Гади генә түгел, алтын: кибетләрдә йомырканы данәләп сата башлаганнар

Гади генә түгел, алтын: кибетләрдә йомырканы данәләп сата башлаганнар

Русиядә тавыклар алтын йомырка сала. Кибет киштәсендәге бәяләрне күреп, әнә шундый нәтиҗә ясарга мөмкин. Йомырка хакы ике ай элек югары үрмәли башлады. Кайбер төбәкләрдә бер дистә йомырка бәясе – 150-170 сумга, ә икенчесендә 300 сумга кадәр күтәрелде. Кызганыч, тик әле дә түбән тәгәрәргә җыенмый.
Кырымдагы җирле супермаркетта бер дистә йомырка 180 сум тора, дип яза «Кырыминформ». Калининград, Саратов ише шәһәрләрдә җәмәгать урыннарында да тавык йомыркасы сату очраклары арткан. Алучылар да күп! Бәя арзанрак чөнки – бер дистәсе 150 сум. Менә шул «дефицит» товарны берничә сәгать чиратта торганнан соң гына сатып алырга мөмкин. 
ҺАМАН КҮТӘРӘЛӘР
ТАСС хәбәренчә, монополиягә каршы комитет йомыркага кибет бәясен 5 проценттан да арттырмаска тәкъдим иткән иде. Тик әлеге мөрәҗәгать кайбер кибетләргә генә кагылган, күрәсең. Әйтик, «Азбука вкуса» йомыркага өстәмә бәяне 10 процентка арттырган. Шуңа күрә Мәскәүдә «Верный» кибетләрендә йомыркаларны данәләп сата башлаганнар. Бер данәсе – 12 сум.
Ике ай эчендә йомыркага бәяләр уртача күрсәткечтән, ягъни 70 сумнан 120-150 сумга кадәр күтәрелде. Нәтиҗәдә, кибетләрдә – зур чират, халыкта канәгатьсезлек барлыкка килде. Совет чорына кире кайтабыз диярсең, 90нчы еллар башында русиялеләр һәр «тишектән» азык-төлекнең арзанлысын эзли иде.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Русиядә йомырка дефициты күзәтелми. Товар җитәрлек. Агросәнәгать өлкәсендәгеләр бәя үзгәреше сезонлы һәм тиздән үз күрсәткеченә кире кайтачак, дип ышандыра. Әмма озак көтәрбезме? Монысы, кызганыч, ачык сорау. Җирле хакимиятләр бәяне төшерергә тырыша үзе. Мәсәлән, кош фабрикаларыннан йомырка төялгән машиналарны шәһәрнең төрле нокталарына җибәрә. Товар сатарга, әлбәттә. Монда бер дистә йомырканы 70 сумга сатып алырга була, дип ышандыралар. Билгеле ки, арзан бәя булган җирдә сатып алучы да күп булачак. Әмма халык көннәр буе чиратта басып торырга риза булырмы? (Акчам янга калсын дисәң, төнгә кадәр дә торырсың!).
НИГӘ АРТА СОҢ?
Тавык йомыркасының хәзерге ваклап сату бәясе соңгы ун елда рекордлы, ләкин Яңа елдан соң төшә башлаячак. Азык-төлек товары җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр ассоциациясе («Руспродсоюз») идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Леонов үз фикере белән уртаклашты, дип яза «РИА Новости».
– Русиядә 11нче декабрьдән 17нче декабрьгә кадәрге атнада бер дистә йомырканы ваклап сату бәясе уртача 121,8 сум тәшкил итте. Хәзерге бәяләр дәрәҗәсе 2013нче елдан башлап, соңгы ун елда рекордлы. Әмма Яңа елдан соң без бәяләрнең төшүен күзәтә алачакбыз, – ди Дмитрий Леонов.
Шул ук вакытта «Руспродсоюз» идарәсе рәисе урынбасары фикеренчә, бәяләрне тотрыклы итүдә сәүдә челтәрләре белән килешүләр һәм импортны ачу ярдәм итәчәк. Җәй көне кошчылык белән шөгыльләнүчеләрне йомырканы үзкыйммәтеннән түбән бәягә сатарга мәҗбүр иттеләр, ул да хәзерге күренешкә китереп җиткерде.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, 5-11нче декабрьдә ил буенча тавык йомыркасы 5 процентка кыйммәтләнгән. Татарстанда ул 8,75 процентка арткан. Шул ук вакытта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада йомырка җитештерүнең нормадан 13 процентка югарырак булуы теркәлгән. Моңа да карамастан, аңа ихтыяҗ бик зур: 16нчы декабрь иртәсендә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ике сәгать эчендә 200 меңнән артык йомырка сатып алганнар.
Узган атнада «Туры элемтә» вакытында Русия Президенты Владимир Путин йомыркага югары бәяләр өчен гафу үтенде. Аның сүзләренчә, ул хөкүмәт эшендә төгәлсезлекләр аркасында үсә башлаган. Монополиягә каршы федераль хезмәт Кырымда һәм Киров өлкәсендә йомырка җитештерүчеләргә каршы эш кузгаткан. Моңа кадәр ун төбәктә, шул исәптән Татарстанда да, антикартель тикшерүләре узган.
– Я недавно спрашивал у министра сельского хозяйства, как у него с яйцами. Они говорят, что у них все в порядке. А я ему ответил: вот у граждан наших есть проблемы, – дип елмаеп сөйләде Президент туры элемтә вакытында.
Гадәти товарның югары бәяләре проблемасын берничә фактор белән бәйли белгечләр. Беренчесе – сезонлылык. Йомырка бәясенең нәкъ менә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан артуы очраклы хәл түгел, мөгаен. Тик узган ел мондый проблема күзәтелмәде. Дөрес, узган елның язында йомырка бәясе 5-10 процентка артты, тик хәзер без 50-100 процентка артуны күзәтәбез. 
Икенчесе – логистика һәм ягулык бәяләре. Азык-төлек продукциясенә бәя артуга йогынты ясаячак әлеге факторны октябрь аенда ук игълан иткәннәр иде. Тик 2023нче елның ноябрендә ягулык яки логистика белән бернинди проблема да күзәтелмәде. 
Тавык азыгы һәм препаратларына бәя арту. Монысы чынбарлыкка якынрак, әмма монда да кайбер сәерлекләрне билгеләп үтү мөһим. Мәсәлән, Русиядә кош фабрикалары өчен азык та, препаратлар да җитештерелә.
Нәтиҗәдә, без бәянең рекордлы рәвештә үсүен аңлата алырлык реаль нигезләр таба алмыйбыз. Җитештерүчеләр кош фабрикалары өчен җиһазлар сатып алуда кыенлык булуыннан зарлана. Илдәге һәр кош фабрикасы да берьюлы һәм бер мизгелдә үз бизнесларын яңартырга булдылармы икәнни соң? Хәер, бу уңайлы алым. Бәяләрне күтәрәбез, чөнки барысы да кыйммәт. Кош азыгы кыйммәт, җиһазлар модернизацияләүне таләп итә... Сылтаныр җирлек бар.
КЕМ НӘРСӘ ДИ?
Русия кошчылык берлегендә халыкны борчыган әлеге сорауларга җавап бирергә тырышалар үзе. Тик җаваплары гына бик ышандырырлык түгел. Мәсәлән, берлекнең генераль директоры Галина Бобылева тавык продукциясенә бәяләр артуга аптырыйсы юк, аның сезоны шундый дип ышандыра. Тик моңарчы ник бу фактор бәягә йогынты ясамаган соң, дигән сорауга аның җавабы юк.
Проблеманың турыдан-туры Көнбатыш санкцияләренә бәйле булуы да мөмкин хәл. Тик дөрес фикер йөртсәк, тавык йомыркалары, ит һәм башка продукцияне Русиядә үстерәләр һәм җитештерәләр. Бу очракта без өченче илләргә бәйле түгел диярлек.
Владимир Путин белдергәнчә, йомыркага бәя үсү – ихтыяҗ арту, ә җитештерү артмау белән аңлатыла, өстәвенә импортны вакытында ачмадылар. Бу – хөкүмәт эшендәге төгәлсезлек, дип аңлатты Президент. Ул тиздән хәл яхшырачагына ышаныч белдерде, чөнки мәсьәлә Авыл хуҗалыгы министрлыгының игътибар үзәгендә тора.
Кабул ителгән чаралар арасында – йомырка җитештерүне арттыруны планлаштыру, җитештерүчеләрдән турыдан-туры йомырка сәүдәсен киңәйтү, кош фабрикаларын һәм челтәрләрен озак вакытлы тәэмин итү килешүенә күчерү, шулай ук бу продукцияне пошлинасыз импортлау.
Сүз уңаеннан, сатучылар арасында гаеплеләрне эзләргә кирәкми. Кош фабрикалары кибеткә 80-100 сумлык бер дистә йомырка җибәрә, ә базарда бу продуктка өстәмә бәя 5-10 проценттан артырга тиеш түгел. 
18нче декабрьдә билгеле булганча, Русиягә кертелгән йомыркага импорт пошлинасын алу процессы тәмамланды диярлек. Русия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев:
– Якын арада, бу атнада ук, Әзербайҗаннан йомырка килергә тиеш. Ике-өч атнадан исә тиешле импорт пошлинасы булмаган йомыркалар Төркиядән килер дип уйлыйм, бу безгә бәяләрне үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк. Шулай да сезонлы фактор алга таба да тәэсир итәргә тиеш һәм Яңа елдан соң бәяләр төшә башлар дип өметләнәм.
Төркиядән йомырка ташу исәбенә Русия кибетләрендә бу төр ризыкка хаклар төшәчәк, дип ышандыра икътисад фәннәре докторы, Русия хөкүмәтенең авыл хуҗалыгы-сәнәгать департаментының элекке башлыгы Леонид Холод та. Ул шулай ук йомырка бәясенә ниләр йогынты ясавын аңлатты «Известия»га:
– Әгәр базарда сорау һәм тәкъдим арасындагы баланс бозыла икән, әлбәттә, бу дисбалансны бетерәчәк һәм товарга булган ажиотажны ябачак. Дөрес, быел йомырка бәясе вакытыннан алдарак кыйммәтләнде. Декабрь ахыры – сатып алу ихтыяҗының иң югары ноктасы. Бәйрәмнәр булгач, халык азык-төлекне табынга гына түгел, 10 көнлек итеп алып куя, чөнки өйдә утырачаклар һәм кафеларда түгел, башлыча өйдә ашаячаклар. Ничек кенә булса да, Яңа елга кирәкле әйберләргә декабрьнең икенче яртысында бәя артырга тиеш. 
Моннан тыш, йомыркага бәя тавык һәм дуңгыз итенә бәя арту сәбәпле кыйммәтләнгән, дип саный Леонид Холод.
– Ит сатып ала алмаган кешеләр терлек аксымы булган башка ризыкны – йомырканы ала, – дип сөйләде Леонид Холод. – Кошчылык фабрикалары энергоресурсларга бик бәйле. Кош үрчетүчеләр куллана торган башка нәрсәләр дә кыйммәтләнде. Заманча кошчылык фабрикаларының күбесе – импорт проектлары, күп җиһазлары чит илнеке, алар катлаулы һәм карап торуны сорый. Санкцияләр, валютаны запчастьләргә, хезмәт күрсәтүгә, алмаштыруга тоталар, ә валюта бик кыйммәтләнде.
Леонид Холод сүзләренчә, кош продукциясе үзкыйммәтенең 60 проценты – азык. Азыкта үзкыйммәтнең мөһим өлеше – азык өстәмәләре, алар – күпчелек очракта чит илнеке. Валюта кыйммәтләнгәч, аларга да бәя арта. Юл бәясе дә кыйммәтләнде, болар барысы да бәягә тәэсир итә.
Моннан тыш, халык матбугатта бәя арту турындагы язмаларга һәм кибетләрдә үзгәреп торган бәяләргә дә игътибар итә, дип саный Леонид Холод. Шуның аркасында ажиотаж килеп чыга, бөтен кеше ала башлагач, бәя арта. Мәсәлән, карабодай белән шундый хәл булган иде.
Акча эшләүнең мондый яхшы ысулын спекулянтлар да кулдан ычкындырмый – бәяләр үсешенә үз өлешләрен кертә. «Авито» игъланнар сайтында бер белдерү пәйда булды: бер дистә йомырканы 125 сумга саталар. 170 сум түгел инде, 125кә алырга була! Сатучы – гади авыл кешесе дип билгеләнгән. Кайсы район, нинди авылдан булулары турында бер мәгълүмат та юк. Үзенә яздым. «2 дистә алсагыз, 240 сумга бирәм», – ди бу. «Бүген килеп алырга мөмкинлегем юк», – дигәч, «350 сумга китереп тә бирәбез», – диделәр. «Иртәгәгә калдырмагыз, бәяләр көн дә арта, иртәгә 130 сум булуы бар», – дип тә өстәп куйды. Аның белән бүтән хәбәргә чыгу мөмкин булмады, язганнарны укымады, җавап бирмәде.
КЫЗЫКЛЫ ФИКЕР
Һәр проблеманың уңай ягын табучылар бар анысы. Бәя күтәрелә, дип моңсуланып утырмый, мәзәкләр уйлап таба халык. Социаль челтәрләрдән җыелган шундый кызыклы фикерләрнең берничәсе белән уртаклашабыз.
Рүзия:
– Авылда туганыма шатланып туя алмыйм. Тавык йортына чыгам да, табагы белән йомырка җыеп алып керәм. Берәү дә акча сорамый. Шул уңайдан бүген тавыкларга рәхмәт әйтеп, ашарларына күбрәк салып кердем әле. Яшәсен тавыклар, яшәсен күкәй!
Илнур Р.:
– «Күкәй... Барысы булыр «окей», ашарга булса күкәй!». Яшьрәк чакта шулай дип җырлап йөри идек. Бүгенге көн кадагына гына туры килә икән бу сүзләр. Сараеңда йомырка сала торган тавыкларың булса, син – иң бәхетле кеше икән.
Артем:
– Йөргән кызым Яңа елга кыйммәтле бүләк сораган иде. 4-5 дистә йомырка бүләк итәрмен, ахры. Сөенер инде!
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
(фотолар Русия төбәкләрендә яшәүчеләрнең социаль челтәрләреннән алынды)

Комментарии