«Кызыл әтәч» шуклыгы: кемдер яна, кемдер яндыра

«Кызыл әтәч» шуклыгы: кемдер яна, кемдер яндыра

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы статистикасыннан күренгәнчә, Русиядә елына 150 меңләп янгын теркәлә. Көн саен 400дән күбрәк янгын дигән сүз бу! Һәм алар әллә кайда да түгел, якында гына, бәлки әле күршедә генә дә булгандыр.

КҮҢЕЛСЕЗ СТАТИСТИКА

Менә Татарстан буенча янгыннар хроникасын ачып карасак та, быел булган янгыннарны гына да санап бетерерлек түгел. Югыйсә, ел башланганга барлы-юклы ике атна гына бит әле.

1нче гыйнвар. Түбән Каманың Тынычлык Проспектында ун катлы йорттагы фатирда янгын чыгуы турында хәбәр алынган. Коткаручылар вакытында килеп җитешкән: фатирдан 73 һәм 75 яшьләрдәге ике кешене исән килеш алып чыга алганнар. Янгынны электр җайланмасын дөрес кулланмау аркасында чыккан дип баралар.

Шул ук көнне Чаллыда металл эшләнмәләр җитештерү цехында эмаль тутырылган банкалар яна башлаган. Ут үзлегеннән генә дөрләп китмәгән, билгеле. Эретеп ябыштыру эшләрен саксыз башкарганнар. Әле ярый янгын сүндерүчеләр вакытында килеп җиткән.

2нче гыйнвар. Актанышта шәхси кирпеч йортта янгын чыга. Тагын кешеләр аркасында инде: газ җылыткычын дөрес кулланмаганнар. Нәтиҗәдә, 1965нче елгы ир-атның кул-аяклары 1 һәм 2нче дәрәҗәдә пешкән, 1990нчы елгы ир төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Шул ук көнне һәм тагын шул ук сәбәп аркасында (электр белән эшли торган җайланманы саксыз куллану) Болгар шәһәрендә бер йортта ут чыккан, 72 кв.метр торакка зыян килгән, 1975нче елгы ирнең ярты тәне пешкән.

Җәрәхәт кенә алып калсалар бер хәл, ни кызганыч, үлүчеләр дә була шул. 6нчы гыйнварда Минзәләдә 42 яшьлек ир белән аның 5 һәм 15 яшьлек ике улы янып үлде. Әни кеше кичке сменага эшкә киткән булган. Коткаручылар килеп җиткәндә йортның түбәсе ишелгән булган инде, бүрәнә йорт бик тиз янып киткән. Ут чыгуның сәбәбен янә электр җылыткычын дөрес кулланмаудан күрәләр. Йортка газ кертелмәгән булган, гаилә электр җылыткычыннан файдаланган.

10нчы гыйнвар. Әлки районы, Түбән Биктимер авылында «Барый» мәчете янып киткән. Бәхеткә, эчтә кеше булмаган, утны тиз арада сүндергәннәр. Хәзер аның килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

12нче гыйнвар. Яшел Үзәндә шәхси йортта янгын чыккан. Коткаручылар 64 яшьлек хатын-кызны уттан алып чыга алган, ә 50 яшьлек ирнең мәетенә генә тап булганнар. Ут тәмәкене саксыз тарту аркасында килеп чыккан дип баралар.

Кыскасы, көн саен янгын теркәлеп тора, кайбер көннәрдә хәтта берничә дә. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бу хакта көн саен хисап биреп бара. 14нче гыйнвар көнне, мәсәлән, янгын чыгу турында 27 хәбәр алынган. Шуның бишесе ялган чакыру икәнен исәпкә алып, анысын чигерсәк тә, бер көн өчен хәйран зур сан кала әле. Корбаннар да бар: шушы көнне булган янгыннарда Кукмара районы, Тарлау авылында – 1954нче елгы хатын-кыз, Тукай районы, Бурды авылында 1956нчы елгы ир-ат үлгән. Димәк, быелгы статистикага да саннар языла башлады инде. Куандыра торган статистика гына түгел.

ҮЗЕНӘ УТ ТӨРТКӘН

Ут-күздән сакланырга кирәклеген кечкенәдән белеп үсәбез, мәктәптә бу темага иншалар язабыз. Эш урыннарыбызда янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үтәбез, кайбер җирдә эшчеләрне берничә айлык курсларга йөртеп укытып та алалар. Рекламага ышанып, электр линиясендә кыска ялганышлар булганда ут-күздән саклый торган әллә нинди кыйммәтле приборлар алып куйган булабыз. Тик барыбер янгыннар кимеми. Аларда өзелгән гомерләр дә. Кешеләр аркасында, үзебезнең аркада килеп чыга аларның күбесе.

Мәсәлән, зарядкага куйган телефоннан да ут-күз чыгуы ихтимал. Газга аш куеп, ул кайный торган арада биш кенә минут телефоннан сөйләшеп алам яки тиз генә кибеткә чыгып керәм дип тә чыгып киткәлибез, ә аш ташып, газны сүндерергә, аннан ис чыгып утырырга мөмкин. Өйнең тышын да, эчен дә тиз янып китүчән материаллар белән тышлыйбыз. Хәзер язга таба, лапас артына ук терәп, чүп яга башлыйбыз… Саный китсәң күп инде. Бүгенге заманда һәр кеше көненә әллә ничә мәртәбә ут белән эш итә – туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә.

Нинди генә янгын булса да халык янгынчыларны гаепләми калмый. Психология шундый нәрсә инде: «теләсә кем гаепле, тик мин генә түгел» дип фикер йөртәбез. Янгын сүндерүчеләр – рәхмәтсез һөнәр ияләре. Йә «озак килми тордылар» дип сүгәбез аларны, йә «сусыз килгәннәр» дибез. Даими укучыбыз һәм авторыбыз Җәүдәт Харисов шушы һөнәрдә 30 елдан артык эшләгән. Аның бу турыда безгә язганы да бар инде. Бу материалны әзерләгәндә дә аның белән элемтәгә кереп, янгын сүндерүчеләрнең эше турында сөйләшеп алдык. «Минем практикада да янгын чолгап алган йорт эчендә кешеләр калганы, аларны алып чыга алмаган очраклар булды. Күбесенчә сөрем газына агуланып үләләр. Кайчагында ут эченнән алып та чыгасың, табибларга тапшырганда җаны да була, тик каны агуланган кешене коткарып кала алмыйлар», – дип сөйләде ул.

Янгын сүндерүчеләрнең «сусыз» килүен дә гади тел белән аңлатып бирде Җәүдәт әфәнде: «Янгын сүндерү хезмәтенә хәбәр килүгә, бер минут эчендә җыенып чыгып китәсең. Калган мәгълүматны диспетчер рация аша җиткереп бара. Машинаның сусыз килүе мөмкин түгел. Һәр көнне иртән сменаны тапшырганда машинада су бармы-юкмы дип тикшерәсең, бер генә сантиметр тулып җитмәгән булса да тутырып куясың. Янгын сүндерү машинасына, гадәттә, 2 тонна 400 литр су сыя, авыл җирендәге машиналарда аннан да кимрәк була. Ул су 10 минут сиптерергә генә җитә, ә аның белән генә утны сүндереп бетереп булмый. Шуңа күрә машинага тоташтырырга өстәмә су чыганагы булырга тиеш. Халык шуны аңлап бетерми, «сусыз килгәннәр, әз генә сиптерделәр дә сулары бетте» дип зарлана». Ул «су чыганагы» дигәне дә бөтен авылда юк шул әле аның. Менә хәзер генә халыктан җыелган үзара салым акчасына куя башладылар.

Җәүдәт Харисовның янгын сүндерүче иптәшләре, бәхеткә, ут эчендә калмаган. Тик андый очраклар да булып тора. Берничә ел элек Казанда булган хәлне матбугат чаралары да яктырттылар. Бер янгын сүндерүче пенсиягә китәргә дип гариза язган һәм соңгы тапкыр эшкә чыккан. Нәкъ шул көнне янгын чыгу турында хәбәр алганнар, иртәгәдән пенсиягә китәсе кеше йорт эчендә калганнарны коткарырга дип эчкә кергән һәм шул вакытта түбә ишелгән…

Сүз азагында. Бина эчендә янгын чыгу очраклары бар, транспортта, урманда, җитештерү урыннарында чыккан ут-күзне дә аерым санап, статистикага салып баралар, ә менә үз-үзеңә ут төртү дигән аерым категориясе юк кебек. Категориясе булмаса да, ут төртү очраклары булып тора. 15нче гыйнвар көнне Башкортстанның Ишембай шәһәрендә Дмитрий Рудов атлы ир-ат үз-үзенә ут төрткән әнә. «Идел Реалии» язуынча, ир күптән түгел «Газпром Нефтехим Салават» оешмасыннан эштән җибәрелгән булган, өстәвенә, озак еллардан бирле подагра белән авырган, тиешле даруларын ала алмый тилмергән. Президент Путинга: «Сезнең кабат сайлануга кадәр даруларсыз исән калсам ярый инде», – дип хат та язган булган. Җавапны гына көтеп җиткермәгән. Дүшәмбе көнне шәһәр хакимияте бинасы каршына килгән, эчке киемнән калганчы чишенгән, өч литрлы банкадагы ягулыкны өстенә сипкән һәм үзенә ут төрткән. Яна башлаганчы «Коррупция!» дип кычкырган да әле. 80 процент тәне пешкән ирне больницага озатканнар, тик сишәмбе көнне аның гомере өзелү турында хәбәр килде. Бу очрак гомуми янгыннар статистикасына кертелерме-юкмы – анысы әлегә билгесез, ә җинаять эше кузгатылган инде. Әлегә ул «кешене үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткерү» матдәсе буенча бара.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Игътибарлы булыйк!

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе кисәтә:

– ягу сезоны башланганчы бөтен җылыту приборларын да карап, тикшереп чыгарга онытмагыз. Йортны җылыту системасын яңартырга уйласагыз, бу эшне белгечләргә кушыгыз, белер-белмәс үзегез тотынмагыз. Дөрес тоташтырылмаган җылыту приборы ут китереп чыгарырга мөмкин;

– квалификацияле белгечләр ел саен җылыту приборларын тикшереп йөри, алар килгәндә өйдә булыгыз, приборларны тикшертми калмагыз;

– бойлер, мич һәм мич торбасын, су җылыту казанын, морҗаларны даими рәвештә чистартып, карап торыгыз;

– каминның «авыз»ын пыяла яки тимер экран белән каплап тотыгыз, югыйсә, очкын яки көл идәнгә, җиһазларга төшеп, ут кабып китү ихтималы бар;

– агач күмерен (древесный уголь) биналарны җылыту өчен кулланмагыз. Аны яндырганда тормыш өчен куркыныч күләмдә сөрем газы бүленеп чыга;

– электр белән эшли торган җылыту приборлары алганда автомат рәвештә сүнү функциясе булганнарга өстенлек бирегез;

– җылыту приборы тиз янып китә торган әйберләрдән (мәсәлән, урын-җир, җиһазлар, китаплар) кимендә 1 метр ераклыкта торырга тиеш;

– балаларны җылыту приборларына якын җибәрмәгез (аеруча алар иркен киемнән булса);

– ваннада һәм су тияргә мөмкин булган башка бүлмәләрдә җылыту приборын кулланмаска тырышыгыз;

– йокларга ятканда яки өйдән чыгып киткәндә электр җылыту приборларын сүндерергә онытмагыз;

– газ плитәсен яки духовканы бүлмәне җылыту өчен кулланмагыз. Алар янганда сөрем газы бүленеп чыга, ул күп булса, үлемгә дә китерергә мөмкин;

– утын яга торган мичне караучысыз калдырмагыз, аны карауны кечкенә балаларга ышанып тапшырмагыз;

– ягулык һәм башка янучан матдәләрне мич авызына якын калдырмагыз;

– мичне кабызып җибәргәндә бензин, керосин, дизель ягулыгы ише тиз янып китүчән сыеклыклар кулланмагыз;

– мичтә утын янып беткәннән соң, аның көленә су сибеп куярга онытмагыз. Очкыннар калган булып, идәнгә, җиһазларга төшмәсен.

Статистика

Статистика буенча, безнең илдә янгыннарның 30 проценты – ут белән саксыз эш итү, 28 проценты электр приборларын дөрес кулланмау аркасында килеп чыга. Мичкә якканда (утын белән ягыла торган мич күздә тотыла) куркынычсызлык кагыйдәләрен исәпкә алмау шулай ук начар тәмамлана – барлык янгыннарның 14 проценты шушы сәбәп аркасында килеп чыга. Махсус рәвештә ут төртүләр уртача 11 процентны тәшкил итә.

Янгын вакытында гомерләре өзелгән кешеләрнең якынча 65 проценты токсик матдәләр белән агуланган була. Нибары 4-5 процент кына югары температурада пешеп үлә.

Чыганак: Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты

Чит илдә

Дөньяда ел саен 3,1 миллион янгын теркәлә, аларда 20 меңләп кешенең гомере өзелә – халыкара янгын статистикасы үзәге һәм халыкара янгын-коткару хезмәте ассоциациясе статистика үзәге җәмәгатьчелек игътибарына тәкъдим иткән саннар бу. Барлык янгыннарның 50 проценты бина эчендә яки транспортта була. Андый ут эчендә үлүчеләр саны да күп – барлык корбаннарның 90 проценты. Иң күп янгыннар АКШта теркәлә – ел саен 1,2-1,4 миллион. Ә менә янгында үлүчеләр саны буенча беренче урыннарда – Һиндстан, Пакыстан һәм Русия.

Чыганак: vawilon.ru

Комментарии