Депутатлар тәкъдим итә...

Депутатлар тәкъдим итә...

Уенын-чынын бергә кушып фильм төшерсәң, аны шулай дип башлап җибәрергә булыр иде. Тик бу фильм түгел – чынбарлык.

ХӘРБИ ОБЛИГАЦИЯ КЕРТЕРГӘ...

Русиядә мобилизацияләнгәннәргә ихтыяри-мәҗбүри финанс ярдәме күрсәтү, әйберләтә җыю акцияләре оештырылып тора. Халыкның артык акчасы күп дип уйлыйлармы соң, яңадан-яңа «ихтыяри акцияләр» уйлап чыгаралар. Менә «Гадел Русия – Дөреслек өчен» партиясе башлыгы Сергей Миронов финанс министры Антон Силуановка Украинадагы махсус хәрби операцияне финанслау максатыннан хәрби облигацияләр чыгара башларга тәкъдим иткән. Бу хакта партиянең матбугат үзәге белдерде. Миронов облигацияләрне «Халык һәм Армия бердәм» дип атарга, бер кәгазьнең бәясен күп дигәндә 500 сум итеп куярга һәм елына 2 процент табыш китерә торган итеп эшләргә киңәш иткән. «Русиялеләр хәрби операциядә катнашучыларга волонтерлар һәм хәйрия оешмалары аша актив рәвештә ярдәм итеп торалар. Һәм мондый ярдәм күрсәтергә теләүчеләр даими арта бара», – дип язган Миронов финанс министрына рәсми хатта. Облигацияләрнең файдалы булуына мисал да китергән. «1942нче елдан 1945нче елга кадәр СССРда махсус хәрби займнар (ягъни шул ук облигацияләр) гамәлдә булган. Бөек Ватан сугышы елларында җәмгысы 81 млрд 500 мең сумга дәүләт займы чыгарылган. Алардан ил бюджетына 100 млрд 541 млн сум акча кергән», – дип язган үз хатында Миронов.

Бөек Ватан сугышы елларында «популяр» булган ул облигацияләрне үз күзләре белән күреп белүчеләр кими барса да, алар турында тарихтан укып беләбез. «Бердәм булып Дәүләт хәрби займына язылыйк һәм дәүләткә дошманны җиңәргә ярдәм итик» кебек агитацион җөмләләр белән тәкъдим ителгән ул. Облигацияне сатып алу ирекле булган, ләкин чынлыкта ихтыяри-мәҗбүригә кайтып калган. 1942нче елдан башлап, эшчеләр ел саен үзләренең бер айлык хезмәт хакы күләмендәге суммага облигациягә язылган, аны ун ай эчендә түләп бетерергә тиеш булган. Бу – иң түбән минимум. Ә стахановчылар бер ярым яки ике оклад күләменә язылырга мәҗбүр булган. Һәр облигациядән 2 процент табыш кергән, 4 процент табыш алып була торган отышлы кәгазьләр дә чыгарылган. Ачык тарихи чыганаклардагы мәгълүматлардан күренгәнчә, бу займнардан алынган керем сугыш елларында дәүләт казнасының 10 процентын тәшкил иткән. 1947нче елда хакимият акча реформасы уздырып, хәрби займнарны 3:1 исәбе белән конвертацияләгән. Ягъни халык бөтенләй диярлек табыш ала алмый калган.

Менә хәзер Миронов шушы практиканы торгызырга тәкъдим итә. Гади кеше мондый тәкъдим белән чыкса, армиянең абруен төшерә дип, маддә манчып куярлар иде инде. Ә депутатныкы «махсус операциягә ярдәм күрсәтү буенча тәкъдим» буларак бара. Сүз уңаеннан, Украина 25нче февральдә үк Хәрби облигацияләр чыгара башлаган иде инде.

Бөек Ватан сугышы елларында хәрби казнаны тулыландыруның тагын бер алымы кулланылган: Бөтенсоюз лотереялары. Беренче тапкыр игълан иткәндә бер лотерея билеты 10 сум торса, дүртенче тапкырында 25 һәм 50 сум булган. Билет алучыларга акчалата җиңү яисә хатын-кызлар өчен каракүл манто, алтын йөгертелгән сәгать, көмеш портсигар, кием-салым, аяк киеме һәм башка әйберләр вәгъдә ителгән. Берочтан аны да тәкъдим итәр өчен Миронов ул лотерея турында белмәдеме, әллә запаска сакладымы икән?..

«МИН АЛАЙ ДИП ӘЙТМӘГӘН ИДЕМ»

Язманың икенче өлешен «Минем телем – минем дошманым» дип атап булыр иде. Депутатларга теләсә нәрсә сөйләргә рөхсәт ителсә, безгә әлегә алар турында язарга рөхсәт ителә. Кайчандыр актер буларак билгеле, ә бүген күбрәк патриот һәм Дәүләт Думасы депутаты буларак телгә алына торган Дмитрий Певцов, «Звезда» телеканалында Мәскәү югары гомумхәрби команда училищесының 105 еллыгы уңаеннан оештырылган концертта чыгыш ясаганда, урыс кешесенең көче – аның... үлә белүе, дип белдерде. «Фейк» таратуда гаепләмәсеннәр өчен, цитатаның шул өлешен тулысынча китерәбез (русчадан татарчага тәрҗемә итеп): «Урыс кешесенең төп сыйфаты... Безнекеләр кебек ярата, дус була һәм үлә белү – ул, әлбәттә... Җитмәсә, шуның хәтле күләмдә. Ничек кенә моңсу һәм куркыныч булса да. Һәм дөньяның башка бер генә илендә дә бездәге хәтле изгеләр юк. Менә, мөгаен, безнең көчебез, шул исәптән башка дөньядан аермабыз шундадыр», – диде депутат. Монда бөтен Русия халкын «урыс кешесе» дип гомумиләштерүенә дә бәйләнергә булыр иде, тик тулаем җөмләсен күргәч, анысын гына кичерәсең. Үзенчә матур патриотик җөмлә корырга теләгәндер инде, тик кем әйтмешли, һәрвакыттагыча килеп чыкты. Әле тагын артист-депутат: «Русия ике континентта – Европа һәм Азиядә урнашкан. Бу ачуны китерми калмый. Бу бөтенесенең ачуын китерәдер, мөгаен», – дип тә әйтте. Монысын шәрехләп тормыйбыз. Фәкать география дәресләрен искә төшереп, ике континентта урнашкан илләрнең бер Русия генә булмавын хәтерләтәбез.

17нче декабрьдә интернетта «армиядә хезмәт итү вакыты кабат 2 ел булачак» дигән хәбәр таралды. Кереп укый башлагач, бу яңалыкны Оборона министрлыгы да, илнең югары җитәкчелеге дә түгел, бер военком гына әйткәне билгеле булды. Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәре хәрби комиссары Михаил Фотин «Вечерний Дмитров» телеканалына интервьюда: «Миндә Мәскәү өлкәсе хәрби комиссарыннан рәсми мәгълүмат бар. 2023нче елның язында хәрби хезмәткә чакырылган егетләр хәзерге кебек бер ел түгел, ел ярым хезмәт итәчәк. Бу күчеш чоры гына булачак. Ә инде 2023нче елның көзге чакырылышына эләккәннәр ике ел хезмәт итәчәк», – дип сөйләгән. Видео телеканалның ютубтагы «Дмитров ТВ» каналында чыкты. Ни өчен мондый карар алынуын үзенчә шәрехләп тә күрсәткән хәрби комиссар: «Төньяк күршеләр НАТОга керә бара, димәк, яңа берлекләр, яңа хәрби частьлар булдырырга кирәк». Әлбәттә инде, видео таралуга, Дәүләт Думасы һәм Оборона министрлыгы «дөрес түгел, юк сүз» дип аңлатма бирергә мәҗбүр булды. Ә Михаил Фотин (подполковник!) видеода әйткән сүзләреннән баш тартып, MSK1.RU электрон басмасына: «Барысы да ничек монтажлауларыннан тора. Материалны төрлечә монтажларга була», – дип белдерде. Гомумән, чиновникларның уйламый ычкындырган сүзләре өчен иң популяр аклану ысулы ул – «алай дип әйтмәгән идем, журналистлар дөрес аңламаган». Шуннан соң тагын да кызыграк хәл башланды. Фотин «Baza» телеграм-каналына интернетта чыккан видео ике ел элек төшерелгән иде дип әйткән! Тик, менә хикмәт, ике ел элек төшерелгән видеода ниндидер «туктатылып торган мобилизация» турында сүз бара, хәрби комиссар анысына ачыклык кертмәгән. MSK1.RU «Вечерний Дмитров» телеканалының баш мөхәррире Михаил Ларин белән элемтәгә кергән. «Сез сюжетны күрдегезме? Хәрби хезмәтнең вакыты озайтылу турындагы сүзләрне военком әйттеме, әллә безнең хәбәрчеме? Шулай булгач, нинди монтаж турында сүз барсын ди», – дип белдергән баш мөхәррир. Ике ел элек төшерелгән видео дигәнне дә: «Ике ел элек төшергән сюжетны куя алмыйбыз бит инде», – дип җаваплаган.

Хәзер инде бу видеоны карап булмый, хакимият кушуы буенча бетерелгән. Ә менә хәрби комиссарга «фейк» тарату буенча эш ачылуы турында әлегә бер мәгълүмат та юк. Хәер, хәрби комиссар депутатлар кебек үк кагылгысыз фигура түгел инде, шуңа күрә эш үк ачылмаса да, шелтә белдерелүе ихтимал. «Говорит Москва» эфирында махсус хәрби операция башлангач Русиядән киткән барлык ирләрне – пед...ст, ә хатын-кызларны фахишә дип атаган ДәүДуманың гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисе урынбасары Виталий Милонов кебекләргә генә ике дөнья – бер морҗа ул...

 

КЕМ НӘРСӘ ӘЙТТЕ?

Соңгы вакытта әйтелгән тәкъдимнәрнең һәм кертелгән закон проектларының тагын берничәсенә тукталабыз. Алар арасында халыкка файдалы булырдайлары да бар.

***

Коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан бер төркем депутат һәм сенатор Дәүләт Думасына депутат буларак акчага түгел, иҗтимагый нигездә генә эшләүчеләрне керем һәм милекләре турында декларация тапшырудан азат итәргә кирәк дигән закон проекты кертте, дип язды «Коммерсантъ». Аның авторлары – Павел Крашенинников, Андрей Клишас («Бердәм Русия»), Валерий Гартунг («Гадел Русия – Дөреслек өчен») һәм Алексей Диденко (ЛДПР). Иҗтимагый башлангычларда эшләүчеләрне, ягъни төп эше башка булып, депутатлык белән бушка шөгыльләнүчеләрне сайлау алдыннан һәм эре сатып алу башкарганда гына (анысы гомуми суммасы гаиләнең соңгы өч елга булган кеременнән артып китә торган бәягә күчемсез милек, транспорт, кыйммәтле кәгазьләр сатып алынган очрак дип билгеләнгән) хәбәр бирә торган итмәкчеләр. Андый чыгымнары юк икән, бу хакта телдән белдерү дә җитәчәк, декларация тапшырып торасы булмаячак. «Хәзерге вакытта милек декларациясе тапшыру мәҗбүрияте булу сәбәпле күп кешеләр, бигрәк тә бизнес вәкилләре депутатлыкка барырга теләми. Бу – икътисади, социаль һәм сәяси киртә, керем турында декларацияләр сайлауларда кандидатларга басым ясау өчен кулланыла», – дип аңлаткан бу үзгәрешнең кирәклеген Павел Крашенинников. Моның белән генә бетми. Декларация тапшыра торган депутатларның, ягъни депутатлык төп эше булган, моның өчен хезмәт хакы түләнгән затларның да керем һәм милек турында мәгълүматларын гомумиләштереп һәм шәхесен ачыкламыйча гына чыгарырга тәкъдим итәләр.

***

ДәүДума депутаты Солтан Хәмзәев йөрәк-кан тамыры авыруларыннан интегүчеләргә кыш көне эш сәгатьләрен бер сәгатькә кыскартырга тәкъдим иткән (RT хәбәре). Депутат мондый чирләрнең нәкъ менә салкын кышкы һавада кискенләшүен раслый торган тикшеренүләр, шул исәптән чит ил белгечләре тарафыннан эшләнгәннәре дә бар, дип искә төшергән.

***

Орел өлкәсенең Закон чыгару җыены депутаты (КПРФ) Виктор Макаров хуҗасыз этләрдән котылу, дөресрәге ике куянның койрыгын тоту ысулын уйлап тапкан. Ул этләрне тиешенчә өйрәтеп, Украинага махсус операциягә – дошман танкларын шартлатырга җибәрергә тәкъдим иткән, дип яза «Орелtimes». Бу хакта депутат сессиядә сукбай этләргә приютлар булдыру мәсьәләсе буенча фикер алышканда әйткән, диелә. Калган депутатлар аның тәкъдимен хупламаган. Шул ук Бөек Ватан сугышында мондый алым кулланылган инде. Хәтта дошман танкларын шартлатып, җиңүне якынайтырга булышкан этләргә куелган һәйкәлләр дә билгеле. Бу сүзләрне дә, Русия армиясен явыз итеп күрсәтә, шул рәвешле аның абруен төшерә, дип борып калдырырга булыр иде дә бит, тик тәкъдим депутат авызыннан чыккан.

***

Коми Дәүләт Советы депутаты һәм республикада КПРФның беренче сәркатибе Олег Михайлов коллегаларына хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга түләүне арттыру турында әзерләнгән закон проектын тәкъдим итәргә теләгән. Башта депутатның микрофонын кабызмаганнар. Шулай да ул микрофонсыз гына сөйли башлаган, тик аны тыңлап та тормастан, кул чабарга, аяк тыпырдатырга керешкәннәр. Чыгышның видеосын «Подъем» электрон басмасы урнаштырды. Бу рәвешле кул чабу «сине тыңлыйсыбыз килми, бар, кереп кит» дигән мәгънәгә ия. «Мин мондый оятсызлыкны көтмәгән идем. «Бердәм Русия»леләр провокация оештырды. Сүздә барысы да ветераннарга ярдәм итәргә тели, ә эш тәгаен адымнарга барып җиткәч, патриотлык пафослы сүзләрдә генә кала. Z билгесен тагып йөриләр, ә эшкә килеп терәлгәч, үзләрен шулай тоталар», – дип коллегаларына үпкәсен белдергән депутат.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии