Өч хәрефле баш бәласе җитә

Өч хәрефле баш бәласе җитә

27нче майда бердәм дәүләт имтиханнарының төп этабы башлана. Аны республикада 18 меңләп кеше тапшырырга җыена. Шуларның 16329ы – быелгы чыгарылыш класс укучылары. Имтиханнар 1нче июльгә кадәр дәвам итәчәк.

«Контроль, әлбәттә, булырга тиеш, ләкин чаманы онытып җибәрмәскә кирәк. Алайса бездә «эсэсовчылар» (фашистларның СС хәрби берләшмәсе вәкилләре. – Авт.) сыман тикшереп кертү очраклары да булды. Быелгы имтиханнар стрессларсыз гына узсын иде», – дигән теләк җиткерде Казан мэры Илсур Метшин бу атна башында узган «эшлекле дүшәмбе»дә. Метшин мондый чагыштыруларны ярата. Элегрәк «бердәм дәүләт имтиханын Освенцим белән гестапога әйләндермик» дигәне дә булды.

Мэр арттырмый: укучыларны имтиханга эчке киемнәренә кадәр тикшереп кертү очраклары булды бит инде. Әле узган ел гына Түбән Каманың 10нчы мәктәбендә БДИга кергәндә бер укучы кызга эчке киемен салырга туры килде. Ул узганда металлэзләгеч «кычкырган» янәсе. Шуннан кызга, бәдрәфкә барып, эчке киемен салырга һәм имтихан тапшыру пунктына үтә күренмәле блузкадан гына керергә туры килгән. «Без салырга кушмадык бит аңа, үзе салды», – дип акланды соңыннан имтихан тапшыру пунктына тикшереп кертүчеләр. Әле укучы кызның үзен гаепләп тә калдырдылар: «Тимер-томырсыз лифчик кисен иде, металлэзләгеч барлыгын белә бит…».

БДИның бала психикасына зыяны зур булуын психологлар да таныды инде. Ләкин «БДИ – психикага зыянлы, аны бетерергә яки үзгәртергә кирәк» дип кычкырып әйтә алучылар сирәк. Мәктәп психологлары исә: «Балага чикләвек, җиләк-җимеш ашатыгыз, яратуыгызны даими әйтеп торыгыз», – дип «тынычландыра». Чикләвек үзе психиканы какшата әле ул – бәясе 900 тәңкә дә, мең тәңкә! Хәер, какшаган психиканы чикләвек белән генә төзәтеп булса, бәясенә карап тормас идең анысы…

Металлэзләгеч аша уздырып, аннары кул белән капшап тикшергәннән соң, имтихан тапшыра торган бүлмәдә камералары да бар бит әле аның. Хәзер БДИ дигән «тамаша»ны онлайн да карап була. Быел, мәсәлән, Русиядәге имтихан тапшыру пунктларының 93 проценты онлайн күрсәтү җайланмасы белән җиһазландырылган. Барлык пунктларга да видеокамера куймый торып, БДИны оештыручылар ничек тынычлап йоклый торгандыр ул?! Берәр укучы шунда ялгыш хәрәкәт ясап куйса? Болай гына – җавапларны күчерер өчен түгел. Шпаргалкалары, телефоннары булса да, ишек төбендә тикшергәндә үк алып калалар бит аларын.

Ә күчерәсе кеше барыбер күчерә. Җаен да (әллә тиешле кешесенме?) таба. Татарстанның мәгариф өлкәсенә күзәтчелек итү буенча департамент җитәкчесе Наталья Гречанникова белдерүенчә, республикада ел саен кагыйдә бозучы 4-5 укучы тотыла икән (тотылмаганнары күпмедер?). Биремнәр һәм җаваплар ел саен интернетка да чыга. Татарстан укучылары да, Хабаровскидагы яшьтәшләренә рәхмәт укый-укый, имтиханга кергәнче үк биремнәр белән таныша тора ала – җир шарының теге башындагы мәрхәмәтле яшьтәшләре, үзләре имтихан тапшырганнан соң, биремнәрне интернетка элә. Быел Роскомнадзор контроль-үлчәм материаллары (КИМ – имтихан биремнәре ягъни) урнаштырыла торган 59 сайтны һәм аларның интернет-сәхифәләрен томалады томалавын. Ләкин андый сайтлар шушы 59 белән бетә, дигән сүз түгел бу. Биремнәр интернетка чыкмас, дип тә ышандырып булмый.

Өстәвенә, быел имтихан биремнәре интернет аша җибәреләчәк. Моңарчы аерым конвертлар эченә тыгылган биремнәрне махсус машиналарда кайтарталар, сейфларда саклыйлар һәм имтихан башланыр алдыннан укучылар каршында гына ачалар иде. Быел биремнәрне интернет-каналлардан җибәреп карарга булганнар. Бу ысулны быел Мордовия, Тыва Республикаларында, Иваново, Ленинград, Мәскәү, Смоленск, Тверь һәм Ярославль өлкәләрендә сынап караячаклар. Бар да әйбәт үтсә, 2020нче елдан Русиянең бар төбәкләренә дә БДИ биремнәрен шулай интернет аша җибәрергә ниятлиләр. Әлеге интернет-каналлар саклана, анда чит-ят кеше үтеп керә алмый, дип ышандыра Рособрнадзор. Биремнәрне алу өчен махсус шифр кирәк булачак, анысы да сер итеп сакланачак һәм имтихан алдыннан гына хәбәр ителәчәк икән. Шуннан укытучы әлеге шифрны кертеп, интернеттан килгән биремнәрне алачак һәм балаларга таратачак.

Бу урында оста хакерларның әллә нинди сайтларны да «җимерә» алуы, ышанычлы интернет-каналга зыян килүе, теге серле шифр дигәннәрен дә күпмедер кеше белүе һәм ул серсүз аларның авызыннан ялгыш кына «ычкынып китә» алуы һәм башкалар турында уйланып карарга булыр иде дә бит… Хәер, Русия интернеты чикләнгәч, БДИ биремнәрен курыкмыйча интернеттан җибәреп булачак инде – ул каналларга «дошманнар» һөҗүм итә алмаячак. Әлбәттә, «дошман» эше бу, имтихан материалларын үзебезнекеләр таратып ятмас бит инде…

БДИ-2019 ЯҢАЛЫКЛАРЫ

  1. БДИ тапшыру пунктына паспортсыз кертмиләр. Ләкин быел төп документын онытып калдырганнарга карата бераз йомшарга булганнар. 11нче классны тәмамлаучыларны укытучы озата килә. Менә ул, берәр укучы паспортын онытып калдырган булса, укучының шәхесен раслап, махсус акт төзергә тиеш була. Шуннан соң гына укучыны имтиханга кертәчәкләр. Ә узган еллардагы чыгарылыш укучыларын берәү дә озата килми, димәк, аларның шәхесен раслый алучы булмаячак. Андыйлар паспортсыз килсә, кире борылып кайтып китәргә туры киләчәк.
  2. Математикадан имтихан ике төргә бүленә – база һәм профиль өлешләре. Профиль өлешен югары белемне техник юнәлештә алырга теләүчеләр сайлый иде (андый юнәлештәге вузга кергәндә математикадан имтихан баллы беренче чиратта исәпкә алына. – Авт.). Берьюлы ике юнәлешне дә сайлаучылар да була иде. Ә быелдан башлап, йә база, йә профиль өлешен генә сайлый аласың.
  3. Урыс теле, биология, җәмгыять белеме, тарих һәм чит телдән имтиханнар буенча контроль-үлчәү материалларына (КИМ) үзгәрешләр кертелде. Әйтик, урыс теленнән инша язганда иң күп балл (5 балл) проблеманы шәрехләү өчен биреләчәк, автор позициясен шәрехләүгә 1 балл гына каралган. Биологиядән тест өлешендә былтыр күп дигәндә 59 балл җыеп була иде, быел максималь балл – 58. Тарихтан биремнәрне үтәү буенча өстәмә кагыйдәләр кертелгән.
  4. Чит телләрдән БДИ исемлегенә кытай теле өстәлде. Татарстанда бу фәнне 3 укучы сайлаган. Ә 2022нче елдан чит телдән БДИ мәҗбүри булачак, диләр.
  5. «Кызыл» аттестат һәм алтын медаль алу өчен, барлык фәннәрне «5»ле билгесенә укудан тыш, имтиханны яхшы тапшырырга кирәк. БДИ тапшырган укучының урыс теле һәм математикадан (профиль дәрәҗә) баллы 70тән дә ким булмавы шарт. Сынауны беренче дулкында биргәндә үк бу баллны җыя алмаганнар «кызыл» аттестат алу хокукын югалта.
  6. Республикада имтихан үткәрүдә катнашкан укытучыларга өстәмә акча түләнә башлаячак. Моның өчен Татарстан бюджетыннан 12,8 млн сум бүлеп бирелгән. БДИны оештыруда һәм үткәрүдә катнашкан укытучыларга сәгатенә 19,28 сум акча түләү каралган. Министрлар Кабинеты бу карарны 2017нче елда ук чыгарган иде инде, ләкин моңарчы укытучыларга бер тиен дә түләнмәде.

СҮЗ УҢАЕННАН

– 2019-2020нче уку елына Татарстан мәктәпләренә ике меңнән күбрәк укытучы җитми. 362 башлангыч класс укытучысына ихтыяҗ бар. Казанда гына да 150ләп башлангыч класс укытучысы кирәк. Мәсәлән, 100 математика укытучысы җитми, ә вузда андый белгечне 20не генә әзерлиләр. Быел 80 башлангыч класс укытучысы (шуның 60ы акча түләп укый) әзерләп чыгарабыз. Кайдадыр артып китә, кайдадыр – җитми. КФУда педагогика юнәлеше буенча барлыгы 9,6 мең студент белем ала. Болар – укытучы, психолог, дефектологлар. Быел гына да 2100 белгеч чыгарылачак.

Бер танышым республиканың кечкенә генә шәһәрендә укыта. Анда җиде-сигез мәктәпкә нибары ике физика укытучысы калган икән. Алар бер мәктәптән икенчесенә йөреп белем бирә. Бер кеше, күп дигәндә, ике капчыкны күтәрә ала. Дүрт капчыкны күтәрә алмаса, нишләргә? Укытучы хезмәте белән дә шул ук хәл. Укытучыны артыгын эшләтеп, югары сыйфатка ия була алмыйбыз.

Укытучылар җитмәү башка илләргә дә хас. Зур фаҗига бу. Бары тик Ирландия һәм Уэльста гына укытучылар дефициты юк. Русиядә белем бирүче мөгаллимнәрнең 25 проценты – пенсионерлар. Ә күпмесе бер ставкадан да артык эшли? Укытучы күбрәк эшләгән саен, аның өстәмә белем тупларга вакыты да, көче дә калмый. Нәтиҗәдә, белем сыйфатына зыян килә. Киләчәктә кайбер мәктәпләр укытучысыз калырга мөмкин. Берничә ел элек Германиядә андый проблема туган иде. Укытучылар лаеклы ялга киткәч, мәктәптә эшләргә кеше калмаган. Аптырагач, башка белгечләрне җәлеп итәргә мәҗбүр булдылар. Әйтик, инженерлар технология укытучысына әйләнде. Бу проблема безгә дә яный, аны хәл итүгә иртәрәк алынсак, 5-10 елда вазгыятьне яхшырта алырбыз.

Казан федераль университетының Психология һәм мәгариф институты директоры, тарих фәннәре докторы, профессор Айдар КӘЛИМУЛЛИН

(Чыганак: «Ватаным Татарстан»)

БГ СОРАШТЫРУЫИзображение удалено.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Күккә очырган акчаны башка максатта тотсак?..»

Бүген май башында игълан иткән «Ай-һай хәлләр: Җиңү көне» дигән бәйгебезгә нәтиҗә ясый башлыйбыз. Җиңү көне уңаеннан фикерләрегезне шигырь юлларына салырга тәкъдим иткән идек. Иҗат җимешләренең бер өлешен бүген бирәбез, калганын киләсе саныбызда бастырачакбыз. Бәйгегә нәтиҗәне дә киләсе саныбызда ясыйбыз.

Җиңү яулады бабайлар

Миллион корбаннар биреп.

Яши алдымы калганнар

Җиңү таңына тиенеп?!

Теләкләр бер булгандыр:

Башка сугышлар булмасын.

Ачлыктан, утлы коралдан

Адәм җаны кыелмасын.

Серафимия САФИНА,

Чаллы шәһәре

Дәү әтием Габделгани,

Газиз бабам Гыйльмиҗан,

Яшь гомерләрен кызганмый,

Ватан өчен биргән җан.

Ә дошманны җиңеп кайткан

Минем әти Әгъләмҗан!

Фәрит ЗАКИРОВ,

Арча районы, Мөндеш авылы

Шоу-тамаша, парадларны, һай, яратабыз!

Шул максатка миллионнарны жәлләми таратабыз.

Әгәр җилгә, күккә очкан бу байлыкны

Сарыф итсәң дәваларга сырхау балаларны,

Файдалансаң тәэмин итәргә ярлы халыкны?

…Исрафчыллык – юмартлыкмы, акыл сайлыкмы?

Рафаил СУБАЕВ,

Чүпрәле районы

Чит илләрдә 9нчы Майны

Матәм көне диеп атыйлар.

Русиядә эчеп, җырлап-биеп,

Үзенчә «шоу-бәйрәм» ясыйлар.

«Күрсәтмәлек», тагын шапырыну

Бу илдә кайчан бетәр икән?

Дога кылып, һәлак булганнарны

Искә алып булмый микән?!

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Егерме икенче июнь –

Сугыш башланган көн.

Тол хатыннар, ятим балалар

Йокысыз калган төн.

Истән чыкмый күргән авырлыклар,

Күздән яшьләр тама күп вакыт.

Сугыш уты кабызучыларны

Булса иде берчак туктатып.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Җитмеш елдан соң да баш иябез,

Ватан-ана сезгә баш ия.

Җиңел тормыш килде, сезнең

Аккан каннар бәрабәренә.

Гасырлар да җуймас бу җиңүне,

Хөрмәт сүнмәс бездән сезләргә.

Мәңгелек ут кебек йөрәкләрдә

Хәтер уты янар мәңгегә!

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара районы

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии