Социаль тармак хисабы: хезмәт хакы да арткан, хәерчеләр дә

Социаль тармак хисабы: хезмәт хакы да арткан, хәерчеләр дә

Ел башында игътибар үзәгендә, гадәттә, узган елга нәтиҗә ясаулар, хисап тотулар, киләчәккә план корулар була. Татарстан министрлыклары һәм ведомстволарында да хәзерге вакытта йомгаклау коллегияләре дәвам итә. Шундыйларның берсе – Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясе турында тулырак язарга булдык. Барыбызга да турыдан-туры кагыла торган саннар яңгырады анда.

2020нче ел әлеге министрлык җаваплылыгындагы тармак өчен нәрсә белән истә калачак соң? Төп саннар министр Эльмира Зарипова ясаган хисапта китерелде.

ХЕЗМӘТ

Пандемиянең күзгә күренеп тора торган зыяннарыннан берсе – эшсезләр саны артты. Моны статистика саннарын китерми генә дә әйтеп була: тирә-ягыңа карасаң, кыскартуга эләккән, эшсез калган, бизнесын ябарга мәҗбүр булган бер-ике танышың булса да табыла. Ә аларның – тагын бер-ике танышы. Шулай җыела. Илдә эшсезлек дәрәҗәсе артуның иң биек ноктасы май аена туры килде: мартны әле ничек тә уздырдык, апрель буе өйдә утырдык һәм менә шул мәҗбүри үзизоляцияне исән чыга алмаган кече һәм урта бизнес оешмалары майда штатын кыскартырга тотынды, кайберләре бөтенләй ябылды. Росстат мәгълүматына караганда, май аена Русиядә эшсезләр саны 4,5 миллионга җиткән. Бу – эшкә яраклы барлык халыкның 6,1 проценты дигән сүз. 1 миллионга якын кеше эшен пандемия тудырган кризис аркасында югалткан. 2012нче елдан бирле эшсезлек беренче тапкыр шулай кисәк арткан, диделәр.

Татарстанда да эшсезлек кисәк арту майда башланган, шулай да иң биек ноктасы көз башына туры килгән: ул вакытта республикада рәсми рәвештә теркәлгән 79 меңнән күбрәк эшсез исәпләнгән. Хәзер мәшгульлек үзәкләрендә эшсез буларак теркәлгән 38 651 кеше бар – май башында да шул тирә булган, диде министр. Ягъни эшсезлек кими башлаган. Шулай да былтыргы күрсәткечләргә җитәргә иртә әле. Чагыштыру өчен: 2020нче елның гыйнварында эшсез булып теркәлгәннәр саны 10 мең тирәсе генә булган.

Дөрес, майда эшсезлек кисәк артып китүнең бер сәбәбе – Путин вәгъдә иткән акчалар. Эшсезлек буенча пособиенең максималь күләмен 12130 сумга җиткерделәр бит (минималь күләме аена 1500 сум иде, пандемия чорында анысы да 4500 сумга җиткерелде, ләкин 2021нче елда янә 1500 сум булачак). Моңарчы хезмәт биржасына басмый йөрүчеләр дә, бу акчага кызыгып, рәсми рәвештә эшсез булып теркәлергә ашыкты. Өч ай булса да МРОТ (минималь хезмәт хакы) күләмендә пособие алып калу начар түгел бит (өч айдан соң пособие 5000 сумга кала). Ул максималь пособиене пандемия чорында республикада 41 меңгә якын кеше алган. Ә минималь пособиене – 50 меңгә якын. Моңарчы рәсми рәвештә эшләгән һәм хезмәт хакы МРОТ күләменнән артыграк булганнар гына ул 12130 сумлык пособиегә дәгъва кыла ала чөнки. Министр Эльмира Зарипова республикада «соры» эштә эшләүчеләрнең байтак булуы һәм шуңа күрә аларга минималь пособие генә тәтүен билгеләп узды. Сүз уңаеннан, Татарстанда «соры» эштә, ягъни хезмәт хакын конвертта алып эшләүчеләр 300 мең тирәсе кеше икән. 40 меңләп «соры» хезмәткәр, пособие арттырылганын белгәч, «күләгә»дән чыгып, биржага исәпкә баскан.

Шул ук вакытта чынлап та эшсез калып та, ни сәбәпледер биржага басмаучылар да бар. Шулай булгач, эшсезлекнең чынлыкта ни дәрәҗәдә булуын чамаларга гына кала инде.

Татарстанда эре һәм урта предприятиеләрдә кыскартулар уртача алганда 0,4 процент тәшкил иткән, шулай да кайбер районнарда, әйтик, Лениногорск, Әгерҗе, Азнакай, Теләче, Чистай һәм Сарманда бу күрсәткеч 4 проценттан артып киткән. Мондый оешмаларда эшләүче һәр 25нче хезмәткәр эшен югалткан.

МӘШГУЛЬЛЕК

Гомумән, Татарстанда мәшгульлек дәрәҗәсе 61,6 процентка тигез, дип хисап тотты министр. Идел буе федераль округындагы уртача күрсәткечтән югарырак икән бу. Бер вакансиягә 0,83 кеше туры килә, ягъни тәкъдим ителә торган эш урыннары эшсезләр саныннан күбрәк дигән сүз. Вакансияләр тәкъдим итә торган бушлай сайтларны карасаң, республикада эш чыннан да бөтен кешегә дә җитәрлек кебек. Мәсәлән, эш эзләү буенча танылган сайтта, дөрес булса, 178 185 вакансия урнаштырылган, икенче бер сайтта – 20 859, өченчесендә – 10 мең. Төрлесеннән бар. Эльмира Зарипова сүзләренчә, мәгълүматлар базасында 41 меңнән артык вакансия исәпләнә. Ләкин шуның хәтле вакансия була торып та, 39 меңгә якын кеше рәсми рәвештә эшсез булып теркәлгән килеш кала икән, монда уйланырга җирлек бар. Аларны йә эш шартлары, йә хезмәт хакы канәгатьләндерми, димәк. Анысы турында министр хисабында сүз булмады, әлбәттә.

Хезмәт хакы дигәннән, 2020нче елның 1нче ноябренә республикада уртача хезмәт хакы 38 300 сум тирәсе булган. Бу – 2019нчы елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, 3,5 процентка (1,3 мең сумга) күбрәк. Ул уртача хезмәт хакының ничек исәпләнгәнен беләбез инде. Шул ук игъланнар сайтында бөтен вакансия дә 40 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итми. Игъланнарның яртысыннан күбрәге «от 15 000» дип тамгаланган. Мәсәлән, кунакханә бизнесында һәм җәмәгать туклану тармагында уртача хезмәт хакы 23 мең сум тирәсе. Дөрес, кимендә 60 мең сум хезмәт хакы ышандыра торган җирләр дә бар – файдалы казылмалар табу тармагында, мәсәлән.

Хезмәт хакыннан соң, республикадагы хәерчелек дәрәҗәсе дә аталды министр хисабында. Көтелгәнчә: 2019 белән чагыштырганда, 2020дә хәерчелек арткан. Төгәл саннары бу елның беренче кварталы тәмамланганнан соң билгеле булачак, ә хәзергә республикада хәерчелек 7,4 процент дигән мәгълүмат әйтелде. Хәерчелек чиген уза алмаучылар – 289 мең кеше, шуларның 70 проценты – балалы гаиләләр, диде Эльмира Зарипова.

Русиядә хәзерге вакытта 20 миллионга якын кеше хәерче санала (13,2 процент). 2020нең мартында президент Владимир Путин гаиләдә җан башына 1,5 МРОТ күләмендә (МРОТ – 12 130 сум, 1,5 МРОТ – 18 195 сум) керем туры килгәннәр урта класска керә дип белдергән иде. Президент әйтеп бетермәсә дә, тагын критерийлары бар әле: «урта класс» вәкиленең автомобиле, елына кимендә бер тапкыр диңгезгә йөрү мөмкинлеге булырга тиеш. Урта класска «менеп» җитә алмаучылар, димәк, хәерче була. Өйдә генә утыручы хатыны һәм ике баласы булган эшләүче ир, гаиләсен «урта класс»ка кертү өчен, аена кимендә 72 780 сум эшләргә тиеш булып чыга (әле дүртәүләшеп диңгезгә йөрисе, машинага бензин саласы да бар!). Ә республикада уртача хезмәт хакы – 38 мең. Республикадагы хәерчеләр саны нинди формула буенча исәпләнгәндер – анысы сер булып кала.

СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

«Һәр икенче рубль балалы гаиләләргә ярдәмгә тотылды», – дип сөйләде Зарипова. Быел, чыннан да, гаиләләргә ярдәм шактый булды: бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум дисеңме, ай саен килеп бара торган түләүләр, беренче балага да ана капиталы бирелү дисеңме. Инде әйтелгәнчә, эшсезлек буенча пособие дә артты. Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тармагы буенча республика халкына 19,2 млрд сумлык ярдәм күрсәтелгән. Шуның 10,6 млрд сумы – республика казнасыннан, калганы – федераль үзәктән (Путин вәгъдә иткән бер тапкыр бирелә торган акчалар да федераль казнадан түләнде). 2019нчы елда социаль ярдәм өчен бүленгән акча кимрәк булган.

Сүз ахырында шуны да әйтик: коллегиядә катнашкан премьер-министр Алексей Песошин, 2021нче елда Татарстанда хәерчеләр санын 25 меңгә киметү максат итеп куелган, дип белдерде. «Максатка ирешү өчен җитди чаралар кабул итәргә туры киләчәк», – дип, гомумиләштереп кенә әйтте. Ул җитди чаралар дигәне яңа социаль ярдәм программаларымы, хезмәт хакларын арттырумы, әллә башка берәр чарамы – анысын тәгаенләштермәде.

2020нче елда Татарстанда халыкның яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән 50 республика программасы эшләгән, аларның барысына бергә 54,4 млрд сум бүленгән булган. Бу хакта Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаган премьер-министр Алексей Песошин белдерде. Мәсәлән, «Безнең ишегалды» дигән яңа программа булдырылган иде, аның кысаларында шәһәрдә 1084 ишегалды төзекләндерелгән. Шулай ук узган 2020нче елда республикада 10 мәктәп, 28 балалар бакчасы, 7 балалар лагеры, 59 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелгән, 2,68 млн кв. м торак кулланылышка тапшырылган. 2021нче елда Татарстанда 44 ярдәм программасы эшләячәк, аларны гамәлгә ашыруга республика казнасыннан 41 млрд сум бүленгән. Яңа программалардан: район һәм авыл җирлекләрендәге социаль объектларга – уку йортлары, мәдәният сарайларына югары тизлекле интернет кертү. Бу максатны тормышка ашыруга Татарстанга федераль казнадан 2 млрд сум бирелер дип көтелә.

Узган ел ахырында Татарстанның бу елга бюджеты 3 млрд сум дефицит белән формалаштырылган иде. Ә бюджетның иң зур кисәге социаль өлкәгә туры килә. Быел аны тагын да арттырырга җыеналар. Шуны истә тотыпмы, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча әҗәте булган гражданнарга социаль льготалар бирмәү тәкъдимен керткән иде. Дәүләт Советы аны закон итеп кабул итте. Физик затларның 2 млрд сум салым бурычы җыелган

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Күседән калган авырлыкны сиңа җиңәсе, Үгез…»

«Ай-һай хәлләр: 2021нче елдан нәрсә көтәргә?» дигән бәйгегә килгән шигырьләр белән уртаклаша башлыйбыз. Матур теләкләр дә, көн кадагына суга торган такмаклар да күп килде. Дәвамы – киләсе саныбызда. Бәйгегә нәтиҗәне дә киләсе атнада ясарбыз. Кем шигырь язып җибәрергә өлгермәгән – вакытыгыз бар әле.

Юл бирегез, дуслар, Үгез килә,

Ул бит хуҗа җиһан елына.

Алар исән булса, җирдә тереклек

Шәт кимемәс еллар буена.

Күседән калган бөтен авырлыкны

Сиңа җиңәсе, Үгез-балакай.

Өмет синдә безнең, акларсыңмы?

Моны белә бары бер Ходай.

Галиәхмәт ГАТИН,

Кукмара шәһәре

Иртән торып тышка чыксам,

Каршы ала Үгезем.

Элеп алып атса иде

Таҗлы зәхмәтнең үзен!

Бибинур ГЫЙНИЯТОВА,

Киров өлкәсе,

Нократ аланы районы, Иске Пенәгәр авылы

Егерме беренче елның ак Үгезе

Сөзсен иде ялкау түрәне.

Урыны җылы, кәгазь кыштырдата,

Халык җәфаларын күрәме?

Үгез елында мәктәп баласы

Туган телендә белем алсын,

Яхшы белем туплап, алга барсын,

Татар милләтпәрвәре булсын!

Илдәге яман гадәтләр бар да

Узган елларда калсын иде,

Яшәү дәрәҗәләребез үссен,

Хәерчеләр булмасын иде…

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Ай-һай хәлләр, нәрсә көтик

Шушы Үгез елыннан?

Урлаучыларны тотсыннар

Аның кәкре кулыннан.

Икътисад үссен тагын да,

Ә бәяләр артмасын.

Пенсионер азык-төлек

Ала алмый ятмасын.

Хәния МИҢНУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Мин үзем булам – гайрәтле Үгез.

Яңа елны алып киләм,

Ел буена сакта торам,

Ялкауны очрасам – сөзеп егам,

Таптап китәм.

Яхъя ЮСУПОВ,

Башкортстан Республикасы,

Бүздәк районы, Картамак авылы

Ай-һай хәлләр, хәлләрме?

Кайда яңа хәбәрме?

Укыгыз «Безнең гәҗит»не –

Алар яза хәлләрне…

Чулпан ГЫЙНИЯТОВА,

Кукмара районы, Өлге авылы

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии