Сиңа тагын салым салабыз… үзең теләсәң генә

Татарстанда үзмәшгульләргә салым кертелү турында язгач, редакциябезгә бер апа ачуланып шалтыратты. Тик ачуы бу законны кабул итүчеләргә түгел, безгә карата иде. Гади халыкны талаулары турында язып, кәефне бозып ятасыз, дип сүкте апа. Тагын ачуланырлар инде, тик бүген тагын салым турында язабыз. Язмый хәлебез юк, әнә, тагын яңа салым тәкъдим иттеләр бит.

Русия Үзәк банкы һәм Финанс министрлыгы эш хакыннан Пенсия фондына взнос тотып калырга тәкъдим итә. Тагын талыйлар икән, дип уйлап куйганчы тизрәк әйтик әле: бу «изге» салым булачак. Халыкка файда китерә торган. Гражданнар пенсиясенең туплам өлеше булып җыелып барылачак, ди. Хәтерләсәгез, 2013нче елга кадәр бездә пенсиянең туплам өлеше бар иде инде. Аннан соң ул туплам өлешне «туңдырдылар». Шуннан вәссәлам – юкка да чыкты. Туплам өлешендә җыелган акчалар Кырымга китте, диелде. Ул акчаларыбызны күрү өчен, Кырымга барып кайтсак кына инде…

Менә хәзер шушы туплам өлеше дигәнне кабат торгызмакчылар. Аны һәр кеше үзе туплап бара торган була. Закон проектын әзерләүчеләр керемнең 6 процентын Пенсия фондына күчереп барырга тәкъдим итә. Аны кисәк 6 процент итеп аласылар түгел. Беренче елны айлык керемнең 1 процентын туплам өлешенә күчерергә тәкъдим итәләр, икенче елны – 2 процентын һәм шулай үсә барып, 6 елдан соң 6 процентка җитәргә тиеш, ди. Янәсе кисәк 6 процент взнос ала башласаң, халыкка авырга килүе бар. Болай да керемнең 43 процентын (монысы әле туры салымнар гына) салым фондына озатып барабыз бит инде.

Бу салым ихтыяри булачак, диелгән закон проектында. Ягъни пенсиягә чыккач акчаны күбрәк алырга телисең икән, рәхим ит, эшләгән чорда 6 процент керемеңне дәүләткә күчереп бар – пенсияңне үзең тупла. (Тагын күпмедер елдан яңа «Кырым» барлыкка килеп, туплам акчалары тагын шунда «очмасмы» – анысына гарантия бирелми, әлбәттә). Ә инде «миңа пенсиянең бердәм система буенча билгеләнгән иминият өлеше генә дә җитә» дип әйтәсең икән, рәхим ит, салымны түләмә – мәҗбүр итүче юк.

Барысы да яхшы кебек үзе: әле кабул ителмәгән – бәлки, кабул да ителмәс, ителсә дә ихтыяри гына булачак бит – мәҗбүри түгел. Тик нәкъ менә шул «ихтыяри» дигән өлеше сагайта да инде. Закон проектында болай язылган: «Кем дә кем пенсиясенең туплам өлешен формалаштыруга салым түләргә теләми, шул «бу салымнан баш тартам» дип гариза язарга тиеш». Бер дә «кем салым алынуын тели – шул гариза яза» диелмәгән. Салым тотып калмауларын теләсәң язасы гаризаны. Ягъни моны болай аңларга кирәк: закон проекты кабул ителеп, 6 процент салым кертелсә, ул автомат рәвештә бөтен кешедән дә тотып калына башлаячак. Тотып калмауларын теләсәң, тиешле органга барып, «акчамны тотып калмагыз пажалысты» дип гариза язасы булачак. Тиешенчә аңлатылмаса (ә беренче елларда шулай буласы көн кебек ачык, бездә сорамаган балага имезлек каптырырга тормыйлар), кемдер гариза язарга кирәклеген белмәячәк, кемдер язарга онытачак, кемдер соңга калачак. Беткәнмени сәбәп. Андыйлар «Безнең гәҗит»кә шалтырата башлаячак: «Ник хезмәт хакымны тотып калалар?» – диячәк. Без, сорауга җавап алу өчен (гәрчә бу кешенең шәхси мәгълүматы санала һәм еш кына мондый сорауларга җавап та биреп тормыйлар. – Авт.), районның социаль яклау бүлекләренә, Пенсия фондына, салым хезмәтенә шалтыратачакбыз. Һәм «Фәлән Фәләнов быел салымнан баш тарту турында гариза язарга соңга калган, киләсе елга язсын, ә быел салым тотып калыначак инде» ише җаваплар алачакбыз. Моны фаразлау өчен икътисадчы да, күрәзәче дә булырга кирәкми, хәзерге вазгыятьне әзрәк белү генә дә җитә. Ә без пенсия, хезмәт хакы, ташламалар белән сорауларны хәзер дә бик еш кабул итеп алабыз.

Экспертлар: «Бу закон халыкның ачуын китермәс», – ди үзе. Ихтыяри буласы бит, янәсе. Ачуын китермәсә дә, шатландырмаячак та инде. Һәм ихтыяри рәвештә бу салымны түләргә теләүчеләр күп булырмы икән? Ай-һай… Һәрхәлдә 15-20 мең сум хезмәт хакы алып эшләүчеләр (ә бездә халыкның күпчелеге шуның хәтле алып эшли, республикада уртача хезмәт хакы 39 мең сумга якын, дисәләр дә) акчасының тагын 6 проценты белән хушлашырга теләмәс. Ничә еллардан бирле җыелып килгән туплам акчаларына Кырым күперләре салынгач, пенсия яше офыкның теге ягына чигерелгәч, пенсиягә чыкмаган килеш пенсия турында уйланмауның хәерлерәк икәнен аңладык бит инде.

Русиядә пенсия реформасы дәвам итә. Пенсиягә чыгу яшен арттыру белән генә тәмамланмады ул. Яңадан-яңа юлларын эзләп торалар әнә. Элегрәк Столыпин исемендәге үсеш икътисады Институты эш стажын сатып алырга тәкъдим иткән иде. Пенсиягә чыгу өчен баллар (ә алар эш стажына карап исәпләнә) кирәк бит, менә шул балларың җитеп бетми икән, сатып ала аласың. Бизнес-омбудсмен Борис Титов моны болай аңлаткан иде: аны пенсия яше җиткәч кенә түгел, җир җимертеп эшләп йөргәндә үк сатып алып куярга була. Бөтен стажны да сатып алып, 30 яшьтән үк пенсиягә чыгу мөмкин түгел, әлбәттә – проектта стажның күпмедер өлешен генә сатып алып була, диелгән иде. Бу закон проекты ошап бетмәдеме, әлегә вакыты җитмәдеме шунда – ул-бу ишетелми. Ләкин пенсия реформасы дәвам итә, тагын нинди тәкъдимнәр ишетербез…

ИСЕГЕЗГӘ ТӨШЕРӘБЕЗ

Ә сез хезмәт хакыгыздан күпме салым тотып калынганын беләсезме? Күпләр уйлаганча 13 процент кына түгел. Әлеге таблицага күз салсагыз, үзегез дә аңларсыз.

Салым күләмеНәрсә өчен тотып калына
13 %Физик затның кеременә салым (НДФЛ).
22 %Мәҗбүри иминият пенсиясенә кертем. Бу акчаны Пенсия фондына эш бирүче күчереп бара, ләкин ул сумма сезнең хезмәт хакы исәбеннән түләнелә (физик затның бу эш бирүчедән ала торган индивидуаль кереме 1 150 000 сумнан артмаган очракта)

Искәрмә: индивидуаль керем 1 150 000 сумнан артып китә торган булса, эш бирүче Пенсия фондына 10 % салым күчерә.

5,1 %Мәҗбүри медицина иминияте Федераль фондына.
2,9 %Социаль иминият фондына.

Димәк, хезмәт хакыбызның 43 проценты (эш бирүче хезмәткәрне имгәнүләрдән иминиятләштерсә – тагын да күбрәк) салымга тотып калына дигән сүз.

Болар әле – туры салым гына. Моннан тыш читләтеп алына торган салымнар да җитәрлек. Мисал өчен, кибеттән сатып ала торган товар яки машинага сала торган бензин бәясенең дә бер өлеше – салым, ягъни НДС. Сүз уңаеннан, ел башыннан ул да артты – элек 18 процент булса, хәзер 20 процентны тәшкил итә. Без аны салым дип белмибез генә. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү дә үз бәясеннән алынмый, аларга кимендә 18 процент салым кушылган була. Болардан тыш елга бер тапкыр түләнә торган күчемсез милеккә, транспортка салымнарны да кушыгыз. Шулай итеп, бер кешенең дәүләткә һәм дәүләт янында бөтерелә торган кешеләр казнасына китә торган акчасын исәпләсәк, кеременең 70 проценты салымга китеп бара булып чыга.

ФИКЕР

– Байлар һәм ярлылар арасындагы упкынны кечерәйтү өчен, Русиядә бердәм НДФЛ ставкасын 20 процент итеп куярга кирәк. 20 процент итеп эшләргә, ләкин, әйтик, 20 мең һәм аннан да азрак хезмәт хакы алып эшләүчеләрдән керемгә карап алына торган НДФЛ салымын тотып калмаска. Аз хезмәт хакы алып эшләүче керемгә салымны бөтенләй түләмәсен. Ә миллионнар алып эшләүче хәзерге кебек 13 процент кына түгел, 20 процент салым түләсен. Менә шул очракта гына бездә ярлылар кимиячәк.

Икътисад фәннәре докторы, КФУ профессоры Игорь КОХ.

(Чыганак: «Вечерняя Казань»)

САЛЫМ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

  1. Федераль салым хезмәте мәгълүматына караганда, бүгенгә 40 меңнән күбрәк кеше үзмәшгуль буларак теркәлү узган инде. Болар – Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре, Татарстан Республикасында яшәүчеләр, чөнки сынау рәвешендә кертелгән проектта нәкъ менә шушы дүрт төбәк кенә катнаша. Үзмәшгуль булып аена 200 мең сумнан да күбрәк акча эшләмәүче һәм ялланып эшли торган хезмәткәрләре булмаган кеше теркәлә ала. Һәм дәүләт файдасына кеременең 4 проценты күләмендә (монысы – физик затларга, ә оешмалар 6 процент түли) салым түләп барырга тиеш була. Салым хезмәте белешмәсенә караганда, «күләгәдә» эшләүчеләр, ягъни үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр – бөтен ил буенча 20 млн тирәсе кеше.
  2. Тиздән тормыш өчен кирәкле һәм әһәмиятле дарулар сатып алганнан соң салым «вычеты» кайтарып була башлаячак. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый закон проекты эшләгән. Хәзерге вакытта тормыш өчен кирәкле һәм әһәмиятле булган дарулар исемлеген үзгәртү, тулыландыру бара. Моңа кадәр кулланыла торган исемлек 18 ел элек үк кабул ителгән булган. Исемлектә – 700ләп дару исеме.

Сатып алынган дару бәясенең 13 процентын (безнең илдә салым «вычеты»ның стандарт күләме) кайтарырга мөмкин булачак. Ләкин даруга салым «вычеты»ның гомуми суммасы 15,6 мең сумнан да күбрәк була алмый. Шунысы да бар: «вычет»ны эшләүче гражданнар гына ала алачак (бу акчаны алу өчен, салым хезмәтенә 2НДФЛ документын тапшырасы). Әйтик, эшләмәүче пенсионерлар бу акчаны кайтаруга дәгъва кыла алмый. Алар өчен даруны эшли торган балалары сатып алырга һәм шул рәвешле салым «вычетын» кайтарырга мөмкиннәр. Баласы булмаган пенсионерларга эшли торган теләсә кем дару алып бирә алачакмы – әлегә анысы билгесез.

Чыганак: «Российская газета»

ШУШЫ ТЕМАГА

Акчаны интернетта һәм… урманда эзләргә кирәк

– Каян акча алырга, Михаил Владимирович?

Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко февраль ахырында узган «хөкүмәт сәгате»ндә Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустиннан шулай дип сораган иде. Һәм Михаил әфәнде акчаны каян табарга булуын аңлатып күрсәтте. Бар икән бит акча!

– Беренчедән, күчемсез милек объектларын инвентарьлаштырып, ягъни аларның исәбен алып бетерергә кирәк. Болар – җир участоклары да, корылмалар да, капиталь төзелеш тәмамланып бетмәгән биналар да. Бу өлкәдә хәйран гына акча бар. Иң күп салымны күчемсез милеккә кадастр бәяләмәсен тәртипкә салганнан соң җыярга мөмкин.

Тагын бер резерв – физик затларның кеременә салым (НДФЛ). Сүз НДФЛ ставкасын арттыру турында түгел, «конвертта» түләнә торган «соры» хезмәт хакларын «агарту» турында бара. Хәзер эш бирүчеләр хәйләли: хезмәткәрләренә рәсми рәвештә 15 мең сум, ягъни минималь хезмәт хакыннан бераз гына күбрәк акча түли, ә төп сумма конвертта бирелә. Бу мәсьәләне хәл итүне тәртип сакчыларына тапшырырга кирәк.

Салым казнасын тулыландыра торган чыганакны электрон түләүләр системасында да табарга була. Хәзер яшьләр бер банк картасыннан икенчесенә акчаны рәхәтләнеп күчерә, криптовалюта ярдәмендә хәтта чит илләрдәге исәп-хисап счетларына да күчерәләр. Дәүләт моны күзәтеп бетерә алмый, шуңа күрә бу өлкәне дә көйләп бетерергә кирәк.

Тагын бер чыганак – интернет аша эшләүчеләр һәм башкаларга эшләргә булышучылар. Хәзерге вакытта интернеттан нәрсә дә булса сатып алганда, килешү сатучы белән сатып алучы арасында гына төзелә. Дәүләт анда да үтеп керергә тиеш, – дип сөйләде Мишустин.

Тагын бер акча чыганагын Валентина Матвиенко үзе әйтеп бирде. Акчаны урманда эзләргә кирәк, диде. «Совет чорында урманчылык тармагы казнаның 30 процентын тулыландырган. Хәзер дә урманда күп итеп акча табарсыз һәм аларны төбәк һәм федераль бюджетка алып килерсез, дип өметләнәбез», – диде Матвиенко.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии