- 23.06.2023
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2023, №24 (21 июнь)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Русиягә агуланулар дулкыны китереп бәрде. Идел буе төбәкләрендә сыйфатсыз сидр эчеп, йөзләрчә кешенең больницага эләгүе, 36 кешенең агуланып үлүе хәбәреннән болганган су тынарга да өлгермәде, Иркутскида 100дән күбрәк кешенең шаурма ашап агуланганы мәгълүм булды. Узган атнада Кемерово өлкәсендә 7 яшьлек бала карбыз ашап үлде. Бер быел гына түгел, бу дулкын ел да кабатлана.
Шунысын да әйтергә кирәк: зыян күрүчеләр саны күп булган яисә үлем белән тәмамланган очраклар гына хәбәрләр тасмасына эләгә. Берничә генә кеше агулану исәпкә дә алынмый. Ул кешеләр үзләре шаулап, хаклык даулап йөрмәсә, сыйфатсыз эчемлек яки ризык саткан урынны тикшереп тә тормыйлар. Ул ничек эшләгән – шулай эшләвен дәвам итә. Зыян күрүчеләр саны артса яки төзәтеп булмаслык хәл килеп чыкса гына йөгерешә башлыйлар.
Самарада җитештерелгән аз алкогольле «Мистер сидр» эчемлеген эчеп үлүчеләр саны 36га җитте. Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко матбугат чараларына белдергәнчә, исерткеч эчемлекне эчеп, Ульян, Самара, Түбән Новгород, Пенза, Удмуртия, Чувашия, Курганда җәмгысы 106 кеше зыян күргән, алар арасында 5 бала (!) да бар. Һаман да больницада ятучылар, комада калучылар да күп, димәк, корбаннар саны тагын да артырга мөмкин дигән сүз. Балигълык яшенә җитмәгән ике кыз вафат булды. Икесенә дә – 17 генә яшь. Курган өлкәсенең Шумиха шәһәрчегендә яшәүче Маша (исеме үзгәртелде) бишлегә генә укыган, тормыш турында блог алып барган. «Мистер сидр»ны дус кызы һәм 20 яшьлек иптәш егете белән бергә эчкән. «17 яшьлек кызларга алкогольле эчемлек сатмас идек. Ә аларның 20 яшьлек дусты сорап кергәч, өч литр сидр саттык. Яшьләр буш вакытларын эчеп уздыра инде, тагын нәрсә эшләп булсын бездә», – дип сөйләгәннәр эчемлек белән сәүдә иткән кибеттә «Комсомольская правда»га. Машаның иптәш кызы да, алар белән бергә эчкән егет тә исән калган. Егет сидрны аракы белән кушып эчкәнен әйткән, «Мистер сидр» составында булган метанолны шул зарарсызландырган булуы ихтимал, диләр. Эчемлектән авыз иткән Маша баш миенә сыеклык җыелып, больницага эләккән, аны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына (ИВЛ) тоташтырганнар. Бер-бер артлы органнары эшләми башлагач, кызның гомерен саклап калып булмаган.
Эчемлекне саткан кибет берничә көнгә генә ябылып торган, «Комсомольская правда» язуынча, Машаны җирләгән көнне ул ачык булган инде. Хәер, полициянең һәм Роспотребнадзорның бер җирдә дә сату нокталарына дәгъвасы юк. Алар бит эчемлекне саткан гына, тиешле документлары булган. «Мистер сидр»ны үтергеч дип әйтеп була, ә менә исерткеч эчемлек дип тә атап булмый, чөнки җитештерүче «Анди» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте аны су бәясеннән – 26 сумнан гына җибәргән. Эчемлекне сатуга алган сәүдә нокталарында да, сатып алучыларда да «ни өчен шулай арзан, монда нәрсәдер дөрес түгел» дигән шик тә тумаган.
Икенче очрак Пенза өлкәсендә булган. «Baza» телеграм-каналы язуынча, 17 яшьлек кызы ял итсен, күңелсезләнеп утырмасын дип, әнисе үзе (!) сидр алып кайтып биргән. Катя (исеме үзгәртелде) аны дус кызының туган көнендә эчкән, әнисе дә шунда булган. Өйгә кайткач, кызның хәле кисәк начарланган, әнисе «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Табиблар «метанол белән агуланган» дип диагноз куйган. Гомерен саклап калу өчен ике атна көрәшкәннәр, тик 17нче июнь кичендә Катя үлгән. Кызына үз куллары белән үлем алып кайтып биргән анага хәзер ничек яшәргә – күз алдына да китереп булмый.
Кемерово өлкәсенең Анжеро-Судженск шәһәрендә балаларга алкогольле эчемлек алмаганнар, ләкин вакыйганың азагы Пензадагы кебек үк тәмамланган. Гаилә карбыз сатып алып кайткан. Аны ашагач, 8 һәм 7 яшьлек улларының хәлләре кисәк начарланган. Вертолет белән үзәк больницага китергәндә 7 яшьлек малайның баш миенә сыеклык җыелган, организмы сусызланган булган инде. Гомерен саклап кала алмаганнар. Икенче бала исән, аңа эчәклекнең көчле ялкынсынуы диагнозы куелган. Гаилә карбызны «Светофор» кибетеннән алган булган, хәзер андагы бөтен карбызлар экспертизага җибәрелгән, Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.
Хәтерләсәгез, 2021нче елда Мәскәүдә дә карбыз ашаганнан соң 61 яшьлек әби белән 15 яшьлек оныгы үлгәннәр иде. Алар үтергеч җимешне «Магнит»тан сатып алган, диелде. Элекке көнне генә кибеттә карбыз торган киштәләрне күсе агуы белән эшкәрткән булулары ачыкланды, Роспотребнадзор агу карбыз кабыгына да эләккән булырга мөмкин, дип фаразлады, соңрак тикшерүче дә шушы версияне әйтте. Дезинфекция үткәргән белгечне тоткарладылар. Гаебе расланса, аңа 10 елга кадәр төрмә яный. Эшнең очына чыкмадылар әле.
Иркутск өлкәсенең Братск шәһәрендә 101 кеше, шул исәптән 22 бала шаурма ашап агуланган. Барысы да бер җирдән алган булган. Бәхеткә, үлүчеләр юк. Шулай да сан зур булгач, әлеге хәл дә бөтен илне аякка бастырды. Кафе хуҗасын ике айга өй арестына җибәрделәр, җинаять эше ачтылар.
Шаурма белән бергә кешеләрнең организмына сальмонелла бактериясе дә кергән. Ул ризыкны әзерләүнең теләсә кайсы этабында эләгә ала. Санитар-гигиена таләпләрен үтәмәсәң, продуктларны дөрес сакламасаң, әзерләү барышында пычрак савыт-саба һәм такталар куллансаң да сальмонеллага юл ачыла. Мондый хәлләр хәзер урам ларекларында гына түгел, кыйммәтле рестораннарда да, мәктәп ашханәләрендә дә еш күзәтелә. Чөнки санитар-гигиена таләпләрен үтәү – һәр кешенең үз намусында гына. Роспотребнадзор тикшерү белән киләсе булганда да алдан белдерү белән кисәтә, ул көнгә чистарынып әзерләнеп торырга да була. Ә аннары кабат кем ничек тели – шулай. Җәмәгать туклану урынында ашап, исән-имин калу лотерея билетына тиң.
«Мистер сидр» хәтле үк булмаса да, шушы көннәрдә генә булган тагын бер очракны мисалга китерәбез. Төмәндә өч кеше ялган аракы эчеп үлгән. Исерткеч шешәләрендә акциз маркасы булмаган. Хәзер аларны сатучыларны тикшерү көтә.
Тикшерү дигәннән, анысы да юк бит әле хәзер. 2022нче елда Русия Хөкүмәте контроль-күзәтү органнарының кече һәм урта бизнесны тикшерүенә мораторий керткән иде, ул 2023нче елга да озайтылды. Ягъни быел эшмәкәрләрне планлы-плансыз тикшереп азапламыйлар. Шул рәвешле бизнеска төшкән авырлыкны киметәбез, икътисадның хәлен яхшыртабыз, диделәр. Каш ясыйбыз дип, күз чыгару булмаса ярый.
Шулай да «Мистер сидр» очрагыннан соң Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе сыраны агызып сата торган кибетләрне йөреп чыккан. «Кибет хуҗалары да хәбәрләрне карап бара. Без килгәч берәү дә: «Тикшерергә хокукыгыз юк, мораторий бит», – димәде. Менә без сата торган сидр, менә аларның документлары, дип, барысын да үзләре күрсәтте», – дип сөйләгән «Бизнес Онлайн»га ведомствоның контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Татьяна Хәбибуллина. «Мистер сидр» Татарстанга кертелмәгән булып чыкты. Һәрхәлдә, легаль сату нокталарында юк.
Сүз азагында. Әлеге язма әзерләнгәндә телеграм-каналларда бер видео таралды. Ростов өлкәсендә җитештерү цехында зур гәүдәле ике ир... сөттә коена. Аннары капларга тутырып, сатуга чыгарасы сөттә. Видео интернетта таралмаса, ул сөтне нәрсә эшләтеп ятканнарын берәү дә белмәс иде. Соңрак цехның хуҗасы матбугат чараларына: «Бу шаяру гына иде, эшчеләр сөтне суыта торган танкерның ничек эшләгәнен тикшереп карарга булган, су тутырып, коры сөт салганнар һәм шунда кергәннәр. Соңыннан аны түккәннәр», – дип аңлатырга тырышып караган. Ләкин барыбер бу сөтле видеодан күңелдә юшкын калды. Хәзер кибеттә сөт ризыклары тезелгән суыткыч яныннан узган саен искә төшә.
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
Агуланган очракта хокукларыңны ничек якларга?
Җәмәгать туклану урынында ашап агулангач, күпләр үз хокукларын даулап, компенсация алу артыннан йөреп торуны кирәк санамый. «Үләрлек үк булмады бит, ярар инде», – дип кул селтиләр. Күп дигәндә, «ул кафега бармагыз» дип, социаль челтәргә язып кертергә яки дус-ишләрен кисәтергә мөмкиннәр – шуның белән шул. Әлбәттә инде, зыян күрүчеләрдән шундый мөнәсәбәт булганда, кафе-рестораннар таләпләргә һәм кагыйдәләргә төкереп каравын, намуссыз пешерүче һәм хезмәткәрләр халыкны сыйфатсыз ризык белән агулавын, безгә моның өчен бернәрсә дә булмый, дип уйлавын дәвам итәчәк.
Агуланган очракта үз хокукларыңны ничек якларга соң? Адымлап аңлатабыз.
ЗАКОН НӘРСӘ ДИ?
«Кулланучы хокукын яклау турында»гы закон буенча, һәр кешенең тормыш һәм сәламәтлек өчен куркынычсыз булган сыйфатлы хезмәт күрсәтү һәм товар алырга хокукы бар. Җәмәгать туклану урынында сыйфатлы ризык алу да шушыңа керә. Әгәр кулланучының бу хокукы бозыла икән, ул сәламәтлегенә килгән зыянны компенсация рәвешендә кайтара ала. Әлбәттә, монда миллионнар турында сүз бармый. Ә менә ризык бәясен һәм агуланганнан соң дәвалануга тотылган акчаны кайтарырга, шулай ук әхлакый зыян өчен дә күпмедер суммага дәгъва кылырга мөмкин.
НӘРСӘДӘН БАШЛАРГА?
Агулану билгеләре күренүгә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өйдә үзлектән дәвалану бу очракта дөрес түгел. Чөнки медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәч, табиб сезгә белешмә бирә, анда агулануга нәрсә сәбәп булганы языла, сез сөйләгәннәр дә теркәлә. Агуланып больницага эләксәгез, анда бирелгән кәгазь шулай ук кирәкле документ булып санала. Аннан тыш, табиб дарулар язып биргән кәгазьне һәм аптека чегын да ташларга ярамый, алар шулай ук компенсация таләп иткәндә кирәк.
КАЯ МӨРӘҖӘГАТЬ ИТӘРГӘ?
Медицина ярдәме күрсәтелеп, хәлегез берникадәр яхшыргач, сезнең агулануда гаепле дип санаган кафе яки ресторанга дәгъва кәгазе (претензия) язарга кирәк. Аның үрнәген интернетта табарга була. Иң мөһиме – фактик детальләр язылсын: кайда, кайчан, сәгать ничәдә, нәрсә ашадыгыз, агулану фактын кем раслады (табиб язып биргән белешмә), нинди суммада компенсация таләп итәсез, проблеманы кайчанга хәл итүләрен сорыйсыз. «Кулланучы хокукын яклау турында»гы законның 22нче маддәсе нигезендә, дәгъва 10 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Претензия ике нөсхәдә языла. Туклану урынына тапшырыла торганына кулыгызда булган бөтен документны – табиб белешмәсен, кафе яки ресторанда түләү чегын (банк картасы белән түләгән очракта, түләү фактын раслый торган күчермәне) беркетәсе. Дәгъва кәгазен компаниянең юридик адресына җибәрергә (хатны тапшыру турында белдерү – уведомление ала торган итеп) яки туклану урыны вәкиленең кулына бирергә мөмкин, ул кул куеп алырга тиеш.
НӘРСӘ ӨЧЕН КОМПЕНСАЦИЯ СОРАРГА?
Закон буенча, сыйфатсыз ризык алуга тотылган акча тулы күләмдә кайтарылырга тиеш. Аннан тыш тагын компенсация сорарга була:
– дәвалануга киткән чыгымны каплау өчен;
– авырып яткан вакытта ала алмаган керем өчен;
– әхлакый зыян өчен.
Эш судка барып җитә калса, суд чыгымнарын каплауны һәм кулланучы штрафы түләүне дә таләп итәргә мөмкин.
НИЧЕК ДӘЛИЛЛӘРГӘ?
Сезнең агулануда нәкъ менә җәмәгать туклану урыны гаепле икәнен сез үзегез, ягъни дәгъваны бирүче дәлилләргә тиеш. Дәлил буларак, инде әйтелгәнчә, түләү чегы, банк картасыннан алынган мәгълүмат, медицина белешмәләре, шулай ук ризыкның фотосы да кулланыла ала. Ул фотоның кайчан төшерелгәне күренергә тиеш. Сезнең әлеге кафе яки ресторанда ашаганны раслый ала торган шаһитларны да җәлеп итәргә мөмкин.
ГАЕБЕН ТАНЫМАСА НИШЛӘРГӘ?
Әгәр җәмәгать туклану урыны сезнең дәгъваны уңай якка хәл итәргә ашыкмый икән, судка бирергә кирәк. Дәгъва суммасы 100 мең сумнан артмаса – җәмәгать судына, аннан артса – район (шәһәр) судына (зыян күрүченең яшәү урыны яки җавап бирүче якның юридик адресы буенча). Мөрәҗәгатьтә «дәгъва кулланучы хокукын бозу сәбәпле бирелә» дип күрсәтсәгез, дәүләт пошлинасын түлисе булмый.
Судка кадәр үк Роспотребнадзорга да хәбәр итәргә кирәк. Ведомство 30 көн эчендә җәмәгать туклану урынын тикшереп, сезгә җавап бирергә тиеш. Әгәр тикшерү барышында чынлап та җитешсезлекләр ачыкланса, алар да судта дәлил буларак барачак. Роспотребнадзорга агуланганнан соң бер айдан да соңга калмый мөрәҗәгать итү зарур.
(Чыганак: ТАСС)
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии