Бурятиядә – яз кабатлана, Татарстанда тормыш гөрли

Русия коронавируска каршы көрәштә Швеция моделе буенча бара: катгый чикләүләр кертергә җыенмый, язгысы кебек изоляция режимы турында уйламый, күп нәрсәне халыкның үз җаваплылыгына калдыра. Төбәкләр Мәскәүнең күзенә карап тора. Шулай да дилбегәне үз кулына алучылар да бар. Бурятия Республикасы 16нчы ноябрьдән ике атналык карантин игълан итте.

ХАЛЫКНЫ АКЫЛГА УТЫРТЫРГА УЙЛАГАН

Бу пандемия башлану белән, карантин сүзенең дә мәгънәсе үзгәрде. Үз хисабыңа өйдә утыруны шулай атый башладык (гәрчә чын карантин вакытында халыкның матди ягын да дәүләт кайгыртырга тиеш тә бит). Шуңа күрә бутамыйк: Бурятиядәге карантин дигәннәре – катгый чикләүләр инде ул. Республикада ресторан, кафе, бар һәм башка җәмәгать туклану урыннарының эшчәнлеге тукталып тора. Кунакханәдә урнашкан һәм ризыкны үзең белән алып чыгып ашый торган, шулай ук оешма хезмәткәрләрен тукландыра торган кафеларга гына искәрмә рәвешендә эшләргә рөхсәт бирелгән. Шулай ук сәүдә үзәкләре, кинотеатрлар, матурлык салоннары, фитнес-клублар, мунча һәм сауналар да ике атналык тәнәфескә китә. Апрель аенда бөтен Русиядә булган вазгыять кабатлана ягъни: аптекалар һәм беренчел кирәк-ярак сата торган кибетләр генә элеккечә эшли, калганнар ике атналык өйдә утыру режимына күчә, дип хәбәр итә «Известия».

Республика башлыгы Алексей Цыденов катгый чаралар кертүне берничә сәбәп белән бәйләп аңлаткан. Беренчесе: больницаларда урын калмау. Онкология һәм туберкулез диспансерларыннан тыш бөтен дәвалау учреждениеләре диярлек ковид-госпиталь итеп үзгәртелгән, бу – төбәкнең сәламәтлек саклау системасына бик көчле йөкләмә. ИА REGNUM Бурятиядә ковидлы авыруларны дәвалау өчен булдырылган койка-урыннарның 84 проценты тулы, дип яза. Икенче сәбәп: республика башлыгының дистанцион укуны туктатасы килә. Бурятиядә балалар айдан артык дистанцион рәвештә укыйлар инде. Ике атналык карантиннан соң яхшы якка үзгәреш булыр, балалар көндезге уку режимына күчә алыр, дип уйлыйлардыр, күрәсең. Һәм өченче сәбәп: халыкка сабак бирү, төбәктә көннән-көн начарлана барган эпидемиологик хәлгә кешеләрнең игътибарын юнәлтү. «Бу чара – җилтерәтеп алу. Кешеләр, уяныгыз! Ачыклана торган очракларның 50 проценты – 19-30 яшьлекләр. Ягъни яшьләр рәхәтләнеп йөри, үзе турында да, якыннары, әйләнә-тирәдәгеләр турында да уйламый. Безнең бурыч – вазгыятькә бөтен кешенең дә игътибарын җәлеп итү, шаяру һәм җавапсыз мөнәсәбәт өчен кулай вакыт түгеллеген күрсәтү. Җыелырга һәм уйларга кирәк, кабатлап әйтәм, үзең турында гына түгел, калган кешеләр турында да. Хәзер вазгыятьне аңда да, кешеләрнең үз-үзен тотышында да, сәламәтлек саклау системасында да үзгәртергә кирәк», – дип башлыкларының сүзен китерә Бурятия Республикасының рәсми порталы.

Чикләүләр 30нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шуннан ары озайтмаслар, мөгаен, чөнки төбәк башлыгы үзе үк әйтә: карантин ике атнадан озаккарак китсә, икътисадка авырга туры киләчәк.

ТАТАРСТАН – АЕРЫМ ХУҖАЛЫК

Ә башка төбәкләрдә нихәл? Кайдадыр дистанцион укуга күчәләр. Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча, җәмәгать туклану урыннары 23:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр эшләми. Җәмәгать урыннарында битлек кию таләп ителә. Язын булган кебек катгый тикшерүләр, штрафлар да китте. Мәскәү дә билен кысыбрак буды. Читтән торып эшли алучыларны өйләренә күчерәләр. Быелга Яңа ел корпоративларыннан да тыелып торыйк, дигән сүз дә әйтелде. Шулай да Бурятиядәге кебек локдаун, ягъни катгый изоляция башка бер төбәктә дә кертелмәде әле. Күпләр Бурятиянең бу ике атналык тәнәфестән ничек чыгуына карап эш итәр, мөгаен.

Татарстанда да алай каты чикләүләр юк. Киресенчә, республика чагыштырмача куркынычсыз утраучык образын алды һәм шуны сакларга тырыша. Кая ул ябу, башкаларның борынына чиртеп, пандемия чорында сәүдә үзәкләре ачабыз без! Истә кала торган 11.11.2020 датасына туры китереп, мәсәлән, Казанда өр-яңа KazanMoll ачылды. Калган сәүдә үзәкләре дә ноябрь аен тулысы белән «кара җомга» дип тамгалый да, зур-зур ташламалар вәгъдә итә, халык шуңа алданып, кибетләрне штурмлый.

стопкоронавирус.ру сайты мәгълүматына караганда, Татарстан СOVID-19 белән зарарланган кешеләр саны аз булган төбәкләр исемлегенә кергән (тәүлек эчендә үсеш темпларын анализлаганнар). Әллә шуңа аркаланыпмы, бездә массакүләм чаралар, концертлар да рәхәтләнеп уза. Үзебезнең татар эстрадасы артистларын әйткән дә юк, тамашачыга сусаган Мәскәү артистлары да Казанга килә. «Татнефть Арена» кебек фәлән мең кеше сыешлы стадионда җырлыйлар. 7-11нче ноябрьдә генә дә стадионда өч зур шоу узган: Полина Гагарина, Би-2 һәм JONY, ELMAN, ANDRO. Фотоларда кеше бик күп күренә, битлекләре әллә бар, әллә юк. Социаль дистанция дигәне юк, әлбәттә. Полина Гагаринаны Казанга китерткән «Сабантуй» агентлыгы директоры Фәрит Мөхәммәдьяров «Бизнес Онлайн»га концертка 3 меңләп кеше җыелуы турында сөйләгән. Кешеләрнең социаль ара саклавын каравылчылар, волонтерлар карап торды, дигән. Ләкин моның мөмкин эш түгеллеге аңлашыла. Стадион бит ул, бер күчтә әвәрә килеп бии торган урын. Ничек бөтен кешене күзәтеп бетереп булсын?! Шундый зур мәдәни чаралар тагын күренә әле афишаларда. Җырчылар бик яратып китә Казан тамашачысын – видеоларда кат-кат рәхмәт әйтәләр. Менә табиблар, аеруча «кызыл зона»да, «ашыгыч ярдәм»дә эшләүчеләре ул меңләгән кеше җыела торган концерт хәбәрләрен ничек кабул итәдер?..

Гомумән, Татарстанда Яңа ел корпоративларына әзерләнәләр икән инде. Берничә шәхси оешмада акча җыеша башлаганнар: 300-500 сум, ел да шул тирә җыелабыз, диделәр без сөйләшкән кешеләр. Әле бәйрәмнең кайда һәм кайчан узасы гына билгеле түгел, ди. Бер шәхси медицина клиникасы корпоративка хезмәткәрләрдән акча җыймаска булган, аның урынына берәр концерт номеры әзерлисе, ди. Сездә корпоратив буласымы соң, дигән сорауга бюджет оешмасында эшләүче танышлар: «Буладыр ул. Ресторанга бармасак та, үзебездә утырып алабыздыр», – дип җавап бирде. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе әлегә корпоративлар турында кистереп бер сүз дә әйтмәде. Әле иртәрәк бит, янәсе.

Сүз уңаеннан, Президент Рөстәм Миңнеханов «хәлләр киеренке, ләкин тотрыклы» дип билгеләнгән Татарстанда, «Бизнес Онлайн» язуынча, ковидлы авырулар өчен 5300ләп урын булдырылган, бу санны 10 меңгә җиткерү планы бар. Инде 4200 койка тулы, диелә.

БУШЛАЙ ДАРУ КЕМГӘ ЭЛӘГЕР?

Ул 10 мең урынны һавадан алып булдырмаячаклар, әлбәттә. Тагын бер инфекция больницасы да салып чыгарга өлгермәячәкләр. Булган больницалардан ковид-госпитальләр ясалачак, димәк калган авыруларга урын кимиячәк. Бу бер Татарстанга гына да кагылмый: Русия Премьер-министры Михаил Мишустин 16нчы ноябрьгә кадәр бөтен төбәкләргә дә резерв койкалар булдырырга боерган иде.

Әле узган атнада гына Роспотребнадзор яңа кагыйдә дә уйлап тапты бит: хәзер үзең генә бикләнеп авырырга аерым бүлмәң булмаса, вирусны җиңел генә кичерсәң дә, больницага алып китә торган булачаклар. Андыйлар да өстәлгәч, урынны ничек җиткерәседер?..

Шул ук вакытта коронавирустан өйдә дәваланучыларга бушлай дарулар бирелә башлый. Путин бу максатка 5 млрд сум бүлеп бирергә кушкан иде. Татарстанга, мәсәлән, 146, 8 млн сумлык өлеш тиячәк – республиканың сәламәтлек саклау министрлыгы шулай дип хисап тотты. Шунысы игътибарга лаек: тәүлегенә 60 тирәсе очрак ачыкланучы Татарстанга 146,8 млн сум булса, ике тапкырга күбрәк – ягъни 120ләп очрак ачыкланучы Башкортстанга 150 млн сум бүлеп биргәннәр. Акча рәсми статистикага карап бүленмәгән, димәк.

Хуш, акча бүленгән. Бушлай биреләчәк дарулар (Роспотребнадзорның коронавирусны дәвалау тәртибен аңлаткан беркетмәсендә күрсәтелгән препаратлар) республикага инде кайтарылган да, дип яза «Бизнес Онлайн». Аларны ноябрь уртасында тарата башларга тиешләр иде. «Бизнес Онлайн»ның үз чыганагы «18нче ноябрьдән таратыла башларга мөмкин» дигән фараз әйткән. Һәрхәлдә бу язма әзерләп тапшырылганда бушлай дарулар өләшүләре турында мәгълүмат юк иде әле.

Аңлашыла, бушлай калҗа бөтен кешегә дә эләкмәячәк. Үзеңнең чынлап та коронавируслы булуыңны белешмә белән расларга туры киләчәк. Тест нәтиҗәсе уңай булса гына шундый диагноз куела. Элегрәк язган да идек инде: үпкәң 75 процентка зарарланган булып та, тест уңай булмаса, ковидлы булып саналмыйсың. Пневмонияле генә булып йөрисең (ә аның өчен бушлай дару юк). Андый очраклар җитәрлек. Әле белешмәсе булганнар да проблемасыз гына бу бушлай даруларны ала алыр микән? Гел пессимист та буласы килми, билгеле. Шулай да фактлар күбесенчә пессимистик бит. Хәтта табибларга да Путин акчасын (эш урынында коронавирус йоктырган өчен түләнә торган компенсация) алу өчен җиде кат тир чыгарырга туры килә. Юк, эшләп түгел, коронавирусны нәкъ менә авырулар белән эшләгәндә эләктерүеңне исбатлап чыгарасы ул тирне. Вирусны урамда яки өйдә йоктырган булсаң, Путин акчасы эләкми бит. Менә шуңа күрә бушлай дарулар белән дә проблема килеп чыкмасмы дип шикләнәсең.

Хәер, ковидлыларның да бер өлеше ул бушлай даруларга дәгъва кылып йөрмәстер. Бюрократия белән мәшәкатьләнәсе килмәгәннәргә, финанс хәле ярыйсы булганнарга сатып алу кулайрак. Тик менә сатып ала торганы булсын иде аларның. Гадәти парацетамол булсын иде, витаминнар, вируска каршы препаратлар, кан сыеклата торган антикоагулянтлар (ә аларын ковидлылар гына да эчми). Бүген аларын да табу кыен бит әле…

ШУШЫ ТЕМАГА

Менә без аптекада дарулар юк дип зарланабыз, провизорлар да күзгә карап «китермиләр шул» дип уфтана, ә шул вакытта прилавка астында берничә кап дару ятуы да ихтимал икән. Уралда булган шундый хәл турында Znak.com язды. Урал – шул ук Русия, димәк бөтен ил буенча шундый хәл түгелдер дип кем ышандыра ала?

Екатеринбургта яшәүче Екатерина Т. электрон басмага менә ниләр сөйләгән: «Әтием тормыш өчен әһәмиятле булган дарулар исемлегеннән (ЖНВЛП) ике даруны даими куллана – «Алпразолам» һәм язва даруы. Соңгы айда ике препарат та аптекалардан юкка чыкты – даруларны мәҗбүри маркировкалау дигән нәрсә кертелгәч шулай булды. «Алпразолам»ның Польшада эшләнә торган аналогы бар – «Золомакс», анысы кыйммәтрәк. Ул бераз булды әле. Тик соңрак анысы да юкка чыкты. Екатеринбургта, әтием яши торган Түбән Тагилда, Төмән һәм Чиләбе өлкәләрендә эзләдем. Бөтен Русиядә бу дарулар беткән иде. Ә бит аптека сайтларында дару бар дип тора. Киләсең – юк диләр, сайтта хата, диләр». Шуннан Екатерина аптекада эшләүче танышына мөрәҗәгать иткән. Анысы серне ачкан: тормыш өчен әһәмиятле (ягъни сатуда һәрвакыт булырга тиешле) дарулар булмаса, тикшерү органнары аптекага зур суммада штраф сала икән. Шуңа күрә аптека мөдирләре соңгы ике кап даруны сатмаска, өстәл астына алып куярга куша, ди. Сатып алучы килсә – дару бетте, тикшерү органы килсә – менә тагын ике кап бар әле, дип алып күрсәтәләр. Znak.com аптека челтәрендә эшләүче берничә кеше белән сөйләшкән. Алар да бу мәгълүматны раслаган. Екатеринбургтагы бер аптека җитәкчесе исемлектәге дару булмаса, прокуратура 50-200 мең сум штраф суга, дигән. Авыруның күзенә карап, «дару юк» дип әйтү арзангарак төшә шул.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии