Пенсия яшен арттырганга – 1 ел

Пенсия яшен арттырганга – 1 ел

Пенсия яшен арттыруга һаман ияләшеп бетә алмасак та, бу законның «тууы»на бер ел булган икән инде. Реформа хакында берничә ел элек үк сүзләр булса да, Дмитрий Медведев пенсия яшен арттыру кирәклеге турында 2018нең маенда ныгытып әйтсә дә, закон проекты рәвешендә ул Дәүләт Думасына нәкъ менә узган елның 16нчы июнендә кертелде. Ә ярты елдан соң – ягъни бу елның 1нче гыйнварыннан – закон эшли дә башлады.

Хәтерләсәгез, узган елны нәкъ шушы вакытта Русиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты да үтте. Бу да зур вакыйга иде, дөнья күзлегеннән караганда, бер ил эчендә барган пенсия реформасыннан күпкә зуррак вакыйга. Пенсия яшен арттыруны шушы зур вакыйга артына качырып кына бирүләрендә дә хикмәт юк түгел, әлбәттә. Футбол дип мәш килгән халыкның күпчелеге пенсия яшен арттыру турындагы сүзләрне чынга алмады, кемдер бөтенләй ишетми дә калды. Чемпионат мөһимрәк иде. Өстәвенә, чемпионат вакытында урамга каршылык чараларына да чыгарга ярамады. Шуннан файдаланып, пенсия яшен арттыру турындагы законны кабул да итеп куйдылар. Ләкин бүген узган елгы вакыйгалар турында сорасаң, халыкның ничә проценты гына ул футбол чемпионатын хәтерли икән? Әйе, чемпионатка дип «ямалган» юллары, төзекләндергән стадионнары калды. Казанда «Фестиваль» бульвары калды (аның да фонарьларын җимереп чыгарга өлгерделәр инде). Тик чемпионат үзе хәтердә дә, телдә дә түгел. Ә пенсия яшен арттыру һаман телдә. Чөнки бу закон һәркемгә кагылды, берәүне дә читләп үтмәде. Инде пенсиядә булганнар һәм бу үзгәреш кагылмаячак кешеләр дә балаларын, якыннарын уйлап борчылды.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты 15нче июльгә хәтле барды, урам чаралары 25нче июльгә хәтле тыелган иде. Ә инде 28нче июльдә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә пенсия яшен арттыруга каршы беренче зур митинглар үтте. КПРФ: «Мәскәү шәһәрендәге митингка 100 мең кеше чыкты», – дип белдерде. Аннан соң башка шәһәрләрдә дә каршылык чаралары оештырылды. Казан да читтә калмады. «Википедия» мәгълүматына (ул үз чиратында «Икътисади һәм сәяси реформалар үзәге» күзәтүенә сылтама белән яза) ышансаң, андый чаралар Русиянең 100дән күбрәк шәһәрендә узган. 2018нче елның 2 һәм 3нче кварталларында гына да (закон проекты турында сөйләшүләр барганда) 1174 каршылык акциясе оештырылган. Закон кабул ителгәч тә тынычланмады халык: узган елның 4нче кварталында 33 каршылык чарасы үткән. Бу сан, бәлки, тагын да зуррак булыр иде, тик анда инде тоткарлаулар, кулга алулар китте, акцияләр оештырырга бирмәделәр. Болай да йөзләгән кеше тоткарланды.

Эреле-ваклы каршылык чаралары әле һаман да булып тора. 1нче май көнне узган йөрешләрдә дә пенсия яшен арттыру турындагы законны гамәлдән чыгару таләбе яңгырады. Интернеттагы петиция исә 3 млн.га якын имза җыйган иде. Ул хәзер ябылган инде, димәк, Русия Президентына юлланган дигән сүз. Тик аңа җавап кына көтәргә кирәкмидер.

Президент дигәннән, шушы каршылык чаралары барган вакытта, ягъни 3 ай буе, ул пенсия яшен арттыруны берничек тә шәрехләмәде. Сүзчесе Дмитрий Песков: «Бу Президентның эше түгел, хөкүмәтнеке. Президент катышмый», – дип сөйләп торды. Бу сүзләр «президентка барыбер» дип аңлашылды. Рейтингы идәндәге плинтус дәрәҗәсенә төшеп беткәч һәм башка чарасы калмагач кына – узган елның 29нчы августында гына Владимир Путин пенсия реформасы турында фикерләрен белдерде. Аптыраган булды, янәсе бу хакта беренче ишетә. Законны бераз «йомшартты»: хөкүмәт проектында хатын-кызларның пенсиягә чыгу яшен 63кә җиткерү турында сүз бара иде, Путин 60 дип язарга кушты. Бу да алдан яхшылап уйланган тактика булгандыр, кем белә бит. Президентны ак һәм пакъ итеп калдыру тактикасы. 3нче октябрьдә Президент законны имзалап та куйды.

Пенсиягә чыгу яшен арттырмасаң, система шартлап ярылачак – закон проекты авторлары да, Президент Путин да шулай дип аңлатты. Янәсе пенсия түләргә дә акча калмаячак. Башка чаралар да тәкъдим итеп караучылар булды үзе. Мәсәлән, бизнес-омбудсмен Борис Титов Пенсия фондларын бетерергә, аның эшен казначейлыкларга бүлеп бирергә киңәш итте. Русия Пенсия фондын – аның зиннәтле биналарын, 100 мең хезмәткәрен асрауга пенсия тупламнарының 1,5 проценты тотыла. «Пенсия фонды биналарын сатарга кирәк» дигән тәкъдимнәр Путинга да барып җитте, әлбәттә. Һәм Президент шәрехләмә бирде: Пенсия фонды биналарын сату бюджетка 120 млрд сум гына бирәчәк, ә бу күпкә җитми, акча бик тиз бетәчәк. Шулай булгач, «асрап» ятмый хәл юк инде…

Пенсия яшен арттыруны «пенсия реформасы» дигән яңгыравык сүз белән атадылар. Ләкин чынлыкта бу саннарны үзгәртү генә булды. 60ны – 65кә, 55не – 60ка үзгәртү генә. Реформа дип атау өчен, башта бик күп проблемаларның хәл ителүе кирәк. Әлегә алар бер ел элек ничек булган, шулай торып тора. Нәрсә генә дип аталса да (реформамы, системага үзгәрешләр кертүме), ул план буенча 2034нче елга төгәлләнергә тиеш. Бәлки, шул вакытта реформа дип авыз тутырып әйтеп булыр…

«Халыкның күпчелеге пенсияне хәерчелекнең синонимы итеп кабул итә. Ягъни безнең илдә пенсия хәерчелеккә түләнә торган пособие булып бара. Һәм көннәрдән бер көнне дәүләт бу пособиене дә тагын биш елга кичектереп түләячәген белдерә. Әлбәттә, халыкта ризасызлык туа, әлбәттә, моны җәмәгатьчелек белән килешүне бозу дип кабул итәләр…»

Марина КРАСИЛЬНИКОВА,

социолог, «Левада-үзәк»нең керемнәрне һәм кулланышны өйрәнү бүлеге җитәкчесе

ФИКЕР

– Мин 1990нчы елларда ук, иртәме-соңмы Русиядә пенсиягә чыгу яше артачак, дип саный идем. Бу бер безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда күзәтелә торган хәл. Моңа халыкның яше олыгаю да, хезмәт базары да, башка күп кенә факторлар да йогынты ясый. Ләкин пенсия яше болай кисәк артырга тиеш түгел иде.

Мин аны гел «Формула 1» старты белән чагыштырам: анда машиналар стартта тезелеп тора, ә каршыларында – биш-алты светофор. Шуларда берәм-берәм яшел ут кабына башлый. Бөтен светофорларда да яшел ут кабынып беткәч кенә, машиналар ярышка кузгала. Пенсия яшен арттыру белән дә шулай булырга тиеш иде. Аны алай кисәк арттырып куйганчы, социаль-икътисади, хәтта сәяси шартларны да исәпкә алырга, ягъни «светофорлар»да яшел утны берәм-берәм кабызырга кирәк иде. Безнең илнең социаль төзелешен тәэмин итә торган, ягъни халык үзен хокуклы саный торган берничә нигез бар: бу – бушлай медицина, бушлай урта (һәм өлешчә югары да) белем һәм 55/60 яшьтә пенсиягә чыгу. Һәм менә шушыларны белеп яшәгән кешеләргә көннәрдән бер көнне әйтәләр: юк, иптәшләр, 55/60та пенсиягә чыгу хокукыгызны тартып алабыз, диләр. Медведев май аенда игълан итте, ә инде ел азагына закон итеп кабул да иттеләр бит. Юкса 1990-2000нче еллардан бирле сораштыруларда халыкның 85-90 проценты «пенсия яшен арттыруга каршы» дип җавап биреп барды һәм хакимият тә моны белеп торды.

Хәзер Германиядә 2030нчы елга пенсия яшен арттыру турында сөйләшәләр. Моның өчен ничә ел бирелгән, вакыт җитәрлек. Ә бездә ничек эшләнде? Дмитрий Медведев май аенда игълан итте, ел азагына законны эшләп тә куйдылар. Президент сүзчесе Дмитрий Песковның: «Владимир Путин пенсия мәсьәләсенә катышмый, бу – хөкүмәт эше», – дигән сүзләрен хәтерлисездер әле. Путин сентябрьдә – халыкның ризасызлыгы иң югары ноктасына җиткәч кенә чыгыш ясады. Ә бит бу закон турында беренче булып ул игълан итәргә тиеш иде. Әйтик, май аенда – май указларын биргәндә әйтергә булыр иде. Ләкин анда да берничә айдан закон кабул итәрлек итеп түгел. Иптәшләр, әйдәгез әкренләп кертеп карыйк, әгәр барысы да яхшы булса, 2025нче елдан пенсия яшен арттыра башларбыз, дисә була бит. Әгәр миннән киңәш сорасалар, Владимир Владимирович, сәяси яктан иң дөресе шушылай эшләү булачак, дияр идем. Ә бездә тоттылар да киресенчә эшләп куйдылар…

Евгений ГОНТМАХЕР, профессор, икътисад фәннәре докторы, гражданнар башлангычлары Комитеты әгъзасы

(Чыганак: «Радио Свобода»)

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Бразилиядә дә пенсиягә чыгу яшен арттырырга телиләр. Халык каршы, менә инде берничә ай рәттән каршылык чаралары уздыралар. 14нче июнь көнне дә зур забастовка оештырганнар. Меңләгән кеше урамга чыккан, мәктәпләр, банклар, җәмәгать транспорты эшен туктатып торган, дип яза интернет чыганаклар. Төп шигарьләре – «Реформаны туктатыгыз, юкса без илне туктатырбыз!» Бу – шундый каршылык чарасының бишенчесе инде. Җәмгысе 45 миллион бразилияле пенсия реформасына каршы, ди мәгълүмат чаралары.

Бразилия Президенты Жаир Болсонару хакимияте ирләрнең пенсиягә чыгу яшен 65кә, хатын-кызларныкын 62гә җиткерергә тели. Хәзер бразилиялеләр 30-35 ел буе хезмәт хакларыннан пенсиягә кертем түләп барганнан соң пенсиягә чыгу хокукына ия. Ягъни ирләр – 55тә, хатын-кызлар 50 яшьтә пенсиягә чыга.

Ә башка илләрдә пенсиягә ничә яшьтән чыгалар соң? «Комсомольская правда» газетасы төрле илләрне чагыштырган.

ГЕРМАНИЯ. Пенсиянең уртача күләме – 1200 евро (якынча 88800 сум). Гадәттә, ир-атларның пенсиясе хатын-кызларныкына караганда күбрәк чыга икән. 65 яше тулып 3 ай эшләгәч, Германия гражданнары пенсиягә китә. Тик бу илдә дә пенсия яшен 67гә җиткерү турында сөйләшүләр бара. Моны 2030нчы елга тормышка ашырырга телиләр. Уртача гомер озынлыгы – 80 ел.

ФРАНЦИЯ. Пенсиянең уртача күләме – 1200 евро. Ә уртача гомер озынлыгы – 81 ел. 2011нче елдан башлап, Франциядә ир-атлар да, хатын-кызлар да 62 яшьтән пенсиягә чыга. Яхшы пенсия алу өчен кимендә 40 ел стаж кирәк. Шуңа күрә Франция халкының күпчелеге 62 яшьтә түгел, соңрак пенсиягә чыгу ягын карый, ди. Әйтик, пенсиягә 67 яшен тутыргач кына чыгучылар, эш стажы җитеп бетмәсә дә, тулы пенсия алырга хокуклы.

ИСПАНИЯ. Айлык пенсия күләме – 850 евро (якынча 62900 сум). Ир-атлар да, хатын-кызлар да пенсиягә 65 яшьтән чыга. Ил җитәкчелегенең якын киләчәктә пенсия яшен 67гә җиткерү нияте дә бар. Ә бу илдә уртача гомер озынлыгы – 82,5 ел. Пенсияне тулы күләмдә алу өчен кимендә 37 ел эш стажы булу кирәк.

ЯПОНИЯ. Бу илдә озак та яшиләр, пенсияне дә күп алалар. Пенсиянең уртача күләме – 2000 доллар (якынча 128 мең сум). Ә уртача гомер озынлыгы – 83 ел. Пенсиягә 65 яшьтән чыгалар. Ил җитәкчелеге берничә тапкыр пенсия яшен арттыру омтылышы ясап караган, тик халыкның күпчелеге каршы чыккач, арттырмаганнар. Япония халкының күпчелеге барыбер 70 яшьтән генә пенсиягә чыга икән.

АКШ. Пенсиянең уртача күләме – 1200 доллар (якынча 76800 сум). Ә уртача гомер озынлыгы – 78 ел. Пенсиягә 62 яшьтән үк чыгарга мөмкин, тик алай булганда пенсия минималь күләмдә булачак. Ә 67 яшьтән пенсиягә чыксаң, тулы пенсия бирелә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии