«Салым булмаган салым»ны түләр вакыт җитә

«Салым булмаган салым»ны түләр вакыт җитә

Татарстанда үзара салым буенча референдумнар башланып китте. Инде 7нче ел түлибез шул «салым булып җитмәгән салым»ны – әле һаман ияләшеп-килешеп бетеп булмый.

Узган якшәмбедә Чирмешән һәм Югары Ослан районнарында беренче референдумнар үтте. Чирмешәндә референдумга килүчеләр саны 54,89 процентны тәшкил иткән. 18 яше тулган һәм шушы җирлектә «прописка»да булган кешеләрне саныйлар. Халыкның яртысы килсә, референдум законлы үткән дип санала – димәк, Чирмешәндә бар да тәртип. Районда үзара салымның күләмен бик зур итеп куйганнар иде – кеше башыннан 1000 сум. Район халкының күпчелеге шуның белән килешкән булып чыга – референдум нәтиҗәсеннән шулай күренә. Ул килешү ихтыяри булганмы, ихтыяри-мәҗбүриме – анысы инде безгә караңгы. Русиядә сайлаулар, тавыш бирүләр (ә референдум – җирле халыкның үз фикерен һәм тавышын белдерү урыны ул) вакытында хакимият тарафыннан нинди алымнар кулланылуын ишетеп тә, күреп тә беләбез, шуңа күрә «чиста» тавыш бирүләргә бик үк ышанып та бетәсе килми. Ә, бәлки, алай дип уйларга кирәкмидер. Бәлки, Чирмешәндә үз җирлекләрен төзекләндерү өчен акчаларын жәлләми, җитәкчеләргә ышана һәм өметләнә торган бай һәм патриот халык яши торгандыр.

Ә менә Югары Осланда тиешле санда халык җыелмаган – килүчеләр 45,5 процентны гына тәшкил иткән. Димәк, референдумның нәтиҗәсе саналмый. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматына караганда, бу җирлектә үзара салымның күләмен 400 сум дип билгеләгән булганнар. Референдумда тиешле санда халык җыелмагач, Югары Ослан халкы киләсе елда үзара салым түләми булып чыга инде. Хөкүмәттән бүлеп бирелә торган «1 сумга – 4 сум» программасыннан да мәхрүм калалар димәк.

Татарстанда үзара салым түләү программасы 2013нче елдан бирле эшли. Шул елдан башлап, авыл җирлекләрендә референдумнар үтә, халыктан җыелган 1 сум акчага Татарстан Хөкүмәте 4 сум күләмендә акча өстәп бирә – программаның асылы шуннан гыйбарәт. Әйтик, халык үз көче белән 100 мең сум җыйса, дәүләт шуңа 400 мең өстәп бирә – җирлеккә җәмгысе 500 мең сум булып кайта. 2018нче елда законга үзгәрешләр керде: хәзер референдумнар 3000 һәм аннан күбрәк кеше яшәгән җирлекләрдә генә уза. Ә аннан азрак кеше яшәгән авыллар үз җыеннарын (сход) үткәреп, үзара салым түләү турында карарны шунда кабул итә ала. Һәр авыл үз казнасын үзе булдыра һәм шул акчага үз авылларын тәртипкә китерә ала дигән сүз инде бу. Дөрес, берничә пенсионер гына яшәүче кечкенә салалар өчен бу закон файдалы түгел. Чөнки үзара салым акчасын берничә ел буе җыеп барырга ярамый, ә бер елда гына берничә пенсионердан күпме акча җыелсын? Элек, җирлекләр составында тавыш биргәндә һәм үзара салым берничә авылдан бергә тупланганда, кечкенә авылларның да юлларын, зират коймаларын рәтләтү мөмкинлеге бар иде. Хәзер аларга хакимияттән өмет итеп ятарга кала.

Язма башында «салым булып җитмәгән салым» дигән идек. Чөнки үзара салым – мәҗбүри түгел. Ул гамәлгә кергәндә дә «мәҗбүри булмаган салым» дип барды, хәзер дә шулай дип бара. Ул Салым кодексы нигезендә контрольдә дә тотылмый. Ягъни салым белән ирекле кертем арасында тирбәлә торган өстәмә түләү бу. Шулай да безнең илдәге күпчелек «мәҗбүри булмаган» нәрсәләр кебек үк, үзара салым да чынлыкта ихтыяри-мәҗбүри рәвештә. Татарстан һәрвакыттагыча үрнәк күрсәтергә, планны арттырып үтәргә тырыша. Әйтик, 2018нче елга булган мәгълүматларга караганда, Русиянең 36 төбәгендә үзара салым программасы эшли. Ләкин илдә җыелган барлык үзара салым акчасының 80 проценты Татарстанга туры килә. Тагын бер рейтингта без алдынгы урында, димәк.

Референдумга халыкны мәҗбүриләп җыюлар (кимендә 50 процент халыкны җыярга кирәк бит), халык җыелмаса – «приписка» ясаулар, «салым түләмәсәгез – авыл җирлегеннән белешмә бирмибез» дигән ниндидер яңа кагыйдәләр, район хакимияте тарафыннан юлланган кисәтүләр – барысы да шушы елларда Татарстанда булган хәлләр. Хакимият матбугаты да ихтыяри-мәҗбүри салымны түләтүдә актив кулланыла. Әйтик, узган атнадагы референдумнан соң, «Татмедиа» карамагындагы басмалар «Чирмешән халкы үз районына битараф түгел» дип яздылар. Ә Югары Осланда референдумга тиешле санда халык җыелмагач, җирле «Волжская новь» газетасы «халык район тормышына бертавыштан битараф мөнәсәбәттә» дип язды. Әлеге язмада шулай ук «югарыосланлылар үзләренең тормышы уңайлы һәм куркынычсыз булсын өчен 400 сумнарын жәлләде, ә чирмешәнлеләр яхшы эш өчен 1000 сумнарын да кызганмады – киләсе елда җирле бюджетка республикадан 15 млн сумга якын өстәмә акча бүлеп биреләчәк» дигән сүзләр бар. Әгәр билгеле бер план куелмаса, үзара салым чыннан да ихтыяри булса, җирлекләр арасында үзара узышу булмаса, болай дип язылыр идеме икән?

Хәзер матбугатта «референдумнарда катнашырга, тавыш бирергә кирәк, бу – сезнең үзегез өчен, тормышыгызны яхшырту өчен кирәк» дигән агитация бара. Үзара салым – җирле бюджетка өстәмә акча, димәк, үзебезнең авылдагы тормышны яхшыртуга тотыласы. Шулаен шулай, тик менә «ни өчен табигый чималларга иң бай илдә һаман халыктан акча җыялар, ни өчен юл салуны да үзебез кайгыртырга тиеш, булган салымнар гына җитмимени?» дигән сорау инде 7 ел буе тынгылык бирми. Өстәвенә, ул акча тиешенчә тотылмый да әле. Әнә Хисап палатасы былтыр Тәтештә 2015-2017нче елларда җыелган 9 млн сум тирәсе үзара салым акчасының тиешле максатта тотылмаганын ачыклаган иде. Хисап палатасы әйтмәсә дә, авылларда юллар, зират коймалары төзекләндерелгәнме-юкмы икәнен үзебез дә күреп торабыз бит. Һәм күпчелек очракта «без җыйган акча кая китә?» дигән сорау туа…

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2013-2019нчы елларда Татарстанда үзара салым программасын финанслау өчен республика бюджетыннан 4 миллиард сумнан күбрәк акча бүлеп бирелгән. Шул исәптән 2019нчы елда гына – 1 миллиард сумнан күбрәк.

КАЙДА – НИЧЕК?

Татарстанда үзара салым буенча референдумнар тагын 24нче ноябрьдә, 1, 8 һәм 22нче декабрьдә узачак. Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе сайтында аларның графигы һәм салым күләме белән танышып була. Күпчелек җирлекләрдә үзара салымның күләмен 300-500 сум дип билгеләгәннәр.

Иң аз сумма – Түбән Кама районы, Афанас авыл җирлегендә. Монда үзара салымны 150 сум җыярга тәкъдим итәләр. 2нче төркем инвалидларга һәм 80нән узганнарга – шуның яртысын түләргә. Ә 1нче төркем инвалидларны, Бөек Ватан сугышы катнашучыларын һәм ветераннарын, шулай ук Бөек Ватан сугышы толларын, көндезге бүлектә укучы студентларны салымнан бөтенләй азат итәргә, дигәннәр.

Иң зур сумма – Чирмешәндә (референдум 17нче ноябрьдә узды), Тукай районы, Кече Шилнә авыл җирлегендә һәм Мөслимдә – 1000әр сум. Тукай районы, Кече Шилнә авыл җирлегендә 1 һәм 2нче төркем инвалидларны, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, ялгыз яшәүче өлкәннәрне салымнан бөтенләй азат итәргә телиләр. Ә Мөслимдә Бөек Ватан сугышы катнашучыларына һәм инвалидларына, 1 һәм 2нче төркем инвалидларга, Әфган сугышында катнашканнарга һәм Чернобыль фаҗигасендә инвалид калганнарга 500әр сум түләтмәкчеләр, ә 1930нчы елгы һәм аннан өлкәнрәкләрне салымнан азат итәргә ниятлиләр.

Гомумән, күпчелек җирдә референдумга «Бөек Ватан сугышы ветераннарын, 1нче төркем инвалидларны салымнан азат итәргә» дигән сорау чыгарылачак – Үзәк сайлау комиссиясе сайтында күрсәтелгән мәгълүматта шулай. Арчада, мәсәлән, бу категориягә караучыларга да 100 сум түләтмәкчеләр (башкаларга – 300 сум). Буада бөтен кеше дә 500 сум түләсен диләр – берәүне дә читләп үтәргә җыенмыйлар. Саба белән Спасста салым күләме – 300 сум, шулай ук берәүне дә азат итәргә уйламыйлар. Тәтештә үзара салым күләме 700 сум дип билгеләнгән, аны «очно» укучы студентларга һәм хәзерге вакытта армиядә булганнарга гына түләтмәскә, ди. Әлкидә салым суммасы итеп түгәрәк булмаган санны сайлаганнар – 540 сум. 1нче төркем инвалидларны, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларын, аларның тол хатыннарын, сугыш хәрәкәтендә катнашканнарны, 80не узган пенсионерларны, 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләрне, көндезге бүлектә укучы студентларны салымнан азат итәргә телиләр.

СОРАУ – ҖАВАП

Үзара салым турында 5 сорау

Үзара салым турында иң еш бирелә торган сорауларны барладык.

ҮЗАРА САЛЫМНЫҢ КҮЛӘМЕ КҮПМЕ?

Аның күләмен һәр авыл җирлеге референдумда яки авыл җыенында үзе билгели. Әйтик, быел Чирмешәндә үзара салым 1000 сум дип билгеләнгән, Югары Осланда – 400 сум дип. Сумма чикләнмәгән. Референдумда халык үзе хәл итәргә тиеш: билгеләнгән сумма белән килешәсезме, шуның хәтле түләргә ризамы? Әллә инде бөтенләй үзара салым түләмисезме? Халык биргән 1 сумга Татарстан Хөкүмәте 4 сум өсти – үзара салым программасының асылы шуннан гыйбарәт.

РЕФЕРЕНДУМДА НИНДИ МӘСЬӘЛӘЛӘР КҮТӘРЕЛӘ?

Референдумда һәм халык җыенында үзара салымның күләме генә түгел, аның нәрсәгә тотыласы да хәл ителергә тиеш. Ягъни җыелган акчага юлны төзекләндерәсеме, зират коймасын рәткә китерәсеме, һәйкәлләрне чистартасы һәм яңартасымы, яисә социаль әһәмияткә ия башка эшме – халык сайлавы хәл итәргә тиеш. Җирлектә теркәлгән халыкның 50 проценты килсә, референдум узган дип санала. Тавыш биргәндә дә кимендә 51 процент халыкның катнашуы кирәк, шуннан әзрәк булса, референдум яки җыен узмаган дип санала.

КЕМ ҮЗАРА САЛЫМНАН АЗАТ ИТЕЛӘ?

Монысын да халык үзе хәл итәргә тиеш. Мәсәлән, пенсионерларны, инвалидларны, сугыш ветераннарын, армиягә киткәннәрне, көндезге бүлектә укучы студентларны – кыскасы, халык кемне тели, шуны үзара салымнан азат итәргә мөмкин. Референдумда тиешле тавыш кына җыелырга тиеш.

РЕФЕРЕНДУМГА БАРМАСАҢ ҺӘМ ТАВЫШ БИРМӘСӘҢ ДӘ ТҮЛИСЕМЕ?

Җирле референдумның карары мәҗбүри рәвештә үтәлергә тиеш – закон шулай ди. Димәк, әгәр референдумга яки җыенга халыкның 50 проценты килгән һәм кимендә 51 процент «түләргә» дигән тавыш җыелган икән, сез үзегез ул тавыш бирүдә катнашмасагыз да яки «түләмим» дип тавыш биргән булсагыз да, салымны барыбер түләргә тиеш буласыз.

САЛЫМНЫ ТҮЛӘМӘСӘҢ НӘРСӘ БУЛА?

Үзара салымны түләмәүчеләргә штрафлар белән янап карадылар. Кайбер җирлекләрдә «Салымыңны түләмәсәң – белешмә бирмибез» дигән кагыйдәләр дә кертеп маташтылар. Гәрчә җирлекнең нинди дә булса белешмәне бирми калдырырга хокукы юк. 2018нче елда Яшел Үзәндә үзара салымны түләмәгән 5 кешене судка да биргәннәр иде. Ләкин аларга карата ачылган административ эш, законсыз дип табылып, туктатылды. 2018нче елның апрелендә Дәүләт Советының законлылык һәм хокукый тәртип буенча комитеты рәисе урынбасары Рафил Ногуманов: «Үзара салымны түләмәгән өчен нинди дә булса җәзага тарту – законсыз. Бу салым – ихтыяри. Әгәр аны түләмәгәнгә штраф сала башласаң, ул инде ихтыяри-мәҗбүригә әйләнә», – дип белдергән иде. Ләкин җитәкченең бу сүзләре «референдумның карары мәҗбүри үтәлергә тиеш» дигән законга каршы килә бит. Ник депутат шуны уйлап әйтмәде икән? Димәк, референдум «салым түләргә» дип карар чыгарган булса, түлисе була инде. Шуны истә тотыгыз: түләмәгән очракта, салым суммасын субсидияләрдән тотып кала алмыйлар, фәкать суд аша гына түләттерергә мөмкиннәр.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии