Бизнес вәкилләре: «Күп дигәндә бер ай гомеребез калды»

Бизнес вәкилләре: «Күп дигәндә бер ай гомеребез калды»

Татарстанда «куар-код»лы тормышның беренче атнасы тәмам. Яңа кагыйдә кертелү вакцина ясатучыларны арттырырга, ә димәк, авыручылар санын киметергә тиеш иде. Прививка кадатучылар, чыннан да, артты, вакцина ясау пунктлары тәүлек әйләнәсе эшли башлады хәтта. Ә менә авыручылар кимеми, киресенчә, арта бара. QR-код кертеләсе билгеле булуга, моннан бизнес бик нык зыян күрәчәк, дигән идек. Эшмәкәрләр югалтуларын саныйлар, мондый хәлдә күп дигәндә бер ай гомеребез калды, дип зар елыйлар әнә.

БЕРЕНЧЕ АТНА КҮЗӘТҮЛӘРЕ

Сәүдә үзәкләре ишек төбендә хәтта узган җомга көнне дә – ә бу QR-код кертелгәннең бишенче көне бит инде – «код кирәкмени, ансыз гына үтеп булмыймы?», «минем сорап кына чыгасым бар» дип торучылар, сакчылар белән ызгышучылар, качып кына кереп китәргә тырышучылар күренде. «KazanMall» сәүдә үзәгенә ничектер үтә алганнар, ахрысы, бер егет белән кызны полиция вәкиле алып чыгып китте. Ишек төбендә торган сакчыдан: «Битлек кимәгән өчен мәллә?» – дип сорагач, «Куар-код» өчен, барысы да бик җитди», – диде. Бик җитди булгач, ул кешеләр кодсыз эчкә ничек керә алды икән? Бәлки, ялган тамга кулланганнардыр.

Республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы сәүдә үзәкләре җитәкчеләре өчен видеоэлемтә форматында җыелыш уздырды, яңа кагыйдәләрне аңлатты. «Реальное время» язуынча, QR-кодларның кешенең үзенекеме-түгелме икәнен тикшерүне дә сәүдә үзәкләренә аударып калдырганнар. Ягъни ишек төбендә торучы каравылчылар кодның чынмы-ялганмы икәнен (анысы смартфон ярдәмендә сканерлаганда күренә) генә түгел, аның башка кешедән «урланмаганмы» икәнен дә тикшерергә тиеш. Моны шәхесне ачыклый торган документ кына раслый ала инде. Шулай итеп, ишек төбендә торучы каравылчыларга, кафе-рестораннарда официантларга полиция эшен дә йөкләгән булып чыгалар.

Шунысы кызык: кайбер кафеларга код белән бергә шәхесне ачыклый торган документны күрсәтеп кенә кереп булса, сәүдә үзәкләрендә паспорт сорамыйлар. Ничә җирдә булдык, барысында да «Туган елыгыз?», «Нинди айда тудыгыз?» дигән сораулар гына биреп торалар – бу мәгълүматлар кодны сканерлаганда күренә. Бер сәүдә үзәгендә «Код чыннан да сезнекеме?» дип сорау белән генә чикләнәләр.

QR-кодны маңгайга китереп терәделәр шул, аңлап җиткереп булмады. Шуңа күрә узган атнада күпфункцияле үзәкләргә су буе чиратлар сузылды – анда «Госуслуги»да теркәлергә, вакцина сертификатын эзләп табарга ярдәм итәләр. Парадокс: кодсыз-нисез, битлекләре ияккә генә эленгән кешеләр, элеккечә яшәүгә рөхсәт бирә торган тамганы алу өчен, шунда өелешеп торалар һәм бу, күрәсең, куркыныч тудырмый.

Татарстан Хөкүмәтендә узган брифингта республика Эчке эшләр министрлыгының полиция җитәкчесе урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов мондый саннар китерде: QR-код кертелгәннең беренче көннәрендә вазифаи затларга 56 беркетмә төзелгән. Бу алар кодларны җиренә җиткереп тикшермәгән дигәнне аңлата һәм беренче тапкыр тотылганда – 50, кабат тотылганда 500 мең сумга кадәр штраф яный. Ялган код күрсәтеп кергән аерым гражданнарга – 30, кабат тотылганда 50 мең сум штраф каралган. Түрә сүзләренчә, ялган сертификат сату очраклары да арткан, шундый 38 җинаять эше ачылган.

ВИРУСНЫ КИЧЕКТЕРЕП ТОРЫП БУЛАМЫ?

Республика матбугат чаралары язуынча, җәмәгать туклану урыннары QR-код кертелгәннең икенче көнендә үк 80 процентка якын табышын югалткан. Чикләүләр кагылган бер бизнес тармагына да җиңел түгел. Фитнес-заллар да яңа кешеләр килмәвенә зарлана, клуб картасы алганнарның да акчаларын кире кайтарырга теләвен әйтә. Кунакханә һәм кафе тотучы эшмәкәрләрнең бер өлеше, «куар-код» кертүне кичектереп торуны сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать итте. Әзерләнергә вакыт бирегез, диделәр, кунакханә тотучылар «ноябрь бәйрәмнәре узсын» диде – туристлар күпләп килә торган вакыт бит. Президентның матбугат сәркатибе Лилия Галимова моңа каты гына итеп җавап бирде: «Ә коронавирусны кичектереп торып буламы? Инфекциягә: «Әйдә, син бер ай таралмый тор әле, без яңа чикләүләрне әкренләп кертик», – дип әйтеп буламы?». Ләкин коронавирус кичә дә бар иде, ел башында да, узган ел да. Инде ничәнче дулкын килгәнендә белгечләр үзләре дә буташып бетте. Мәҗбүри вакциналауны эпидемиянең иң югары ноктасында түгел, бәлки, түбәнгә төшкән мәлендә кертәсе иде, белгечләр дә «алай нәтиҗәлерәк булыр иде» ди бит. Мәҗбүриләүгә барып җитмичә, яхшылап пропагандаларга кирәк иде, дип әйтмибез дә инде. Безнең илдәге сәламәтлек саклау тармагына, хакимият институтларына ышаныч дәрәҗәсе белән, аңа бик күп вакыт китәр иде. QR-кодлар да, әйтик, җәй көне – кафе-рестораннарның урамда верандалары эшләгәндә (анда утырып ашау өчен код кирәкми), халыкның бер өлеше бакчаларга, студентлар туган якларына таралганда кертелсә, халык та, бизнес та җиңелрәк кабул итәр иде. Һичьюгы җәйдән әйтә башлап, хәзер кертелсә дә, икенче төрле булыр иде. Ә, онытып җибәргәнбез, сентябрьдә сайлаулар иде бит, ә аңарчы картинаны бозарга ярамый иде. Ул чакта коронавируска «туктап тор әле» дип әйтә алганнардыр, күрәсең, саннар хәзерге хәтле үк түгел иде бит.

Узган елгы үзизоляцияне, локдаунны (бөтенләй эшләми тору) кичергән кафе-рестораннар, сәүдә үзәкләре, фитнес-заллар хәзерге өлешчә чикләүләрне җиңелрәк кабул итәргә тиеш иде кебек. Ләкин... берничә ләкин бар. Әзерләнергә өлгерми калуларын кат-кат әйттек инде. Икенчедән, узган ел аларга еллык ставкасы 0 проценттан 2 процентка кадәр булган ташламалы кредитлар бирелде, беренче ярты елда аны бөтенләй түләми торырга рөхсәт иттеләр, аннары, һәр айга тигезләп бүлеп, түли башлыйсы иде. Хәзер күпләр өчен нәкъ менә шул кредитларны кайтару вакыты җитте, ә табыш кимеде. Өченчедән, локдаун вакытында биналарның күбесе ябык торды: электр, су чыгымнары кимеде, хуҗалар белән сөйләшеп, аренда түләүләрен дә кичектерә алдылар. Ә хәзер алай эшләп булмый, чөнки локдаун игълан ителмәде, фитнес-зал яки кафеда бер-ике генә кеше булса да, ул эшли санала, электры, суы да тулы көченә тотыла, арендага бирүче дә түләүләрне вакытында таләп итә, салым кәгазе дә сәгате-минуты белән килеп бара. Республика җитәкчелеге ярдәм чаралары игълан итәргә ашыкмый. Ә халык, авырмас өчен түгел, элеккечә яши алу, эшсез калмау, ягъни кодлы булу өчен вакцина ясата.

 

ЯҢА БИЗНЕС

Дөнья – һәрхәлдә Татарстан дөньясы – икегә бүленде: коронавируска каршы вакцина ясатканнар (аларга соңгы алты ай эчендә авырган һәм моны раслый торган белешмәсе булганнар да кушыла) һәм ясатмаганнар. Икенче төрле әйткәндә, кодлылар һәм кодсызлар. Беренчеләр икенчеләр хисабына акча эшләп калырга тырыша.

QR-код кертелгәч, бушлай игъланнар сайтында «Сезнең өчен сәүдә үзәгенә барып кайтам, барысы да легаль – кодым бар» дигән игъланнар барлыкка килде. Күбесе бәясен килешү буенча дигән. Мәсәлән, берәү кием кибетләренә барып, әйберләрне фото һәм видеога төшереп җибәргән өчен 300 сум сорый, ә киеп тә күрсәтәсе булса 450 сум түләргә туры киләчәк. Әлеге «хезмәт» өчен 500 сум сораучылар да бар. Киемне киеп күрсәтәбез, тукымасын әйбәтләп тотып карыйбыз һәм тәнгә ничек ятканын сезгә тәфсилләп җиткерәбез, кирәк дисәгез сатып алабыз, өегезгә хәтле китереп бирәбез, дип ышандыралар.

Шулай һәр очракка җайлаша һәм форсаттан файдаланып, акча эшләп калырга тырыша торган кешеләр бар инде. Әле ничек «Сезнең өчен фитнес-залга барып, бер сәгать шөгыльләнеп кайтабыз» яки «Кафега барып, сез яраткан ризыкны ашап кайтабыз, шуны сезгә видеога төшереп җибәрәбез, бәясе – фәлән тәңкә» дигән игъланнар чыгарырга өлгермәгәннәр.

Бушлай игъланнар сайтында QR-код тикшерүче контролерларны эшкә чакыру турында белдерүләр дә күренә. Тулы көн эшләгән очракта 30 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итәләр.

Эш бирүчеләр игъланда төп таләпләрне санап киткәндә QR-код кирәклеген беренче итеп яза башлаган. Мәсәлән, төзелеш кирәк-яраклары белән сату итү кибетенә сәүдә залында эшләүче хезмәткәр эшкә чакырыла, коды булуы – шарт.

Әлеге сайтларда эш бирүче генә түгел, эш эзләүче дә белдерү калдыра ала. Хәзер андыйлар да үзләре турында язганда беренче итеп «QR-кодым бар» дип язып куя башлаган. Әйтик, үз машинасы белән йөк ташучы, массаж хезмәтен тәкъдим итүчеләр шулай дип язып куйганнар.

Кодлы заманга яраклашкан менеджер-аналитиклар да барлыкка килгән. Үзен шулай дип таныштырган бер хатын болай дип белдерү калдырган: «QR код кертелгәч, күп кенә эшмәкәрләр, сатып алучыны каян табарга, дип, башларына ябышты. Мин сезгә бу проблеманы хәл итүдә үз хезмәтемне тәкъдим итәм. 1. Беренче чиратта тынычлык һәм яхшы кәеф сакларга кирәк! Моны шәхси очрашу вакытында өйрәнәбез. 2. Ассортиментны һәм сезнең аудиторияне анализлыйбыз! 3. Социаль челтәрдә танытабыз! 4. Сезнең продукцияне электрон сату мәйданчыкларына урнаштырабыз!» Бәясе килешү буенча дигән, ләкин белдерүнең башында 5 мең сум дигән җире дә бар. Язылганнарның беренче пунктына игътибар итсәң, бу хатын психологик ярдәм дә күрсәтә булып чыга инде.

 

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Вакциналау темпы буенча Европада иң алдынгы ил – Дания. Хәзер анда халыкның 75 проценттан күбрәге коронавируска каршы прививка ясаткан, дип яза «Новая газета». 10нчы сентябрьдән илдә бөтен чикләүләр дә бетерелгән: кешеләр элеккечә рестораннарга бара, концертларга йөри, курыкмыйча төркем-төркем булып җыелыша. Бер айдан соң да саннар тотрыклы, вирус йоктыручылар күрсәткече югарыга үрмәләмәгән. Күршедәге Швециядә дә шуңа охшаш картина.

Даниядә вакцина ясау кышын башланды: башта өлкәннәргә һәм хроник чирләре булганнарга, аннары калганнарга ясадылар. 6нчы апрельдә илдә Европада беренчеләрдән булып «коронавирус паспорты» кертелде. Бу – вакцина ясату яки соңгы 180 көндә вирус белән чирләп терелү турында QR-код булган сертификат инде. Андый кәгазе булганнарга өстәмә мөмкинлекләр ачылды: мәсәлән, матурлык салоннарына, рестораннарга йөри алдылар, калганнар өчен алар ябык иде. Берничә ай эчендә мондый «паспорт»ны башка дәүләтләр дә кертте. Август ахырында Даниянең сәламәтлек саклау министрлыгы «коронавирус җәмгыять өчен критик куркыныч тудырмый» дип белдерде.

Сәяси психология өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы галимнәр Дания, шулай ук Швеция, Бөекбритания, Германия, Франция, Италия, Венгрия һәм АКШта яшәүче халыкның үз-үзләрен тотышын өйрәнгән. Бу илләрдә вакцина ясатучыларның күп булуы сәламәтлек саклау системасына, хакимият институтларына ышаныч дәрәҗәсенә бәйле, дигән нәтиҗәгә килгәннәр.

«Российская газета» Австралиянең Сидней шәһәрендә һәм Яңа Көньяк Уэльс штатында коронавирус белән бәйле чикләүләрне йомшата башлаганнар дип язды. Билгеле булганча, әлеге илдә шактый каты чикләүләр кертелгән иде. Хәзер халкының 70 проценттан күбрәге прививка ясаткан төбәкләрдә урамда – 30, өй эчендә 10 кеше бергә җыелырга рөхсәт ителде. Вакцина ясатмаганнарга һаман да ике кешедән күбрәк җыелу тыела. Спорт заллары, матурлык салоннары, тату ясату урыннары эшләми иде, хәзер анда вакцина ясатканнар йөри алачак, төп шарт – бинада берьюлы биштән күбрәк кеше булырга тиеш түгел. Шундый ук шартларда чиркәүләр һәм башка гыйбадәт йортлары да ачылган.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии