Мөһергә карап, түләргә ашыкма!

Мөһергә карап, түләргә ашыкма!

Яңа ел ялларыннан соң Казанга килгәч, почта тартмасында суны исәпкә ала торган приборларны каратырга кирәклеге турында белдерү кәгазе табып алдым (фотода). Башта аягөсте генә күз төшереп алып, әллә ни игътибар итмичә, соңрак карармын дип, башка түләү кәгазьләре белән бергә алып куйган идем. Ә игътибар белән карагач, әлеге белдерүнең мошенникларның «иҗат җимеше» булуы ачыкланды.

Белдерү кәгазе 2021нче елның декабре өчен килгән. «Хөкүмәт карары нигезендә, 2021нче елның 1нче гыйнварыннан суны исәпкә ала торган приборларны карату яңадан башланды. Су счетчикларының каралу вакыты чыгу сәбәпле, «Центр Метрологии ЖКХ» хәбәр итә: Федераль Закон һәм РФ Хөкүмәте карары нигезендә (нинди закон һәм карар икәне күрсәтелгән), алар мәҗбүри метрологик карау үтәргә тиеш, шунсыз приборлар яраксыз санала», – диелгән. Сертификатлы белгеч килеп, счетчикны карап, кирәк булса алыштырып китсен өчен шалтыратып язылырга дигән, телефон номеры күрсәтелгән. Әгәр 30нчы декабрьгә кадәр белгеч чакыртмасаң, түләү таблицада китерелгән нормативлар буенча алыначак, дип тә өстәгәннәр. Бу урында шунысын әйтик: белдерүдәге тарифлар 2021нче елның 20нче декабренә гамәлдә булган, ягъни кәгазьне шул көнне әзерләгәннәр дип аңларга кирәк. Шалтыратып язылу өчен актык көн – 30нчы декабрь, диелгән. 30ы көнне өйлә вакытында почта тартмасын тикшергәндә юк иде әле. Бәйрәм ялларына Казанда калган күршеләрдән «шундый кәгазь алдык» дигән хәбәрләр 2нче гыйнварда килә башлады. Югыйсә, почта начар эшләми бездә. Белдерүне җибәрүчеләр үзләре соңгы минутка хәтле сузган булса гына инде. Димәк, бу кәгазьдә язылганнар дөрес була калса, безнең күп катлы йортта яшәүчеләр счетчикларны карату өчен соңга калган һәм бездән норматив буенча түләттерергә тиеш булырлар иде.

Түләттермәделәр, әлбәттә. Чөнки белдерү кәгазе чын түгел. Мөһере, җибәргән кешенең имзасы, штрих-кодлары, безнең көннәр өчен аеруча актуаль «куар-код»ы (аны заманча телефон камерасы ярдәмендә сканерлап, оешма турында тулырак мәгълүмат алып була. – Ф.М.) – рәсми кәгазьдә булырга тиешле бөтен нәрсәсе дә бар кебек үзе, һәм тиз ышанучан кешеләр шуларга карап, чын белдерү дип кабул итәргә, күрсәтелгән номер буенча шалтыратып, белгеч чакыртырга да мөмкиннәр. Җитмәсә, хәзер нинди дә булса түләүне беразга гына кичектерсәң дә, пенсиядән тотып калулары, «юл акчасы»н тоткарлаулары ихтимал, андый очраклар турында язганыбыз бар. Шунысын да уйлап, өлкән буын кешеләре (мошенниклар үз корбаннары итеп беренче чиратта шуларны сайлый) нәрсәнең нәрсә икәнен белешеп бетермичә, тизрәк түләп куярга ашыгалар. Түлим дә котылам, дип уйлыйлар һәм... тотылалар.

Кәгазьне игътибар белән карагач нәрсә аңлашылды? Белдерүдә счетчикларын каратырга тиешле фатирның адресы да, хуҗасының исем-фамилиясе дә күрсәтелмәгән – иң элек менә шушы нәрсә шик уятырга тиеш. Түләү квитанцияләрендә һәрвакыт фатир яки йортның төгәл адресы һәм милек хуҗасының тулы исеме языла. Икенчедән, ни өчен әле безнең счетчиклар белән идарә итүче компания түгел, ә ниндидер бер белмәгән «Центр Метрологии ЖКХ» кызыксына? Аннан соң, моңарчы счетчикларны каратырга кирәк булганда ул хакта торак-коммуналь хуҗалык түләүләре квитанциясендә языла торган иде, бу юлы ни өчен анда бернәрсә дә юк? Менә шушы беренчел сораулар гына да белдерүнең чын түгеллеген аңларга ярдәм итә. Инде болар гына ышандырмаса, тагын да тирәнрәк казырга була.

Иң элек йортның идарә итүче компаниясенә шалтыратып белешергә кирәк, аның телефон номеры түләү квитанцияләрендә күрсәтелгән. Мин үзебезнекенә шалтыраткач: «Сезгә килгән ул кәгазь – реклама. Индивидуаль рәвештә берәүгә дә белдерү җибәрелми, бөтен мәгълүмат квитанциядә языла, шуңа гына карагыз, аерым кәгазь битендә язылганнарны игътибарга алмагыз», – дип җавап бирделәр. Бик күп кеше шалтыратып сорашкан икән.

Чираттагы адым – «Центр Метрологии ЖКХ» турында мәгълүматны интернеттан эзләп карау. Эзләү системасында шулай дип язуга, нәрсәнең нәрсә икәне аңлашыла. Шушындый ук белдерүне Казанда яшәүчеләр генә түгел, Төмәндә дә, Красноярск, Орел, Санкт-Петербург, Оренбургта да, кыскасы, Русиянең бөтен почмагында алганнар. Интернет-форумнарда кайдан гына хәбәрләр юк! Кемгәдер кәгазь мартта килгән, кемгәдер – октябрьдә, безгә менә – декабрьдә. Алардагы аерма – телефон номеры (һәр шәһәрнең үз телефон коды) һәм имза куйган кешенең фамилиясе. Безнекенә, мәсәлән, Абрамов А.Ф. кул куйган, ә кайдадыр (берничә төбәктә!) Правда И.И. дигән кешенең култамгасы тора. Һәр кеше үзе белән булган очракны аңлаткан. Мәсәлән, Санкт-Петербургтан берәү язган: «Бүген әти белән талашып китә яздык. «Счетчикларны алыштырырга кирәк, мөһерле рәсми кәгазь килде», – ди. Шушы листовканы алып чыгып күрсәтте. Күрсәтелгән номерга шалтыратып карадым, «сез алай-болай мошенниклар түгелме?» дип сорадым, «юк» дип җавап бирделәр, ди. Мин, бу рәсми оешма түгел, дип, кәгазьне ертып ташладым. Шунда 85 яшьлек әти кычкырып җибәрмәсенме: «Син нәрсә! Мөһерле рәсми кәгазь бит бу!» Теләсә нинди мөһерне 500 сумга сатып алып (яки бу листовкадагы кебек принтерда бастырып) булуын аңлата алмадым. Интернетта «центр метрологии жкх мошенники» дип җыярга һәм әтигә шунда булган сюжетларны күрсәтергә туры килде, шуннан соң гына ышанды».

Инде бу дәлилләр генә дә ышандырмаса, оешманың счетчикларны тикшерергә хокукы бармы икәнен тикшереп карыйсың. Исәпкә алу приборларын карау яки алыштыруны фәкать аккредитацияләнгән оешмалар гына башкара ала. Интернетта аларның реестрын табасың һәм «Центр Метрологии ЖКХ» дип язып эзләтеп карыйсың. «Туры килүләр юк» дигән җавап чыгарачак, чөнки әлеге үзәк аккредитацияләнмәгән, ягъни аның счетчикларны тикшерү хокукы юк. Әгәр ул җибәргән кәгазьдәге номерга шалтыратып белгеч чакыртсагыз, приборларны карап китәрләр, әлбәттә. Ләкин бу акчаны суга салу гына булачак, чөнки вакыты җиткәч, аккредитацияләнгән чын оешма барыбер приборларны тикшерәчәк һәм анысына да түләргә туры киләчәк. Түләү дигәннән, гадәттә бер счетчикны карау 500-700 сумга төшә. «Центр Метрологии ЖКХ» оешмасының Казан номерына берничә тапкыр шалтыратсак та, туры китереп булмады. Ә интернетта төрле төбәкләрдән фикерләрен калдыручылар язуынча, анда бер счетчикны карату – 1300, алыштыру 2600 сум икән. Оешманың маңгаена төбәп, «мошенник» дип тә әйтеп булмый кебек: алар «фәлән номерга акча күчерегез» дип мәҗбүриләми, мәгълүмат кына тарата. Ә инде «кармакка капкан» кешеләргә килеп, бәясен ике-өч тапкырга арттырып, счетчикларын карап китә, әмма ул бәяләмәнең бернинди юридик мәгънәсе дә булмый. Шулай булгач, маңгаена төбәми генә булса да мошенник дип атарга ярый торгандыр.

Шушы бер очрак мисалында укучыларыбызның исенә төшерәсе килде: игътибарлырак булыйк, почта аша килгән кәгазьләрне яхшылап укыйк, телефоннан шалтыратучы билгесез затларга шундук ышанырга ашыкмыйк, шәхси мәгълүматларны (банк картасы номеры, смс-кодлар һәм башкалар) белмәгән кешеләргә бирмик, моның ише белдерүләрне кат-кат тикшерик, сорашыйк, белешик, уяулыкны югалтмыйк!

 

Соңгы вакытта телефонга таныш түгел номерлардан шалтыратып, сез җавап бирүгә яисә җавап бирүегезне дә көтмәстән өзеп кую очраклары ешаеп китте. Мошенниклар шул рәвешле булачак корбаннарын барлый, дип аңлаткан «Sputnik» радиосына конкурентлар турында мәгълүмат эзләү буенча эксперт Евгений Ющук. Мондый шалтыратулар өчен гадәттә махсус программа кулланалар, ул вакытны янга калдырырга, аз гына вакыт эчендә дә бик күп номерга шалтыратып чыгарга ярдәм итә. Әгәр билгесез номер шалтыратканда телефонны алырга өлгермәдегез яисә алуга өзелеп китте һәм сез ул номерга үзегез кабат шалтыраткансыз икән, булды – мошенниклар базасына кердегез дигән сүз. Алар шул рәвешле тиз ышанучан, аралашучан, кызыксынучан кешеләрне барлый – болар булачак корбаннар. Ә телефонны алмаган, кабат шалтыратмаган кешеләргә гадәттә башка шалтыратып, вакыт әрәм итеп тормыйлар, дип ачыклык керткән эксперт.

 

ШУШЫ ТЕМАГА

Медальнең ике ягы була дигәндәй, бер яктан мошенниклар кармак салса, икенче яктан халыкка ялган хәбәрләр тарату бара. Андый дөрес булмаган мәгълүматны «фейк» дибез (сүз уңаеннан, аны тараткан өчен Административ хокук бозулар Кодексы нигезендә саллы гына штрафлар каралган). Шундыйларның берсе күптән түгел «ватсап»ка газетабызның даими укучысы һәм авторы Әхтәм Мөхәммәтҗановтан килеп төште. Кәгазь кисәгенә урысча: «Полиция бөтен кешегә дә әйтергә кушты. Зыян күрүчеләр дә бар инде. Яңа төр афера: телефонга шалтыраталар һәм, прививка ясаткан булсагыз, 1 санына басарга кушалар. Сез басуга, телефонга блок куялар. Күпләрнең банк картасы телефон номерына беркетелгән. Шуңа күрә сак булыгыз. Бу схеманы кулланган очраклар бар инде», – дигән язу бастырылган. Хәбәрнең чыганагы билгесез, «ватсап»тан бик күп кешегә таралганы аңлашыла. Хәтерләсәгез, коронавирус ачыкланган гына вакытта, аннан соң вакциналар уйлап табыла башлагач та, «теория заговора», «халыкны чиплаштыру» турында ялган хәбәрләр таралган иде. Ышанып, башкаларга да тарата башлаганчы, шул рәвешле коткы таратканчы, моның ише мәгълүматны да башта тикшереп карарга киңәш итәбез. Телефоннан алай шалтыратып кына сим-картаны блоклап, банк картасына «кереп», андагы акчаны урлап булмый, дип аңлата экспертлар. Моның өчен, әйтик, ниндидер сылтама аша үтәргә, смс итеп җибәргән кодны әйтергә, берәр сайтта шәхси мәгълүматны кертергә кушарга мөмкиннәр. Боларның берсен дә эшләргә ярамый, югыйсә чынлап та банк картагызны кулга төшерүләре ихтимал. Ә инде «прививка ясатсаң, 1 санына басарга кушалар» дигән «фейк» хәбәр узган ел гыйнварда ук Һиндстанда барлыкка килгән булган икән. Бу «полиция кисәтүе» хакында чит ил матбугатында да язмалар чыккан, барысында да ялган хәбәр булуы әйтелгән. Кыскасы, барыбызга да таныш мәкальне бераз үзгәртеп, җиде кат тикшер, аннары гына ышан, дип әйтү урынлы булыр.

 

ИГЪТИБАР!

Исегезгә төшерәбез: декабрь ахырында «Ай-һай хәлләр: 2022нче елдан нәрсә көтәргә?» дигән шигъри бәйге игълан иткән идек. Теманы ачып бирә торган шигъри дүртьюллыкларны гыйнвар ахырына кадәр кабул итәбез (кәгазь хат белән җибәргән очракта, почта штампына карыйбыз). Конверт тышына яки электрон хатның башына «Ай-һай хәлләр» дип язарга онытмагыз! Теманы күрсәтми генә башка язмалар белән бергә юллаган очракта, хатлар бик күп булу сәбәпле, шигырьләрегезне вакытында күрми калуыбыз ихтимал. Иҗат җимешләрегезне редакция номерына «ватсап»ка да җибәрә аласыз: 8 927-039-03-53. Шулай ук «конкурска» дип тамгаларга онытмагыз. Хатта яки смста исем-фамилиягезне, кайдан икәнегезне күрсәтүегезне сорыйбыз. Кесә телефоны номерыгызны һәм аның нинди операторга (МТС, Мегафон, Билайн, Теле2 һ.б.) каравын да языгыз – анысы җиңүче була калсагыз кирәк. Җиңүче дип табылганнарның телефоннарына 100әр сум акча күчерелә.

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии