Заманча мәктәп: күзәтә дә, чишендерә дә...

Заманча мәктәп: күзәтә дә, чишендерә дә...

Балалар «депрессиясе» дигән төшенчә юк, дисәләр дә, балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары арта бара. Мондый адымга барырга имтиханнан курку яки аның билгесеннән канәгать булмау да этәрә. Мәктәптәге киеренкелек, укытучылар белән низагка керү һәм башка очраклар да читтә тормый. 
Быел Казан мәктәпләренең берсендә нәкъ шулай булды да. Мәктәпкә киткән укучы өенә кайтмый. Аны метро тоннеленнән табып алалар. Кызганыч, егетнең гомере өзелгән була. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул максатчан рәвештә метро астына ташланган. Бу адымының сәбәбе – рус теленнән имтиханны тапшыра алмау булырга мөмкин, дигән версия яши. Укытучы белән талашкан, дигән имеш-мимешләр дә бар. Тикшерү эшләре дәвам итә. Хәер, мәктәптәге киеренкелек яки чираттагы «2»ле аркасында өзелгән беренче генә гомер түгел бу. Һәм... соңгысы да булмас.
2022нче елда республикада, 2021нче ел белән чагыштырганда, балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары 100 процентка арткан. 2021нче елда андый очраклар 11 булса, 2022нче елда – 22 очрак. Бу хәл имин булган гаиләләрдә дә күзәтелә. Икенче игътибарга лаеклы факт – үз-үзенә кул салучыларның яшь бусагасы кимү. Үз-үзенә кул салучылар арасында 2009нчы елгы балалар да бар.
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец сүзләренчә, узган елда республикада 13 бала үз-үзенә кул салган. Ә бу адымны ясарга омтылганнар саны тагы да күбрәк – 100дән дә ким түгел. Төп сәбәпләр – имтиханны начар билгегә тапшыру яки бөтенләй тапшыра алмау һәм мәктәптәге киеренке вазгыять.
– Иң беренче чиратта киеренке шартлар тудырмаска һәм БДИны тормыштагы иң мөһим имтихан итеп күрсәтмәскә кирәк, – ди Волынец. Тик ишетеп-күреп торган вакыйгалар моның киресен раслый шул.
Күптән түгел Саба районының мәктәп бәдрәфендә төшерелгән фото шау-шу куптарды. Ул тиз арада Интернет киңлекләренә таралырга өлгерде. 
Теләчедә яшәүче блогер Рафилә Шәмсетдинова һәм аның ире Нияз да бу хәлгә карата үз фикерләрен белдерде. Алар, бу теманы киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга кирәк дигән фикердә, дип яза «Интертат».
«Миңа иртә белән шок булды. Мин гаделсезлекне һәм мәгънәсезлекне күтәрә алмыйм. Саба кешеләре «статусында» кичә ОГЭ булган гимназия бәдрәфе ишегенең яртысы кисеп алынган фотоларны күрдем. Бәдрәфтәге баланың өске ягы күренә, аскы ягы капланган. Имтиханда утырган баланың «тышка чыгасы» килә икән, кече йомышмы, олысымы – мөһим түгел. Ул кеше карап торганда хаҗәтен үтәргә тиеш була. Имтихан – балага болай да стресс, бигрәк тә хәзерге имтиханнар – ОГЭ һәм ЕГЭ. Мин «шокта». Саба – күрше район, хөрмәтем бик зур. Мондый хәлне сөйләмичә булмый. Бу – бернинди кысага сыймый торган хәл. Беренчедән, мондый гамәлне «садик» баласына карата да эшләмиләр. Икенчедән, бу – баланы «конкретно кимсетү». Коточкыч хәл. Әле бу эшкә Саба тотынган. Аннары республика, Русия буенча тотынсалар.
Безнең максат – мәктәптә балаларны психик авыру итеп чыгарумы? Нәрсә өчен эшләнә бу? Кеше 5 минутка бәдрәфкә кергәндә, имтиханның барлык җавапларын карап бетерә дип уйлыймы икән җитәкчелек. Мәгариф системасы җитәкчесе «анда утыргач, бернәрсә дә күренми», дип әйтә, ди. Акыллы кеше сүземе бу? Шундый фикерле кешеләр безнең балалар тәрбиясе өчен җавап бирә аламы? Менә ни өчен ул җитәкчелек ата-аналар карап торганда шуны эшләп күрсәтми икән. Менә ул шуны эшләп күрсәтсә, аннары балаларга рөхсәт итеп буладыр. Мәгариф җитәкчелеге чиратлап кереп чыгып күрсәтсен, «менә була – бернәрсәсе юк» дип.
Бу – коточкыч хәл, моны киң җәмәгатьчелеккә чыгарырга кирәк дип уйлыйм. Башка җиргә мондый башбаштаклык таралмасын өчен сөйлим. Бернинди гаебе булмаган, «шпаргалка» карый алмаган бала, шушы хәлдән оялып, бәдрәфкә бармаячак.
Минем кызым Язиләгә – 4 яшь, ул бәдрәфкә мине дә кертми. Ишектән укытучы карап торганда үсмер егетләр һәм кызлар «эшен» эшлиме? Борчылган вакытта эч йомшара, минеке шулай менә. Эчем китә. Сезнеке ничектер? Бала астына җибәрергә тиеш буламы?» – дип сөйләде блогер-ана.
Саба районы гимназиясе бәдрәфендә төшерелгән бу фотолар тиз арада таралды. Аларны «БДИ алдыннан супер ачык ишек дизайны» дигән сүзләр белән тараттылар. «Кабинкаларда балалар күчерә алмасын өчен, БДИ алдыннан бәдрәф ишекләренең бер өлешен кискәннәр» дигән хәбәрләр дә булды. Яртылаш ишекләрнең гимназиядәге барлык 6 бәдрәфтә дә – малайларныкында да, кызларныкында да шундый булуы җиткерелде.
Шушы хәбәрләргә аңлатма сорап, «Татар-информ» Саба районы мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Җавапсыз калдырмаганнар анысы: 
– Бәдрәфләрдә ишекләрне ремонтлау һәм алыштыру БДИ үткәрүгә бәйле түгел. Аларны алмаштыру бу ишекләрнең «петля»лары элеккеге зур ишекләрне тотып тора алмауларына бәйле. Алмаштырылып куелган ишекләрнең биеклеге идәннән 1,40 метр тәшкил итә, бу – гигиена шартларына туры килә, – дип аңлатма биргәннәр мәгариф идарәсендә.
Ә Чаллының 36нчы инновацион технологияләр лицеенда укучылар бәдрәфенә камера урнаштырганнар. Тик фәкать малайларныкына гына. Шулай итеп мәктәп җитәкчелеге тәмәке тартучы укучыларны тотмакчы була. «Mash Iptash» хәбәр иткәнчә, камера объективы бәдрәфне бөтен яклап төшерә һәм аны имтиханнар биргән очракта да уңышлы кулланырга уйлыйлар. 
Әмма лицей җитәкчесе Ләйлә Адилова бу мәгълүмат белән килешмәвен әйтте. Аның сүзләренчә, укучылар бәдрәфтә тәмәке тартуны дәвам итү өчен бәдрәфнең ирексезлеге турында сөйлиләр.
– Мәктәптә камералар карарга ярамаган мизгелләргә керү мөмкинлеге булмасын өчен урнаштырылган. Камера балалар кулларын юа торган урында тора. Бу балаларның хокукларын бозмый, алар «писсуарларга» юнәлтелмәгән. Моны, мөгаен, балалар бәдрәфләрдә контрольсез тәмәке тартсын өчен язганнардыр, – дип сөйләде безгә директор.
«116.ru» порталы балаларның тәмәке тартуына каршы көрәш буенча мондый ысулларның ни дәрәҗәдә яраклы булуын Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынецтан сораган. Менә мондый җавап алган:
– Камераның урнаштырылу урыны бик мөһим. Әгәр бу урында балаларның гадәти процесслары күренмәсә һәм ата-аналар бу яңалыкка каршы булмаса, бернинди проблема да юк. Без һәр язылган, сөйләнгән материал буенча тикшерү үткәрү өчен тикшерү органнары түгел. Шәхси фикер бар, профессиональ фикер бар, объектив мәгълүмат бар. Мәсәлән, безгә вәкил Аппаратына балалардан да, ата-аналардан да мөрәҗәгатьләр булмады. Ә балалар да безгә мөрәҗәгать итәргә хокуклы, – дигән Ирина Волынец.
Балалар омбудсмены һәр мәктәпнең үз уставы барлыгын билгеләп үтте. Бер яктан, ул гомуми законга каршы килмәскә тиеш, икенче яктан мәктәптә укучыларның ата-аналары белән фикер алышканда үз кагыйдәләрен кертә алулары бәхәссез.
– Русия Федерациясе мәктәпләре территориясендә тәмәке тарту тыела. Директор, мөгаен, яхшы тормыштан түгел, хокук бозулар булмаудан түгел, балаларны контрольдә тоту һәм аларга тәэсир итү буенча ниндидер чаралар уйлап таба. Монда проблема күрмим, – диде спикер.
Узган атнада Воронежда укучы кызга, имтиханга кергәндә тикшерүче ир-атка эчке киемен күрсәтергә туры килгән. Имтихан биргән кешеләр аңлар: классларга кергәнче мең кат иләк аша үтәргә кирәк. Метрога кергәндә дә алай тәфсилләп тикшермиләр, ә имтиханга узганда металл рамка «пипелди» икән, димәк, синдә телефон яки наушник бар... Димәк, күчерәчәксең! «Пипелдәү» беткәнче шул рамкадан кереп-чыгып йөрергә боералар. Воронеждагы укучы кызга бу ысул гына ярдәм итмәгән һәм ул тикшерүче ир-атка лифчигын күрсәтеп, детекторның тимер каптырмага реакция күрсәтүен аңлатырга мәҗбүр булган.
Икенче укучы кыз Анастасия дә урамда мәктәп янында чишенергә мәҗбүр булган, ул лифчигын футболкасына төреп алып кергән. Кайбер кызлар мәктәпкә эчке киемнәрен кулларына тотып керергә мәҗбүр булганнар.
– Кызым үксеп елап тора. «Нәрсә эшләргә миңа, нәрсәгә кычкырганын да белмим, капшап карагыз, бәлки минем брекетлар пипелдидер, мин белмим, лифчикны салырга хәтта бәдрәфкә дә җибәрмиләр, бөтен кеше алдында салырга кирәк. Миңа эчке киемемне салырга туры килде, мине үткәрмиләр, минем бернәрсәм дә юк. Хәтта чишенергә туры килде. Миңа трусигымны да салыргамы әллә?» диде, – дип кызы сөйләгәннәрне кабатлаган бер ана төбәк газетасына биргән шәрехләмәсендә.
Кызының бу сүзләреннән соң, әни кеше мәктәпкә шалтырата һәм директордан мондый хәлгә ничек юл куйганын сорый. Хатын сүзләренчә, директор «аларны чишенергә мәҗбүр итмәдем» дип әйтә һәм трубканы куя.
Воронеж өлкәсенең мәгариф министрлыгы видеокамера язмаларын тикшергәннән соң, кызларны карап кертүдә әдәп кагыйдәләре бозылмаган, дип белдергән. «Камерада имтихан кабул итү пункты хезмәткәрләренең укучыларга хәтта кагылуы да күренми. Металл детекторы ярдәмендә тикшерү дөрес, хатын-кыз сакчыларны җәлеп итеп уздырылган», – дигәннәр министрлыкта.
Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин исә, киресенчә, Воронеж мәктәбендә булган бу хәлләрне катгый тәнкыйтьләп чыкты. «Уйланып карагыз, без дә – әти-әниләр. Әгәр баланы чишендерсәләр, барыбыз да моны шулай кабул итәчәк. Моны кем уйлап чыгара? Кем рөхсәт бирә?» – дигән сәясәтче. Володинның сүзләреннән соң төбәк Тикшерү комитеты бу хәлне тикшерә башлады.
Саный китсәң, илебез мәктәпләрендә көн дә боларга охшаш хәлләр кабатланып тора. Кабатланып тора дию әлеге проблеманың булу һәм булачагын ассызыклый. Кемдер бу вакыйгаларны проблемага тиңләми дә. Мәгариф системасының җепшеклеге дә моңа тәэсир итми калмыйдыр. Димәк, охшаш хәлләр, укучыларны мыскыл итү, аларның һәр адымын контрольдә тоту дәвам итәчәк. Ахырын үзегез аңлыйсыздыр. Уты булгач, төтене дә була – балалар арасында үз-үзенә кул салу очраклары кимер дип шар ярып кычкырып булмый. 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии