Сукбай этләр йөри өер-өер…

Сукбай этләр йөри өер-өер…

Русиядә сукбай этләрне нәрсә эшләтергә белмиләр. Дөрес, аларны яклый торган закон бар – 2020нче елның 1нче гыйнварыннан гамәлдә ул. Аның буенча, хуҗасыз этләрне җәберләргә ярамый (ату турында сүз дә була алмый!), тотарга, стерильләштерергә, котыру чиреннән прививка ясарга һәм кабат урамга җибәрергә кирәк. Менә шул гамәлдә булган закон һаман да бәхәсләр уятып тора: берәүләр аны катгыйлатырга, куркыныч этләрне «йоклатырга» рөхсәт бирергә кирәк, ди. Хайваннарны яклаучылар моңа кискен каршы чыга, андый тәкъдим кертүчеләрне «үтерүчеләр» дип атый. Ул арада этләр дә тик тормый. Узган атнада Башкортстанда бер баланы өзгәләп ташлаганнар әнә…

Әлеге коточкыч вакыйга 17нче апрель көнне булган. Күрше республиканың Учалы районы Сәфәр авылында дүрт яшьлек бала өй тирәсендә уйнап йөргәндә, аңа сукбай этләр ташланган. Алган җәрәхәтләрдән сабыйның гомере өзелгән.

«РЕН ТВ» телеканалы баланың әнисе белән сөйләшкән. 17се – шимбә көн. Хатын кер юдырта башлаган, ул арада улы урамга уйнарга чыгып киткән. «15-20 минуттан юылган керләрне эләргә чыктым. Күрше хатын йөгереп килде дә, улыңа этләр ташланган, диде. Ишеткәч, тизрәк чыгып йөгердем. Шунда күрдем…» – дип сөйли кайгыга баткан ана. Ул шок халәтендә, әле кичә генә сау-сәламәт йөгереп йөргән баласының бүген инде дөньяда юклыгына ышана алмый. 27нче апрельдә сабый 5 яшен тутырасы булган.

Фаҗигадән соң җинаять эше кузгатылган. Ни өчен сукбай этләр күзәтү астында булмаган, җирле үзидарә органнары кая караган – прокуратура хәзер шуны тикшерәчәк. Хуҗасыз этләрне тотучы оешма белән килешү 2019нчы елда ук төзелгән булган һәм шул ел ахырында аның вакыты чыккан, дип хәбәр итә «РЕН ТВ». Аннан соң да этләр булган, аларны аулаучы гына булмаган. 17нче апрельдә булган очракка килгәндә, берничә хайванны тотканнар, ике аеруча агрессив эт иректә кала бирә, дигән хәбәр бар.

Ана кешенең хәзер үз хәле хәл, улын югалтуда кемне гаепләргә дә белми. Кемне гаепләсәң дә, үлгәнне кайтарып булмый бит. Шулай да бу анага: «Ул этләрне тотуын тотарлар, ләкин прививка ясагач, стерильләштергәч, кабат сезнең тирәгә җибәрәчәкләр – законы шундый», – дисәләр, шатланып кабул итмәс, мөгаен. Күрше-тирәдәгеләр дә хуҗасыз этләрне атарга кирәк, йөрмәсеннәр кеше куркытып, дип әйтеп торалар бит.

Башкортстанда булган хәл тетрәндерде, ә бит хуҗасыз этләрнең кешеләргә, бигрәк тә балаларга ташлану очраклары сирәк түгел. Бала курку белән генә котылса, ул хәбәр матбугатка чыкмаска да мөмкин. Ә ахыры начар тәмамланса… Узган ел Красноярскида 9 яшьлек малай этләр һөҗүменнән могҗиза белән генә исән калган иде. Бер төркем эт урамнан баручы ике малайга ташланган, 11 яшьлеге качып өлгергән, ярдәм чакырган. Ул чакырган хатын-кыз йөгереп килеп, этләрне куып җибәреп кенә малайның гомерен саклап калганнар иде. Баланың башына бик зур зыян килгән, берничә операция кичергән, дип язды җирле матбугат. Бу хәлнең тискәре ягын (җирле үзидарәнең җавапсызлыгы, сукбай этләрнең күзәтү астында булмавы) тизрәк оныттырырга, баланы коткарган ханым батырлыгы белән капларга тырыштылар. Наталья Луговкинага Русия Тикшерү комитеты батырлык өчен медаль дә тапшырды. Ләкин мондый батырлар гел янәшә булмаска да мөмкин бит, Сәфәрдә булмаган әнә…

Әллә кая барып йөрисе дә юк, узган ел гына Татарстанның Бөгелмә районында булган хәл турында язган идек («Эт тормышы: законы бар, мөмкинлеге юк», 19 февраль, 2020, №07). Таллы Бүләк авылында 60 яшьләр тирәсендәге бер хатын-кызны аулак тыкрыкта этләр танымас хәлгә җиткергәнче талаган иде. Авыл халкы сөйләве буенча, этләр ташланганда хатын үлгән булган инде, хайваннар мәеткә ябырылган. Бик куркыныч итеп сөйләделәр: карарлык җирен калдырмаганнар, талап бетергәннәр, хәтта юарлык та булмаган, диделәр. Бу хакта «Безнең гәҗит»тән кала башка бер җирдә дә укымаган булсагыз, аптырамагыз: авыл җирлеге башлыгы да шәрехләмә бирмәде, район хакимияте дә булдыра алган кадәр яшерергә тырышты. Җирлекне матур яктан күрсәтә торган вакыйга түгел бит. Хуҗасыз этләрдән туйган, урамга чыгарга курка башлаган күрше-тирә хәбәр итеп кенә белдек без дә.

Менә шушындый хәлләр фонында хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында законны сүтеп җыю бара. Бу канун урам хайваннарын атуны тыя. Аларны элек тә атарга ярамый иде үзе, ләкин аталар иде, «йоклаталар» иде. Мәсәлән, Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе мәгълүматына караганда, Татарстанда урам этләренең 85-90 процентын үтерә торган булганнар. Ә хәзер сукбай этне аткан өчен төрмәгә дә утыртып куярга мөмкиннәр. Хайваннарны яклаучы оешмалар, аерым затлар күзәтеп кенә торалар: урамда йөрүче эт яки мәчене берәр ничек җәберләгәнеңне күрсәләр, шундук полициягә шикаять итәләр. Әле быел мартта гына берничә депутат ДәүДумага артык агрессив этләрне «йоклатырга» рөхсәт бирә торган закон проекты кертеп караган иде, аны шау-шу куптарып кире кактылар.

Бөтен кеше дә бу законны кабул итеп бетерә алмый. Хуш, хайваннарны җәберләргә ярамый, Европа илләрендә сукбай этләрне үтермиләр дә ди. Ләкин көпә-көндез урамда балаңны этләр талап үтерсә яки берничә операция кирәк булырлык хәлгә калдырса, этләргә карата гуманлылык хисләре ничектер арткы планга күчә шул. Европада сукбай этләр бездәге кадәр күп түгел. Беренчедән, анда приютлар системасы яхшы корылган. Битараф булмаган кешеләр, ягъни спонсорлар хисабына приютлар тотыла, хуҗасыз хайваннар шунда китерелә. Һәм эт яки мәчеле буласы килгән кешеләр хайванны кибеттән (андый кибетләрне киметә баралар) түгел, әнә шундый приюттан алу ягын карый. Чөнки шул юнәлештә пропаганда да яхшы эшли, приюттан алынган хайваннарга өстәмә салым да салынмый. Ә бездә ни тегесе, ни монысы юк. Синең балаңны үтерсә дә, хайванны атарга, «йоклатырга» ярамый дигән законы гына бар. Анысы Европада да бар аның. Германия хайваннарга җаваплы мөнәсәбәт турында пунктны Конституциясенә дә керткән хәтта. Ләкин ул илләрдә әлеге законнар кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә күз йому бәрабәренә үтәлми торгандыр…

2021нче елда Казанда сукбай этләрне тоту, аларга вакцина ясау, стерильләштерү белән «Зооцентр» оешмасы (zoocentrkzn.ru) шөгыльләнә. Шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты игълан иткән тендерда җиңүче булган иде ул. Оешма белән 19,4 млн сумга килешү төзелгән. Бу суммага хуҗасыз хайваннарны тоту, аларны приютка илтү, аннары алган урынга кире китереп кую (әгәр хайван терелтеп булмаслык авыру икән – аны йоклатып үтерү) керә. Тәгаен бәяләргә килгәндә, бер хайванны 20 көн приютта тоту – 2100, стерильләштерү – 1000, кастрацияләү – 769, котыру чиреннән вакцина ясау – 538, йоклатып үтерү һәм үләксәне утильләштерү 773 сумга төшә, дип яза «Бизнес Онлайн» тендер документына сылтама ясап.

2020нче елда да Казан урамнарында хуҗасыз этләрне аулау белән шушы ук оешма шөгыльләнгән иде. Аннан элегрәк – СОБЖ, аннан соң – «ВетДом». Хайваннарны яклаучылар «Инде» электрон журналына сөйләгәнчә, бу һаман да шул бер оешма инде, исемен генә үзгәртә, анда һаман шул бер үк кешеләр эшли. Беренче карашка, оешма файдалы эш белән шөгыльләнсә дә, анда хайваннарның бөтен җенес системасын түгел, аналык көпшәләрен генә кисеп алалар, димәк, ахыргача стерильләштермиләр, дип борчыла хайваннарны яклаучылар. Шуңа күрә мондый этләрдә «туй» вакытларында барыбер агрессия билгеләре күренә, программаның бөтен мәгънәсе югала. Икенче борчый торган мәсьәлә – ясалган операциядән соң җөйләрнең сыйфатсыз салынуы. Алар үлекләп, хайванның үлеменә китерә икән. Ә бит казнадан бүленгән акча эшне җиренә җиткереп башкарырга җитә торган…

Колакларына сары бирка тагылмаган этләр әле стерильләштерелмәгән һәм котыру чиренә каршы прививка ясатмаган дигәнне аңлата. Андыйларны күрсәгез, «Халык контроле» яки «Госуслуги» порталында язып калдырырга мөмкин.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Сукбай этләргә юлыксаң, үзеңне ничек тотарга? Русия кинологлар федерациясе (РКФ) президенты Владимир Голубев менә мондый киңәшләр бирә.

Иң зур куркынычны төркем-төркем булып йөрүче хуҗасыз этләр тудыра. Алар үз «территорияләре»нә кергәнне яратмый, чикләрне бозучыларга ташланулары да ихтимал. Шуңа күрә аларның каршысына чыкмаска, урап узарга кирәк. Гадәттә, этләр өере белән йөри торган урыннар билгеле була: ташландык җирләр, төзелеш урыннары. Караңгы вакытта бигрәк тә ул урынны читләтеп узарга тырышыгыз.

Аерым гына йөрүче сукбай этләр гадәттә кешегә тияргә җөрьәт итми, сак карый. Ләкин чит кеше белән очрашудан кача алмаса, агрессия күрсәтергә дә мөмкиннәр, дип кисәтә кинолог. Әйтик, кеше көтмәгәндә килеп чыкса, бик якын килсә, эт агрессия күрсәтә ала. Өрү, янга йөгереп килү һәрвакытта да ташлану дигәнне аңлатмый, шуңа күрә тынычлыкны югалтмаска, кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк. Ә менә этнең ырылдап килүе, колаклары тырпаеп түгел, башына ятып торуы куркыныч.

Урамда йөрүче эт сезгә карата бернинди дә кызыксыну күрсәтми икән (өрми, арттан ияреп бармый һ.б.), аңа игътибар итмәскә һәм тизрәк үтеп китәргә кирәк. Төркем белән йөрүче этләр яныннан да йөгереп түгел, тыныч кына узып китү зарур. Үзеңне тыныч тотсаң, этләр сиңа игътибар итми, ди кинолог.

Әгәр инде хуҗасыз этләр сезгә игътибар итте, әйтик, каты итеп өрә башлады икән, якындагы агач, койма яки диварга арка белән басарга һәм шулай селкенми торырга кирәк. Этләр сезне әйләнеп чыгып, аяктан екмасын өчен шулай арканы сакларга кушыла. Өреп, этләр чит кешене үз «территорияләре»ннән куып чыгарырга тели. Әгәр ул кеше куркыныч тудырган кебек тоелса, саклану өчен аңа ташланырга да мөмкиннәр. Шуңа күрә өер тынычланганчы бер урында селкенми басып тору хәерле. Барыбызны да кечкенәдән: «Этләргә курыкканыңны сиздермә», – дип өйрәтәләр. Сукбай этләр белән дә шулай. Кагыйдәләрне тиешенчә үтәгәндә, күпмедер вакыттан этләрнең кызыксынуы сүрелә, аларның игътибарын ниндидер бүтән нәрсә биләп ала. Менә шул вакытта әкренләп, кисәк хәрәкәтләр ясамыйча, каты тавыш чыгармыйча гына чигенә башларга кирәк. Этләргә арка белән борылмагыз, шулай әкренләп чигенә-чигенә барыгыз, дип аңлата кинолог.

Әгәр үз этегезне урамга йөртергә алып чыкканда хуҗасыз этләр өеренә тарысагыз, алар янына бармаска, читләтеп узарга тырышыгыз. Сезнең эт аларга игътибар итмәсә, аларны күрмәсә яхшырак. Юкса эләгешеп китүләре, моннан үзегезнең эт, хәтта үзегез дә зыян күрүегез ихтимал.

Әгәр хуҗасыз эт ташланган икән, кул астындагы әйберләр ярдәмендә сакланырга, аеруча муенны сакларга кирәк. Чөнки муенда кан тамырлары бик күп, аны тешләсәләр, күп очракта үлем белән тәмамлана, ди кинолог.

Әгәр хуҗасыз эт тешләгән икән, тирән булмаган яраны агып торган суда кер сабыны белән 10-15 минут юарга кирәк. Этнең селәгәеннән һәм тешләгәндә ярага эләккән пычрактан тиз арада котылу зарур. Бер дә булмаса, дымлы салфетка белән сөртеп торырга һәм, мөмкинлек булуга, суда юарга. Әгәр яра тирән икән, шундук канны туктатырга тырышмагыз – хайванның селәгәе дә агып чыгып бетүе кирәк. Аннары яраны бәйләп куйгач, кичекмәстән больницага мөрәҗәгать итегез.

(Чыганак: «РИА Новости»)

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии