БАКЧАДА КОЛЛАРНЫ ЭШЛӘТКӘН

БАКЧАДА КОЛЛАРНЫ ЭШЛӘТКӘН

«SHOT Телеграм-каналы»: Ставрополь краенда яшәүче бер пенсионер 20 мең сумга үзенә ике кол сатып алган һәм аларны бакча кишәрлегендә ярты ел эшләргә мәҗбүр иткән.
«Авитор» бакчачылык ширкәтендә яшәүче 71 яшьлек ир, үзенең 31 һәм 52 яшьлек ике дусты белән, бакча эшләреннән тәмам туеп, үзләренә эшчеләр табарга карар кылган. Дөресрәге, билгесез шәхесләр белән Русиядә рөхсәтсез яшәгән ике Үзбәкстан кешесен – 31 яшьлек ир белән 27 яшьлек хатынны – сатып алу турында килешкән. Бәясен 20 мең сум, дип сөйләшкәннәр. Ярты еллап коллыкка сатып алынган ир белән хатын пенсионер хуҗалыгында бил бөккән. Ләкин көннәрдән-беркөнне аңа полиция хезмәткәрләре килеп кергән.
Колларны сатып алучыны һәм аның бер дустын тоткарлаганнар, өченче ир июнь ахырында үлгән булган.
71 яшьлек картка каршы «Кешене урлау белән бәйле булмаган законсыз ирегеннән мәхрүм итү» һәм «Законсыз миграция оештыру» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган, ул тикшерү изоляторында. Аның 31 яшьлек дусты өй арестында. Билгесез сатучыларны эзлиләр.
«АЛДЫНГЫ» ТАТАРСТАН
«РИА Новости»: Татарстан уртача дәрәҗәдән югарырак хезмәт хакы алучы белгечләр өлеше буенча Русия төбәкләре рейтингында 19нчы урынны алды. 
Республикада хезмәткәрләрнең 31,6 процентының кереме илдәге уртача хезмәт хакыннан югарырак, ә 8 процентыныкы ике уртача хезмәт хакыннан югарырак икән.
Амур (белгечләрнең 31,8 процентының кереме илдәге уртача хезмәт хакыннан югары һәм 9,5 процентыныкы ике уртача хезмәт хакыннан югары) һәм Архангельск (31,1 процент һәм 8,8 процент) Татарстанның күршеләре булды. Алар рейтингта 18нче һәм 20нче урында.
Ямал-Ненец (хезмәткәрләрнең 75 процентының хезмәт хакы уртачадан югары), Ненец һәм Ханты-Манси автономияле округлары, Магадан өлкәсе һәм Чукотка автономияле округы – рейтингның лидерлары. Мәскәү 9нчы урынны алды, Санкт-Петербург 10нчы позициядә урнашты.
Белгечләр фикеренчә, Себер, Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләренең лидерлыгы «табышлы сәнәгать» белән бәйле. Ике башкаланың югары позицияләре аларның «финанс һәм интеллектуаль үзәк функцияләрен үтәве, аларның территориясендә барлык зур компанияләрнең диярлек штаб-фатирлары урнашуы» белән бәйле.
Ингушетиядә (8,8 процент), Чечня, Кабардино-Балкария, Карачаево-Черкесия һәм Калмыкиядә уртача хезмәт хакыннан югары керем алучылар саны аз булуы ачыкланган.
Русиянең тулаем хезмәт базарында эшсезлекнең кимүе һәм хезмәт хакларының артуы күзәтелә. 2022нче елның июненнән 2023нче елның маена кадәр Русиядә уртача хезмәт хакы 59 мең сум тәшкил иткән. Бу узган 12 айга караганда, 13,2 процентка күбрәк, дип белдерә рейтингны төзүчеләр.
КУПШЫ ТУЙЛАР КИРӘКМИ
«Өмет»: Чечен Республикасы Башлыгы Рамзан Кадыйров республикада артык купшы туй үткәрүгә һәм яңа гореф-гадәтләр кертүгә каршы булуын белдереп, үзенең Телеграм-каналында язып чыкты.
– Соңгы елларда туйлар тирәсендәге хәлләр бөтенләй үзгәрде, – ди ул. – Акылга сыймаган, абсурд булган яңа гореф-гадәтләр кертелә, бу исә артык күп чыгымнар таләп итә.
Кәләшнең бирнәсе күп булса, тормышлары җитеш булачак, дигән ырымга ышанып, яшь кәләш берничә дистә чемодан белән кияүгә чыга. Мондый чыгымлы гореф-гадәтләр бетерелергә тиеш, – ди республика башлыгы. Ул диния нәзарәтенә һәм республика органнарына мондый гореф-гадәтләр белән көрәшү буенча чаралар комплексы булдырырга кушкан.
– Кешеләр үзләре уйлап тапкан бидгать гореф-гадәтләрнең, ырым-шырымнарның колына әйләнә башлады, – дигән Рамзан Кадыйров.
Алар кәләшне урлап кайту кебек күренешне бетерүгә ирешкәннәр дә инде. Мөфтият кәләшнең әти-әнисенә 50 мең сум күләмендә калым түләү турында фәтва чыгарган. Кәләшнең һәм кияүнең бөтен туганнарына да бүләкләр алуны да бетерергә кушкан. Заманча туй чыгымнары кияү белән кәләшне бөлгенлеккә төшерергә тиеш түгел, дип саный җитәкче. Әйтик, бер көн кияр өчен генә 100 мең сумлык туй күлмәге сатып алалар. Кунакларның күңелен ачарга кыйммәтле шоу-бизнес йолдызларын чакыралар. Моңардан тыш, арендага лимузин һәм башка машина алалар. Акчалары булмаса, банктан кредит алып түлиләр. Түләмәсләр иде, туганнары арасында адәм көлкесенә каласылары килми.
Чечен туйларын бер Рамзан Кадыйров кына тәнкыйтьләми. Туйда биегән вакытта күп хатын-кызлар түфлиләре белән яулыкларын салып ташлый, шулай ук, атыш оештыру да туйны бизәми, бу – чечен гореф-гадәтләренә туры килми, диләр. Кәләш туй вакытында кунаклар арасында түрдә утырырга тиеш түгел, аңа аерым махсус почмак әзерлиләр: кәләш шунда тантана беткәнче селкенмичә генә басып торырга тиеш.
ТАШКАБАК ЗАКОНЫ
«Интертат»: Ташкабак сезоны башлану белән, аларны урнаштыру турындагы төрле мәзәк хәлләр, мемнар да калкып чыга. Соңгы вакытта, ташкабакны башкаларга бирүгә кагылышлы закон проекты кабул ителде, дигән хәбәрләр ишетелә башлады. Имеш, бу тема Федерация Советында күтәрелгән. Әлбәттә, бу – ялган. 
Имеш, бу турыда Русия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко әйткән. Ә мәзәктәге хәбәрнең цитатасы түбәндәгечә:
«Бу – катгый мәсьәлә. Ел саен гражданнар дуслары яки танышлары аша ташкабактан котылырга тырыша. Утырткан вакытта, сез нәрсә уйлыйсыз соң? Ниндидер закон булырга тиеш, кемгә һәм күпме ташкабак бирергә яраганны билгеләргә кирәк. Мәсәлән, туганнарга – ике зурны, ә танышлар һәм хезмәттәшләргә – бер уртачаны. Сиңа 5не тоттырып җибәрергә телиләр икән – судка бар, закон синең якта. Әле шулай да була: ташкабакны ишек төбендә калдырып китәләр. Бу хәлләргә нокта куярга кирәк». 
Калдырып китәләр, дигәннән, күптән түгел Новосибирскида шундый хәл булган. Бер хатын төнлә 2 машинаның капотына ташкабак куеп калдырган. Бер машинаның сигнализациясе дә эшли башлаган. Хуҗасы йөгереп чыккач, капотта ташкабак ятуын күргән.
«Бервакытта да, беркемнән дә ташкабак яки алма сорамагыз. Үзләре тәкъдим итәр һәм бирер», – дигән язу белән мемнар да йөри социаль челтәрләдә.

Комментарии