Җитәр, күпме «чистарынырга» була?!

Җитәр, күпме «чистарынырга» була?!

Былтыр март аенда читкә китүчеләр турында: «Русиядә җәмгыять үзен үзе чистарта башлады», – дигән Владимир Путин хәзер китүче русиялеләр агымын киметергә фәрман бирде.

Президент 2019-2025нче елларга исәпләнгән миграция сәясәте концепциясенә үзгәрешләр кертү турында указны имзалады. Аның буенча, хакимият Русиядә кеше капиталын саклап калу һәм чит илләргә китүчеләр агымын киметү өчен, кызыктырырлык финанс, социаль һәм башка механизмнар булдырырга тиеш булачак. Бу мәсьәлә белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки 2022нче елда үзгәреш кичергән социаль-икътисади шартлар йогынтысы астында читкә китүчеләр саны артты, диелгән рәсми порталга эленгән документта.

«Һәм башка механизмнар» дигәне куркыту, янау, милекләрен тартып алу, керем чыганакларын томалау түгелдерме. Чөнки андый тәкъдимнәр дә булды һәм әледән-әле булып тора.

Мәсәлән, Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хәмзәев Русиядән киткән һәм Русия Кораллы көчләре турында ялган тарату маддәсе нигезендә җинаять эзәрлекләвенә бирелгән гражданнарның милекләренә арест салу фикере белән чыккан иде.

Узган ел Кырым парламенты, «Русиягә каршы актив эшчәнлек алып бара, мактау билгесен йөртергә әхлакый хокукы калмады» дигән сәбәп белән, берничә кешене дәүләт бүләкләреннән мәхрүм итте. «Кырым хакимияте бик дөрес эшли. Бу «махсус операция» рухына туры килә. Хәзерге гади булмаган заманда сатлыкҗаннарны исем һәм бүләкләрдән мәхрүм итәргә кирәк дип саныйм. Әгәр алар үз илләрен калдырып, җылы якларда «утырып торырга» карар биргән, шул ук вакытта Русия адресына бик дустанә булмаган сүзләр әйтәләр икән, аларга нинди бүләк һәм исем тагын? Алар халыкныкы түгел инде», – дип сөйләде шуннан соң блогер һәм журналист Вадим Манукян Федераль хәбәрләр агентлыгына (ФАН). Бу елның февралендә Думада махсус эшче төркем булдырдылар. Ул чит илгә киткән һәм Русия турында тәнкыйди фикерләр белдергән кешеләрне закон ягыннан ничек чикләп була икәнен уйларга һәм тәкъдимнәр кертергә тиеш. «Известия» язуынча, 30га якын тәкъдим тупланган инде. Алар арасында читкә киткәннәрне дәүләт бүләкләреннән һәм мактаулы исемнәреннән генә түгел, авторлык хокукларыннан керә торган акчадан һәм Русиядә бизнес алып барудан мәхрүм итү дә бар. Май аенда Дума рәисе Вячеслав Володин катнашында фикер алышу узарга тиеш, аннан соң инде тәгаен закон проектларын әзерләүгә керешәчәкләр, дип язды матбага.

Китүчеләр агымын туктатып булмаса, килүчеләрнекен көчәйтергә мөмкин – демографик вазгыятьне яхшыртырга анысы да ярап тора. Ул ягын да уйлыйлар Русиядә. Тик Урта Азиядән килүче мигрантлардан бигрәк, АКШ һәм Канада гражданнарына йөз тоталар. Күптән түгел узган Петербург халыкара юридик форумында юрист Тимур Беслангуров Мәскәү өлкәсендә АКШ һәм Канададан күченеп килергә теләүчеләр өчен аерым авыл төзеләчәк, дип белдергән. Бу хакта «РИА Новости» язып чыкты. Авылны 2024нче елда төзи башларга җыеналар, җирле хакимияттән рөхсәт алынган. Йортларны күченеп килергә теләүчеләрнең акчасына җиткезергә ниятлиләр. Юрист белдергәнчә, АКШ һәм Канададан 200гә якын гаилә идеологик сәбәпләр аркасында безгә килеп төпләнергә тели. Мәсәлән, бездә бала үзе теләп җенесен үзгәртә алмый, ә Американың күпчелек штатында бу рөхсәт ителә. Моның белән килешмәүчеләр, традицион кыйммәтләр дип җан атучылар Русиягә ашкына, ди. Тик миграция законындагы бюрократик киртәләр генә туктатып кала икән. Алар булмаса, дистәләгән мең чит ил вәкиле, урыс тамырлары булмаса да, Русиягә күченеп килер иде, дип сөйләгән Тимур Беслангуров. Таныш әйтемдәге кебек инде: күрмәгәннең күрәсе килә...

Сүз азагында. Бюрократик киртәләрне әкренләп җимерәләр. Бу дүшәмбедә Путин махсус хәрби операция үткәргәндә бер елга килешү төзеп, хәрби хезмәткә алынган чит ил вәкилләре һәм аларның гаилә әгъзалары Русия гражданлыгын гадиләштерелгән тәртиптә алачак, дигән указга кул куйды.

 

Шушы бер елдан күбрәк вакыт эчендә Русиядән күпме кешенең китүе төгәл мәгълүм түгел. Росстат мәгълүматы буенча, 2022нче елның гыйнварыннан сентябренә кадәр Русиядән 419 мең кеше киткән, бер ел элек, ягъни 2021нче елның шул чорында бу сан 202 мең булган. Иң күп кеше Украинага (79,6 мең), Таҗикстанга (58,4 мең), Әрмәнстанга (49 мең), Кыргызстанга (43,6 мең), Казахстанга (40,7 мең) һәм Үзбәкстанга (38,6 мең) юл тоткан. Грузиянең Илкүләм статистика хезмәте былтыр үзләрендә 62,3 мең русияле төпләнеп калды, дигән мәгълүмат чыгарды. 2022нче елның 21нче сентябрендә Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителде. Икенче көнне Грузия, Казахстан һәм Финляндиягә чыгарга теләүчеләрдән бөкеләр җыелды. «Forbes», Кремльгә якын булган чыганакка сылтама ясап, ике атна эчендә Русиядән 700 мең кеше киткән, шуларның 200 меңе – Казахстанга, дип язган иде. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков бу санны дөреслеккә туры килми, төгәл санны белмим, диде. «Альфа-банк» аналитиклары, хезмәт базарындагы статистиканы өйрәнеп, узган елның өченче кварталында Русиядән якынча 1,2 млн кеше киткән, дигән мәгълүмат чыгарды.

 

БУ – КЫЗЫК!

Китүчеләр дигәннән, шушы көннәрдә телеграм-каналларда бер кызыклы мәгълүмат таралды. Чыганагы политолог һәм социолог, Евразия икътисад берлеге Институты директоры, Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Владимир Лепехин дип беләбез. Тәрҗемә итеп китерәбез:

«Күптән түгел КПРФ лидеры Геннадий Зюганов, Русиянең 5 элеккеге вице-премьеры чит илгә качты, дип белдергән иде. Чынлыкта хәл тагын да яманрак. Беренчедән, бер элеккеге премьер (Касьянов) һәм 8 (!) элеккеге вице-премьер качты. Шуңа өстәп, тагын өч элеккеге һәм кимендә бер хәзерге вице-премьер ике илгә яши.

Икенчедән, Президент Хакимиятенең (!) элеккеге башлыкларын – Юмашев, Волошин һәм Чубайсны, шулай ук качып киткән бөтен министрларны һәм аларның урынбасарларын (Козырев, Скрынник, Вавилов, Чуян, Реймер кебекләрне) да санасаң, 50ләп кеше җыела. Мин инде дистәләгән элеккеге губернатор һәм вице-губернаторны һәм йөзләгән федераль чиновникны әйтеп тә тормыйм.

Өченчедән, йөрәк парәләрен чит илләргә җибәргән, ә димәк, үзләре дә тегеләй яки болай шунда китәргә әзерләнгән югарыда утыручы чиновникларны да санасаң, тагын дистәләгән исем өстәлә.

Дүртенчедән, махсус хәрби операция булуга карамастан, элеккеге вице-премьерлар һәм министрлар (Чубайс, Кудрин), урланган акчалар һәм дәүләт серләре белән бергә, бернинди каршылыксыз читкә качуын дәвам итә.

Бер сүз белән әйткәндә, уңышлы тормыш формуласы үзгәрмәде диярлек. Советлар заманында «урладың – эчтең – төрмәгә» булса, хәзер шулай ук диярлек: «урладың – акчаны чит илгә чыгардың – үзең киттең».

Элеккеге вице-премьерлар исемлегенә кайтыйк:

– Илья Клебанов — Израильдә,

– Альфред Кох — Германиядә,

– Аркадий Дворкович — АКШта,

– Александр Хлопонин — Израильдә,

–- Яков Уринсон — Израильдә,

– Максим Акимов — Израильдә,

– Анатолий Чубайс — Италиядә,

– Андрей Кудрин — Израильдә...

Ольга Голодец әллә даими рәвештә Италиядә яши, әллә барып-кайтып йөри. Виктор Христенко шундый ук схема буенча – Испаниядә.

Игорь Шуваловның Австрия һәм Швейцариядә фатирлары бар, йөргән сүзләргә ышансаң, чит илгә күченергә җыена.

Ә хәзерге вакытта вице-премьер булган Татьяна Голикова күп вакытын Испаниядәге вилласында уздыра.

Көнбатыш керткән санкцияләр булмаса, бу исемлек бермә-бер озынрак булыр иде.

Һәрвакыттагыча бик күп сорау туа, алар озак еллардан бирле җавапсыз кала бирә:

Безнең илдә кем һәм ничек кадрлар сәясәте белән шөгыльләнә?

Кем карак һәм хыянәтче булырдайларны өстерәп алып бара?

Ни өчен дәүләт хезмәте турындагы федераль закон шушындый нәрсәләргә һаман да юл куя?

Иминлек Советы кая карый?»

Кудрин матбугатка «Израильгә барып кына кайттым» дип сөйләгән иде, ә Чубайс Бөекбританиядә күренде, дигән хәбәрләр чыкты. Шуңа күрә бу исемлектәге адресларның ни дәрәҗәдә дөрес булуы – чыганакның үз намусында.

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Русия Юстиция министры Константин Чуйченко «рухи кыйммәтләрне бозган өчен» «ят агент» ярлыгы тага башларга тәкъдим иткән. «Кем ул ят агент? Бүген бу статус безнең рухи-әхлакый кыйммәтләребезгә каршы эшчәнлек алып барган өчен дә бирелергә тиеш», – дип белдергән ул Петербург халыкара юридик форумында чыгыш ясаганда. Аның сүзләрен «РИА Новости» китерде. Министрның тәкъдиме катгый: «Бүген ят агент дип табылган кешеләр дәүләттән финанс ала алмый, ә нишләп әле аларны гомумән акча эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итмәскә?» – дигән ул.

Русиядә ят агентлар турындагы закон 2012нче елда кертелде. Шул заманнан бирле ул шактый үзгәреш кичерде. Мәсәлән, 2022нче елның декабреннән башлап, «ят агент реестры»на эләгү өчен чит илдән финанслау алуның кирәге дә юк, «чит илдән ярдәм алу» яки «чит ил йогынтысында булу» да җитә. Нинди ярдәм һәм йогынты икәнен Юстиция министрлыгы үзе хәл итә, атна саен җомга көнне ят агентлар исемлеген тулыландырып бара. Хәзерге вакытта ят агентларның берләштерелгән реестрында (коммерцияле булмаган оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары, иҗтимагый берләшмәләр һәм физик затлар) 600гә якын исем бар.

Бу темага сүз киткәч, бер төркем депутатның 26нчы апрельдә Думага керткән закон проектын да искә төшерик. Аны, проектта андый сүз булмаса да, «Өченче затлар турында»гы закон дип атыйлар. Ул Думаның иминлек буенча комитеты рәисе Василий Пискарев җитәкчелегендә әзерләнгән. Владимир Путин 2022нче елның 14нче июлендә «Чит ил йогынтысы астында булган затларның эшчәнлеген контрольдә тоту турында»гы законны имзалаган иде. «Өченче затлар турында»гы закон проекты менә шуңа бер пункт өстәүне күздә тота. Җәмәгать оешмалары, вазифаи һәм физик затлар ят агентларга салынган чикләүләрне исәпкә алырга тиеш була. Әлегә ят агентлар үзләре генә билгеле бер таләпләрне үтәргә тиеш иде. «Өченче затлар»дан кем дә кем чикләүләрне исәпкә алмый икән, беренче тапкырында кисәтү ясала, икенче тапкырында 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф салыначак. Вазифаи затларга – 70-100 мең сум штраф яки ике елга кадәр эшеннән читләштерү, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф каралган. Бу «өченче затлар турында»гы законга кемнәр эләгергә мөмкин соң? «РБК» шуңа ачыклык кертергә тырышып караган, закон проектын әзерләгән кешеләр белән сөйләшкән. Авторларның берсе депутат Михаил Делягин аңлатуынча, берәр кеше ят агент язган фикерне үзенең социаль челтәренә күчереп алырга уйласа, ә ят агент әлеге язманы тиешле маркировка белән тамгаларга онытса, күчереп алган кеше маркировканы үзе өстәп куярга тиеш була. Кем дә кем ят агентка укытучы булып урнашырга булыша яки китап чыгарырга ярдәм итә – шулай ук закон бозучы булып саналачак, чөнки ят агентка болар тыелган. Кыскасы, атна саен яңара барган ят агентлар исемлеген истә тотарга кирәк булачак. Алар белән аралашу, хәтта социаль челтәрләрдә язылган булу, укып бару да куркыныч булуы ихтимал.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии