Ришвәт бирми генә югары белем алып буламы?

Ришвәт бирми генә югары белем алып буламы?

Узган атнада Татарстанда бер төркем ришвәтчегә хөкем карары чыгардылар. Ришвәтче дигәннәре «җирле Улюкаев» та, чираттагы түрә-мазар да түгел – студентлар!

Ришвәт алучыны түгел, ришвәт биргәндә тотылган студентларны хөкем итүнең беренче очрагы бу. Һәрхәлдә Татарстанда беренче очрак.

БИРҮЧЕ ДӘ – РИШВӘТЧЕ

Вакыйгалар күптән – узган елның мартында ук куера башлаган иде инде. КФУның Чаллы институтында берьюлы 13 студент шик астына куелды – зачетларны сатып алганнар янәсе. Кемдер аноним рәвештә тиешле органнарга хәбәр иткән – шуннан белгәннәр. Шул ук вакытта ике укытучыга карата да тикшерү эше башланды. Ике укытучы икесенә бергә 170 мең сум ришвәт алганнар, диелде. Шуннан китте инде, йомгак зурайганнан зурая башлады. Шик астына алынган студентларның да теле чишелде булса кирәк, «мине «чакканнар» бит әле, нишләп мин генә дәшми торырга тиеш» дип уйлаганнардыр, күрәсең. Берничә айдан әлеге вуз студентларына карата 16 җинаять эше ачылган иде инде.

Моңарчы ришвәт бирүдә тотылган студентларны штраф ярдәмендә генә «тәрбиялиләр» иде. Чаллы институты студентлары белән дә башта шулай булды: узган ел җәй икътисад бүлегенең беренче курсында укучы бер кызга – 5 мең сум, икенчесенә 10 мең сум штраф («Вак ришвәтчелек» маддәсе буенча) салганнар иде. Тора-бара штрафларның суммасы үсә башлады, 25 мең сумлык штрафлар да сугылды.

Илдә җитәкчелектән алып, мәктәп балаларына кадәр «Коррупция белән көрәшергә кирәк!» дип сөйләнә торгач, кайчан да булса бер көрәшә башлап карарга кирәк бит инде. Һәм ул көрәшне, тулы бер система белән көрәшне Чаллы студентларыннан башларга булганнар, күрәсең. Узган елның ноябрендә шушы институтта читтән торып укучы 33 яшьлек ирне барлыгы 20 мең сум ришвәт бирүдә гаепле дип таптылар. Шунысы кызык: җинаять эше ачылгач, студент укудан академик отпуск алган һәм җирле төзелеш фирмасына җитәкче урынга урнашкан. Аны 8 ай сынау вакыты белән шартлы рәвештә 2 елга хөкем иттеләр.

Узган елның декабрендә шушы ук Чаллы институтында читтән торып укучы 40 яшьлек Юлия Романенко укытучыга арадашчы аркылы 54 мең сум ришвәт биргән, дип табылды. Ул гаебен тулысынча таныды. 2 ел сынау вакыты белән шартлы рәвештә 2 елга хөкем ителде.

Ә узган атнада берьюлы дүрт студентка хөкем карары чыгардылар. Болары да – КФУның Чаллы филиалында читтән торып укучылар. Кайсы – эшмәкәр, кайсы – электромонтер. Барысы да гаиләле, өчесенең кечкенә балалары бар. Һәм барысы да гаепләрен таныган. Шушы фактларны исәпкә алып, чагыштырмача йомшак җәза бирелгән, барысы да шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителә: берсе – 3 ел да 6 айга, икесе – 2 ел да 2 айга, тагын берсе – 1 елга.

Чаллыда ришвәтчеләрне чүпләү һаман да дәвам итә. Әле арадашчыларның эшләре карала да башламаган.

ЧӘК-ЧӘК РИШВӘТМЕ?

Уку йортларында ришвәтчелек булу – яңалык түгел. Бөтен тармакта, мәгариф системасының иң беренче баскычларында, ягъни балалар бакчасында, аннан соң мәктәптә дә булганны, нишләп вузда гына коррупция булмаска тиеш ди әле?! Яңалык дип ришвәт биргән студентларны хөкем итүне атасаң гына инде. Закон буенча, бездә таякның авыр башы бирүчегә түгел, ришвәтне алучыга төшә иде бит. Чаллыда булган вакыйгадан соң, бирүчегә дә төшкәнен белеп торырбыз инде менә.

Вузларда ришвәтнең төрле формасы яши. Мәсәлән, без укыган КФУда кайсы укытучының ришвәтне нәрсә белән алуы буыннан-буынга сөйләп калдырыла иде. Беренче курска кергәч, югары курслардагы студентларның: «Фәлән укытучыга имтиханны үз көчегез белән тапшырырга тырышмагыз да – акыллыларны яратмый, бөтен нәрсәне белсәң дә батыру җаен таба. Шуңа күрә имтиханга кергәндә үк «кыстырып» керегез. «Күчтәнәч»кә өстәп, ак розалар бәйләме алыгыз. Кызылны ала күрмәгез тагын – имтиханнан куып ук чыгарырга мөмкин, ул кызыл розалар яратмый», – дип әйтеп куюлары истә. Көлке, билгеле, ләкин чын булган хәл. Хәзер дә шул ук традицияләр дәвам итә торгандырмы…

Югары уку йортларында гына түгел, урта һөнәри белем бирү йортларында да бар ул ришвәтчелек. Сессия вакыты җитсә, һәр укытучыга акча җыя торган төркемнәр дә бар. Дөрес, хәзер күп җирдә акчалата алмыйлар, әйберләтә сорыйлар. Мәсәлән, азык-төлек яки косметика кибетенә карта. Бөтен кибеткә дә бүләк картасы алып була бит хәзер, ул картага үзең теләгән сумманы да салып була. Ә бәйләнә калсалар, «бу – яраткан студентларымның миңа бүләге» дип акланып була.

Бүләк дигәннән, анысы белән дә кызыклы хәлләр булганы бар. «Имтихан – ул бәйрәм» дигән тәрбия бирелде бит безгә. Шуңа күрә имтиханга һәр укытучыга бүләк ала идек. Хатын-кызларга – чәчәк бәйләме, ир-итларга – чәк-чәк. Бу чын күңелдән алынган бүләк, рәхмәт йөзеннән тапшырыла. Шулай бервакыт бер ир-ат укытучы биргән чәк-чәгебезне алудан баш тарткан иде. «Күземнән югалтыгыз хәзер үк!» – дип кычкырган иде. Әллә ришвәт бирәләр дип курыкты шунда, әллә чәк-чәк яратмый торган кеше булып чыкты.

Ун ел элек Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган, бүген шактый танылу алган бер кеше үзләренең уку йортында зачетлар сата торган автомат эшләгәнен сөйләгән иде. «Мин – читтән торып укый торган төркемнең старостасы. Бөтен студент та сессиягә килеп йөрми, зачет яки имтиханнарны сатып кына алучылар да бар. Институтның беренче катында азык-төлек сата торган автомат тора. Ул болай эшли: зачеткаларны алып киләсең һәм автоматның азык-төлек төшә торган тартмасына тыгып калдырасың. Шунда ук конверт белән акча да кыстырасың. Күпме акча икәнен хәзер әйтә алмыйм инде. Ерак түгел утыручы бер апа килеп, зачеткаларны һәм конвертны алып китә. Бер дәрестән соң, зачеткаларны шул ук автоматтан килеп аласың – билге куелган була. Күпмедер вакыттан соң имтиханнар «сата» торган автомат барлыгы бөтен вузга билгеле булды һәм аны ябып куйдылар. Арадашчы апа белән нәрсә булып беткәнен белмим», – дип сөйләде ул. Көлсәң – көл, еласаң – ела, ләкин бу чын булган хәл. Безнең илдә андый автоматларга гына аптырый да торган түгел инде. Әллә нинди ысуллар уйлап чыгарып торалар бит…

ФИКЕР

– Ришвәтсез югары белем булсын өчен, уку йортында профилактика эшләре алып барырга кирәк. Уку йортының намус кодексын булдырырга, уставка теркәргә, укытучылар белән җыелышлар уздырырга, ришвәт алган очракта нәрсә янаганын кат-кат аңлатырга. Шулай ук студентлар белән дә сөйләшүләр уздырырга, ришвәт бирүченең шундый ук ришвәтче икәнен һәм җәзага тартылачагын аңлатырга кирәк. Без шулай эшлибез дә – җыябыз, сөйләшәбез. Ришвәт биргәндә тотылган очракта вузда укуны дәвам итү генә түгел, Чаллыда калу да мөмкин булмаячагын аңлатабыз.

Моннан 7-8 ел элек безнең вузда бер укытучы студенттан акча алган. Мин аны үземә чакырттым һәм үз теләге белән эштән китүен сорадым. Бездән киткәч, ул КФУга эшкә кергән һәм шунда ришвәт алганда тотылды да.

Шушындый очракларда кем гаепле? Укытучыдыр, мөгаен. Студент акча төртергә мәҗбүр булгач, димәк, ул начар укытучы булып чыга. Студент имтиханны яхшы тапшырсын өчен 500 төрле методик алым бар. Студентны батырырга, икеле куярга кирәкми. Шушы 500 алымны куллансаң, имтиханнарны да тапшыралар, ришвәт төртү дә булмый.

Виктор Суворов, Чаллы сәүдә-технология институты ректоры

Чыганак: «Бизнес Онлайн»

СТАТИСТИКА

White Square Journal эшлекле интернет журналы 2016нчы елда Русиянең коррупция чәчәк аткан 99 югары уку йорты исемлеген төзегән булган. Рәсми статистика түгел, шулай да шактый кызыклы килеп чыккан. Рейтингны төзегәндә һәр вуздан 10 студентны, шушы вузны тәмамлаган 10 кешене, мәгариф өлкәсенә якын булган экспертларны сораштырганнар, шулай ук уку йортының исеме телгә алынган җинаять һәм административ эшләрне барлаганнар, кешеләрнең форумнарда нәрсә язышуларын күзәткәннәр. Нәтиҗәдә коррупция чәчәк аткан вузлар исемлегендә беренче урынны Русия Президенты каршындагы Русия халык хуҗалыгы һәм административ хезмәт академиясе (Мәскәү) алган. Гомумән, беренче унлыкта башлыча Мәскәү вузлары. Исемлектә Казан уку йортлары да бар. Казан (Идел буе) федераль университеты – 23нче, Казан дәүләт медицина университеты – 29нчы, Казан дәүләт технология университеты (КМТТУ-КХТИ) – 84нче урында (коррупция дәрәҗәсе кими бару тәртибендә бирелә).

Бу исемлекне яңартып төзесәң, кайбер вузлар урыннарын алыштырыр иде. Мәсәлән, 2016нчы елда 84нче урында булган (димәк, коррупция чагыштырмача аз дигән) КМТТУ-КХТИ шактый өскә күтәрелер иде. Узган ел уку йортының элекке ректоры Герман Дьяконовны һәм тагын берничә хезмәткәрне конференция үткәрү өчен дип бирелгән акчаларны үзләштерүдә гаепләделәр бит. Ректор 64 млн сумнан күбрәк акчаны урлаган дип табылды, аның эше мошенниклык маддәсенең 10 эпизоды буенча каралды. Бер ел СИЗОда утырган, узган елның җәендә өй арестына күчерелгән Дьяконов КХТИның рейтингын шактый бозды.

Чаллы филиалында студентлар белән булган хәлдән соң, КФУга да кара тап төште. Исемлекне яңартсаң, ул да берничә баскычка булса да өскәрәк менәр иде, мөгаен.

БГ СОРАШТЫРУЫ

«ВКонтакте» төркемебездә (vk.com/beznen) «Ничек уйлыйсыз, ришвәт бирми генә югары белем алып буламы?» дигән сораштыру уздырган идек. Кызыклы гына нәтиҗә килеп чыкты. Сораштыруда катнашкан 131 кешенең 7се (5,34 проценты) зачет яки имтиханны «сатып алганы» булуын таныган. 21 кеше (16,03 процент) «Сессия вакытында әз-мәз төртмичә булмый» дигән җавапны сайлаган. «Сессия вакытында укытучылар үзләре «күчтәнәч» сорый иде» дигән җавапка 22 кеше (16,79 процент) тукталган. Шулай да күпчелек «чиста» булып чыкты: 81 кеше (61,83 процент) «Бер тиен ришвәт тә, укытучыларга бүләкләр дә бирмәдем, үз көчем белән югары белем алып чыктым» дип җавап биргән.

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Дәүләт яңа һөнәр уйлап тапты…»

Ай башында игълан иткән «Ай-һай хәлләр: һөнәрле үлмәс…» дигән бәйгебезгә нәтиҗә ясый башлыйбыз. Шигырьләр күп килә, шуңа күрә бу санга сыймый калганнары киләсе саныбызда урын алачак. Бәйгегә нәтиҗәне дә киләсе саныбызда ясарбыз.

Һөнәрле үлмәс, диләр,

Юк бит аның эше!

Себергә чаклы китә

Эш эзләп кеше.

Эшсез яшьләр эш эзли,

Карт-коры эшләп йөри.

Белемлеләр, эш тапмагач,

Кирпеч ташый, кар көри.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Салым салыр өчен, дәүләт

Яңа һөнәр уйлап тапты.

«Үзмәшгульлек» диеп атап,

Аңа сәер исем такты.

Һәрбер һөнәр бәйрәм итә

Билгеләнгән көннәрендә.

Шулай бәйрәм итәр микән

«Үзмәшгульлек» һөнәре дә?

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Берәр оста кирәк икән сезгә эшкә,

Икеләнми килегез сез, дим, Мөндешкә!

Осталар күп – бар да эшче.

Алка, йөзек кирәк булса – бар зәркәнче.

Өй салырга оста ташчы, бар калайчы,

Әгәр кирәк була икән, хәтта бар комганчы.

Фәрит ЗАКИРОВ,

Арча районы, Мөндеш авылы

Һөнәрле үлмәс, көн күрер

Замана авыр булганда да.

Кадерен белеп калыгыз

Кеше үзе исән чагында.

Серафимия САФИНА,

Чаллы шәһәре

Җитмеш төрле һөнәрле

кешеләргә барыбер:

чарасын гел таба ул,

килсә дә нинди чор.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии