакыннан канәгать булмаган укытучыларга «бизнеска китегез» дип «киңәш» бирә.

2016нчы елда Русиянең Мәгариф һәм фән министры булып билгеләнгәндә, Ольга Васильева: «Укытучыларны кәгазь боткасыннан азат итәргә кирәк», – дип белдергән иде. Бер ел үтте инде, әле укытучыларның «кәгазь боткасыннан котылдык» дип җиңел сулаганнарын күргән юк. Югыйсә, Васильеваның бу тәкъдиме дә (әллә вәгъдә идеме икән ул?) мөгаллимнәрнең дәрәҗәсен арттыруга зур адым булыр иде. Бихисап кәгазь тутырудан бераз булса да бушаса, укытучының төп эшенә, ягъни балаларга белем бирүгә вакыты күбрәк калыр иде.

Узган санда басылган «Син, замана, әллә нишләдең: мәктәпкә бронежилетсыз кердем юк!» язмасында бүгенге заман укытучысының бер хокукы да булмавы хакында искәрткән идек. Чынлыкта укытучының хокукын яклый торган бер оешма бар – профсоюз. Аның вәкаләте нидән гыйбарәт соң? Шул сорауны Русия халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы республика бүлеге рәисе, Татарстанның атказанган укытучысы Юрий Петрович Прохоровка бирдек. «Әгәр укытучы үзен эштән канунсыз рәвештә азат иттеләр дип саный, моны исбатлый ала икән, ярдәм сорап, безгә гариза яза. Безнең үз инспекторларыбыз бар, алар мәсьәләне яхшылап өйрәнә, тикшерү үткәрә. Әгәр укытучыны эшеннән җибәрүдә дөрестән дә канун бозылган дип табылса, без күрсәтмә (представление) язабыз», – дип аңлатты ул.

Юрий Петрович әйтүенчә, профсоюз оешмасына, ярдәм сорап, бик күп укытучы мөрәҗәгать итә икән. «Елына 200ләп судны җиңәбез. Бу – безгә килгән барлык мөрәҗәгатьләрнең 98 проценты. Шул 200 судның 10 проценты канунсыз рәвештә эштән җибәрү, дөрес бирелмәгән шелтә һәм кисәтүләр белән бәйле», – ди профсоюз оешмасы рәисе.

Оешма бөтен республика укытучыларын кабул итә. Профсоюз оешмасында торганнарны гына, әлбәттә. Тик бүгенге заманда күпләр профсоюз оешмасында торуның мәгънәсен күрми. «Бер файдасы юк. Профсоюзда торган өчен ай саен «взнос» түләп барырга, бәйрәмнәр вакытында акча җыярга кирәк. Өстәмә чыгым дигән сүз бит бу», – дип аңлата алар моны. Мөнир Зарипов та әнә шуларны уйлап, үз теләге белән профсоюздан чыккан булган. Димәк, аның хокукын бер генә кеше яклый алачак – ул үзе генә. Әлеге эш ничек булып бетәр – анысын күзәтеп барачакбыз. Хәзергә тикшерү эше дәвам итә.

Элек һәм хәзер

СССРда укытучы ничек яшәгән?

Шушы сорауны укучыларыбызга бирдек. Советлар берлеге таркалганга өч дистәгә якын ел үтсә дә, ул заманда укытучыларның ничек яшәвен хәтерләүчеләр күп булып чыкты. Кемдер үзе укытучы булган һәм бу эшен хәзер дә дәвам итә, кемнеңдер әти-әнисе, туганнары, дуслары мөгаллимлек иткән. Барысының да җавабын анализлап карагач, совет укытучысының менә шушындый образы туды.

Советлар берлеге төзелгәч, иң беренче кабул ителгән декретларның берсе халык укытучыларының хезмәт хакын күтәрү турында булган. Шул вакыттан башлап, мөгаллимнең хезмәт хакы аз-азлап булса да даими рәвештә артып торган. Ә Бөек Ватан сугышы елларында икеләтә арткан. Авыл укытучылары торак, җылылык һәм электр өчен түләүдән азат ителгән. Мөгаллимнәр даими рәвештә санаторий һәм курортларда ял иткән. Мисал өчен, 1936нчы елда бөтен ил буенча 150 мең укытучыга ял йортына юллама бүлеп бирелгән. Бөек Ватан сугышы елларында укытучы азык-төлек һәм көнкүреш товарлары белән тәэмин ителгән. Укытучының дәрәҗәсе турында әйткән дә юк инде! Бөтен кеше хөрмәт итә торган һөнәр иясе булган ул.

Монысы тарих битләреннән булды. Хәзер безнең көннәргә якынрак килик. 1980нче елларда гади укытучының айлык хезмәт хакы 120 сум тирәсе чыккан. Кызыл дипломы булганнарга тагын 10 сум тирәсе өстәлгән. Бу акчага, мәсәлән, 60 кило ит (килосы 2 сумнан) алып булган. «Завуч» – 230, ә директор 250 сум тирәсе алган. Гадәттә, укытучылы гаилә «Москвич-412» машинасында йөри алган, елгырраклар «Жигули» да ала алган. Шәһәр җирендә эшләүче укытучыга дәүләттән кимендә ике бүлмәле фатир, бакча участогы бирелгән. Укытучыларның курортларга ял итәргә йөрү мөмкинлеге булган. Мисал өчен, Белоруссиягә 5 көнгә ике кешелек турпутевка 60 сум тирәсенә төшкән. Җәмгыятьнең мөнәсәбәтенә килгәндә, укытучы дәрәҗәле һөнәр иясе, авторитет саналган.

Статистика

Изображение удалено.Икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш халыкара оешмасы (ОЭСР) ел саен төрле илләрдә мөгаллимнәрнең күпме хезмәт хакы алуын ачыклап, еллык хисап тәкъдим итә (mel.fm). Түбәндәге таблицада 2015нче елда төрле илләрдә укытучыларның күпме акча алып эшләве күрсәтелгән. Русия әлеге оешманың даими әгъзасы булып тормый, шул сәбәпле хезмәт хакы турында мәгълүматны да халыкара оешмага биреп бармый. Шунлыктан Русия укытучыларының уртача хезмәт хакы Росстат сораштыруы нәтиҗәләренә нигезләнеп күрсәтелде.

Изображение удалено.Бу таблицада исә дәүләт башлыгы белән укытучының хезмәт хаклары арасында аерманы күрергә мөмкин (2015нче ел). Беренче баганада – ил башлыгының еллык хезмәт хакы, ә икенче баганада – укытучыныкы (долларда). Өченче баганада хезмәт хакларының аермасы процентларда күрсәтелгән. Дәүләт җитәкчесенең хезмәт хакын 100 процент дип алсак, аныкы янында мөгаллимнең хезмәт хакы күпме булуы яхшы аңлашыла.

Интернет-сәхифәбезне укучы фикере

Шәмәрдән лицеенда укытучы белән укучы арасындагы низаг турында укыгач, сезгә 26 ел стажлы укытучы буларак язасым килде. Бу бит махсус оештырылган тавыш. Нигә видеоны контактка куючы малай — кызларны җавапка тартмыйлар икән. Кем кулында телефон икәнен белеп була бит. Сыйныф укучыларының берсе дә бу эшне туктату турында уйлап та карамый, циркка тамаша карарга килгәннәр, диярсең. Бар да тыныч кына күзәтә. Гаеп укытучыда да бар. Ул бүгенге законнарны истә тотып туктап калмаган, контактка эләгермен, дип уйламаган. Бүген без бу укытучыны гаепләп калдырсак, иртәгә мәктәпләрдә укытучыны аткан дисәләр дә «укытучы гаепле, баланы шул дәрәҗәгә җиткергән» диячәкләренә шик юк.

Багавиева Н.С.

P.S. Мәктәптәге низагны төшереп алган видеоның тулы вариантын газетабызның интернет сәхифәсеннән карарга мөмкин.

Бәйгегә нәтиҗә

«Ипотека түли-түли гомеркәйләр дә үтә»

Бүген «Ай-һай хәлләр: ипотека» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Аларның бер өлешен бүген бирәбез, ә калганнары киләсе саныбызда урын алачак. Җиңүчеләр дә киләсе атнада игълан ителәчәк. Кем шигырен юллап өлгермәгән – тагын бер атна вакыт бар әле, җитешәсез. Иҗат җимешләрегезне кәгазь хат итеп тә, электрон почтабызга да җибәрергә мөмкин.

Фатирга акчасы юклар

Ипотекага бара,

Артык түләп, еллар буе

Башына бәла ала.

Ипотека түләгәчтен

Фатир була синеке.

Чит илдә – 3-4 процент,

Русиядә – унике.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Уртакул булса да йорты,

Күрше дә ипотека алды.

Күңелен инде кимерә шик корты,

Зур кайгыга калды:

Инде дип ничек түләрмен,

Гаилә бюджетын ничәгә бүләрмен.

Ятса-торса бер хәсрәт,

Уе – бу чоңгылдан чыгу тизрәк.

Ипотека бүтән алмаска,

Башын бәлагә салмаска.

Тәүфыйк ЧҮРӘКӘЕВ,

Мамадыш районы

Ипотека өчен түләү

Кыйммәт икәнен белә,

Тик хәзер бит яшьләрнең

Аерым яшисе килә.

Ипотека алучылар

Аптырыйлар шул бигрәк.

Ипотека процентын

Нык киметергә кирәк!

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр – ипотека,

Гомер буе түлисе.

Юньле-башлы кием күрми,

Ачлы-туклы йөрисе.

Чәч агарыр, саулык китәр,

Пенсия яше җитәр.

Ипотека түли-түли,

Гомеркәйләр дә үтәр.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Ипотека алдым әле,

Тораклы булам диеп.

Ләкин белмәгәнмен, шайтан,

Колга әйләнермен дип.

Бәйләп куйды аяк-кулны

Ипотека биргән шулер – банк.

Китәр идем алып башны,

Дүрт тарафка юл ябык.

Сима САФИНА,

Чаллы шәһәре

Чит дәүләттә халыкны кайгырту

Ил дәрәҗәсендә куелган,

Ә безнең түрәләр хәтереннән

Ул мәсьәлә күптән җуелган.

«Усал» чит илләрдә ипотека

Бирелә ике процент белән,

Безнең илдә ошбу сан

Унбишкә җитә – беләм.

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии