Федераль Җыенга мөрәҗәгать: кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла

Федераль Җыенга мөрәҗәгать: кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла

Яңа ел күңелле башланды. Әле газетабызның узган санында гына, күрәзәчеләр һәм астрологлар фикеренә таянып, «2020нче елда язмышны үзгәртә торган вакыйгалар булуы ихтимал» дип язган идек («2020 нинди үзгәрешләр алып килде?», 15 гыйнвар, 2020, №2). Күзгә күренердәй беренче зур үзгәреш газета басылып чыккан көнне үк булды. Русия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасын җиткерде һәм Конституциягә үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән чыкты. Ә ике сәгатьтән Премьер-министр Дмитрий Медведев бөтен хөкүмәте белән бергә отставкага китүен белдерде.

Путинның сәгатьтән артык барган мөрәҗәгатеннән ике төп тема аеруча истә калды. Беренчесе – бала табуны популярлаштыру. Икенчесе – илбашының үз киләчәген кайгыртуы.

АНА КАПИТАЛЫ, БУШЛАЙ КАЙНАР РИЗЫК…

Русиядә ана капиталы программасы 2026нчы елга кадәр озайтылачак. Болай программа 2020нче ел азагында эшләүдән туктарга тиеш иде. Ул гына да түгел, ана капиталы хәзер беренче балага ук бирелә башлый. Моңарчы гамәлдә булган ана капиталы күләмендә, ягъни 466 617 сум. Путин бу карарны «вакытны артка чигереп» кабул итәргә кушты – бу елның 1нче гыйнварыннан эшли торган итеп. Икенче бала туган очракта, гаиләгә тагын 150 мең сум өстәмә акча бирелер дип планлаштырыла. Шулай итеп, ике балалы гаиләләр өчен ана капиталының гомуми күләме 616 617 сум тәшкил итәчәк. Бу сумманы ел саен индексацияләргә, диде Президент. Өченче бала туганда, дәүләт гаиләнең 450 мең сум күләмендә ипотека бурычын каплаячак.

Аз керемле гаиләләргә бала пособиесе күләме артачак. Бу пособие бер кешенең кереме бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә биреләчәк. Беренче этапта түләүләр яшәү минимумының яртысын, ягъни 5,5 мең сумны тәшкил итәчәк. «Моның белән генә чикләнмибез: системаны бәяләп, кереме яшәү минимумына җитмәгән гаиләләр булса, киләсе елдан аларга пособие тулы яшәү минимумы күләмендә түләнәчәк», – диде президент. Бу 11 мең сумнан күбрәк дигән сүз. Моңарчы пособие балага 3 яше тулганчы гына түләнә иде, Путин 7 яшькә кадәр түләргә тәкъдим итте. Монысын да «артка чигереп» – 2020нче елның 1нче гыйнвары датасы белән кабул итәргә кушты.

7 яшенә кадәр пособие алган баланы мәктәптә дә шатлыклы хәбәр көтә. Бушлай кайнар ризык ашатачаклар! Дөрес, бу шатлык башлангыч классларга гына кагыла. Путин техник яктан әзер булган мәктәпләрдә бу яңалыкны 2020нче елның 1нче сентябреннән үк кертә башларга кушты. Ә гомумән алганда, башлангыч класслар 2023нче елның 1нче сентябреннән дә соңга калмый бушлай сыйфатлы кайнар ризык белән тәэмин ителеп бетәргә тиеш.

Класс җитәкчеләренә дә күчтәнәч бар. Юк, аларга бушлай төшке аш түгел. 5 мең сум өстәмә акча. Һәр төбәк билгеле бер сумма өсти иде инде аларга, ә хәзер федераль бюджеттан да 5 мең сум түләп барырга, ди Путин.

Югары класслар өчен Путин сөенечле хәбәр әйтмәде (кемдер, бәлки, БДИны гамәлдән чыгарыр, дип көткән булгандыр). Аның каравы мәктәпне тәмамлаучылар – абитуриентлар – өчен яхшы хәбәр: төбәк вузларында бюджет урыннары саны артачак. Бу мәктәпне тәмамлаучылар саны арту белән бәйле, диде Путин.

ЙӨРӘКЛӘР ҮЗГӘРЕШ ТАЛӘП ИТӘ

15нче гыйнварда Путин Конституциягә үзгәрешләр кертергә кирәк диде һәм шул ук көнне эшче төркем булдырды. Анда 75 кеше керде. Мәсәлән, генерал Борис Громов, спортчы Елена Исинбаева, эшмәкәр Наталья Касперская, пианист Денис Мацуев, Бөтенрусия казакъ җәмгыяте атаманы Николай Долуда, режиссер Карен Шахназаров. Татарстаннан да 2 кеше бар: Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм КФУның конституцион һәм административ хокук кафедрасы җитәкчесе Евгений Солтанов. 16нчы гыйнварда бу төркем беренче утырышын уздырды да. Ә инде 20се көнне, закон проектын әзерләп бетереп, Дәүләт Думасына тапшырдылар. Менә бу тизлек ичмасам!

Путин ике дистәгә якын үзгәреш тәкъдим иткән иде. Һәм алар өчен аерым-аерым түгел, барысына берьюлы тавыш бирергә кирәк, диде. Ягъни йә барлык тәкъдим ителгән үзгәреш белән килешәсең, йә берсе белән дә килешмисең. Чыгышында «ил күләмендә тавыш бирү» турында әйтте, тик референдум дигән сүзне телгә алмады. Нинди тавыш бирү ысулы турында сүз бара – монысын белгечләр дә анык кына әйтә алмый. РБК Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү 12нче апрельдә узарга мөмкин, дип язды да инде. Моны президент хакимиятенә якын өч чыганак әйткән. Тагын ике кеше 26нчы апрельне атаган.

Путин Конституциягә нинди үзгәрешләр тәкъдим итте соң?

Халыкара хокукның өстенлеген чикләү. Үзебезнең Конституцияне халыкара хокуктан өстенрәк куя башлау ягъни. Югыйсә, Конституциянең беренче бүлегенең 15нче маддәсендә халыкара хокукның өстенрәк (приоритетлы) булуы турында әйтелгән. Һәм бу беренче бүлеккә үзгәрешләр кертергә ярамый, яңа Конституция язып кабул итсәң генә (Конституциянең 9нчы бүлеге, 135нче маддәсе шулай куша). Шуңа күрә бу үзгәрешне ничек кертергә җыенулары әлегә аңлашылып бетми. Хәер, өстенрәк дип язылган булуына карап кына, бездә болай да халыкара карарларны үтәргә атлыгып тормыйлар. Европа судының берәр карары үтәлдеме Русиядә? Безнең ишеткән юк.

Парламентның вәкаләтләрен арттыру. Мәсәлән, Хөкүмәт башлыгын, урынбасарларын һәм министрларны билгеләү хокукын Дәүләт Думасына бирергә. Президентка ул сайлаган кандидатураны расларга гына калачак. Шул ук вакытта Хөкүмәт башлыгын яки министрны Президент үзе генә дә отставкага җибәрә ала – Дума әйткән кандидатураны раслый (чөнки мәҗбүр) һәм аны икенче көнгә үк эшеннән җибәрә алачак дигән сүз. Шуңа күрә бу вәкаләт күз буяу өчен генә бирелгән кебек.

Тагын бер тәкъдим парламентның югары палатасына кагыла: куәт ведомстволары җитәкчеләрен Президент Федерация Советы белән киңәшләшкәннән соң гына билгели торган булачак.

Әле тагын Путин Дәүләт Советын Конституцион органга әйләндерергә тәкъдим итте. Әлегә бу Президент каршындагы киңәшче орган гына, Конституциядә телгә дә алынмаган. Аның составына губернаторлар, төбәк башлыклары керә. Дәүләт Советы даими органга әйләнсә, ул губернаторлар ничек эшлиседер? Төп эшләре – төбәк белән җитәкчелек итәселәре дә бар бит.

Президентның вәкаләтләрен киметеп, аларны парламентка бүлеп бирү, Дәүләт Советын әһәмиятле орган итеп теркәү тәкъдимнәрен белгечләр болай дип аңлата: 2024нче елда Путинның президентлык вакыты чыга, ул шуннан соң үзенә утыру өчен кәнәфи әзерли. Әлбәттә инде, кәнәфи иң түрдән булырга тиеш. Дәүләт Советы башлыгы булырмы ул, Куркынычсызлык Советы рәисеме – кайсына күбрәк вәкаләт бирелүгә карап. Политологлар «Казахстан сценарие» булырга мөмкин дип фаразлый: Нурсолтан Назарбаев президент вазифасыннан китте, ләкин «милләт атасы» («елбасы») статусында барыбер дә ил белән идарә итүче булып калды бит.

Президентка карата таләпләрне катгыйлату. Яңа сайланасы президент Путин кебек ике сроктан күбрәк идарә итә алмаячак. Хәзер Конституциядә «рәттән ике сроктан күбрәк идарә итә алмый» диелгән. Шул сәбәпле Путин тәнәфес ясап, үзе урынына Медведевны утыртып торган иде бит. Хәзер илбашы менә шул «рәттән» дигән сүзне алып ташлау мөмкинлеген карарга кушты. Димәк, яңа президент күп дигәндә 12 ел (ике срок) идарә итәчәк.

Президент булу өчен, кандидат Русиядә даими рәвештә 25 ел яшәгән булырга тиеш. Хәзер бу вакыт – 10 ел. Өстәвенә, президентның ил башына сайланганда гына түгел, беркайчан да чит ил гражданлыгы һәм чит илдә озак вакыт яшәргә рөхсәт бирә торган документы (вид на жительство) булмаска тиеш. Чит илдә ярты ел булса да укыганнар, Швейцарияләрдә «вид на жительство»лары булган Ходорковскийлар, хәтта 2014нче елга кадәр Кырымда яшәгәннәр дә президент булып сайлана алмаячак дигән сүз.

Сүз уңаеннан, Путин хөкемдарларга, федерация субъектлары башлыкларына, депутатларга, сенаторларга, хөкүмәт җитәкчесенә һәм министрларга да чит ил гражданлыгы һәм «вид на жительство»ны тыярга тәкъдим итте.

Пенсияне мәҗбүри индексацияләүне һәм минималь хезмәт хакы күләме нормасын (ул яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш) Конституциягә үк язарга. Минималь хезмәт хакы, ягъни МРОТ – даими хәрәкәттә булган күрсәткеч. Әле быел гына 850 сумга артты. Даими үзгәреп тора торган күрсәткечне Конституциягә үк кертергә кирәкме икән? Хәер, аны «яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш» дип язачаклар бит – анысын гына үтәп булачак.

Сүз азагында. 18нче гыйнварда Президент хакимияте бинасы каршында ялгыз пикетлар үтте. Анда чыккан кешеләр Конституциягә үзгәреш кертүгә каршы. Конституцияне Путин гомеренең азагына кадәр хакимияттә кала алырлык итеп үзгәртергә телиләр, без моңа каршы, дип белдерә пикетчылар. Нәрсә булып бетәр – күзәтеп барыйк.

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Кем син, иптәш Мишустин?

Русия Хөкүмәте башлыгы кәнәфиенә йога белән мавыккан, «Зенит» футбол командасының җанатары булган Дмитрий Медведевка алмашка хоккей яратучы һәм частушкалар язучы Михаил Мишустин килде. Урыс басмалары язуынча, «Аю» урынына – «Аюкай», ягъни Мишка.

Михаил Владимир улы Мишустин – икътисад фәннәре докторы. Дәүләт хезмәтендә – 1998нче елдан. Аңарчы эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән. Һәм 2008-2009нчы елларда, дәүләт хезмәтеннән «каникул»га чыгып торып, бизнес белән шөгыльләнеп алган.

1999-2004нче елларда Русия Федерациясенең салым һәм җыемнар министры урынбасары булып эшләгән. Соңрак күчемсез милек объектлары кадастры федераль агентлыгын (Роснедвижимость), аннары махсус икътисади зоналар белән идарә итү федераль агентлыгын (РосОЭЗ) җитәкләгән. Татарстанның Алабуга шәһәрендәге махсус икътисади зона шул чорда ачылды инде.

2010нчы елда Мишустин Федераль салым хезмәте башлыгы итеп билгеләнде. Ә 2020нче елның 16нчы гыйнварында Русия Федерациясе Хөкүмәте рәисе итеп расланды.

«Коммерсант» язуынча, Мишустиннар гаиләсенең йөзәр миллионлык активлары бар. Алексей Навальный җитәкчелегендәге Коррупциягә каршы көрәш фонды Михаил Мишустинның хатыны Владлена 9 ел эчендә (Михаил әфәнде Федераль салым хезмәте башлыгы булып эшләгән 2010-2018нче елларда. – Авт.) 800 млн сум акча эшләгән дигән мәгълүмат чыгарды. Мишустин моны рәсми рәвештә берничек тә шәрехләмәде.

Мишустин – Татарстанда еш кунак. Русиянең яңа Премьер-министры белән Рөстәм Миңнехановны финанс һәм инновацияләр өлкәсенә мәхәббәт берләштерә икән – бу Казан Кремле сүзләре.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә Михаил Мишустинны котларга да онытмады. Берничә ел элек Мишустин әфәнденең Казанда хоккей да уйнаганы бар. Салым органнарының 25 еллыгына багышланган иптәшләрчә матчта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Михаил Мишустин, «Ак Барс»ның элеккеге капитаны Алексей Морозов бер командада уйнаганнар иде.

«Википедия»гә ышансаң, Мишустин әфәнде частушкалар һәм эпиграммалар язу белән мавыга, рояльдә уйный. Григорий Лепс башкаруындагы «Настоящая женщина» һәм «Зола» җырларының көйләрен дә Мишустин язган ди.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии