«Агарту» сәясәте: каен тузы һәм әрекмән яфрагы ак кәгазьдән файдалырак!

«Агарту» сәясәте: каен тузы һәм әрекмән яфрагы ак кәгазьдән файдалырак!

Әле ярый санкцияләр кертелде – күзләрне бетереп яшәп ятасы булганбыз икән бит! Агартылган офис кәгазе күзләргә зыянлы, ди.

Бу «ачыш»ны Русия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Олег Бочаров ясаган. «Ялтырап тора торган агартылган офис кәгазенең сәламәтлеккә зыянлы икәнен белдек. Бактың исә, фактуралы кәгазь күзләргә файдалырак икән. Шуңа күрә целлюлоза-кәгазь комбинатларының агарткыч матдә кулланудан баш тартуы җитди адым булды, дип саныйбыз», – дип белдергән ул урманчылык комплексын үстерү мәсьәләләре буенча совет утырышында («РИА Новости» цитатасы). Саргылт һәм кытыршы, ягъни министр урынбасары әйтмешли, фактуралы кәгазь күзләргә генә түгел, кесә янчыгына да файдалырак, ди: аның үзкыйммәте түбәнрәк, шуңа күрә товар да арзанрак бәядән сатыла. Кирәк бит ә: моңарчы ничә еллар буе бөтен ил белән шул ак офис кәгазен кулландык, халыкның сәламәтлеген боза дип кисәтүче булмады, киресенчә, кәгазь боткасына баттык, ясаган һәр адымың буенча шул «зыянлы» кәгазьгә язып хисап тотарга кирәк булды. Ә агарта торган матдәгә кытлык барлыкка килгәч, ак кәгазьнең зыянлы икәне ачыкланган. Министр урынбасары моны каян белгәндер, яшерен лабораторияләрдә тикшеренүләр үткәрелгәндерме, консилиумнар җыелгандырмы – анысы әйтелми. Әйтелсә, ичмасам ышандырырлык булыр иде.

Февральнең 24еннән соң Русиягә карата күпләп санкцияләр кертелә башлагач, моңарчы безне кәгазь агарткыч химикатлар белән тәэмин итеп торган фин компанияләре хезмәттәшлекне туктатулары турында игълан итте. Ә үзебездә, күп кенә нәрсәләр кебек үк, андый матдә дә җитештерелмәве ачыкланды. Бер яктан үзебезнең җитештерүчеләрдә «хәзер кәгазьне ничек агартырга?» дигән сорау туса, икенче яктан кибетләрдә булган кәгазь запасларын бермә-бер кыйммәтрәк бәядән сата башладылар: бер кабы 300-400 сум торган офис кәгазен 1500, хәтта 2500гә сатучылар барлыкка килде. Күпмедер вакыттан киштәләрдә «Eco», ягъни экологик дип тамгаланган саргылт кәгазьләр – импортны алыштыруның беренче үрнәкләре күренә башлады. Гомумән, бу сүзне маркетологлар яратып куллана, теләсә нинди әйбергә «эко» дигән сүз өстәсәң, ул кисәк файдалыга әйләнә, составын укып тормасаң да ярый. Министр урынбасары Олег Бочаров үз чыгышында: «Гадәти ак кәгазьгә караганда, агартылмаганына ихтыяҗ күбрәк тә. Светогорск (Ленинград өлкәсе), Кондопога (Карелия), Туринск (Свердлау өлкәсе) шәһәрләрендәге фабрикалар кәгазьне агартмыйча гына җитештерүгә күчте инде», – дип тә белдергән. Бердән, саргылт кәгазь арзанрак. Икенчедән, агы булмагач, саргылт кәгазьгә күчми хәлең юк. Күпмедер вакыт авыруларга бирә торган рецептларны дәфтәр битенә яки чүпкә дип атылган кәгазь, газета кисәкләренә язарга, хәтта «үзегез белән ак кәгазь бите алып килегез әле» дип сорарга мәҗбүр булган табиблар; рефератларны, хәтта диплом эшләрен А4 битенә ике яклап язарга рөхсәт итә башлаган укытучылар ул сары кәгазьгә дә шат кына. Булсын гына!

Шулай да министр урынбасарының капыл гына мондый белдерү белән чыгыш ясавы сәеррәк. Кәгазь проблемасы хәл ителде, диелгән иде бит инде. Бер яктан, халыкны «экологик» саргылт кәгазьгә ияләштерә башласалар, икенче яктан «Lenta.ru» апрельдә үк Туринск целлюлоза-кәгазь заводы ак форматлы офис кәгазе җитештерә башлады, дип язды. Моңарчы әлеге заводта әйберләр төргәндә кулланыла торган кәгазь генә чыгарылган. Ә офис кәгазенә кытлык барлыкка килгәч, шундыйны эшләп карарга уйлаганнар. «Үзебезнең документларны бастырганда да кыенлыклар туа башлады. Безнең офис кәгазе җитештерә торган җиһазларыбыз да, белгечләребез дә бар. Яңадан бу форматны торгызу турында карар кабул иттек. Аена бер миллион кап офис кәгазе чыгара алачакбыз. Беренче партияне Екатеринбургка җибәрдек инде. Офис кәгазе кимендә 80 процент аклыкта булырга тиеш, без 105 процент аклыкта чыгарабыз», – дип сөйләгән иде ул вакытта заводның директорлар советы рәисе Роман Пономарев «Lenta.ru» матбагасына.

Хуш, бер Туринск заводы гына бөтен илне ак кәгазь белән тәэмин итеп бетерә дә алмасын ди. Мәскәү өлкәсе галимнәре агулы балтырганнан (борщевик) целлюлоза алу ысулын тапкан иде, бу хакта апрельдә үк федераль матбугат чаралары язды. Фәннәр академиясенең Черниголовка шәһәрендәге химик физика проблемаларын өйрәнү институты белгечләре ачыклаганча, киптерелгән үлән массасыннан 35 процентка кадәр чимал алып була икән. Ә агулы балтырганның бик тиз һәм мул үрчүен исәпкә алганда (бер гектардан 70 тоннага якын уңыш алырга мөмкин), бу ысул шактый кызыктыра торган булып тоелган иде. 2015нче елда гына рәсми рәвештә чүп үләне дип табылган балтырганны махсус чәчеп үстерергә кирәкми, киресенчә, аның тамырын ничек корытырга белми баш ваталар. Агулы үсемлек шактый авыл хуҗалыгы җирен басып алган төбәкләр исемлегенә, мәсәлән, Татарстан да керә. Узган 2021нче елда аңа каршы көрәшкә дип республика казнасыннан 20 млн сум бүленгән иде. Мәскәү өлкәсендә (шулай ук агулы балтырган басып киткән төбәкләр исемлегендә) чыгымнарны киметә торган юл таптылар: узган ел мәҗбүри эшкә хөкем ителгән кешеләрне агулы балтырганны чабу эшенә җәлеп итә башладылар. Аларны махсус киемнәр, битлекләр, перчаткалар, чапкыч яки көрәк белән тәэмин итәләр, ә хезмәт хакы түләнми – суд билгеләгән җәзаны үтиләр бит. Быел болай итеп эшләтү турында хәбәрләрнең күренгәне юк әле. Гомумән, «Lenta.ru» галимнәргә сылтама ясап язганча, балтырганнан целлюлоза гына түгел, эфир майлары да алып була – анысы хушбуйлар һәм медицина препаратлары ясаганда кулланыла. Шулай ук чүп үләнен арзанлы һәм экологик чиста биоягулык итеп тә файдаланып була икән. Тик әлегә болар барысы да идея рәвешендә генә кала бирә. Чөнки шул ук агарткыч матдә алуны гамәлгә кую өчен, иң элек ачышка фәнни журналларда рецензияләр бастырырга, аннары проект итеп расларга, үләнне кешеләргә зыян китерми торган итеп эшкәртү ягын уйлап бетерергә кирәк. Ә моңа акча таләп ителә. «Ак кәгазь зыянлы икән, сарысын кулланыгыз» дип әйтү арзангарак чыга.

Бу ярты ел эчендә без моңа кадәр тормышыбызда күпме зарарлы әйбер кулланганны белдек! Юкка гына «санкцияләр безгә файдага» дип кабатлап тормыйлар бит инде. Автомобильләрдә куркынычсызлык мендәрләре дә кирәксез нәрсә булып чыкты. Машиналарны аннан башка гына җитештерә башладылар. Мендәр булмагач, тизлекне арттырмаслар, шулай итеп, һәлакәтләр кимер, дип аңлаттылар. Тишекләре ямалмаган юлларны да шул сәбәптән төзекләндерми калдырырга була хәзер. Хәер, чокыр-чакырлы юллар бездә февральгә кадәр үк модада иде инде. Азык-төлек алырга да акча җитми, дип зарланучыларга да «ач тору файдалы ул» дип әйтә башламагайлары әле...

 

НӘРСӘ ЯЗАЛАР?

Мәзәк юктан гына тумый инде. Интернет-форумнарда Олег Бочаровның сүзләреннән көлүчеләр, үзләре дә «халыкка файдалы» идеяләр тәкъдим итүчеләр күп очрый. Менә кайбер фикерләр:

«Каен тузы тагын да файдалырак! Экологик яктан чиста, җитештергәндә бернинди химия кирәкми».

«Җәмәгать, без бит бака яфрагының файдасы турында онытып барабыз! Каен тузы – даруларга, ә чабата ортопедик аяк киеменә караганда файдалырак! Сәламәтлек саклау министрлыгы тиздән шундый белдерү белән чыкса, аптырамыйк».

«Болай булгач, бәдрәф кәгазе дә сәламәтлеккә зыянлы булып чыга бит инде! Әрекмән яфрагына күчәргә кирәк. Ә иң яхшысы – агулы балтырганга. Буржуйларга ачу итеп!»

«Ит тә зыянлы. Шикәр дә. Һәм башка бик күп нәрсәләр дә. Совет чоры җитәкчеләре шулай дип белдерә иде бит. Ә үзләре шәхси дачаларында фин сервелаты ашап ятты...»

«СССР искә төште. Шикәр дефициты сизелә башладымы, шундук яңалык чыгаралар: «Шикәр – ак үлем ул». Тоз дефициты булса, «Тоз – ак үлем» дигән темага лекция оештыралар, партия вәкилләре халыкны клубка җыеп, агарту эшләре алып бара. Сыер ите җитми башласа, балык көннәре игълан итәләр, балыкның файдасы турында сөйлиләр. Ит тә, балык та бетә башласа, вегетарианлыкның файдасы турында нотык тоталар иде».

«Көлгән, шаярган булабыз, әлбәттә, ләкин монда елар өчен дә сәбәп барын кисәк онытып җибәрдек: Русиянең үзендә хәтта кәгазь агарта торган нәрсә дә җитештерелми икән бит...»

Сирәгрәк булса да, сары кәгазьне яклап язучылар да очрый. Мәсәлән:

«Кәгазь нинди төстә булса да, барыбер түгелмени? Агартасы булмагач, аны җитештергәндә химия азрак тотылачак, чыгымнар да кимиячәк, әйбәт бит инде!»

«Берничә документны агартылмаган «эко-кәгазь»дә алдым. Нормально. Укырга уңайлы. Әгәр кулланылышта кәгазьнең агы да (җитди әйберләр өчен), саргылты да булса, бернинди проблема да күрмим».

«Ак кәгазьгә бастыра торган юк-барны сары кәгазьгә бастырсаң да була – ярты сәгатьтән барыбер аның 90 проценты чүп чиләгенә оча».

 

БЕЛГЕЧ ФИКЕРЕ

Табиб-офтальмолог, медицина фәннәре докторы Татьяна Шилова «агартылмаган кәгазь күзләргә файдалырак» дип белдергән Олег Бочаров белән килешмәвен әйткән.

– Чынлыкта, сәламәтлек һәм образларны кабул итү ягыннан карасак, ак төс күзләргә сары төскә караганда файдалырак. Кәгазь ак төскә никадәр якынрак булса, аны куллану шул кадәр җиңелрәк, кеше тизрәк укый, хаталарны да азрак җибәрә. Чагыштырып әйтсәк, агартылмаган кәгазь белән эш иткәндә эшләү сәләте чама белән 10 процентка түбәнрәк була.

Ак төснең чынлыкта ак булмавын беләбез бит. Төсне кабул итүдә өч тип рецептор («колбочка») катнаша – кызыл, зәңгәр һәм яшел рецепторлар. Алар төсле картинканы кабул итәргә һәм образны тулаем күрергә булыша. Шушы өч төснең кушылмасы акны ак итеп күрсәтә дә инде. Сары төс күрсәк, димәк, безнең зәңгәр рецепторлар эшләми дигән сүз. Текстлар белән эш иткәндә мөмкин кадәр зуррак контраст булуы кирәк: шуңа күрә кәгазьне – ак, ә текстны кара төстә ясыйлар да.

Сары кәгазь дә күз сәламәтлеге өчен зыянлы түгел. Бары тик күзләрне тизрәк ардыра гына. Андый төстәге кәгазь белән озак эшләгәндә яисә кешенең яше белән бәйле кайбер авырулары, әйтик, катаракта булганда һәм кеше гомумән начаррак күргәндә, сары кәгазьдән хәрефләрне укуда берникадәр тоткарлыклар килеп чыга. Шуңа күрә «агартылмаган кәгазь агартылганына караганда файдалырак» дигән фикер белән һич кенә дә килешә алмыйм, аны хаталы дип уйлыйм. Мондый «ачыш»ны ясауда электрон гаджетларның киң таралуы этәргеч булган булырга мөмкин. Хәзер электрон китапларда, телефоннарда төнге режимны көйләп була бит, алай итсәң, экран саргылтрак төскә керә. Тик бу очракта сүз тышкы яктылыкны киметү турында бара, ягъни тышкы яктылык кимү нәтиҗәсендә экран саргылт төс ала. Ләкин кәгазь һәм электрон җайланма – икесе ике нәрсә, һәм эшләүләре дә төрле, – дигән табиб-офтальмолог.

(Чыганак – «Газета.Ru»)

 

БЕР ЧЕМЕТЕМ МӘЗӘК

Бер ир-ат икенчесенә акыл сата:

– Хатын белән һәр кич саен турыдан-туры эфир оештырабыз. «Кайчан тун алып бирәсең инде?» – дип сорый. «Бу мәсьәләне импортны алыштыру программасы буенча якын арада хәл итәргә тырышырбыз – фуфайка алып бирермен», – дип аңлатам.

***

Пальма маеның зур гына партиясе таможняда тоткарланып калганнан соң, Мәскәү янындагы сөт комбинатында үзебездә эшләнгән файдалы һәм экологик чиста сөт продуктларын җитештерү никтер кисәк кенә кимегән.

***

Импортны алыштыру уңышлы бара дип әйтсәк була: элек мин чит илдә җитештерелгән пармезан сырын сатып ала алмый идем, ә хәзер үзебезнең «Российский» һәм «Пошехонский» сырларын алырга да акчам җитми.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии