Шартлатам дип шаярту

Шартлатам дип шаярту

Казанда уннан артык бинага шартлаткыч куелган, кешеләр тиз арада эвакуацияләнгән. Узган шимбәдә менә шундый шомлы хәбәр килеп иреште. Бездә генә түгел, Русиянең тагын 13 шәһәрендә шушындый ук хәбәр таралды.

Шөкер, шартлаткыч куелу хәбәре дөрес булып чыкмады. Кемдер шаярган гына икән. Тик аңа карап кына хәл җиңеләйми: шушындый нәрсәләр белән шаяра торган кешеләр барлыгын белгәндә, тынычлап яшәп була димени? Ә әлеге хәлләрнең нинди масштабта икәнлеген дә ишетсәң, бөтенләй аптырарсың: бөтен ил буенча бит! Нәрсә соң бу? Кем шаяра? Һәм төп сорау: үзенең оборона технологияләре белән мактанырга ярата торган илдә ниндидер «телефон террорчылары»н тота алмыйлармы?

Дөресен генә әйткәндә, Казанда бомба куелу хәбәре әллә ни аптыратмады. Чөнки «телефон террорчылары» безгә кадәр берничә шәһәрдә «репетиция» ясап алган иде инде. Шартлаткыч турында беренче хәбәрләр 10нчы сентябрьдә барлыкка килде, беренче корбан Омск шәһәре булды. Бу көнне сайлау да иде бит әле, тавышларны санау белән мәшгуль булган комиссия вәкилләрен тиз арада эвакуацияләргә туры килде, дип язды «Медиазона». 11нче сентябрь иртәсендә шартлаткыч турында хәбәрләрне Ставрополь, Уфа, Рязань, Чиләбе, Брянск, Новосибирск, Екатеринбург шәһәрләрендә алдылар. Менә шул чакта аңлашылды да инде: бу очраклылык була алмый. Кемдер бөтен илне куркыту уенына керешкән. Әлеге «кемдер»не атау өчен сүзе дә табылды – «телефон террорчысы».

12се көнне Көньяк Сахалинда шартлаткыч «куелды». Шул ук көнне Пермьдә алты меңгә якын кеше эвакуацияләнде. 13е көнне Якутск һәм Благовещенскида – аэропорт, ә Петропавел-Камчатскида мэрия бинасы белән берничә мәктәп эвакуацияләнде.

Начарга юрарга ярамый, диләр. Шулай булса да, шартлаткыч шаукымының Казанга да килеп җитү ихтималлыгын фаразладык. Һәм фараз 16нчы сентябрь көнне тормышка да ашты. Шушы ук көнне Мәскәү һәм тагын 11 төбәк тә шаяру корбаны булды.

«Бизнес Онлайн» язуынча, Казанда «Кольцо», «Южный», «Миллениум Мебель» сәүдә үзәкләре, «Максим Горький», «Давыдов», «Татарстан», «DoubleTree by Hilton», «Suleiman Palace» кунакханәләреннән кешеләр эвакуацияләнгән. Бу әле тулы исемлек түгел. Чөнки Эчке эшләр министрлыгы да, «телефон террорчылары»н ачыклау белән шөгыльләнергә тиешле ФСБ да тел яшерә. Чынлыкта, шартлаткыч «куелган» объектлар саны күбрәк тә булырга мөмкин.

Шартлаткыч куелу хәбәре расланмагач, җиңел сула да, бу хәл турында онытып, яңадан элеккечә яши башла бит инде. Хокук саклау органнары вәкилләре дә шулай дип тынычландырган була әнә. Ә үзләре рәсми мәгълүмат белән чыгыш ясарга ашыкмый. Шәрехләмә бирмиләр. Эчке эшләр министрлыгы «бәлки, бу эвакуацияләр хәрби өйрәнү булгандыр?» дигән версияне генә кире какты. Башкача – ләм-мим. Бөтен төбәкләрдә дә Җинаять кодексының 207нче маддәсе буенча («Террор акты турында белә торып ялган хәбәр бирү») җинаять эшләре ачылды. Шуның белән әлегә бетеп тора.

Ә шаяручылар туктамый. Дүшәмбе кичендә Мәскәүдә «Известия» газетасы редакциясен, «Камчатка» барын һәм «Звездный» кинотеатрын эвакуацияләделәр. Сишәмбе көнне Казандагы «Парк Хаус» сәүдә үзәген эвакуацияләү турында хәбәр килеп иреште. Кешеләр инде шартлаткыч куелу турындагы хәбәрләргә шул хәтле күнеккән һәм игътибар бирми башлаган, ахрысы: «а у нас эвакуация» ише сүзләр язып, елмаеп төшкән фотоларын интернетка куя башладылар. Шартлаткыч «куелган» бинадан әллә ни еракка китеп тору да юк инде, ишек төбенә чыгалар да басалар – эвакуация шул була.

Шәһәр мәктәпләрендә хәрби өйрәнү чаралары ничек үтә торгандыр – анысын әйтә алмыйм, ләкин авыл мәктәбендә шактый кызык үтә иде ул. Елга бер тапкыр «тревога» кнопкасына басалар. Никтер ул кыңгырауның гел кыш көне шалтыратылганы гына истә калган. Ашыкмый гына киенәсең: йон носки, кофта, шапка, шарф, куртка, сапоги. Урамда салкын бит! Шуннан иренеп кенә атлап урамга чыгасың – «эвакуацияләнәсең». Югары классларда малайлар: «Әй, мин «үлеп» кенә калам әле», – дип, бинадан чыгып та тормый башладылар. Шул хәтле ялыктырды ул ялган «тревога». Менә бу очракта да шулай: бөтен ил буенча «куелган» шартлаткычларның берсе дә табылмагач, хәзер инде ышанмый да, курыкмый да башладык кебек. Әлегә шартлаткыч «куелган» бина фонында елмаеп фотога төшеп, үзеңнең эвакуацияләнүең белән мактанырга да була. Ә «телефон террорчылары»ның шаяруы үзе үк хәрби өйрәнү чарасына охшап тора. Кемдер «тревога» кнопкасына баса да баса, баса да баса… Ләкин моңа күнегү бик аяныч булырга мөмкин. Алла сакласын, әгәр бу ялган хәбәр булмаса: син елмаеп селфига төшкән чакта күккә очсаң… Бу уен эш түгел. Сак булыйк.

Белеп торыйк!

Русия Федерациясе Җинаять кодексының 207нче маддәсе («Террор акты турында белә торып ялган хәбәр җиткерү») буенча, ялган икәнен белә торып, шартлау, ут төртү яки нәтиҗәсе кешеләр тормышына куркыныч тудыра һәм милеккә шактый зур зыян сала торган башка берәр хәл турында хәбәр итүчене әлеге җәзаларның берсе көтә:

– 2 мең сум күләмендә штрафка тартылу яки штраф акчасы 18 айлык хезмәт хакы күләмендә тотып калыну;

– 480 сәгатькә яки 3 елга кадәр мәҗбүри эш;

– 1 елдан 2 елга кадәр төзәтү эшенә җибәрү;

– 3 айдан башлап, 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.

Әгәр ялган хәбәр нәтиҗәсендә бик зур зыян салынса, ул очракта кеше бер миллион сумга кадәр яки 18 айлык хезмәт хакы күләмендә штрафка тартыла яки 18 айдан алып, 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителә.

Искәрмә: Бик зур зыян дигәндә миллион сумнан артып китә торган зыян күздә тотыла.

Хронология

Ялган хәбәрләр булып тора

Русиядә, аерым алганда Татарстанда да, «фәлән җиргә бомба куелды» ише ялган хәбәрләр даими рәвештә булып тора. Соңгы вакытта бигрәк тә ешайды алар. Менә шундый очракларның кайберләре.

Ноябрь, 2016. Чаллыда Илнар Әһлетдинов белән Артем Гыйбадуллин исемле ике егетне хөкем иттеләр. Алар 2015нче елның августында алты көн дәвамында Чаллыдагы «Торговый квартал» сәүдә үзәгенә шартлаткыч куелуы хакында хәбәрләр җиткереп торган. Шул рәвешле сәүдә үзәге җитәкчелегеннән акча каермакчы булганнар: янәсе, сез безгә тиешле сумманы бирәсез, ә без сезне шартлатмыйбыз. Ә инде бирмәсәгез… Сораган суммалары да җитди – 70 мең доллар. Буш сүз сөйләмәүләрен дәлилләргә теләп, егетләр сәүдә үзәгеннән берничә метр читтә үзләре ясаган шартлаткычны урнаштырган да иде. Ярый да аларны тиешле органнар вакытында тоткарлап калды. Бәхеткә, җиңел юл белән акча эшләргә теләгән егетләр нинди эшкә сәләтле булуларын күрсәтергә өлгерми калды. Алар барысын да уйлап эшләгән булган үзе: бомба куелу турындагы хәбәрне махсус компьютер программасы хәбәр итеп торган. Үзләрен тоттырмау өчен шулай эшләгән егетләр. Тик барыбер тотылганнар. Бу шаярулары өчен Илнар Әһлетдиновны – 6, Артем Гыйбадуллинны 4 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Гыйнвар, 2017. Әлмәт шәһәренең «112» бердәм номерына бер укучы кыз шалтыратып, үзе укый торган мәктәптә бомба куелганлыгын хәбәр иткән. Шәһәрнең гадәттән тыш хәлләр хезмәте тиз арада әлеге мәктәпкә чыгып киткән, бина эчендәге бөтен кешене эвакуацияләгәннәр. Тик шартлаткыч турындагы хәбәрнең ялган булуы ачыкланган. «Террорчы»ны 20 минут эчендә тапканнар. 8нче класста укучы әлеге кыз үзенең бу гамәлен шаяру дип аңлаткан.

Апрель, 2017. Чаллы шәһәрендә мина куелу турында ялган хәбәр җиткергән 32 яшьлек ир-ат тоткарланды. Соңыннан ачыкланганча, ир-ат моны үч алу максатыннан эшләгән икән. Эчеп алгач, аның кем беләндер рәхәтләнеп сөйләшәсе килеп киткән. Сөйләшү объекты итеп теләсә кемне түгел, ЮХИДИ бүлегендә кизү торучы хезмәткәрне сайлаган. Анысы, аңлашыла ки, салмыш ир белән сөйләшеп торуны кирәк санамаган. Үпкәләгән ир, «02» хезмәтенә шалтыраткан да, ЮХИДИ хезмәткәрен «әләкләгән», берочтан үзенең бомба куярга җыенуын да җиткергән: «Минем белән сөйләшеп торырга теләмиләр икән, әйтегез: аларның бинасына шартлаткыч куям». «Террорчы» ирне тиз арада тоткарладылар.

Чыганак – «Реальное время»

Бәйгегә нәтиҗә

«Татар телен богауларга телиләр…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: татар теле» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Аларның бер өлешен бүген бирәбез, ә калганнары киләсе саныбызда урын алачак. Җиңүчеләр дә киләсе атнада игълан ителәчәк. Кем шигырен юллап өлгермәгән – тагын бер атна вакыт бар әле, җитешәсез. Иҗат җимешләрегезне кәгазь хат итеп тә, электрон почтабызга да җибәрергә мөмкин.

Теле бетсә, татар бетмәсме, дип,

«Олы агай» ныклап тотынды.

Татар телен кирәксезгә санап,

Җибәрәләр күзгә төтенне.

Әз-мәз генә алган мөстәкыйльлек,

Ясин чыгып җиргә күмелде.

Тел кайгысымыни «абзыйлар»да,

Баю хисе баскач күңелне.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Яшьләр күбесе – урысча,

Туган телдә сөйләшми,

Парламент та гел шул телдә,

Татар теле кирәкми?!

Әгәр урамда карасаң

Ул элмә такталарны,

Тавык чүпләп бетерә алмас

Андагы хаталарны.

Яшь ананың авызыннан

Татар сүзе агылсын.

Сабый теле «мама» түгел,

«Әни» диеп ачылсын.

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр: татар телен

Кимсетәләр, изәләр.

Милләт тамырын корыта

Татар телле түрәләр.

Чаң сугабыз: «Татардан да

Бөек милләт юк югын».

Урысча белми, татарча аңламый

Алмашка килгән буын.

Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы, Корноухово авылы

Ай-һай хәлләр, татар телен бүген

Богауларга тәмам телиләр.

Туган телне таптап, мәсхәрәләп,

Күкрәкләрен киереп йөриләр.

Заман чире микән, йә булмаса

Наданлыгы микән күпләрнең?

Үз теленнән ваз кичүчеләргә

Таба алмыйм сүзнең бүтәнен…

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

И туган тел, и матур тел,

Хәлләрең ничек синең?

Шовинистлар һөҗүменә

Әле буламы түзеп?

Йөзләрчә еллар буенча

Сине юк итмәкчеләр.

Булышалар булдырырга

Бу эшне җитәкчеләр.

Рәшит МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии