Эт этлеген итә: тагын бер корбан

Эт этлеген итә: тагын бер корбан

Сукбай этләр тавышы ишетелми торган иде әле. Узган якшәмбедә Оренбургта ишетелде һәм бөтен илгә яңгырады. 16нчы апрельдә күрше төбәктән «8 яшьлек баланы урам этләре талап үтергән» дигән үзәк өзгеч хәбәр килде.

Бала иптәшләре белән Май чабу бәйрәменә күчтәнәчләр җыярга чыккан булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ике малай гаражлар яныннан узып барганда, хуҗасыз этләр өерен очраткан. Берсе качып котыла алган, ә икенчесе, качам дип гаражларга таба йөгергәндә, сөрлегеп егылган, аңа шундук этләр ябырылган. Телеграм-каналларга ышансаң, хайваннарның баш саны 6дан 9га кадәр булган. Торак йортлар гаражлардан 20 метр ераклыкта гына, ди, тик баланың ярдәм сорап кычкырган тавышын ишетмәгәннәр – ишегалдында Май чабуны бәйрәм иткәннәр, балалар бик күп җыелган, чыр-чу килгәннәр. Кемдер күреп алып, «Ашыгыч ярдәм» чакырткан, ләкин ул килеп җиткәндә малай исән булмаган инде.

8 яшьлек М. – уллыкка алынган бала булган, дип хәбәр итте «Рен ТВ». Озаклап урамда йөрергә яраткан. Шуңамы икән, Май чабу бәйрәменә барып кайтам, аннары дәрес хәзерләргә утырырмын, дип чыгып киткән баланы соңга калса да гаиләсендә эзләргә ашыкмаганнар. Аларга фаҗига турында кич кенә җиткергәннәр.

РФ Җинаять Кодексының 293нче маддәсе, 2нче өлеше (саксызлык аркасында үлемгә китергән ваемсызлык) һәм 238нче маддәсе, 2нче өлеше (иминлек кагыйдәләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү) буенча җинаять эшләре кузгатылган. Гаеплене эзлиләр. Шунысы да бар: шушы ук этләр булгандырмы, әллә башкаларымы – Оренбург урамнарында элегрәк тә кешеләргә ташлану очраклары теркәлгән инде. «Readovka» телеграм-каналы язганча, 7нче март көнне уен мәйданчыгында бер кызның аягын тешләгәннәр, ул һаман да дәвалану уза, ди. Форумнарны ачып карасаң, Оренбургта сукбай этләрдән зарланып язучылар байтак. Тик моңарчы бу зарлар игътибарсыз калган, күрәсең – хәл ителсә, халык язмас иде. Ачы хакыйкать: бездә проблема күзгә күренсен, ниндидер чарасы күрелсен өчен кемнең дә булса үлүе кирәк.

Хуҗасыз этләрнең тавышы ишетелми торды, дидек, шулай да искә төшерә башласаң, ишетелгән икән. Менә үзебезнең республикада гына да соңгы айларда булган хәлләр. Быел гыйнварда Казанның Фучик урамында мәктәп укучысына этләр өере ташланганның видеосы интернетта да таралды, телевизордан да күрсәттеләр. Чаллыда да бер баланы сукбай эт талаган иде. Баулыда шәһәр үзәгендә 10 яшьлек малайның аягын тешләгәннәр. Шул хәтле гадәти күренешкә әйләнде бу хәлләр, сөйләгәндә, язганда артык гаҗәпләнмибез дә, «тагын бер очрак» дип санап кына китәбез. Әле болары – чагыштырмача яхшы тәмамланган мисаллар. «Тагын бер корбан» дип язулар да ешайды...

Урам этләренең хәтта агрессив булганнарын да атарга яки йоклатырга ярамый, дип закон кертеп, ОСВВ (сукбай этне тоту, стерильләштерү, вакцина кадау һәм кире үз урынына – урамга кайтару) программасы гамәлгә куелгач, хәл уңай якка үзгәрсен өчен 5-6 ел кирәк булачак, дигәннәр иде. Билгеләнгән вакыт тулып бара, әмма уңай якка үзгәреш сизелми. Этләр кимеми, үрчи бара – югыйсә, стерильләштерү чын мәгънәсендә сыйфатлы башкарылса, «әйдә, ярар» дип акча үзләштерүгә генә кайтып калмаса, алар нәсел калдыра алмаска тиеш бит. Мәсьәләнең бу ягын хайваннарның хокукларын кайгыртучылар тикшерә, катгый контроль кертүне сорый. Икенчедән, сукбай этләр һавадан төшми, аларны урамга кеше чыгарып ташлый. Проблеманың бу ягы бөтенләй игътибардан читтә кала. Европада, әйтик, Германиядә эт хуҗалары аерым контрольдә тотыла, дәүләткә салым түли, хайванны мәҗбүри иминиятләштерергә тиеш. Хайванны стерильләштерсәң, салымы азрак була. Анда, туеп, этне урамга куып чыгару турында сүз дә була алмый: тиешле органнар күзәтеп кенә тора, җинаять эше ачарга, утыртып куярга да күп сорамыйлар. Этне асрый алмый башласа, хуҗасы, акча түләп, шәхси приютка урнаштыра. Кемнеңдер эте сиңа катырак өреп ташласа да, хуҗасын мәхкәмәгә биреп, ота, штраф түләттерә аласың. Бездәге кебек өзгәләп ташлаганын көтәсе түгел. Шуңа күрә анда эт алганчы йөз кат уйлыйлар. Нидерланд, гомумән, сукбай эт һәм мәчеләрдән тулаем котылган беренче ил санала. Беренчедән, анда да йорт хайваны асрарга теләүчеләргә шулай ук катгый таләпләр кертелгән. Икенчедән, дәүләт стерильләштерү программасын ныклы контрольдә тота. Бу илдә йорт хайванын кибеттән сатып алырга теләсәң, бик кыйбатка төшә, шул рәвешле приюттан алуны алга сөрәләр.

Русиядә сукбай этләр белән нәрсә эшләргә дигән сорау вакыт-вакыт күтәрелеп ала. Фаҗига булырга берничә көн кала депутатлар Дмитрий Кобылкин («Бердәм Русия») белән Сардана Авксентьева («Яңа кешеләр») Дәүләт Думасына агрессив этләр мәсьәләсен хәл итү буенча закон проекты керткән иде. Алар хуҗасыз усал хайваннарны нәрсә эшләтүне хәл итү хокукын, географиясенә, климатына, социаль-икътисади яки башка үзенчәлегенә карап, төбәкләрнең үзләренә тапшырырга кирәк, дигән фикердә.

ДәүДуманың экология буенча комитеты рәисе урынбасары Владимир Бурматов «Газета.Ru» басмасына белдергәнчә, төбәкләрнең этләр белән көрәшер өчен өстәмә вәкаләтләре бар инде. Әйтик, йорт хайванын бәйдән ычкындырып йөртүне тыя алалар – стерильләштерелмәгән хайван урам этләренең үрчүенә китерә ала бит. Тик мондый хайваннарны һәм аларның хуҗаларын күзәтү, җавапка тарту механизмы эшләнмәгән. Чип куелмагач, чабып йөргән этнең кемнеке икәнен дәлилләп булмый.

Русия президентының табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт буенча махсус вәкиле Сергей Иванов тагын да кискенрәк чара тәкъдим иткән. «Әгәр сукбай этләрнең урамда даими рәвештә кешеләрне үтерүен теләмибез икән, аларны тотканнан соң приютта калдырырга, ә приюттан килеп алучы булмаса, кешелекле юл белән котылырга – йоклатырга кирәк», – дигән сүзләрен китерде «Россия 24» каналы.

Ә фаҗига булган Оренбург өлкәсенә килгәндә, губернатор Денис Паслер исәптә булмаган барлык хуҗасыз этләрне тотарга әмер биргән. Икенче көнне шәһәр мэриясеннән яңа хәбәр килде: 500 баш хайванга исәпләнгән приют төзү карары чыгарылган. Кирәк булгач, акчасын да, урынын да тапканнар. Моның өчен тагын бер баланың корбан китүе кирәк булды...

Сүз азагында. Газета типографиягә тапшырылганда гына тагын бер хәл булды: Чита шәһәрендә 5-6 яшьлек балага урам этләре ташланган. Бу хакта җирле матбугат чаралары язды. Бәхеткә, якында кешеләр булып, этләрне куып җибәргән. Малай исән, хәзерге вакытта больницада, диелә.

 

Оренбургта фаҗига булырга берничә көн кала Казанда сукбай этләрне саный башлаулары хәбәр ителгән иде. Әлеге эшне ветеринария академиясе студентлары, булачак кинологлар башкара. Алар базарларда, шәхси секторларда – кыскасы, хуҗасыз этләр күпләп йөри торган урыннарда аларны якын килмичә генә санарга, фотога төшерергә һәм хисап бирергә тиеш булачак. Бу – хуҗасыз этләрне барлауның икенче этабы, беренчесе 2021нче елның көзендә узган иде. Ул чакта Казанда 4900 хуҗасыз эт саналган. Шуның 4363 тотылган, 3413ен стерильләштереп, чип тагып, кире үз урыннарына кайтарганнар. 221 хайван үлгән, 366сы приютта калган. Ә 500дән күбрәк эт, акча җитмәү сәбәпле, бөтенләй тотылмый калган. Алар гына да хәзер күпме үрчегән булырга тиеш. Җан исәбен алу барышында хуҗасыз этләрнең күпмегә артканын ачыкларга һәм, шул санга карап, тиешле чаралар кабул итәргә тиешләр. Халык санын алу оешмаган төстә узды, аның барышында бик күп хилафлыклар табылды, кешеләрдән «безгә халык санын алучы кермәде, саналмый калдыкмы икән?» дигән зарлар килде, демографлар үзләре дә җанисәп нәтиҗәләренең дөрес түгеллеген таныды. Йорт-җирсез этләрне ничек санарлар инде...

 

КИҢӘШ

Сукбай этләргә юлыксаң, үзеңне ничек тотарга? «РИА Новости» Русия кинологлар федерациясе (РКФ) президенты Владимир Голубев киңәшләрен бастырды.

Иң куркынычы – төркем-төркем булып йөрүче хуҗасыз этләр, ди кинолог. Алар үз «территорияләре»нә кергәнне яратмый, чикләрне бозучыларга ташланулары да ихтимал. Шуңа күрә аларның каршысына чыкмау, урап узу хәерле. Гадәттә, этләр өере белән йөри торган урыннар билгеле була: ташландык җирләр, төзелеш урыннары, базар тирәләре. Караңгы вакытта бигрәк тә ул урыннарны читләтеп узарга тырышыгыз.

Аерым гына йөргән сукбай этләр гадәттә кешегә тияргә җөрьәт итми, сак карый. Ләкин чит кеше белән очрашудан кача алмаса, агрессия күрсәтергә дә мөмкиннәр, дип кисәтә кинолог. Әйтик, кеше көтмәгәндә килеп чыкса, бик якын килсә, эт агрессия күрсәтә ала. Өрү, янга йөгереп килү һәрвакытта да ташлану дигәнне аңлатмый, шуңа күрә тынычлыкны югалтмаска, кискен хәрәкәтләр ясамаска кирәк. Ә менә этнең ырылдап килүе, колаклары тырпаеп түгел, башына ятып торуы куркыныч.

Урамда йөргән эт сезгә карата бернинди дә кызыксыну күрсәтми икән (өрми, арттан ияреп бармый һ.б.), аңа игътибар итмәскә һәм тизрәк үтеп китәргә кирәк. Төркем белән йөргән этләр яныннан да йөгереп түгел, тыныч кына узып китү зарур.

Әгәр инде хуҗасыз этләр сезгә игътибар итте, әйтик, каты итеп өрә башлады икән, якындагы агач, койма яки диварга арка белән басарга һәм шулай селкенми торырга кирәк. Этләр сезне әйләнеп чыгып, аяктан екмасын өчен шулай арканы сакларга кушыла. Өреп, этләр чит кешене үз «территориясе»ннән куып чыгарырга тели. Әгәр ул кеше куркыныч тудырган кебек тоелса, саклану өчен аңа ташланырга да мөмкиннәр. Шуңа күрә өер тынычланганчы бер урында селкенми басып тору хәерле. Күпмедер вакыттан этләрнең кызыксынуы сүрелә, аларның игътибарын ниндидер бүтән нәрсә биләп ала. Менә шул вакытта әкренләп, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, каты тавыш чыгармыйча гына чигенә башларга кирәк.

Әгәр үз этегезне урамга йөртергә алып чыкканда хуҗасыз этләр өеренә тарысагыз, алар янына бармаска, читләтеп узарга тырышыгыз.

Әгәр хуҗасыз эт ташланган икән, кул астындагы әйберләр ярдәмендә сакланырга, аеруча муенны сакларга кирәк. Чөнки муенда кан тамырлары бик күп, аны тешләсәләр, күп очракта үлем белән тәмамлана, ди кинолог.

Хуҗасыз эт тешләгән икән, тирән булмаган яраны агып торган суда кер сабыны белән 10-15 минут юарга кирәк. Этнең селәгәеннән һәм тешләгәндә ярага эләккән пычрактан тиз арада котылу зарур. Бер дә булмаса, дымлы салфетка белән сөртеп торырга һәм, мөмкинлек булуга, суда юарга. Әгәр яра тирән икән, шундук канны туктатырга тырышмагыз – хайванның селәгәе дә агып чыгып бетүе кирәк. Яраны бәйләп куйгач, кичекмәстән больницага мөрәҗәгать итегез.

Ә балаларга хуҗасыз этләрдән саклану өчен махсус баллончык бирү иң кулае булыр, дип киңәш биргән кинолог Глеб Мойсеенко «Лента.ру» басмасына. «Этнең тешләргә теләвен аңласаң, саклану баллончыгын аның күзенә чамалап сиптерергә кирәк. Хайван бер мәлгә күрү сәләтен югалтачак, шул арада тизрәк качу ягын карарга. Сиптергән газ болыты җил уңае белән баланың үз күзенә дә эләкмәсен өчен, баллончыкның аэрозоль рәвешендәгесен түгел, матдәне агым рәвешендә чыгара торганын (струйный) сайларга киңәш ителә», – дигән ул.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии