Пандемия вакытында пластик операция ясатучылар арткан

Пандемия вакытында пластик операция ясатучылар арткан

Мәскәүдә пластик операциядән соң 23 яшьлек кыз үзен начар хис итә башлаган, авыр хәлдә больницага эләккән. Табиблар септик шок дигән диагноз куйган. Бүген кызның хәле тотрыклы диелә, тормышына куркыныч янамый. Ә бит барысы да күпкә күңелсезрәк тәмамланырга мөмкин иде: узган елның октябрендә шул ук Мәскәүдә 45 яшьлек хатынның пластик операциядән соң гомерен саклап кала алмадылар.

Мондый хәбәрләр ишетелеп тора. 2017нче елда Татарстанда пластик операция ясаткан ике кеше үлгән иде. Берсе ашказанын кечерәйтү өчен пычак астына яткан (моны артык авырлыктан котылу, ябыгу өчен эшлиләр). Операцияне күтәрә алмаган. Икенче очракта анестезиологик өзлегү үлемгә китергән. Ике очракта да үлүчеләр – хатын-кызлар. Берничә ел элек Ставропольдә бернинди медицина белеме дә, косметологик процедуралар уздыруга лицензиясе дә булмаган Ирина Лобач исемле хисапчы ханымның косметолог булып «уйнавы» ачыкланды. Анда яшәртә торган укол кадаткан хатын-кызлар бер-бер артлы аллергия, күз кабаклары һәм иреннәре шешенүгә зарлана башлагач, берсе реанимациягә үк эләккәч, тикшерү эше ачылды. Ә Краснодарда Алена Верди исемле ялган пластик хирург бар иде. Анда борынын үзгәрткәннән соң берәү сулый алмый башлаган, икенчесе күз төбендәге «капчыклар»дан котылырга уйлаган – күз кабаклары бөтенләй ябылмас булган, өченчесе корсагындагы майларны алдырам дип килгән – некроз (күзәнәкләрнең зарарлануы, шул сәбәпле тукымаларның «үлә» башлавы) белән кайтып киткән. Шуннан соң җинаять эше ачканнар иде. Аны ахырына кадәр җиткерә алмадылар: Верди үз-үзенә ниндидер «могҗиза-укол» кадагач, инсульт кичереп вафат булды.

Язма башында телгә алынган кыз да артык май катламнарын алдырган булган. Септик шокка барып җитсен өчен, организмда авыр инфекция башланган булуы кирәк. Прокуратура операция ясалган клиниканы тикшерә башлаган, дип яза «Москва» яңалыклар агентлыгы.

Коронавирусның пластик хирургия өлкәсенә дә йогынтысы булган икән. Узган ел дөньяның күпчелек өлеше өйдән торып эшләү һәм укуга күчте. Бөтен җыелышлар, конференцияләр, укулар да онлайн, ягъни видеоэлемтә буенча бара башлады. Видеоэлемтә аша сөйләшкәндә әңгәмәдәшеңне дә, үзеңне дә күрәсең. Менә шунда үзенең ничек күренүен ошатмыйча, тышкы кыяфәтен үзгәртергә теләп, пластик хирургия клиникаларына мөрәҗәгать итүчеләр арткан. АКШның Атланта шәһәрендә эшләүче пластик хирург Дайана Александер «Tһe New York Times» газетасына биргән интервьюсында: «Узган ел май ахырыннан июль ахырына кадәр бит тиресен тарттыру буенча 251 операция ясадым. Моңарчы бер генә җәйдә дә аның хәтле операция булганы юк иде», – дип сөйләгән.

Русиядә хәлләр ничек үзгәргәндер – ул турыда әлегә мәгълүмат юк. Ләкин без пластик операцияләр саны буенча берничә ел элек үк дөньяда 15нче урында булганбыз инде («Vademecum» журналы мәгълүматы). Шунысын да әйтеп китми булмый: Франция, Швейцария һәм Русиядә сертификатларга ия булган пластик хирург Борис Мирзоян әйтүенчә, бездә еш кына пластик хирургларга онкологлар җибәрә икән. Мәсәлән, кайбер алга киткән илләрдә яман шешне кисеп алу буенча операцияләрдә пластик хирурглар да катнаша. Онколог шешне кисеп ала, ә пластик хирург киселгән җирне матур итеп тегеп куя. Бездә, аңлашыла инде, андый мөмкинлек юк. Кисүен дә, тегүен дә онколог башкара. Шуңа күрә җөйләр ямьсез һәм уңайсызлык тудыра торган булып калган очракта, табиблар пластик хирургка барырга киңәш итә икән. Моның өчен акчаң булырга тиеш, әлбәттә. Чөнки бездә пластик операцияләрне иминият полисы капламый. Шулай булгач, җөй ямьсез дип кенә пластик хирургка баручы русиялеләр процентын якынча гына булса да чамаларга була.

 

«Time» журналы мәгълүматына караганда, дөньяда иң киң таралган пластик операция төре – күкрәкне зурайту, аннан соң – борынны төзәтү (ринопластика), өченче урында – бит тиресен тарттыру. Дөрес, һәр илдә үз кызыксынулары. Мәсәлән, Венесуэлада кечкенә гәүдәле ябык кына модельләр дә күкрәкләрен дүртенче үлчәмгә кадәр зурайтырга тели икән. Ә Иранда беренче урында борынны төзәтү яки рәвешен үзгәртү тора, ди. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә тән контурларын яхшыртуга өстенлек бирәләр.

Гадәти булмаган пластик операция төрләреннән аскы теш казналыгын алгарак чыгару һәм аяк бармакларын кыскартуны әйтеп китәргә кирәк. Теш казналыгын чыгару буенча операция ясый башлаган һәм танылу алган беренче кеше – Швейцариянең Цюрих шәһәрендә яшәүче профессор Херманн Ф. Зайлер. Аның әйтүенчә, ияге алга чыгыбрак торган кешеләр сөйкемлерәк, акыллырак һәм көчлерәк күренә. Ә аяк бармагын кыскарту буенча беренче операция 2004нче елда Филадельфиядә (АКШ) ясалган. Бер хатын-кыз пластик хирургка ачык башлы аяк киеме кигәндә баш бармагының ямьсез булып чыгып торуын әйткән, аны кыскартуны сораган. «Филадельфиядә халыкның күпчелеге симерүдән интегә, әмма тышкы кыяфәтләре аларны әллә ни борчымый. Ә монда берәүгә аяк бармагы ошамаган!» – дип гаҗәпләнеп сөйләгән соңыннан операцияне ясаган табиб Али Садрие.

Пластик хирург пычагы астына ирләр дә ята. Аларны күбрәк борын һәм гәүдә формасын үзгәртү, шулай ук күз төбендәге «капчыклар»ны бетерү кызыксындыра икән.

2019нчы елда матбугатта Татарстан Русия төбәкләре арасында пластик операцияләр ясау саны буенча беренче өчлектә, дигән хәбәр чыккан иде. Республикада иң киң таралган операция – маммопластика, ягъни күкрәкне зурайту. Блефаропластика, ягъни салынып төшкән күз кабагын тарттыру буенча да күп мөрәҗәгать итәләр, ди. Шулай ук липосакция (май катламын кисеп ташлау) да киң таралган.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

«Матурлык» корбаннары

Әлеге язма – пластик операция корбаны буларак даны таралган кешеләр турында.

«КЕШЕ-МӘЧЕ»

Америкалы Денис Авнер гади программист булып матур гына яши алыр иде, ләкин ул «юлбарыс юлы»ннан китүне сайлаган. Бервакыт туганнары аның гурон һәм лакота дигән индеецлар кабиләсе токымыннан булуын әйткән. Ә алар нинди дә булса җәнлеккә табына торган булган. Дениска бу сүзләр бик нык тәэсир иткән һәм ул «бабалары» мирасын сакларга уйлаган. Табыныр өчен юлбарысны сайлаган һәм... үзен шул җәнлеккә әйләндерә башлаган. Яңак сөякләрен тарттырган, өске иренен мәченеке кебек күтәрткән, битенә һәм кулларына татуировкалар ясатып бетергән, очлы казык тешләре куйдырткан. Фотосын күрсәң – котың оча торган. Аның төгәл ничә операция ясатканын берәү дә белми. Мәче йөзле Авнер белән фотога төшәргә әллә кайлардан килә торган булганнар. Ул 55 яшендә дөнья куйган, үлем сәбәбе – билгесез.

АРТ САНЫН ҮСТЕРӘМ ДИП...

Бразилиядә уза торган «Miss BumBum» конкурсында кызларның арт шәрифләрен чагыштыралар. Элегрәк, конкурс барлыкка гына килгәндә, кызлар анда эләгү өчен еллар дәвамында физик күнегүләр ясый, шул рәвешле гәүдәләрен кирәкле формага китерә торган булган. Хәзер алай итеп мәшәкатьләнеп торасы юк – пластик операция бар. Артыкны – кисеп алып атарга, булмаганны өстәргә мөмкин. 2012нче елда Андресса Урах исемле кыз, конкурста катнашу өчен, арт шәрифенә филлер (хирург пычагы астына ятмый гына контурлы пластика ясап була торган сыек гельга охшаш препарат) кадаткан. Откан! Ләкин чүттән генә гомере белән хушлашмаган. Филлер кадаткан җирдә ялкынсыну процессы киткән, сепсис башланган. Табиблар кызны теге дөньядан тартып чыгарган дисәң дә була.

«МИСС ФИЛЛЕР»

Кореяда яшәүче Ханг Миоку тышкы кыяфәтеннән бер дә зарланмаган, үзен матур дип санап йөргән. Ләкин көннәрдән бер көнне дусты әйткән сүз бөтен тормышын үзгәрткән. Иптәш кызы: «Яңак сөякләреңне тарттырсаң, килешлерәк булыр иде», – дигән булган. Ханг икенче көнне үк пластик хирургия клиникасына барып, яңак сөякләрен тарттыру өчен филлер кадаткан. Тишек тәгәрмәч һава чыгарган кебек, филлер да күпмедер вакыттан бушап бетә. Аның саен кыз тагын-тагын кадата. Тора-бара аның бите камырга охшап кала, нинди хәлгә килгәнен күреп, табиблар филлер кадаудан баш тарта. Ләкин акча түләсәң теләсә нәрсә эшли торган табиблар барыбер табыла, алар кадыйлар. Хәтта, өеңдә кадарсың дип, кызга филлерны үзе белән биреп җибәрә башлыйлар. Ә ул булмаса яки алырга акчасы җитмәсә, Ханг бит тиресенә гадәти көнбагыш мае кертә. Даны еракларга таралган кызны телевизордан күрсәтәләр, ләкин берсендә аны үз әти-әнисе дә таный алмый – бихисап уколлардан бите кабарынып-шешенеп беткән була. Тамашачылар, жәлләп, Хангны «кеше кыяфәтенә» кертү өчен акча җыешалар.

«КЛОУН ЕЛМАЮЫ»

Танылган җырчы Элвис Преслиның элекке хатыны 66 яшьлек Присцилла Пресли мошенник корбаны булган. Аргентиналы пластик хирург Даниэль Серрано Голливудның бай һәм танылган йолдызларына җыерчыкларны тигезли торган уколлар кадый. Ләкин сертификатлы косметик продуктлар урынына техник силикон кулланган. «Могҗиза-уколлар»ны автор эшләнмәсе дип таныткан, җыерчыкларны шул ук мизгелдә тигезли, дип ышандырган. Биткә кадый торган бу катнашманың автомобиль җитештерүдә кулланылуын, әлбәттә инде, әйтмәгән. Пресли менә шушы кешенең тозагына эләккән. Сыйфатсыз препарат кадатканнан соң, аның йөзендә клоуннарда була торган кебек мәңгелек елмаю «катып» калган.

 (Чыганак: «Комсомольская правда»)

 

ДИН КҮЗЛЕГЕННӘН

Күп кенә мөселман галимнәре белдергәнчә, тумыштан булган яки яшәү дәвамында барлыкка килгән кимчелектән (мәсәлән, куян ирене, бүре авызы, нинди дә булса травма сәбәпле алынган җәрәхәт һ.б.) котылу өчен пластик операция ясату рөхсәт ителә.

Ә менә нәфесең котырта дип кенә пластик операция эшләтү тыела. Коръәндә ул шайтан вәсвәсәсе итеп күрсәтелә. «(Шайтан әйтә) Мин һичшиксез аларны адаштырырмын һәм күңелләрендә ялган өмет хисләре уятырмын, янә хайваннарыгызның колакларын кисегез, дип, әмер бирермен – кисәрләр, янә Аллаһ тудырган мәхлукларны үзгәртегез, дип әмер бирермен – үзгәртерләр. Берәү Аллаһ хөкемнәрен читкә куеп, шайтан хөкемнәренә иярсә, аны үзенә вәли итеп алса, ул кеше мәңгегә хәсрәттә калыр» («Ән-Ниса» («Хатыннар» сүрәсе, 4:119).

Гомумән алганда, дүрт төрле очракта пластик операция ясатырга рөхсәт ителә, диелә:

1) әгәр пластик операция тумыштан бирелгән кыяфәтне үзгәртү нияте белән ясалмаса;

2) әгәр мондый операциянең файдасы зыянына караганда күбрәк булса;

3) әгәр пластик операция кемнедер алдау яки җенесне үзгәртү нияте белән ясалмаса;

4) әгәр операция шәригать кануннарына каршы килмәсә.

(Чыганак: Тatar-islam.ru)

 

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии