Армиягә барасың килмәсә – заводка

Армиягә барасың килмәсә – заводка

Ике куян койрыгын берьюлы тотарга! Татарстан Республикасы Дәүләт Советы әнә шундый авыр эшкә алынган. Хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге ир-егетләргә оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә альтернатив гражданлык хезмәтен үтәргә дә рөхсәт итә, аларга армиядән кичектерү дә бирергә тәкъдим итә ул. Тәкъдиме яхшы, тик альтернатив хезмәтен үтәгән ир-егеткә армиядән кичектерү алу нәрсәгә кирәк соң, дигән сорауга гына җавабы юк.
ТР Дәүләт Советының әлеге тәкъдиме халык арасында кызыксындыру уятса да, әлеге яңалыкка карата сораулар тумый тормый. Хәтта экспертлар да инициативаның уңышыннан шикләнә. Төп куркыныч – предприятиенең армиядән законлы рәвештә качып калырга теләүчеләр белән шыгрым тулырга мөмкин булуында. Кадрлар кытлыгын киметәм дип, кулларына чүкеч тә тотып карамаган яшьләрдән хәрби корал ясатып булмый бит, дип фикер йөртә алар. 
НИНДИ ЯҢАЛЫК?
Татарстан хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге ир-егетләргә армиядән кичектерү тәкъдим итә. Моның өчен аларга оборона-сәнәгать комплексы (ОСК) предприятиеләрендә альтернатив гражданлык хезмәтен үтәргә туры киләчәк. Әлеге закон проектын ТР Дәүләт Советы һәм республикадан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов әзерләгән. Әлеге инициатива турында сөйләшүләр июнь башында ук башланган иде, ләкин халык арасында зур кызыксыну уятмады. Хәзер исә бу хакта белергә теләүчеләр күп. Кемдер хуплый, кемдер сүгә... Ә республика әлеге инициативаны тагын да тулылындыру турында уйлана. Шулай булмый ни, Мәскәүдән беренче уңай бәяләмә дә алынган әнә. РФ Федераль Җыены каршындагы Русия Закон чыгаручылар советы әлеге закон проектын караган, документны эшләп бетерергә һәм Дәүләт Думасына кертергә тәкъдим иткән. 
Дәүләт Советы «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы һәм «Альтернатив гражданлык хезмәте турында»гы федераль законнарга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Аерым алганда, «Альтернатив гражданлык хезмәте турында»гы Федераль закондагы 4нче номерлы маддәгә төзәтмә кертмәкчеләр. Аның буенча гражданнар оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә альтернатив хезмәт үтә алачак. Хәзер дә альтернатив хезмәт итү мөмкинлеге бар. Мондый төр хезмәт сайлауның нигезендә, гадәттә, дини яисә шәхси карашлар ята. Әгәр кешенең дине кулга корал тотарга рөхсәт итми яки аның үзенең армиягә барырга теләге юк икән, ул төрле предприятиеләргә, картлар йортына, мәктәпкә, хастаханәгә эшкә урнаша ала. Иң мөһиме – шушы оешмаларның федераль яисә җирле хакимият кулы астында булуы. «Русия почтасы» – шуның ачык мисалы.
«Шул ук вакытта бүген дәүләт яшь белгечләрне эшкә алырга, аларны ихтыяҗ булган белгечлекләргә өйрәтергә әзер, әмма яшь гражданнар аңында мондый белгечлекләр әле дә абруйсыз булып кала. Шуңа күрә кирәкле сандагы хезмәткәрләрне җыюы авыр. Югарыда күрсәтелгән кадрлар проблемасын хәл итү варианты булып – хәрби хезмәткә чакырылучыларны оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләрендә альтернатив гражданлык хезмәтен үтәргә җибәрү турында карар торырга мөмкин», – диелә закон проектының аңлатмасында.
Мондый альтернатив хезмәтне, закон проектыннан күренгәнчә, дәүләт аккредитациясе булган югары һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар сайлый алачак. Әлеге төр хезмәткә хокук алу өчен, аларга ОСК предприятиесенә тулы көнгә эшкә урнашырга кирәк булачак. Мондый «льгота» гамәлдә булачак предприятие һәм белгечлекләр исемлеген Русия Хөкүмәте билгеләячәк.
Моннан тыш, хезмәткәрләр армиягә чакырылудан 12 айга кадәр азат ителәчәк. Моның ни өчен кирәк булганлыгы гына аңлашылмый, чөнки граждан эшкә урнашса, ул хезмәтен турыдан-туры үти, ягъни предприятиедә «хезмәт итәчәк» бит инде. Бу, бәлки, ир-егетләрне куркытуның бер ысулы гынадыр. Әйтик, сәбәпсез эшкә килмәүчеләргә «чыбыркы» алдан ук әзер булачак: килмисең икән – армиягә китәсең. Бәлки, эшне җайга салуның бер ысулыдыр. Бәлки, яшерен мәгънә салынган һәм безгә мәгълүм булмаган бер пункттыр – монысы әлегә билгесез. 
Закон проектын кабул итү федераль бюджет акчалары хисабына каплана торган чыгымнарны таләп итмәячәк, дип ышандыра авторлар. Моннан тыш, ахыр чиктә әлеге проект ОСК предприятиеләрендә кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итәргә тиеш. Хәзер Русия оборонасына куәтләрен арттыру өчен 16 меңнән артык яңа хезмәткәр кирәк. Бу исемлектә – эшче персонал, техник белгечләр, инженерлар. 
Шунысын да билгеләп үтү мөһим: ТР Дәүләт Советы кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итү вариантларын беренче тапкыр гына тәкъдим итми. Шундый ук эчтәлектәге инициатива яз аенда да тәкъдим ителде, ләкин яклау тапмады. Ул чакта ТР Дәүләт Советы бюджетта укучы студентларны төрле завод-фабрикаларга эшкә урнаштырырга тәкъдим итте. Студентлар билгеләнгән эш урыннарында өч ел дәвамында эшләргә тиеш, дип билгеләделәр. Әгәр дә студент баш тарта икән, уку чыгымын дәүләткә түләргә тиеш булачак иде. Дәүләт Думасында бу идеяне хупламадылар. Хәер, Татарстан инициативалары Дәүләт Думасы тарафыннан еш кына кире кагыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да зарланган иде. 
КАБУЛ ИТЕЛЕРМЕ?
Закон проектында «хәрби продукцияне турыдан-туры җитештерүче» предприятиеләр турында гына түгел, ә гомумән, дәүләт заказын үтәүче сәнәгать предприятияләре турында сүз бара. «Бизнес Онлайн»га биргән әңгәмәсендә проект авторы, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов: «Гражданнар альтернатив хезмәтен үтә алачак оешмалар исемлеге киңәйтеләчәк. Әлеге закон проекты күптәннән карала һәм хәзер вакыт мондый карарларны тизрәк кабул итүне таләп итә, чөнки бүген эшче һәм хезмәт көченең гаять зур дефицитын күрәбез. Бу инде әлеге предприятиеләр алдында торган бурычларны үтәүгә генә түгел, ә гомумән икътисад үсешенә дә тәэсир итә», – дигән иде. 
Проектның кайчан тулысынча каралып бетәчәге әлегә мәгълүм түгел. «Закон проекты пленар сессиягә Хөкүмәт, иҗтимагый оешмалар, РФ Президенты каршындагы Баш хокук идарәсе, Дәүләт Думасының хокук идарәсе рәсми бәяләмәләр әзерләгәч, чыгарыла. Кайвакыт мондый бәяләмәләрне әзерләү шактый озак вакыт ала», – ди сәясәтче. Аның фикеренчә, теге яки бу закон проектын карау һәм эшкәртү күп көч таләп итә. Шул ук вакытта күп кенә инициативаларның кабул ителмәвен дә билгеләп үтә ул. 
– Мин әлегә закон проектын кабул итү турында фаразлар ясамас идем. Һәрхәлдә, закон проектының бик җитди базасы, стратегик ихтыяҗы бар, – дип билгеләп үтте Айрат Фәррахов.
Хезмәткәрләргә армиядән кичектерелү нигә кирәк соң, дигән сорауга сәясәтченең төгәл җавабы юк. «Әлегә сүз беренче укылыш турында бара, анда закон проектының концепциясен – альтернатив хезмәт хокукын киңәйтүне тикшерергә кирәк. Әлегә детальләр турында фикер алышырга кирәкми, чөнки закон проектын төп эшләп бетерү икенче укылышта була. Безгә концепцияне хупларга кирәк, чөнки аның әһәмияте, кыйммәте бар. Ул төрле сәбәпләр аркасында хупланмаска да мөмкин», – ди ул.
Оборона комплексы предприятиеләрендә кадрлар кытлыгы чыннан да күзәтелә. Моны сәясәтчеләр дә, эшчеләр дә раслый. Тик Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы Евгений Лебедев фикеренчә, сан артыннан куу гына яхшы нәтиҗә бирмәячәк.
– Кадрлар кытлыгын болай гына каплап булмый. Оешмага 100 хезмәткәр җитми дип, урамнан теләсә кемне алып кереп, эшкә урнаштыра алмыйбыз. Кытлык бетмәячәк. Әгәр дә сүз профессиональ хезмәткәрләр турында барса – әйе, сөйләшергә була, тик бу очракта... Теге яки бу көллиятне тәмамлаган студент әле ул профессиональ эшче дигән сүз түгел. Әйе, башта алар махсус рәвештә нәрсәгәдер өйрәтелсә, аларга махсус күнекмәләр бирелсә, бу закон проектының уңышлы булачагын фаразларга мөмкин, – дигән фикердә Евгений Лебедев. 
Закон проекты әле кабул ителмәгән. Хәер, аның кабул ителүе бик мөмкин. Төптән уйланып бетерелмәгән мондый проектларның кабул ителгән очракта да, уңыш китермәячәге көн кебек ачык. Мисаллар – тирә-юнебездә. Моңа да карамастан, альтернатив хезмәт, армиядән кичектерелү, дигән сүзтезмәләр кушып, станок артына бушка эшләргә дә әзер булган эшче куллар җыймакчылар. Завод-фабрикаларда тәкъдим ителгән хезмәт хакына риза булып, көне буе Хөкүмәт мәнфәгатьләрен кайгыртырга теләүчеләр юктыр шул. Профессионаллар килмәгәч, яшьләрне чакырырга була бит. Әле ничек диген – кызыксындырып (иң авырткан җиргә басып!). Ата-аналар балаларын хәрби хезмәткә җибәрергә курыккан чорда, «армиядән кичектерү» дигән сүзнең булуы, әлеге эшне мең кабат кыйммәтлерәк итеп күрсәтә шул! 
ФИКЕР
«Бизнес Онлайн»: «Әлеге инициатива кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итәргә ярдәм итәрме? Әлбәттә, юк. Беренче чиратта, илгә профессиональ эшчеләр кирәк. Алар эшләрен тиз һәм җиренә җиткереп башкарачак. Ә мондый профессионалларга хезмәт хакын да күтәрми мөмкин түгел. Ә студентларны өйрәтү вакыт сорый. Ә безгә тиз кирәк. 
Аларны укытсаң, әйе, яхшы хезмәткәрләр чыгачак. Минем андый танышым да бар. Сүз Русия Саклану министрлыгының Анапада урнашкан «Эра» хәрби инновацион технополисы турында бара. Танышым шунда бер ел күнекмәләр алып, укып кайтты, хәзер Мәскәүдә эшли, ясалма интеллект белән шөгыльләнә, аның үз бурычлары бар. Бер елдан соң ул безгә кайтты һәм монда, бездә, бик яхшы эшли, хәзер инде магистратурада укый, ясалма медицина интеллектын уйлап табучыларның берсе булып тора.
Күптән түгел хәрби хезмәттән качарга, бездә булган «броньны» кулланырга теләмәгән башка талантлы егет яныма килде дә: «Виктор Иванович, мин хәрби комиссар белән килешү төзедем һәм мине шундый ук фәнни ротага алырга ризалар. Сезнең фатихагызны алырга теләр идем», – диде. Мин, әлбәттә, эшче егетемне югалтудан бик канәгать түгел, әмма аңа хезмәт итәргә кирәк, шулай бит? Һәм мин аңа Анапага барырга рөхсәт иттем һәм анда ул безгә кирәк булган эш белән шөгыльләнәчәк. Моннан тыш, без хәзер бу технопарк, фәнни рота белән килешү төзергә телибез. Мондый алым чыннан да уңышлы. Бик тиздән халык моңа инаначак.
Ә ОСК предприятиеләрендә хезмәт итүнең нәрсә икәнен мин аңламыйм. Хәрби устав, ниндидер физик күнегүләр булыр, тик армия армия инде ул. Бу фәнни рота булса да, ул – рота. Һәм анда аларның генераллары, полковниклары бар.
Мин альтернатив хезмәтнең нәрсә икәнен аңлыйм. Әгәр дә син үз ышануларың буенча автоматны кулыңа ала алмыйсың икән, хастаханәдә эшлисең, авыруларны карыйсың. Ләкин бу хезмәт түгел инде. Әгәр дә безнең депутатлар хезмәт урынына кешеләрнең госпитальдә яки башка берәр җирдә, ОСК предприятиеләрендә эшләвен телиләр икән, моның барысын да булдырырга мөмкин. Тик андыйны зурлап «хезмәт» дип атарга кирәкми. Бу хезмәт түгел. Кеше армиягә бармыйча да, ОСК предприятиесендә эшләргә мөмкин бит, – дип сөйләде техник фәннәр докторы Виктор Классен.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии