«Кыйммәтле студентлар»: Казан вузларын эзда уку күпмегә төшә?

«Кыйммәтле студентлар»: Казан вузларын эзда уку күпмегә төшә?

2020нче елларда мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына керергә теләгән кешеләргә бер дә кызыгырлык түгел. Хәлләр бүгенгедәй дәвам итсә, аларга бушлай югары белем турында ишетеп белергә генә калачак. Ә югары белем кимендә 100 мең сум булачак.

Татарстанда югары уку йортларына кабул итү кампаниясе төгәлләнеп килә. Абитуриентлар үзләре теләгән вузларга документларын тапшырды, кирәк булганнарына өстәмә имтиханнар да бирделәр һәм хәзер түземсезлек белән нәтиҗәләрне көтәләр. Беренче нәтиҗәләр 29нчы июльдә үк билгеле булачак.

«ФӘЛӘН ВУЗГА БАРМА, ТӨГӘН ВУЗГА БАР»

Югары уку йортларының рейтингы, кайсы белгечлеккә сорау күп булуы, кайсына исә конкурсның бөтенләй диярлек булмавы бүген үк билгеле инде. Сер түгел: югары уку йортлары бер-берсе белән ярыша. БДИны югары балларга тапшырган абитуриентларны ничек тә үзләренә укырга керттерергә тели. Иң яхшы вузлар рейтингы төзелгәндә, беренче чиратта югары баллы студентлар исәпкә алына бит. Шуңа күрә бүген еш кына мондый күренешне күзәтергә туры килә: кичәге мәктәп укучысы, ягъни бүгенге абитуриент, кулына аттестатын тотып, каушый-каушый кабул итү комиссиясенә килеп керә. Комиссиядә утырган туташ, мөлаем гына елмаеп: «Документларыңны тагын кайсы вузга тапшырдың?» – дип кызыксынган була. Абитуриент әйтеп сала: монда да бирдем, тегендә дә. Закон буенча документларын биш вузга, әле аларның да һәрберсендә өчәр бүлеккә тапшыра ала бит. Комиссиядә утырган туташның күзләре зур булып ачыла: «Син нәрсә-ә, фәлән вузга документыңны ник бирдең? Анда бит коррупция гөрләп чәчәк ата. Ә төгәнендә белемне начар бирәләр, аны тәмамлагач, эшкә урнаша алмый тилмерәләр», – дип, болай да каушаган абитуриентны тагын да каушата. Уңайлы мизгелдән файдаланып: «Ә менә бездә бу проблемаларның берсе дә юк», – дип өстәп куярга да онытмый. Кабул итү комиссиясендә утырасы кешеләрне моңа махсус өйрәтәләрдерме-юктырмы – анысы билгесез, тик үзләренә яхшы абитуриентларны җәлеп итү өчен психологик басымны бик оста кулланалар – монысы бәхәссез. Югары баллар җыйган кайбер абитуриентларга, документларын тапшырып кайткач та, «Аларга барып дөрес эшләмисең, безгә кил», – дип шалтырату очраклары билгеле.

2016нчы елда абитуриентларның БДИ баллары буенча республика вузлары арасында беренчелекне Казан дәүләт медицина университеты алган булган. Уртача балл 79 булган анда. КФУда бу сан – 78,5; төзелеш һәм архитектура университетында – 73,8; КАИда – 71; энергетика университетында – 66,9; ветеринар медицина академиясендә – 60,6; аграр университетта – 60,3 балл. Соңгы икесе инде берничә ел рәттән исемлекнең ахырында кала бирә. Ветеринар яки агроном булырга теләүче абитуриентлар елдан-ел кими. Ә бу төр белгечләргә сорау, киресенчә, арта.

Иң зур конкурс төзелеш һәм архитектура университетында булган. Биредә бер урынга уртача 27,2 кеше дәгъва кылган. Икенче урында – Казан инновация университеты (элеккеге ИЭУП) – 19 кеше. Энергетика университетында бер урынга уртача – 16; КФУда – 15,5; мәдәният институтында – 9; КХТИда – 10; ветеринар медицина академиясендә 4 кеше дәгъва кылган. Быелгы саннар көзгә таба билгеле булачак.

«БУ БӘЯГӘ УКЫРГА ТЕЛӘҮЧЕ БУЛЫРМЫ?»

Республика вузларына быел барлыгы 15806 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Аңлашыла ки, аларның бер өлеше чит илдән килгән студентларга эләгәчәк. Ә тагын бер өлеше абитуриентларга кызык булмаган белгечлекләр өчен бүлеп бирелгән. Анда уку бушлай булса да, керергә бик атлыгып тормыйлар, чөнки белгечлекнең хәзерге заманда бик актуаль булган «престижный» дигән билгеләмәсе юк. Ата-ана да, берничә баш үгез үстереп сатса – сата, тик баласын «нормальный» уку йортында укыта инде.

Мөмкинлеге булганнар 450 мең сумын да түләп укыр ул укуын. Өстәвенә, укып бетергәч, белгечлек буенча яхшы эшкә урнашу мөмкинлеге дә булса, нишләп әле укымаска, ди?! Стоматологлар акчаны яхшы эшли. Берничә ел дигәндә, уку өчен тотылган чыгымнарны кире дә кайтара алачаклар.

Ә дәрәҗәсе көннән-көн төшә барган белгечлекләр белән нишләргә? Мисал өчен, татар филологиясе бүлегендә түләп уку быел 100 мең сум. Әлеге бүлек хезмәткәрләре үзләре дә хафага төшкән. «Бу бәягә укырга теләүчеләр булырмы? Былтыр педагогика юнәлешенә – 9, филологиягә 10 кеше, бер төркем җыя алдык», – дип белдергән иде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының укыту эшләре буенча урынбасары Рамил Мирзаһитов җәй башында журналистлар белән очрашуында. Бушлай уку хокукына исә 15 бала гына ия була алачак.

Татар журналистикасы бүлегендә хәлләр тагын да начаррак. Әле 2010нчы елда гына татар журналистлары әзерләүгә 10 бюджет урыны бирелгән булса, быел нибары 4 урын гына бүленгән. Узган ел да шуның кадәр генә булган. Түләп уку – елына 120 мең сум. Киләсе елга бюджет урыннары бөтенләй дә бирелмәскә мөмкин, дигән имеш-мимеш тә бар. Ә кимендә 120 мең сум түләп укырга теләгән 10-12 бала табылырмы соң (бер төркемдә шуның кадәр студент булырга тиеш)? Табылмаса, «Татар журналистикасы» дигән белгечлекне исемлектән сызып ташларга гына калачак – студентлары булмагач, кафедраны да тотудан мәгънә юк.

Әгәр уку йорты җитәкчелеге һәм дәүләт бу белгечлекләрне тиешенчә кайгыртса, аларның да дәрәҗәсе югары булыр иде. Һәм абитуриентлар 100 генә түгел, 150 мең сум түләп булса да, татар бүлекләрендә укырга ашкынып торыр иде. Кергәнче чыгарыңны уйла, дигән әйтем бар бит. Менә абитуриентлар да шулай, укырга кергәнче үк чыгуны уйлыйлар: уку йортын тәмамлагач эш таба алачаклармы, хезмәт хакы күпме булачак. Һөнәрнең дәрәҗәсен шулар билгели дә инде. Ни кызганыч, бүген татар теле укытучысы белән теш табибы дәрәҗәлелек ягыннан ярыша алмый. Ә: «Иң мөһиме – югары белем турында диплом алу, эшләвен базарда да эшләрмен әле», – дип уйлаучылар 100 мең сум түләп татар филологиясенә бармый да бармый инде…

Моннан берничә ел элек без, студентлар, белән очрашуга килгән бер түрә: «Исәнмесез, кыйммәтле студентлар!» – дип ычкындырган иде. Милләте буенча урыс булган бу әфәнде булачак татар журналистлары алдында акыллы булып күренергә теләгәндер, шуңа күрә бер җөмләне генә булса да татарча өйрәнергә уйлагандыр инде. Үзе кебек үк бер акыллысы «дорогие студенты» дигәнне шәпләп кенә тәрҗемә дә итеп биргән бит әле. Ул вакытта әй көлгән идек инде бу абзыйның хатасыннан. Тик хәзер көләсе килми. «Кыйммәтле студентлар» дигән сүз дә хата булып түгел, хакыйкать булып кабул ителә.

Статистика

«Реальное время» электрон газетасы ачыклаганча, республика вузларында иң кыйммәтле белгечлекләр Казан федераль университетында икән. Әлеге уку йортында «Стоматология» (инглиз телендә) белгечлеген үзләштерергә теләүче бер елга 450 мең сумын чыгарып салырга тиеш булачак. Узган ел әлеге бәя 2,7 тапкырга азрак булган. Ә киләсе елга шуның кадәргә үк артып китәргә дә мөмкин. Иң кыйммәтле белгечлекләр исемлегендә икенче урында – инглиз телендә укытыла торган «Дәвалау эше» (елына 350 мең сум), өченче урында – шулай ук инглиз телле «Биология» (елына 272 мең сум). Иң арзан белгечлекләрне исә Русия ислам институты тәкъдим итә. Биредә «Чит телләр һәм мәдәниятләр укытучысы» белгечлеге өчен елына – 12 мең сум, ә «Ислам теологиясе» белгечлеге өчен елына 5 мең сум түләргә туры киләчәк.

Бәйгегә нәтиҗә

«Гаделлекне күп эзләсәң, үзең зыян күрәсең…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: Русиядә гаделлек бармы?» бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килә. Аларның бер өлешен бүген бирәбез, ә калганнары киләсе саныбызда урын алачак. Җиңүчеләр дә киләсе атнада игълан ителәчәк. Кем шигырен юллап өлгермәгән – тагын бер атна вакыт бар әле, җитешәсез. Иҗат җимешләрегезне кәгазь хат итеп тә, электрон почтабызга да җибәрергә мөмкин.

Гаделлекне эзләп табып булмый,

Качкан, ахры, бездән еракка.

Әллә инде безне ишетмиме,

Әллә саграк микән колакка?

Әллә эше инде аның тыгыз,

Көн дә яңа указ чыкканга.

Русияне ташлап качкан мәллә?

Юк та юк, дип аны сүккәнгә.

Кача калса, кире кайтыр микән?

Аннан башка инде нишләрбез?

Әле кайчак табуга ышанып,

Ишек саен аны эзләрбез.

Алисә ӘҮХӘДИЕВА,

Балтач районы, Куныр авылы

Ай-һай хәлләр: илдә тотрыклылык,

Тәртип көтеп халкыбыз арды,

Уйда, телдә һаман бер үк сорау:

Русиядә гаделлек бармы?

Әгәр сине берәрсе рәнҗетсә,

Язып бирсәң гариза шундук,

Кеше хокукларын саклау дигән

Исеме бар, «контора»сы – юк.

Кая баксаң – анда эшләр начар,

Очы-кырые юк тилелекнең.

Русиядә ул беркайчан булмаган,

Булачагы да юк гаделлекнең!

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Гаделлек аскы катламда,

Өскә таба юк ла ул.

Дуслык, әшнәлек заманы,

Йонлы кулны юа кул.

Гаделлекне күп эзләсәң,

Үзең зыян күрәсең.

Беркем җавапка тарталмый,

Русиянең түрәсен.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии