«Мәктәптә кораллы үтерүче йөри дип кем уйлаган…»

«Мәктәптә кораллы үтерүче йөри дип кем уйлаган…»

Ничек кенә булмасын, тормыш дәвам итә. 17нче май көнне Казанның 175нче гимназиясе укучылары кабат укый башлады. 11нче май канлы сишәмбе булып тарихка кереп калыр, ул көнне булган фаҗига әле тиз генә онытылмас (һәм гомумән, онытылыр микән?), ләкин укырга кирәк. Бер атнадан – Соңгы кыңгырау, аннары – имтиханнар, аннары – абитуриентлар өчен урак өсте, укырга керүләр. Гимназиянең 9 һәм 11нче класс укучылары күршедәге Хәйдәр Бигичев урамында урнашкан 174нче мәктәпкә йөреп укып бетерәчәк, аларга үзләренә аерым кабинетлар бирелгән, үз укытучылары ук белем бирә. Калган класслар укуын дистанцион рәвештә дәвам итә, андый мөмкинлеге булмаган 1нче класс укучылары өчен 171нче мәктәптә кизү класслар оештырылачагы да әйтелде.

Гимназиядә булган башка сыймас вакыйгадан соң бер атна узды. Булган хәлгә ачыклык кертүләр, тикшерү эшләре, яраланганнарны дәвалау, шул исәптән психологик ярдәм күрсәтүләр дә дәвам итә. Атыш оештырып, санаулы минутлар эчендә 9 кешенең гомерен өзгән, 20дән күбрәк кешене яралаган Илназ Галәвиев әлегә ике айга сак астына алынды. Аеруча җитди яралыларны Мәскәүгә алып киттеләр. Завхоз ярдәмчесе булып эшләгән Мулланур Мостафин да – шулар арасында. Галәвиев иң беренче булып аңа аткан.

Менә шушы факт күпләрне вакыйганы үзенчә тәмамлап бетерергә этәрде дә инде. Мулланур әфәнденең хатыны – шушы ук гимназиядә татар теле укытучысы Әлфия Мостафина, һәм ул корал тотып мәктәпкә килгән егетнең 9нчы класста – моннан дүрт ел элек була инде – берничә ай класс җитәкчесе булган. Мәктәпкә ачу саклап калган егет класс җитәкчесеннән үч алырга килгән, дип хәбәр тараттылар. Шуңа күрә, имеш, иң беренче итеп аның иренә аткан. «Юк, юк, андый үч алу дигән сүз юк. Туры килүен әйт син! Ул бит аның (Мулланур Мостафинның – Ф.М.) янына төбәп килмәгән, очраклы шулай туры килгән. Язмыш…» – ди Әлфия ханым бу хакта. Укучысын исә тыныч, гадәти, бернәрсә белән аерылып тормый торган бала иде, дип искә ала.

Бүген Мулланур Мостафинның хәле уртача авыр, ләкин тотрыклы санала. Кызы Таңсылу операциядән соң беренчеләрдән булып аның белән сөйләшеп, ул сөйләгәннәрне ничек бар, шулай җиткерде: «Мәктәп ишеге төбендә вахтер хатын утырган. Әтиемнең бу вакытта чыгу юлына таба юнәлүе булган, аңа гимназия территориясендә нәрсәнедер төзәтергә кушканнар. Үтерүчене ике ишек арасында очраткан да инде ул. Җинаятьче баскыч төбендә үк кемгәдер ата (соңрак, камера язмаларыннан күренгәнчә, ул урамда телефонына текәлеп басып торган кызга берничә мәртәбә ата, ядрә могҗиза белән генә тими кала – Ф.М.). Әтием «нишлисез сез?» дип аңа таба юнәлә. Җаныкаем, «мин аны туктата алырмын дип өметләндем», ди. Үтерүче ишек аша әтиемә ата. Әтием эче турысында күпләгән кыйпылчыклы яра ала. Бу вакытта вахтер хатын, нәрсә булганын күреп, «тревога» төймәсенә баса. Ә җинаятьче, коралын кабат корып, тагын ату өчен әтием янына килә. Башына ата һәм юлын дәвам итә. Тидермәгәнен сизмәгәндер, күрәсең. Ядрә башка тия, ләкин ярасы тирән булмый, шөкер. Вахтер: «Мулланур абыйны үтерделәр!» – дип кычкырып җибәрә. Әтием янына килгәч, аның исән, аңында булуын күрә. Аннары – «Ашыгыч ярдәм», больница, операция бүлмәсе, үзе бер гомергә тиң булган 5ме, 6мы сәгать көтү… Үтерүче аның яныннан узып, урамга, полициягә бирелергә чыкканда, әтием һаман да кан эчендә яткан әле, аңында булган. Ул җинаятьченең битлегендә нәрсә язылганын күргән («Бог» дип язылган – Ф.М.). Әтием ату һәм шартлау тавышлары ишеткән. Әтием барысын да үзендә тойган. «Кан эчендә ятам, гильза күрәм, ә үзем, әнисе кайда икән, исәнме икән, дип уйлыйм», – дип сөйләде».

Әлфия Мостафина белән дә сөйләштек. Ул һәм башка укытучылар инде бик арган, сөйләшергә, бу вакыйганы искә алырга да теләмиләр. Шулай да Әлфия ханым берничә сорауга җавап бирде. 11нче май иртәсен искә алудан башладык.

– Ул вакытта безнең икенче дәрес бара. Мин икенче катта татар теле укытам. Директорыбыз Әминә Сәлимовна Вәлиева тавыш көчәйткечтән әйтмәсә, беренче катта, коридорда нәрсә булганын белми дә идек. «Тиз генә ишекләрегезне бикләгез, тынычлык саклагыз!» диде. Ул әйтүгә, тизрәк кабинет ишеген бикләдем. Бездә андый өйрәнүләр гел булып тора, балалар да аңа күнеккән. Шуңа күрә аларда паника булмады, безнең өчен яңалык түгел ул. Әле ул вакытта нәрсә булганын беребез дә белмибез бит… Әминә Сәлимовнага рәхмәттән башка бер сүз юк! Әле 11нче май аның туган көне дә. Өстәвенә отпускыда да иде. Шул килеш мәктәпкә килгән. Югалып калмаган. Тавыш көчәйткечтән хәбәр итеп, вахтер вакытында төймәгә басып, без шулай кабинеттан чыкмый утырып, күпме баланы коткарып калып булды.

– Галәвиев сезнең ишеккә дә килдеме соң?

– Килде, «ишекне ачыгыз» дип каты итеп шакыды. Ә кайбер кабинетларга килеп, «ачыгыз, полиция» дип тә әйткән. Тәрәзә ягыннан әти-әниләр, әби-бабайлар баскычлар тотып та килделәр, безне коткарырга менмәкче булдылар. Без ишекне дә, тәрәзәне дә ачмадык, мөмкин кадәр тавыш чыгармый утырырга тырыштык. Әминә Сәлимовна юкка гына әйтмәс, дип, аның күрсәтмәсеннән башка бер адым да ясамадык.

– Ничек коткардылар сезне?

– Аннары Әминә Сәлимовна Росгвардия кешеләре белән бергә килеп, ишекне шакып, дәшеп чакырды. Мин ул көнне Алия Харисовна классында укыта идем (175нче гимназиядә һәр класска аерым кабинет беркетелгән, фән укытучылары кабинеттан кабинетка йөреп укыта – Ф.М.). Гимназия директоры: «Алия Харисовна, ачыгыз», – дип класс җитәкчесенең исеме белән эндәшкәч кенә ачтык. Шуннан балаларны урамга алып чыктык.

– Ишекне бикләп куйгач, балаларга нәрсә дидегез? Ату тавышлары ишетелгәндер бит?

– «Учение» гына, үзегезне ничек тотуыгызны тикшереп кенә карыйлар, дип аңлаттым. Ату тавышлары яңгырады. Бездән ерак түгел генә инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева кабинеты бит, соңыннан гына ул тавышларның аңа ату булганын белдек. Балалар, ниндидер тавышлар ишетелә, дип әйттеләр әйтүен. Юк инде, нинди ату булсын, бернәрсә юк, дип тынычландырдым. Үзем дә кораллы кеше мәктәпкә бәреп кергән дип уйламыйм бит әле. Урамга чыгып, балаларны куркынычсыз җиргә урнаштыргач кына, ни дәрәҗәдә куркыныч хәл булуын аңладым.

Балаларны урнаштыргач кына, кайда икән, дип, иремне эзли башладым. Чабулап йөрим, «скорый»дан да сорыйм, кая алып китәсез яралыларны, дим. Балаларны ДРКБга диделәр, «олыларны кая?» дигәч белмәделәр. Шуннан миңа мәктәптә эшләүче бер хезмәткәр генә, ирегезне аттылар, алып киттеләр, дип әйтте. Шуннан ике кызым, кияү кайда икәнен ачыклады. Аннары больницага киттек.

Безнекеләр Аллаһка шөкер, өмет белән яшибез. Менә якыннарын югалтканнар бигрәк жәл, алар кайтарып ала алмый. Вакыт дәвалар инде Аллаһ боерса. Инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьеваның буш сәгате булган. Ул кыз да бик кызганыч, әйтеп аңлата торган түгел. Венера Солтановна (Айзатова, беренче класс укытучысы – Ф.М.) да бик жәл. Аның кабинетында башка инглиз теле укытучысы дәрес биргән, Венера тавыш ишетеп, коридорга чыккан булган, аңа шул вакытта аткан, дип беләбез. Әле төгәл мәгълүмат безгә дә билгеле түгел бит, – дип сөйләде Әлфия ханым.

Атышта бердәнбер кызын югалткан бер ана социаль челтәрдә гимназия директорына, укытучыларга дәгъва белдереп яза башлады. Ни өчен нәкъ менә 8А классының ишеген ябарга өлгермәгәннәр, ни өчен минем балам үлде, ди. Шундый олы кайгы кичергән ананы да аңларга була. Хәзер аның хәле бөтен дөньяны гаепли торган. Ләкин гаепне кемгәдер аударып кына үлгән җаннарны кайтарып булмый. Шул ук вакытта нахак, тикшерелмәгән гаепләр тагып, исәннәрнең тормышын мәхшәргә әйләндерүебез ихтимал. Паника, курку, билгесезлек халәтендә кулдан ни килгән, анда булган бөтен кеше дә шуны эшләгән: вахтер Росгвардияне чакыру төймәсенә баскан; завхоз ярдәмчесе атучыны туктатмакчы булган; беренче класс укытучысы Венера Айзатова атучының игътибарын үзенә алып, бәлки, күпме баланың гомерен саклап калган; 26 яшьлек инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева да бер, ә бәлки берничә баланы үз гәүдәсе белән каплап, үтерүче ядрәләрне үзенә алган, диләр. Директор хәтта хәвеф төймәсенә басылганчы ук тавыш көчәйткечтән «ишекләрегезне бикләгез» дип хәбәр салган, шул рәвешле тагын ничә баланың гомере сакланып калган. 8А классы укытучысы Диләрә Галиуллина атучыны туктатмакчы булып, гөл чүлмәге тотып бәргән, ләкин тидермәгән, ә менә утлы коралдан чыккан ядрәләр аңа тигән, хәзер аның гомере өчен Мәскәү табиблары көрәшә. Укытучылар, үз балалары да шунда булуын онытып торып, укучыларын эвакуацияләгән. Татар теле укытучы Алинә Зарипова да беренче чиратта үз классын саклаган, ә үзенең улы янәшәдәге 8А классында булган. Укытучы буларак, шөкер, бөтен баласы да исән-сау, ә менә үз улын җир куенына иңдерде. Берәү дә үз гомерен, хәтта үз баласын коткарабыз дип, укучыларын ташлап китмәгән. Бу укытучыларга хәзер кабат, берни булмагандай, класс ишеген ачып кереп: «Исәнмесез, балалар! Бүген безнең тема…» дип дәрес аңлатырга кирәк. Кайсыныңдыр бер атнадан Соңгы кыңгырауда классын озатып: «Сез хәзер олы тормышка аяк басасыз, бәхетле булыгыз, балалар!» дип телисе бар. Кайсыныңдыр – имтиханнарга алып барып җиткерәсе. Классыннан 7 укучысын югалткан, үзе дә авыр яраланган Диләрә ханымның яңадан тормышка кайтасы бар. Шуңа күрә игътибарлырак булсак, болай да җәрәхәтләнгән күңелләренә каты кагылмасак, ә үлгәннәрне догадан калдырмасак иде.

Гаепле берәү… генәме?

Бу хәлне булдырмый калып булыр иде…

Әгәр:

ӘТИ-ӘНИСЕ УЛЫНЫҢ НӘРСӘ БЕЛӘН КЫЗЫКСЫНУЫН ТИКШЕРЕП ТОРСА…

175нче гимназиядә фаҗига булганнан соң, «Илназ Галәвиевнең әти-әнисе тәрбия биргәндә нәрсәнедер карап бетермәгән, улларына ярату җитмәгән» дигән фикерне әйтүчеләр булды. Шулай итеп, турыдан-туры атамасалар да, гаеплене билгеләп тә куйдылар. Бәхетле гаиләдә тәрбияләнгән бала, кулына автомат алып, башкаларның җанын кыймый, янәсе. Әлегә безгә күршеләренең, Галәвиевләр гаиләсен азмы-күпме белгән кешеләрнең «әти-әнисе бик әйбәт кешеләр иде, гадәти гаилә иде» дигән сүзләре генә билгеле. Гаиләдә көч куллану турында законы булмаган илдә, бигрәк тә шәһәр җирендә кайсы гаиләдә нинди тәрбия алымнары кулланылуын беребез дә белми, йә белмәмешкә салыша. Шуңа күрә Илназ тиешле дәрәҗәдә яратылганмы, әти-әнисеннән җәбер-золым күрмәгәнме, үтерүче булып үсүенә шулар йогынты ясамаганмы – анысын хәзер ачыклап та булмас. Ләкин бала чагы проблемалы булган (психологлар моны «бала чак травмалары» ди) бөтен кеше дә җинаятьчегә әйләнми. Егетнең үз-үзен тотышы ук сәер (видеолары интернетта таралды): урамнан автомат болгап баруы, ниндидер бер кешегә сәлам биргән кебек ишарәсе, аннары полиция бүлегендә сүгенә-сүгенә күрсәтмә бирүе, үзен «Бог» дип атавы, тикшерү изоляторында «мин бөтен кешелекне күралмыйм, минем эчемдә монстр уянды, әтием дә, әнием дә юк минем, мине тудырган кешеләрне алай дип атамыйм» дип сөйләнеп ятуы. Аның бу кыланмышлары шизофрения вакытында «уяна» торган психозга охшаган – бу әле диагноз түгел, анысын белгечләр ачыклаячак. 2007нче елда ук егеткә баш миен зарарлый торган энцефалопатия дигән диагноз куелган булган, бәлки кисәк агрессиясе уянуга шул да сәбәп булгандыр. Әлбәттә, улының адекват булмавын ата-ана элегрәк тә күргән булырга тиештер (дөрес, бөтен туганнары беравыздан «Илназ элек мондый түгел иде» дип кабатлаган). Ләкин гадәти булмаган кыланмышларын күрсә дә, кайсы ана баласына объектив бәя бирә, карале, бу авыру түгел микән, дип, психологка җитәкләп алып килә икән? Психиатрга бару турында әйтәсе дә юк, акыл саулыгын тикшерә торган белгечләрдән кот очып торабыз! Җитәкләп алып барырга теләсәң дә, психолог, психиатрга түләргә акчаң җитәме-юкмы әле. Әлбәттә, ата-ана баласының (егеткә 19 яшь икәнен дә онытмыйк) нинди компьютер уеннары белән мавыгуын, кемнәр белән аралашуын, бомба ясавын (!), автомат сатып алуын, өендә 400ләп ядрә саклавын белеп торырга, бер-бер чарасын күрергә тиештер. Ләкин аларның аңа игътибар итәргә вакыты булды микән соң? Гомумән, баласына тиешле тәрбия бирергә вакыты, көче калдымы икән? Баласының тамагын туйдыру өчен, башкалардан ким-хур булмасын өчен (бу безнең илдә бик мөһим!) иртәдән кичкә кадәр эшләргә мәҗбүр булган, аннары йорт эшләренә чумган ананы гына гаепләп калдыру дөресме соң?

УКЫТУЧЫЛАРЫ ИГЪТИБАРЛЫРАК БУЛСА…

Бала күбесенчә мәктәп тәрбиясендә. Ләкин балага дөрес тәрбия бирмәгән, мәктәп психологы тайпылышларын иртәрәк ачыкламаган дип, белем бирү йортын гына гаепләп калдырып буламы соң? Бүген мәктәпнең тәрбиягә генә түгел, укытырга да вакыты калмый. Моны укытучылар үзләре үк әйтеп тора. Аларның эш вакыты кәгазь тутырып, план язып, өстән төшерелгән кирәкле-кирәксез күрсәтмәләрне үтәп һәм БДИга әзерләп үтә. Дүртенче класстан башлап, баланы БДИга әзерлиләр: билгеле бер алгоритмнар, билгеле бер сораулар, билгеле бер шаблон буенча җавап бирү. Ә, онытып торабыз, боларга өстәп, мәктәпләрдә «татар теле дәресе» дигән «җинаятьче» белән көрәшәселәре, прокуратура куша дип, уку елы уртасында укыту планнарын үзгәртеп язасылары, Навальныйны яклау митингларына чыкмасыннар өчен, балалар белән «профилактик әңгәмәләр» үткәрәселәре бар. Соңгысын тәрбия чарасы дип атаучылар табылыр. Тәрбия түгел, тыю, куркыту чарасы.

Шәһәр мәктәпләрендә штатта психологлар бар. 175нче гимназиядә дә булган. Һәм ул Илназның тайпылышларын (әгәр алар булса, билгеле) алдан ук күреп алып, нәрсәдер эшли алган булыр иде. Ләкин аның да өстән төшерелгән кәгазьләрне тутырасы, отчет язып утырасы бар. Әнә, 175нче гимназия укучылары да психологның исемен дә хәтерләмибез, берничә тапкыр кереп, стандарт сораулар буенча тест эшләтеп чыгып киткәне генә бар, дип сөйлиләр.

Сүз уңаеннан, бу фаҗига булганнан соң, мәктәпләргә, балалар бакчаларына тагын тикшерүләр килә башлады. Беренче чиратта, әлбәттә, кәгазь тикшерәләр.

ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕ ТИЕШЕНЧӘ АЛЫП БАРЫЛСА…

Фаҗигагә берничә көн кала, егет телеграмда үз каналын булдырган, аны «Бог» дип атаган, ә 11нче майда иртән «биологик калдыкларны үтерергә киттем әле, аннары үземне дә үтерәм» дип язып керткән булган. Безнең социаль челтәрләрдә нәрсә язуыбызны, нәрсә кертүебезне күзәтеп утыручылар бар. Аларны эшләмиләр дип әйтеп булмый. Биш ел элек чыгарган язмаң, хәтта башка кеше, төркем язмасына «лайк» куйганың өчен дә җаваплылыкка тарттырырга мөмкиннәр. Әйтик, биш ел элек син «лайк» куйганда ул тәртипле төркем булган, ә хәзер экстремистик дип табылган, һәм синең теге биш ел элек куйган гөнаһсыз «лайк»ны табып алып, сине гөнаһлы ясап куялар. Үзләренә ошамаган нәрсә язган өчен социаль челтәрләрне әкренәйтү йә бөтенләй томалау белән куркыталар. Һәм томалыйлар да. Ләкин «мин үтерергә киттем» дип язучы, интернеттан эзләп табып үзе бомба ясаучы ничектер игътибардан читтә калган.

Ярар, телеграм-каналын бөтен кешегә күренә торган итеп фаҗигагә 15 минут кала гына ачкач, чарасын күрергә өлгерми дә калдылар ди. Ә гомумән, яшьләр сәясәтен тормышка ашырырга тиешле министрлыклар, төрле оешмалар менә шушындый җинаятьләрне булдырмый калу өчен нәрсә дә булса эшлиме? Балалар митингка чыкмасыннар өчен чаралар күрелә – анысын беләбез. Ә менә шушындый очраклар белән эшләү җайга салынганмы? Русиядә Яшьләр мохитен өйрәнү һәм челтәрдә мониторинглау үзәге бар. Исеменнән аңлашылганча, алар менә шушындый хәлләрне булдырмау, беренче билгеләре күренүгә, тиешле төймәгә басу белән шөгыльләнергә тиеш. Ксения Собчак 2020нче ел башында шушы темага сюжет төшергән, ләкин әлеге үзәкнең җитәкчесе Денис Заварзиннан интервью ала алмаган, сорауларына җавап тапмаган иде. Хәер, оешма, социаль челтәрдә мәктәптә атыш оештырырга теләгән балалар утырган фәлән кадәр төркемне ачыкладык, дип хисаплар биргән. Ачыклаганнан соң нәрсә эшләгәннәр, аерым балаларны табып, алар белән эш алып барылганмы – анысы буенча хисап юк.

КОРАЛ АЛЫРГА ЛИЦЕНЗИЯ БИРМӘСӘЛӘР, КОРАЛ САТМАСАЛАР…

Корал алырга тырышып караганым юк, ләкин машина йөртү таныклыгын әле яңа гына алыштырдым. Медицина тикшеренүе узганда, психиатр ике генә сорау бирде: «кем булып эшлисез?» һәм «сезнең эштә иң авыры нәрсә?» Шул ике сорауга җавап алгач, «годен» дип куеп чыгарды. Шулай гына кешенең психик яктан сәламәтме-түгелме икәнен ачыклап була микәнни, дип аптыраган да идем әле. Корал алуга медицина тикшеренүе узганда да шуның ише сораулар гына бирелгән булса, лицензия алу әллә ни авырлык тудырмагандыр. Өстәвенә, ул вакытта егет нормаль булып күренергә дә мөмкин. Психоз вакыты-вакыты белән, дулкын-дулкын булып китереп бәрә ләбаса.

Ә инде лицензияң булса, кибеттә «карале бу психка охшаган бугай, әллә корал сатмыйк кынамы» дип уйланып, «сиңа корал нәрсәгә?» дип сорашып тормыйлар. Иң мөһиме – сату.

Димәк, лицензия бирү тәртибен катгыйлатырга кирәк. Хәзер башлыча коралга рөхсәт бирү яшен 18дән 21гә күтәрү тәкъдиме генә яңгырый. Бәлки, грамоталы итеп психиатр тикшерүен үтүне җайларгадыр, шиклерәк күренгән кешеләрне полиграфта тикшерүне дә законлаштырыргадыр?..

МӘКТӘПТӘ КОРАЛЛЫ САК БУЛСА…

Кайчандыр ишеге шар ачык булган, җәмәгать урыны саналган мәктәпләр бүген болай да берничә кат койма белән әйләндереп алынган, тирәсендә күзәтү камералары бар, ишектә турникетлар, махсус пропусклар системасы, вахтер өстәлендә, директор бүлмәсендә «тревога» төймәләре. Ләкин шушындый заманда яшибез икән, бу саклау чараларының гына җитмәве, тагын нәрсәдер эшләргә кирәклеге аңлашыла. Шушы хәлдән соң, мәктәпне саклауны Росгвардиягә тапшырырга кирәк дигән фикер ишетелә башлады. Росгвардия җитәкчесе Виктор Золотов болай да мәктәпләрне үз кулына алырга теләп йөри иде инде (өстәмә акча, өстәмә власть дигән сүз бит ул). Ишек төбенә автоматлы сакчы бастырып куйсалар, балалар психикасына бу ничек тәэсир итәседер тагын – анысын белгечләр ачыклар. Әмма кораллы сакчы булса да, автомат тотып килгән үтерүче барыбер беренчерәк хәрәкәт итәчәк, беренчерәк атачак. Балалар йөргән җирдә корылган автоматны һәрвакыт ишеккә төбәп торып булмый бит. Шуңа күрә мәктәпләргә кораллы сакчылар куйганчы, бәлки, ядрәләр белән атып ватып булмый, тыштан ачылмый торган ишекләр, тәрәзәләр, хәвефле хәлдә үзеннән үзе сигнал бирә торган җайланмалар куяргадыр? Мәсәлән, Америка мәктәпләрендә тыштан ачылмый торган ишекләр куелган бит. Ни өчен бездә һаман да юк – аңлашылмый.

КАТГЫЙ ЗАКОННАР ҺӘМ ТЫЮЛАР БУЛСА…

Шушындый хәл булса (ни кызганыч, алар булып тора), тизрәк шөрепләрне кыса, ниндидер тыюлар, чикләүләр кертә башлыйлар. Ә катгый тыюларның нәрсәгә китергәнен тарихтан беләбез инде: нәкъ киресе була, «тыелган җимеш»кә тартылу күзәтелә, итәк астыннан сатулар, «соры» базар активлаша. Бу очракта да корал сатуны, компьютер уеннарын тыю гына проблеманы хәл итә алыр микән? Башына начар уй керсә, җинаятьче аны ничек гамәлгә ашырасын гына табар ул. Әнә Галәвиев тә бомбаны сатып алмаган бит, үзе ясаган. Тыюларның, чикләүләрнең, аерым кешеләрне төрмәгә ябып куюларның гына файдасы юк икәнен күрәбез бит. Димәк, проблема монда гына да түгел. Димәк, «Яровая кануннары» гына да саклап кала алмый. Хәтта атыш уйный торган уеннарны тыйсалар да, хәрби көч белән мактану дәүләт сәясәте дәрәҗәсендә булганда, президент үзе үк «кирәк икән, тагын кабатлый алабыз» дип «тышкы дошманнар»га корал һәм техника белән янап торганда һәм бу бөтен үзәк каналлар буенча үрнәк итеп күрсәтелгәндә, «сугыш уйнау»га кызыксыну сүрелмәячәк. Балаларда гына түгел, халыкның күпчелегендә, гомумән җәмгыятьтә агрессия, ачу, ризасызлык кәефе хөкем сөргәнен аңламый һәм аның төп сәбәпләрен ачыкламый, шуларны хәл итми торып, аерым бер кешене җәзага тарту гына да проблеманы юкка чыгармаячак.

ДӘҮЛӘТ ҖИТӘКЧЕЛЕГЕ УЗГАН ХӘЛЛӘРДӘН САБАК АЛГАН БУЛСА…

Шушындый хәл килеп чыкса, нәрсә эшлисен беләсезме сез? Мин белмим. Пневматик винтовканы тизлеккә сүтеп җыя беләм (мин укыганда хәрби әзерлек дәресләре юк иде инде, мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре дәресендә өйрәттеләр), ә кораллы кеше мәктәпкә, сәүдә үзәгенә, башка берәр бинага бәреп керсә, ничек хәрәкәт итәргә икәнен белмим. Әлбәттә, качарга, гомереңне сакларга кирәк, ләкин аның билгеле бер планы булырга тиештер бит. Бәлки, мәгариф системасында эшләүчеләр беләдер, дигән идем, юк икән. Социаль челтәрләрдә: «Мин укытучы һәм мин шушындый хәл булса нәрсә эшләргә белмим, куркам», – дип язучылар бик күп булды. Бездә аңа әзерләнмиләр чөнки. Дөрес, террорчылыкка каршы көрәш планнары (тагын кәгазь!) бар, ләкин алар буенча өйрәнүләр, сынаулар узмый. Узса, укытучылар «нәрсә эшләргә белмибез» дип язмаслар иде бит инде. Узса, балалар, куркып, үтерүчедән качабыз дип, өченче каттан тәрәзәдән сикермәсләр иде.

Америка мәктәпләрендә кораллы һөҗүмнәр кабатлана башлагач, аерым бер саклану тактикасы булдырганнар. Ул төрлечә үзгәреп, камилләшеп торган. Хәзерге вакытта «йөгер, кач, сугыш» дигәне гамәлдә. Беренче эш итеп, нинди дә булса куркыныч янаганын аңласаң, хәтта автомат тоткан кешенең үзен күрмәсәң, шарт иткән тавыш кына ишетсәң дә, йөгереп качу ягын карарга кирәк. Ул үтерергә дип килгән, сөйләшеп утырырга түгел. Аның каршысына чыгу, сөйләшеп туктатырга маташу – үлемгә тиң. Әгәр инде йөгереп качу җае юк яки сәламәтлегең мөмкинлек бирми икән, үтерүчедән качарга, ишекләрне авыр әйбер белән терәтеп куярга, баррикада ясарга һәм тавыш-тынсыз утырырга кирәк. Һәм ул кешенең еракка киткәнен аңлагач, барыбер качу ягын карарга. Әгәр инде качарга да өлгерми калдың, кораллы кеше якында ук икән, сугышырга, тормышың өчен көрәшергә кирәк. Кул астында булган әйберләр белән җинаятьченең коралын бәреп төшерергә, үзен аяктан егарга тырышырга һәм, барып чыкса, коралын читкәрәк тибеп җибәреп (берүк аны кулга алырга ярамый, чөнки полиция коралны кулыгызда күреп, сезне җинаятьче дип уйларга һәм атарга мөмкин), тизрәк качу ягын карарга кирәк. Сүздә барысы да җиңел кебек, әлбәттә, ә чынлыкта шундый хәл килеп чыкса, югалып калуың да ихтимал. Шуңа күрә Америка мәктәпләрендә полиция мәктәпләргә килеп, бу тактика буенча өйрәнүләр узалар, моңа җитди карыйлар, дип аңлата АКШта укытучы булып эшләп алган блогер Алена Америка. Нишләп бездә дә шундый тактика юк, тактикасы булса – нишләп өйрәнүләр узмый? Бездә әле янгын сынауларына да җитди карау җитеп бетми.

Ура-патриотизмга, парадларда хәрби техника белән мактануга, көч куллану идеясен сеңдерүгә, «тышкы дошман»нан саклануга гына түгел, безне бер-беребездән саклау, халыкның психик халәтен өйрәнү һәм бушлай психологик ярдәм күрсәтү, сәламәт җәмгыять формалаштыру өчен чаралар да күрелергә, җитәрлек акчасы да бүленергә тиеш икән.

175нче гимназиягә корал тотып килеп кергән һәм 9 кешене үтергән зат – зур айсбергның күзгә күренеп торган бер өлеше генә. Бу аны акларга тырышу түгел. Кеше җанын, балалар җанын кыйган вәхши, псих – кем ничек булдыра ала, шулай атый – нинди генә диагноз куелса да, аклауга лаек түгел. Бу язма – тагын шундый җинаятьчеләр барлыкка килмәсен өчен нәрсәдер эшләргә кирәк, дип чаң сугу, проблеманың бер генә сәбәптән тормавын күрсәтергә тырышу.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии