Эт тормышы: законы бар, мөмкинлеге юк

Эт тормышы: законы бар, мөмкинлеге юк

Бөгелмә районыннан бер укучыбыз шалтыратып, коточкыч хәбәр җиткерде: Таллы Бүләк авылында 60 яшьләрдәге бер хатын-кызны этләр талап үтергән.

Хәбәрне алгач, кайчан булган, ничек булган дип, тулырак мәгълүмат эзли башладык. Бернәрсә дә тапмадык. Гадәттә, районнардагы һәвеф-хәтәрләр көне-сәгате белән интернетта чыгып бара, тик Бөгелмәдәге вакыйга турында ләм-мим.

ЭТЛӘР СӨЯКЛӘРЕН ГЕНӘ КАЛДЫРГАН…

Безгә шалтыраткан апа (исемен күрсәтмәүне сорады) бу хәбәрне моргта эшләүче якын кешесеннән һәм Таллы Бүләк авылы кешеләреннән ишеткән булып чыкты. «Таллы Бүләк Бөгелмәдән 4-5 кенә километрда. Шуңа күрә анда Бөгелмәдән этләр бик күп килә, өерләре-өерләре белән йөриләр. Бөгелмәнең үзендә дә этләр күп, балаларны үзләрен генә урамга чыгарырга да куркыныч. Җәй көне бигрәк тә күп җыела ул этләр. Таллы Бүләктә яшәүче бу хатын 2 көн юкка чыгып торган диделәр, 2 көннән соң гына табып алганнар. Этләр талап бетергән булган, эчәкләренә хәтле ашап бетергәннәр. Моргта, сөякләрен кара пакетка тутырып биреп җибәрдек, дип сөйләделәр. Мәетне юганда хәзрәт тә: «Җәмәгать, юа торган мәет түгел инде бу», – дигән», – дип сөйләде. Бу апа да раслады: әлеге вакыйга турында хәбәр бер җирдә дә чыкмаган. «Ул этләрне атучы да юк, атарга да ярамый. Америкада, Германиядә хуҗасыз этләрне атмыйлар, диләр. Алай дисәң, без бит Америкадан 50 елга артта барабыз. Анда пенсионерлар да 150 мең сум ала, без 10 меңгә утырабыз. Ул сукбай этләр ач бит инде, шуңа күрә кешене дә ашыйлар. Үз халкын ашатырга да акчасы булмаган илнең этләрне ашатырга акчасы каян булсын?!» – дип ачынып сөйләде укучыбыз.

Таллы Бүләк авылында яшәүче Асия Хәкимова белән элемтәгә кердек. Ул вакыйгага бераз ачыклык кертте. «Этләр тере килеш ботарлап ташламаган аны. Эпилепсиясе дә бар иде инде ул хатынның, инфаркт та булган диделәр. Йә егылган, йә үлгән үк булган инде ул, шуннан этләр ташланган. Ул хатыннарның өе читтәрәк. Бу хәл дә кеше йөрми торган тыкрыкта булган. Этләр өелешеп торуын күреп, күршеләре чыгып караган, шул рәвешле ачыклаганнар. Хатынның ире тәүлек буе эшли торган эштә булган, ул да ничектер белми калган, күрәсең. Үзем күрмәгәч, мәетнең нинди хәлдә булуын әйтә алмыйм. Бик жәлләдек инде, бөтен авыл белән озатырга бардык», – диде ул. Этләр, чыннан да, күп ди. «Район үзәге якын булгач, шуннан киләләр. Куркабыз инде. Казлар, үрдәкләр асрый алмыйбыз хәзер. Балаларны да үзләрен генә җибәрмәскә тырышабыз. Урманда бигрәк тә күп ул этләр, анда балаларны үзләрен генә җибәрә торган да түгел. Тик болай итеп этләрнең кешегә ташланган очракларын хәтерләмим, коточкыч вакыйга булды бу», – ди.

Кызганыч, үлгән ханымның гаиләсе белән элемтәгә кереп булмады. Таллы Бүләк Березовка авыл җирлегенә карый. Җирлек башлыгы Наталья Меньшаевага шалтыраткан идек: «Комментарий бирмибез! Район хакимиятендә матбугат үзәге бар, шунда шалтыратыгыз», – дип кенә әйтте. Мондый хәл чыннан да булдымы соң, шуны гына раслагыз инде, дигәнемә дә «җавап бирмибез» дип әйтү белән генә чикләнде. Моңарчы авыл җирлеге башлыклары райондагы матбугат үзәгенә юлламый торган иде. Тик Таллы Бүләктәге очрак гадәти генә түгел шул. Районны яхшы яктан да күрсәтми. Шуңа күрә башлык районнан узып комментарий бирергә теләмидер. Асия апа гына башлыкларын яклап куйды: «Наталья Рәфиковна, шул этләрне берәр нәрсә эшләтегез дип, ничә тапкыр район хакимиятенә әйттем, диде. «Ноль внимания» ди. Районга үзебез дә шалтыратып карадык. Авыл башлыгын тыңламаганны, безнең сүзне тыңламыйлар инде».

Ә районның матбугат хезмәте сорауларны язмача юлларга кушты.

АТАРГА ДА ЯРАМЫЙ, АСРАРГА ДА…

Хуҗасыз этләрне, дөрестән дә, атарга ярамый. Атсаң, җинаять эше дә ачарга мөмкиннәр. 2020нче елның 1нче гыйнварыннан хайваннарга карата җаваплылык турындагы яңа федераль закон үз көченә керде. Хәзер махсус хезмәтләр урам этләрен һәм мәчеләрен тотып алып китәргә, стерильләштерергә, вакцина ясарга һәм кабат урамга чыгарып җибәрергә тиеш була. Хайваннарны бары тик дәвалап булмый торган авыруы булганда яки гомеренә куркыныч янаганда гына «йоклатырга» ярый.

Моңарчы урам этләренең 85-90 процентын үтерә торган булганнар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең хокук бүлеге җитәкчесе Артур Исмәгыйлев катнашында узган матбугат конференциясендә әйтелде. Яңа законның үтәлеше нәкъ менә шушы ведомство җаваплылыгында булачак икән. Тик ул күзәтчелек ничек башкарылачак – әлегә анысын белгән юк. Бездә урам этләренең төгәл саны да билгеле түгел. Тотып, прививка ясасалар да, чит илләрдәге кебек электрон чиплар тагу да юк – колакларына ярлык кына тагып чыгарып җибәрәләр, анысы төшеп калырга да мөмкин. Ә чиплар түләүле. Бәлки, хәзер – бюджеттан күп итеп акча бүлеп бирелгәч, чиплар тагуны уйларлар. Тик әлегә ул турыда сүз булмады.

Урам хайваннарын тоту, стерильләштерү һәм вакцина ясап чыгарып җибәрү кебек хезмәтләргә Татарстан бюджетыннан 56 млн 500 мең сум тирәсе акча бүлеп бирелгән. Бу акча тендер рәвешендә уйнатылачак. Тагын сорау туа: тендер буенча уйнатылган акчаларның һәрвакытта да тиешенчә генә тотылмавын беләбез, тәгаен шушы очракта акчаның тиешле максатта кулланылуын контрольдә тотарлармы? Әйтик, ниндидер оешма, тендерны отып, хайваннарны тоту белән шөгыльләнә башларга, ләкин дәвалыйсы урынга аларны йоклатып барырга да мөмкин бит. Янәсе хайванның тормышына куркыныч янаган. Ә йоклату дәвалауга караганда арзангарак чыга.

Шунысы да бар: бу 56 миллионны приют төзергә тотарга ярамый. Ә приютлар җитми. Булганнары – шәхси. Урам этләрен анда тоткан өчен кем акча түләсен? Дәүләт карамагындагы бердәнбер приют Чаллыда икән. Бюджеттан акча да каралмагач, тиз генә яңаларын салып та булмаячак әле. Кимендә ике ел көтәргә кирәк булачак, ди белгечләр. Шуңа күрә законы булса да, аны тиешенчә үтәү өчен эшлиселәр җитәрлек әле. Әлегә урам этләрен атарга да ярамый, асрарга да чама юк килеп чыга.

Җылы кабинетларында уңайлы кыйммәтле канәфиләрдә утыручы депутатлар, ил җитәкчелеге илдә, тормышта ни булып ятуын каян белсен соң? Аларның эше закон иҗат итү, халыкның хәлен яхшырту түгел… Ә бу вакытта этләр халыкны талый…

2019нчы елда Татарстанда сукбай этләргә ярдәм күрсәтү чараларына (этләрне тоту, стерильләштерү, прививка ясау, кирәк булса – дәвалау, 21 көн приютта тоту) бюджеттан 27,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән булган. Быел 56 млн 500 мең сум бүленгән. Һәм, урам этләре санына карап, бу сумма 3 ел дәвамында шул тирә булачак икән. Әлеге акчаны тендер рәвешендә уйнатачаклар. Дәүләт биргән субвенциягә этләрне приютта тотарга яраса да (анысы да 21 генә көн), бу акчага приют төзергә ярамый. Гомумән, бюджетта урам хайваннары өчен приют төзүгә акча каралмаган.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Хайваннарга кайда нинди мөнәсәбәт?

ФРАНЦИЯ

Һәр тәрбияле француз этенең үзе турында мәгълүмат язылган татуировкасы яки электрон чипы, котыру чиреннән прививкасы һәм социаль страховкасы булырга тиеш. Берәрсе булмаса, этнең хуҗасын 450 евро күләмендә штраф көтә. Хакимият, урамда хуҗасыз этләр саны чамасыз артып китмәсен, дип тикшереп тора. Кешенең этен урамга куып чыгаруы яки җәберләве ачыкланса, аңа 30 мең еврога кадәр штраф салырга мөмкиннәр.

КЫТАЙ

Бу илдә бала санын гына түгел, этләр санын да чикләгәннәр. Йорт-җирсез этләр саны чамасыз артып китмәсен дип, 2009нчы елда кайбер шәһәрләр «бер гаилә – бер эт» дигән канун кабул иткән. Бер йортта бер генә эт асрарга рөхсәт ителә. Бу чикләү Пекинда да бар. Өстәвенә, эт 35 сантиметрдан да биегрәк булмаска тиеш. Йорт этләрен ел саен исәпкә куйдырырга һәм 1000 йен (якынча 578 сум) күләмендә салым түләргә кирәк.

ТӨРКИЯ

Монда хуҗасыз этләрне тоталар, стерильләштерәләр – ягъни шул рәвешле агрессия дәрәҗәләрен киметәләр, һәм яңадан урамга чыгарып җибәрәләр. Шуңа күрә бу илдә хуҗасыз этләр бик күп. Алар ачтан үлмәсен өчен, урамнарда махсус автоматлар куелган. Анда буш пластик шешә салсаң, автомат хайваннар ашый торган ризык бирә – шуны урам этләренә ашаталар.

АКШ

Урамга алып чыкканда качып китмәсеннәр һәм югалмасыннар өчен, АКШта этләрне урамда йөртү кагыйдәләре кертелгән. Этләр бәйдә булырга, муеннарына исеме һәм хуҗасы турында мәгълүмат язылган жетон эленергә тиеш.

АЛМАНИЯ

Конституциясендә хайваннарны яклау турында аерым бүлек булган бердәнбер ил бу! Монда «хайваннарны яклаучы» дигән һөнәр дә бар, ул рәсми рәвештә танылган. Бу һөнәр ияләре нәкъ менә йортсыз-җирсез калган этләрне һәм мәчеләрне яклау белән шөгыльләнә. Хайванын урамга куып чыгарган яки җәберләп торган кешегә 25 мең еврога кадәр штраф яки 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Әгәр эт ниндидер сәбәпләр аркасында урамда калган икән, аны приютка илтәләр. Хуҗасы табылмаса, аңа яңа хуҗа эзли башлыйлар. Хайваннарны яклаучылар да, хакимият тә этләрне нәкъ менә шушындый приютлардан алырга кирәклеген пропагандалый. Һәм бу эшли дә – кешеләр этләрне кибеттән түгел, күбрәк шушындый приютлардан ала. Хуҗасыз этләрне шулай ук картлар йортына яки күрмәүчеләр җәмгыятенә дә бирергә мөмкиннәр.

Чыганак: AdMe.ru

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Фаразлар белән мавыгып, онытылмасын догам…»

«Ай-һай хәлләр: 2020нче елдан нәрсә көтәргә?» дигән теманы ача торган шигъри дүртьюллыклар юллавыгызны сораган идек. Тема күпләрнең күңеленә хуш килгән, күрәсең. Шигырьләр бик күп килде, әле һаман да килә тора – бу тема буенча 24нче февральгә кадәр кабул итәбез. Аларның бер өлешен бүгенге саныбызда бирәбез, ә бәйгегә нәтиҗәне киләсе саныбызда ясарбыз.

Саумы, ике мең егерме!

Җиңеләйт тормыш-йөгеңне,

Мул үстер игеннәрне,

Күтәрмә бәяләрне.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Күселәрне елгыр диләр,

Елгырлыгы сизелә.

Корона дигән вирусны

Тарата ул тиз генә.

Корона дигән вирус карана,

Кая барырга белми.

Ә үзе күсе шикелле

Бөтен дөньяны иңли.

Флера МАКСУДОВА,

Азнакай районы, Урманай авылы

Күсе елы, тычкан елы –

Икесе дә кимерергә ярата.

Бик игътибарлы һәм дә сакчыл,

Запас булганны бик ярата.

Димәк, 2020дә ач булмабыз,

Тәртип, уңышлар да көтелә.

Бездә җимерелү, сугыш булмас кебек,

Яшәвебез дә – могҗизалар илендә.

Рузалия ШӘЙДУЛЛИНА,

Казан шәһәре

Идән асты тычканнары кебек

Якты көннән куркып ятмыйк.

Егерменче елдан могҗизалар көтмик,

Хокукларыбызны үзебез яклыйк!

Яхъя ЮСУПОВ,

Башкортстан Республикасы,

Бүздәк районы, Картамак авылы

Кытайларда күсе елы

Бик күңелсез башланды.

Әллә Ванга фаразлары

Чынга аша башлады?

Фаразлар белән мавыгып,

Онытылмасын догам.

Үз рәхмәтеңнән ташлама,

Йә Раббым, Бер Ходам!

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии