- 23.02.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №08 (21 февраль)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Бу арада республика министрлыкларында «генераль җыештыру» бара. Беренче чиратта министрлардан «чистарталар». Кемдер үз теләге белән китте, кемнедер – алып киттеләр (кая диген, Дагыстанга ук бит!). Ә халык сайлау алдыннан башланган бу чистартуларны үзенчә юрый.
ВАФИН ДА КИТТЕ
Түрәләрнең эштән китүе, бер-берсе белән урыннарын «алмашуы» башка вакытта бу кадәр игътибар үзәгендә дә булмас иде, бәлки. Тик сайлау алдыннан булгач, вакыйгаларны дүрт күз белән күзәтеп торабыз. Сайлау алдыннан булган үзгәртеп коруларны да «чистарту» дип кабул итәбез. Безнең илнең менталитеты шундый бит: ниндидер зур вакыйга алдыннан (яки берәр зуррак түрә килер алдыннан) күзгә күренә торган бөтен нәрсәне кырып-себереп чистарталар, чүп-чарны күренми торганрак җиргә өеп куеп торалар, вакыйга булып үткәч (түрә килеп киткәч), чистарту да, теге өеп куелган чүп өеме дә онытыла – икенче вакыйгага кадәр. Еллар дәвамында шушындый системаны күреп яшәгән халыкның сайлау алдыннан башланган үзгәртеп коруларда да яшерен мәгънә эзләве гаҗәп түгел.
Кемдер үзе китте, кемнедер алып киттеләр, дидек тә, белмәгәннәр өчен ачыклык кертик әле. Февральнең беренче атнасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өч министрлыкка яңа җитәкчеләр билгеләде. Икътисад министры булып эшләгән Артем Здуновны Дагыстанга алып киттеләр – Премьер-министр итеп. Аннан бушаган урынга Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Әбделганиевне билгеләделәр. Ә анысының урынына моңа кадәр Чүпрәле районы башлыгы булып эшләгән Александр Шадриков куелды. 7нче февральдә Нурлат районы башлыгы вазифасыннан киткән Равил Кузюров урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнде. Моңарчы министр булган Алмас Нәзиров үз теләге белән отставкага киткән иде. Яшьләргә юл бирәм, дип аңлатты ул китүен. Халык аның «үз теләге белән китүе»н үзенчә шәрехләми калмады, билгеле. «Вечерняя Казань» газетасы да, тәртип саклау органнарындагы үз чыганакларына таянып, Нәзировка «законсыз рәвештә җир үзләштерү» маддәсе буенча тикшерү эше ачылган, дип язды. Озакламый Нәзиров отпускыга китте, ә аннан чыгуга бөтенләй министрлыктан ук китеп барды.
Бу үзгәрешләр барган көннәрдә үк тагын бер хәбәр чыкты: сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин да китә икән, имеш. Тик бу имеш-мимеш кенә булып чыкты. Министрлыкта да, Президент Аппаратында да бу хәбәрне расламадылар. Журналистларга: «Юк, Вафин беркая да китмәде», – дип җавап биреп тордылар. Ә халык сөйләвен белде: китә икән, инде эштән китүе турында приказ да чыгарылган икән…
Җәмгыятьтә барган бу шау-шуны күзәтеп торсак та, рәсми хәбәр булмагач, узган атнада чыккан газетабызда «Гадел Вафин министрлыктан киткән» дип яза алмадык. Алай гына да түгел, Арча районының Казанбаш мәктәбендә балалар агулану турындагы мәкаләдә («Төшке ашка – норовирус», №7, 14 февраль, 2017) министр Гадел Вафинның шәрехләмәсен («балалар ризык белән агуланмаган») китердек. Газетабыз типографиягә тапшырылганда, ягъни 13нче февраль көнне, Вафин, чыннан да, министр иде әле. Бәлки, бу вакытта ул инде кабинетындагы өстәлләрен җыештырып, хезмәттәшләре белән саубуллашып та йөргәндер. Тик китүе турында рәсми хәбәр 14е көнне төштән соң гына чыкты. Утсыз төтен булмый, диюләре чираттагы тапкыр исбатланды, халыкның сөйләгәне рас килде: сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин эшеннән китте. Аның урынына 7нче шәһәр больницасының баш табибы Марат Садыйков билгеләнде.
ХАЛЫК ОЧРАКЛЫЛЫККА ЫШАНМЫЙ
Түрәнең эш урынын нәкъ менә ниндидер җитди вакыйгадан соң калдыруын очраклылык дип кабул итү кыенрак. «Татфондбанк»ның көймәсе комга терәлгәч, элеккеге Премьер-министр Илдар Халиков (шул ук вакытта банкның директорлар советы рәисе дә иде. – Авт) үзенең отставкага китүе турында белдерде. «Мин инде күптән китәргә йөри идем», – дип кат-кат әйтсә дә, халык барыбер аның китүен «Татфондбанк» вакыйгасы белән бәйләде. Ни генә дисәк тә, Илдар Халиков бик вакытлы китте, баткан «Татфондбанк» көймәсеннән коры килеш чыга алды.
Республика мәктәпләрендә татар теле белән көрәш башлангач, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та үз вазифасыннан китте – монысының да очраклылык булуына ышану кыен.
Инде менә хәзер Гадел Вафин. Ул да «китәргә йөргән булган», имеш. Ләкин чынлап торып китүе җитди вакыйгадан соң булды. Февраль башында министрның урынбасары Елена Шишмарева, мошенниклыкта шикләнелеп, сак астына алынды, соңрак өй арестына күчерелде. Тикшерүчеләр фаразы буенча, Шишмарева медицина хезмәткәрләреннән, белемнәрен күтәрәбез дигән булып, акча алып яткан. Ә чынлыкта бернинди укыту да булмаган янәсе. Нәтиҗәдә, барлыгы сигез миллион сумлык зыян килгән, ягъни, тикшерүчеләр версиясе буенча, бу 8 миллионны Шишмарева үз кесәсенә салган (башкалар белән бүлешү версиясе дә кире кагылмый).
Елена Шишмарева гаебен танымады. «Минем бөтен эшчәнлегем дә документлаштырылган. Мин тикшерү органнары белән хезмәттәшлек итәргә, барлык сорауларга да җавап бирергә әзер», – дип белдерде ул һәм шуннан соң өй арестына күчерелде. Ә берничә көннән соң, 7нче февральдә, үз мунчасында үле килеш табылды. Аның муенында пычак белән ясалган сигез яра табылган. Әлегә үлемнең сәбәпләре әйтелми, ләкин тикшерүчеләр «үз-үзенә кул салу» дигән версиядә тукталып калырга охшаган – рәсми булмаган чыганаклар шулай дип белдерә. Гадел Вафин исә Елена Шишмареваның үлемен Татарстан медицинасы өчен зур югалту дип билгеләп үтте.
Хәзер халык ике сорауга җавап табарга теләп баш вата. Беренчесе: үз-үзенә кул салырга теләгән кеше нүжәли шушындый вәхшиләрчә ысулны сайлар икән? Елена Шишмарева медицина өлкәсендә хезмәт куйган кеше бит, гомерен өзәргә теләгән булса, җиңелрәк ысулны тапмас иде микәнни? Монысын тикшерү ачыклап бетерергә тиеш инде. Ә икенче сорау менә шушы вакыйгадан соң Гадел Вафинның тиз арада эшеннән китүе (әллә алынуымы?) белән бәйле. Тагын «очраклылык»мы? Монысына инде тикшерүчеләр дә җавап бирмәячәк, элеккеге министр үзе дә аңлатма биреп мәшәкатьләнеп тормаячак, халык үзе фаразлап бетерсә генә.
Гадел Вафинның кая китүе әлегәчә билгеле түгел. Аның яңа эше дә сәламәтлек саклау өлкәсеннән буласы гына ачык – бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.
Ә калган министрларга һәм башка чиновникларга хәзер үз эшләрен бермә-бер игътибарлырак итеп башкарырга кирәк булачак инде. Ялгышырга ярамый. Әле сайлауга хәтле вакыт хәйран – димәк, төрледән-төрле тикшерүләр, шуларга бәйле рәвештә чистартулар да дәвам итәргә мөмкин.
Фәнзилә МОСТАФИНА
«Соңгы вакытта республикада берничә министр алышынуның сәбәпләре төрле. Тик аларның уртак якларын табарга тырышып карасак, күз алдына бик үк яхшы булмаган картина килеп баса. Шактый озак вакыт, 15 елдан күбрәк, бездә барысы да яхшы, ә киләчәктә тагын да яхшырак булачак, дип сөйләп килделәр. Тик шулай дип сөйләнгән арада ялгышлар, җитешсезлекләр җыела барган. Аларны үз вакытында җиңел генә хәл итеп булган булыр иде дә бит. Ә хәзер җитешсезлекләр бөтен системага күчү сәбәпле Татарстан турбулентлык зонасына эләкте»
Сергей СЕРГЕЕВ, КНИТУ-КХТИның социаль һәм сәяси конфликтология кафедрасы мөдире, сәясәт фәннәре докторы
Белеп торыйк!
Яңа министр әтисе юлыннан бара
Гадел Вафин урынына сәламәтлек саклау министры итеп куелган Марат Садыйков медицина дөньясында очраклы кеше түгел. 1970нче елның 27нче гыйнварында Буа шәһәрендә табиблар гаиләсендә туган ул. Аның әтисе Наил Садыйковны Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсен яңа дәрәҗәгә күтәргән кешеләрнең берсе буларак беләбез: ул башта Буадагы, аннары Казандагы медицина училищесын җитәкләгән, ә 1989нчы елда ТАССРның сәламәтлек саклау министры урынбасары итеп билгеләнгән һәм 2003нче елга кадәр кадрлар мәсъәләсе белән шөгыльләнгән. Улы да әтисе эзеннән бара.
Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган Марат Садыйковның җитәкчелек карьерасы 18нче үзәк шәһәр клиник больницасында башланып киткән: 1996нчы елда ул монда баш табиб урынбасары итеп билгеләнгән. Шунда эшләгәндә, 1999нчы елда, кандидатлык диссертациясен яклаган.
2000нче елда 30 яшьлек Марат Садыйковны Казан онкология диспансерына баш табиб итеп билгелиләр. Биредә ул Русиядә беренчеләрдән булып ашыгыч онкологик ярдәм хезмәтен эшләтеп җибәрә. Башка больницаларда ятучыларда онкология авыру табылса, кичекмәстән онкологик ярдәм бригадасы чакырыла һәм урында ук операция ясала – менә шуннан гыйбарәт була ул хезмәт. Соңыннан бу практиканы Русиянең башка төбәкләрендә дә кертә башлыйлар.
2008нче елда Марат Садыйковны 7нче шәһәр клиник больницасына баш табиб итеп билгелиләр. Больницаны Универсиадага кадәр тамырдан үзгәртү дә Марат әфәнде җитәкчелек иткән чорга туры килде.
Садыйков ике тапкыр – 2009 һәм 2014нче елларда – Татарстанның Дәүләт Советына депутат булып сайланды. Министр булып сайлангач, аңа депутатлыгын калдырырга туры килә.
Татарстанның атказанган табибы Марат Садыйков өйләнгән, бер кызы бар.
БГ күзәтүе
Министрлар турында нәрсә беләбез?
Республикадагы иң яшь министр – юстиция министры Рөстәм Заһидуллин. Ул 1986нчы елның 29нчы апрелендә туган, ә министр вазифасына 31 яшендә билгеләнгән. Яңа экология министры Александр Шадриков аннан бераз гына өлкәнрәк – 1977нче елгы.
Яшь буенча да, кәнәфиендә утыру вакыты буенча да иң өлкән министр – авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов. Ул 1954нче елның 16нчы июнендә туган, ә министр кәнәфиендә инде 19нчы ел. Ул министр булып билгеләнгән 1999нчы елда иң яшь министр Рөстәм Заһидуллинга 13 кенә яшь булган.
Министр булу өчен кайда туарга кирәк соң? Марат Әхмәтов белән Ленар Сафин (транспорт һәм юл хуҗалыгы министры) – Арчадан, Рафис Борһанов (мәгариф һәм фән министры) – Мөслимнән, Радик Гайзатуллин (финанс министры) – Буадан, Азат Хамаев (җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры) – Актаныштан, Рафис Хәбибуллин (гражданлык оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры) – Апастан, Айрат Сибагатуллин (мәдәният министры) – Сабадан, Александр Шадриков (экология министры) – Чүпрәледән, Равил Кузюров (урман хуҗалыгы министры) – Аксубайдан.
Татарстанда бер генә хатын-кыз министр бар. Ул – хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова. Ул 1974нче елда Казанда туган.

Комментарии