Дәүләт сатып алулары – ачык системамы, «тишек» системамы?

Дәүләт сатып алулары – ачык системамы, «тишек» системамы?

Русия Генераль прокуратурасы 3 миллион сумга 2 гольф-кар, ягъни гольф кырында йөри торган машина сатып алуга заказ биргән. Әлеге заказ дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Контрактта әлеге электромобильләр «Русия Федерациясе ихтыяҗларын тәэмин итү максатында кирәк» диелгән.

Сез дә Русия Федерациясе, без дә Русия Федерациясе, тик моңарчы гольф-карларда йөрү ихтыяҗы туганы юк иде әле. Кая ул махсус машинада – җәяү дә керә торган түгел ул кырларга, гольф бигрәк кыйммәт бит бездә. Шуңа күрә Генпрокуратураның бу заказы (бигрәк тә аның максаты) игътибарны җәлеп итте дә инде.

Контракт белән танышуны дәвам итик. «Znak» сайты язуынча, гольф-карлар өр-яңа булырга (2019нчы елда җитештерелгән), җитешсезлекләре (кырылган, бәрелгән урыннары) булмаска тиеш. Заказ генераль прокурор Юрий Чайканың шәхси приказы нигезендә төзелгән. Нинди марканы теләүләре дә язылган – «Club Car Transporter Electric». Кызык өчен генә эзләп караган идек, Америка бренды булып чыкты бу. Без сөйми торган Американыкы инде. Нишлисең бит, «ихтыяҗларны канәгатьләндерү» өчен кирәк икән, сөймим дип торып булмый. Алты кеше сыйдырышлы электромобиль бер зарядта 59 километр юл үтәргә һәм тизлеге сәгатенә 27 километрга кадәр җитә торган булырга тиеш икән.

Әлеге заказны үтәүгә конкурсны «Агро Альянс» дигән компания откан. Киләсе атнага машиналарны кайтарырга тиешләр икән инде.

Матбугат бу хәбәрне тарата башлагач, Генпрокуратура аңлатма бирүне кирәк дип тапты. Бактың исә, бу гольф-карлар Ялтадагы «Россия» санаторие карамагына биреләчәк икән. Бу санаторий өр-яңа әле – 1нче ноябрьдә генә ачылды. Заманында прокуратура органнарында хезмәт куйган өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар өчен. Машиналар да гольф кырында йөрү өчен түгел, санаторийның яшәү һәм дәвалану корпуслары арасында йөрү өчен кирәк, ди. Алай булса, чыннан да, изге максатта кулланыласы икән, ә без инде әллә нәрсә уйлый башлаган идек…

Ул «әллә нәрсә уйлау»га дәүләт органнары һәм оешмалары үзләре гаепле. Бюджет акчасын әрәм-шәрәм итмәсеннәр, сатып алулар ачык һәм чиста булсын, дип оештырылган система иде ул дәүләт сатып алулары. Тик вакыт-вакыт анда әллә нинди башка сыймаслык (һәм казнаны бушатырлык) заказлар күренә. Йә хакимият бинасындагы бәдрәфне төзекләндерүгә берничә миллион сумлык тендер уйнаталар, йә хакимият бинасына фәлән йөз меңлек урындыклар сатып алуга заказ бирәләр. Болар барысы да казна акчасы хисабына башкарыла. Ә ул казна шул сезнең һәм безнең салым акчаларыннан тулылана бит инде, шуңа күрә фәлән миллион сумлык бәдрәфләр мәсьәләсе безгә дә кагыла.

Әле быел гына Росгвардия Чечнядагы спецназ университетыннан 8 багги (юлсыз җирдә дә йөри ала торган җиңел автомобиль) сатып алган иде. 18,1 млн сумга! Бер баггиның бәясе якынча 2,2 млн сум булып чыга инде. «Медуза» язуынча, бу бәя 1,5 тапкырга арттырылган, ягъни ул автомобильләрне арзангарак та алып булган. Тик Росгвардия менә шундый кыйммәтлеләрне сайлаган. Югыйсә, закон буенча, тендер заказны иң арзан бәягә үтәүчегә бирелергә тиеш тә бит. Анысының йә берәр шөребе заказ параметрларына туры килеп бетмәгәндер инде – андый очракта заказ бирүче бәягә карамый, кыйммәтлене (заказ билгеләмәсенә туры килгәнне, диик) сайларга «мәҗбүр». Бу очракта да шулай булгандыр, мөгаен. Росгвардия аңлатма биреп тормаган. Рәхәт бит: ни өчен нәкъ менә шушындый шөреп булырга тиеш, дип аңлатып торырга кирәкми. Закон аны таләп итми. Заказ бирүче, башына ни килә – шундый шөреп булуын таләп итеп куя. Мондый шөреп иң кыйммәтле компания тәкъдим итә торган машинада гына булганга заказ бирүче гаепле түгел бит инде!

Юкка гына күңелне кимерми икән бу кыйммәтле сатып алулар. Менә сезгә бер «свежий» тикшеренүнең нәтиҗәсе. «Сатып алуларның үтә күренмәлелеге илкүләм рейтингы» аналитик үзәге (НРПЗ) дәүләт сатып алулары үткәргәндә, дәүләт бик күп акчаны суга сала, дип исәпләп чыгарган. Быел «суга салынган акча», былтыргы белән чагыштырганда, 60,67 процентка күбрәк булган! Әйтик, ниндидер оешма тендерны ота, тик аны үтәми (йә ахырга кадәр үтәп бетерә алмый) – андый очракта акча югала. Системада хилафлыклар булу да күпмедер акча югалуына китерәдер – төбенә төшеп өйрәнә башласаң, бик четерекле тема бу. Аңлашыла торган бер санны гына китерик: дәүләт сатып алуларын үткәргәндә, казнада 74,14 млрд сум акчаны янга калдырырга булыр иде, дип белдергән үзәк экспертлары. Аның өчен дәүләт сатып алуларының, законда язылганча, ачык һәм гадел үтүе кирәктер шул.

– Элек дәүләт сатып алулары сайтында закон бозуны шундук күреп алып була – нинди заказ булуына һәм аның бәясенә генә күз салу да җитә иде. Хәзер кыенрак, заказ документын – килешү проектын, техник биремне, билгеләмәсен – бик яхшылап укырга кирәк. Билгеләмәдә бер кирәксез таләпләр күрсәтелүе ихтимал. Әйтик, Татарстанда шундый очрак булганы бар: фәнни конференциядә катнашучыларга бейджиклар сатып алуга заказ биргәннәр, аның хәтта бавының төсе һәм озынлыгы нинди булырга тиешлеге дә язылган. Яки өстәл сатып алуга тендер уйнаталар – ул өстәлнең аягы ничә сантиметр булырга тиешлегенә хәтле күрсәтелгән. Тендерны отачак оешма алдан ук билгеле, дигәнне күрсәтә инде болар.

Әгәр заказ билгеләмәсендә «чит ил товары булырга тиеш» дип күрсәтелгән икән, бу – үзебездә җитештерелгән товарлар конкурстан төшеп кала дигән сүз. Берсендә Казан оешмасы идәнгә җәю өчен Бельгиядә җитештерелгән материалга заказ биргән, ә без үзебезнең илдә шундый ук чимал җитештерә торган 15 фирма таптык.

Төзелеш эшләрен башкаруга яки төзекләндерүгә тендер уйнатканда, башкарасы барлык эшләрне һәм һәрберсенең бәясен аерым күрсәтергә кирәк. Бу «үз кешеләр» өчен шәп нәрсә. Мәсәлән, берсендә «БМВ» автомобиленә техник хезмәт күрсәтүгә заказ биргәннәр. Нинди эшләр башкарасын алдан белеп торган, ягъни заказчы белән дус булган компания «кирәкмәгән» эшләргә бәяне түбән итеп күрсәткән, шул рәвешле тендерны откан.

Алексей Дмитриев, Казан инновация университетының (ИЭУП) коррупциягә каршы фәнни тикшеренү институты фәнни хезмәткәре

(Чыганак: «АиФ»)

ТАРИХ

Русиядә дәүләт сатып алулары системасы 2013нче елда гамәлгә кертелде. Ул барлык дәүләт оешмаларына, министрлыкларга һәм ведомстволарга кагыла. Аның төп максаты – дәүләт сатып алуларын ачык итү һәм сәламәт көндәшлек тудыру, дип белдерелде.

Дәүләт сатып алулары бердәм мәгълүмати системада аукцион һәм конкурс рәвешендә уза. Закон буенча, заказ биргән дәүләт структурасы заказын иң арзан бәягә үтәүчене сайларга тиеш.

Закон билгеләгән аерым очракларда, әйтик, Русия Президенты яки Русия Хөкүмәте карары нигезендә, дәүләт сатып алулары көндәшләрсез генә дә үтәргә мөмкин. Ягъни заказны үтәргә берәү дәгъва кыла – һәм шул үти дә. Илнең мобилизацион хәзерлеге буенча эшләрне үтәү, корал һәм хәрби техника кайтарту, су һәм җылылык белән тәэмин итү хезмәтләрен башкару, мәдәни һәйкәлләрне саклау кебек очракларда көндәшләрсез генә дәүләт сатып алулары игълан ителә.

ЧИТ ИЛЛӘРДӘ

Башка илләрдә дәүләт сатып алулары ничек үтә соң?

АКШта дәүләт сатып алулары турындагы закон 1792нче елда ук кабул ителгән. Хәзерге вакытта АКШта федераль органнарга кирәкле сатып алулар белән Гомуми хезмәтләр идарәсе шөгыльләнә. Әйтик, министрлыклар үзләренә кирәкле әйбер яки хезмәт турында гариза бирә – Гомуми хезмәтләр идарәсе, конкурс уздырып, дәүләт сатып алуларын оештыра. Шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар сатып алуны мөстәкыйль рәвештә дә башкарырга мөмкин икән.

Кытайда дәүләт сатып алулары системасының башка илләрдәгедән аермасы: дәүләт оешмалары һәм КХРның юридик затлары үзләрендә җитештерелгән товарлар һәм хезмәтләрне сатып алырга тиеш. Кытайныкы 20 процентка кыйммәтрәк булган очракта гына «импортный» товар яки хезмәтне алырга рөхсәт ителә.

Чыганак: ilex.by

БӘЙГЕГӘ НӘТИҖӘ

«Аның дәүләте үк авыру…»

Бүген «Ай-һай хәлләр: сәламәтлек» дигән бәйгебезгә нәтиҗә ясыйбыз. Шигырьләр бик күп килде. Газетабызда урын чикле булу сәбәпле, аларны кыскартып кына бирәбез. Гадәттәгечә, ике җиңүчебез бар. Алар – Казаннан Нияз Бишбалта һәм Ютазыдан Зәйтүнә Әбрарова.

Юаталар: бушлай медицина,

Барысы да ал да гөл бездә,

Вакытында дарулар да кайтмый,

Заказ булса да узган көздә…

Сәламәтлеге беткән кешегә

Табып булмый кирәкле дару.

Җитәкче-түрәләр кымшанмыйлар,

Чөнки аның дәүләте – авыру…

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Сәламәтлекне бушлай тикшертергә

Озын-озак чират көтәбез,

Ул чиратны көтә-көтә,

Инде үлеп китәбез.

Даруны бушка бирәләр –

Гаризаң язылган булса.

Даруханәгә керсәң, алалмыйсың –

Аларның планнары тулса.

Галия ХӨСНУЛЛИНА,

Ютазы районы, Иске Каразирек авылы

Сәламәтлек саклау моделе

Бездә икән «Эталон»!

Баш авыртса яки йөрәк,

Табиб яза «кетанол».

Табибларга күренергә

Алдан язылып бардым.

Алар биргән дару эчеп,

Инде таякка калдым.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Сәламәтлек – зур байлык,

Ә гариплек – гомерлек,

Тик группа алып була,

Булсаң ерып йөрерлек.

Русиядә кирәксезгә

Күп акча туздыралар –

Инвалидларга ярдәмгә

Марафон уздыралар.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Саулык-сәламәтлек, авыру-чирләр –

Болар бар да безнең тәкъдиребез.

Тәкъдиренә риза була белсен,

Чирләп китсә, безнең һәрберебез.

Хаталана кеше, гомер буе

Гөнаһ җыя-җыя дөнья куа.

Мәрхәмәтле Аллаһ, чирләр биреп,

Бәндәсенең гөнаһларын юа.

Рәшит ФӘЙЗРАХМАН,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Сәламәтлек – иң зур байлык,

Сатып алып булмыйдыр.

Шуңа безгә иң мөһиме –

Аны саклап калудыр.

Серафимия САФИНА,

Чаллы шәһәре

Әй, җәмәгать, беләсезме,

Министр үзе әйткән:

Сәламәтлек саклау бездә

Дөньяга үрнәк икән!

Тик аптыраш, ни хәлләр:

Авырулар – саулык эзләп,

Ә табиблар – байлык эзләп,

Чит илләргә китәләр.

Зәйнәп ЗӘКИЕВА,

Актаныш районы, Мерәс авылы

Саулык барда – вакыт тар,

Дөньяны куасы бар.

Авырып киткәч кенә,

Ишетелә аһ-зарлар.

Авырганчы сәламәтлек

Кадерен белмәү – хата.

Шуны аңламау – этлек

Үз-үзеңә карата.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Йөрәк яраланса, җан сызланса,

Безнең күзләр сезгә төбәлә.

Ходай тарафыннан җибәрелгән

Фәрештәләр микән сез әллә?!

Гомерләр дә өзелеп калыр иде,

Ярдәм итүчеләр булмаса.

Таңнар атып, кояш чыкмас иде,

Ашыгыч ярдәм табиблары булмаса.

(Ютазы районы «Ашыгыч ярдәм» хезмәте табибларына багышладым)

Зәйтүнә ӘБРАРОВА,

Ютазы районы, Урыссу бистәсе

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии