- 20.08.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №33 (15 август)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Соңгы вакытта кызыл автобуслар белән бәйле хәбәрләр артып китте. Яңалыклар тасмасын кайчан гына ачып карама – шул «кызыллар». Берсеннән-берсе мәзәгрәк әле ул хәбәрләр: бер автобуста кондуктор белән пассажир сугышкан; бер кызыл автобус шоферы, бөкедә торасы килмичә, газонга кереп әйләнеп узган; ә бер йөртүче автобусны аяклары белән йөрткән.
ТАГЫН ИКЕ ЙӨРТҮЧЕГӘ КИМЕДЕ
Аяклары белән автобус йөртүченең видеосы интернетка эләккәч, халык шактый шаулашып алды. Шауламаслык та түгел шул: автобуслар болай да хәтәр йөри («кеше түгел, утын төягән төсле йөриләр» дигән гыйбарә юктан гына тумаган инде), ә монда кул белән дә түгел, аяк белән йөртсеннәр әле! Аякларын рульгә куйган ир ипләп кенә телефоннан сөйләшеп бара – бер кулы телефонда, ә икенчесе белән ниндидер хәрәкәтләр ясый. Шунысы кызык: башта бу йөртүчегә рульдә телефоннан сөйләшеп барган өчен генә җәза биреләчәк диелгән иде – шул хактагы хәбәр матбугат чараларында таралды. Тик әллә бу хәбәр дөреслеккә туры килмәде, әллә халык ризасызлык белдергәч, карарны үзгәртергә булганнар – узган атнада әлеге йөртүченең эштән җибәрелүе турында хәбәр ителде. «Башта тикшерү үткәрдек. Кагыйдәләрне бозу факты ачыклангач, 34нче маршрут автобусында эшләгән ул йөртүчене эштән җибәрдек. Калган йөртүчеләр белән инструктаж үткәрдек, алай эшләргә ярамаганлыгын аңлаттык», – дип сөйләделәр бездә гадәти булмаган йөртүче эшләгән ПАТП-2дә. Аяк белән йөртергә ярамаганлыгы моңарчы әйтелмәгән булган, күрәсең, безнең белән сөйләшкән ПАТП-2 хезмәткәре аны бик зур эш кебек итеп сөйләде.
Бу йөртүче үзен бер дә гаеплегә санамаган үзе. «Прогород» электрон газетасы хезмәткәрләре әлеге йөртүчене табып, үзе белән сөйләшкән. Максим Федотов исемле кеше булып чыккан ул. Карап торышка 30-35 яшьләр тирәсендә. Менә нәрсә дип аңлаткан ул булган хәлне: «Ул көнне мин 34нче маршрут автобусында эшли идем. Себер тракты белән Арбузов урамнары киселешендә светофорга туктагач, әзрәк билне язып алыйм, дип, сул аягымны рульгә куйдым. Көне буе утырып йөреп, бил авырта башлый, буыннар ката бит. Ә светофорның яшел уты януга мин аягымны рульдән алып, ян панельгә куйдым». Эштән җибәрелүенә әллә ни борчылмаган Максим. Отпускка китеп барган. Яңа эшне ял итеп кайткач эзли башларга ниятли. «Ләкин җәмәгать транспорты системасына кайтмыйм. Рәхмәтсез эш ул», – дигән ул «Прогород» газетасына.
Бөкедә утырасы килмичә, газонга кереп әйләнеп узган автобус йөртүчене дә эшеннән җибәргәннәр. Интернетта таралган видеодан күренгәнчә, 89нчы маршрут автобусы Горький паркы янында бөкегә эләккәч, юлдан кисәк каерып, яшел газон өстенә менеп китә. Яңгырлы көн әле ул. Автобус узганнан соң, яшел газон булган урында кара җир генә ыржаеп кала. «Бу маршрутка шәхси эшмәкәр Р.А. Гыйләҗев оешмасы хезмәт күрсәткән. Видео интернетка чыкканнан соң, оешмада тикшерү үткәрелде. Пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, йөртүче эшеннән җибәрелде», – дип аңлатканнар шәһәрнең транспорт комитетында «Бизнес Онлайн» газетасына. Газонны тиз арада яңартып куйдылар тагын, шәһәрне озак ямьсезләп тормады.
ЙӨРТҮЧЕЛӘР ҖИТМИ
Казанда җәмәгать транспортын йөртүчеләр җитми. Автобус булсынмы ул, трамвай, троллейбус, метромы – барысында да «йөртүчеләрне һәм кондукторларны эшкә чакырабыз» дигән белдерүләр эленеп тора. Ул белдерүләрдә кондукторларның хезмәт хакы – 25, йөртүчеләрнеке 35-40 мең сум дип күрсәтелгән. Шулай булуга карамастан, йөртүче булып урнашырга теләүчеләр күп түгел.
Җәмәгать транспортын йөртүчеләр җитмәвен Казан шәһәре Башкарма комитетының транспорт комитетында да расладылар. Трамвай һәм троллейбусларга йөртүче булып урнашырга теләүчеләр бар икән әле, менә автобуска кеше табу кыен, ди. Трамвайлар яңа, троллейбусларны да яңарттылар, ә автобуслар шактый искерде инде Казанда. Иске транспорт еш ватыла, аны ремонтлыйсы була, ремонтта вакытта рейска чыкмыйсың, димәк, акчаң да әзрәк була – менә шуларны уйлап эш итә, ахрысы, йөртүче булырга теләүчеләр. Транспорт комитетында шәһәргә ничә йөртүче кирәк булуын төгәл әйтә алмадылар. «Күп җитми» дип кенә әйттеләр. Язма башында телгә алган аяк белән йөртүче һәм газон таптаучы кебекләр статистиканы тагын да боза инде. Җәмәгать транспорты системасы узган атнада гына да кимендә ике йөртүчесе белән хушлашты бит. Әле болары безгә билгеле булганнары гына. Үзе теләп китүчеләр, халыкка әйтеп тормый гына эштән җибәрелүчеләре күпмедер тагын.
Даими рәвештә уздырылып тора торган вакансияләр ярминкәсендә транспорт оешмалары, ПАТП вәкилләре гел катнаша. Эш эзләүчеләргә җәмәгать транспортын йөртүче һәм кондуктор һөнәрләренең уңай яклары турында сөйлиләр. 35-40 мең сум хезмәт хакы (кондукторларныкы – 25 мең сум), читтән килүчеләргә торак, тулы социаль пакет, төрле ташламалар. Ләкин кызыгучылар аз. Рәсми булмаган статистикага караганда, 60 вакансиягә 8 кеше генә килә икән. 52 урын буш кала дигән сүз. Әле теге 8е дә озак эшләсә – рәхмәт әйтерсең. Билгеле булганча, транспорт оешмаларында кешеләр еш алмашына. Кемнедер закондагы маддә белән эштән куалар (пассажирлар йөртү кагыйдәләрен бозган өчен), кемдер үзе китә. Соңгылары – шул зур хезмәт хакына һәм социаль пакетка кызыгып килүчеләр инде. «Ләкин ул 40 меңне алу өчен ат урынына эшләргә кирәк. Үзең өчен дә чыгарга, кичә эштән китеп барган икенче берәү өчен дә. Эш көнебез иртәнге 4тә башлана, 4нче яртыда гаражда булырга кирәк. Мин 3 тулганчы ук торам, ерактарак яшәүчеләр иртәрәк тә торалар. Эш сәгате төнге 11ләрдә бетә, өйгә кайтып җиткәнче 12ләр тула. Гадәттән тыш хәл булса яисә бәйрәм көннәрендә тагын да тоткарланабыз. Һәм менә шундый график белән көн саен эшләсәң, өстәвенә, автобус тулы пассажирың булса, 40 меңне аласың. Ләкин алай эшләү мөмкин түгел. Сәламәтлегең бетә, үзең бетәсең. Ике таныш йөртүче автобус руле артында аңын югалтып егылды инде», – дип сөйләде безгә 38 яшьлек Дамир (исеме үзгәртелде). Эшләгән оешмасын һәм автобус маршрутын күрсәтмәү шарты белән генә сөйләде ул бу сүзләрне. Үзенең хезмәт хакын «30 мең сум тирәсе чыга» диде.
КОНДУКТОР БЕЛӘН ПАССАЖИР СУГЫШЫ
Дамир әйтеп кенә бетермәде, пассажирлар да шактый нервысын ашый әле аларның. Пассажирларның да төрлесе бар. Кайвакыт шундый күренешләргә тап буласың: ир уртасы кешеләр билет алырга теләми (25 сум жәл, имеш), шуңа кондуктор белән кара-каршы басып талашалар. Олы ир-атлар яшь кенә кондуктор кызларга нинди генә пычрак сүзләр әйтеп бетерми. Ә әбиләр хәтта таяклары, сумкалары белән өстенә дә ташланырга мөмкин. Пассажирларны – начар, кондукторларны әүлия итеп күрсәтергә тырышу түгел бу. Хәзерге заманда ике яклы нәфрәт бара: йөртүче белән кондуктор халыкны күралмый, ә халык – аларның үзләрен. Җәмәгать транспортына керсәң, нервыңны какшатып чыгасыңны көт тә тор. Әле нервың гына какшап калса бер хәл – башка җирләреңне дә какшатырга мөмкиннәр.
Әнә узган атнада әлеге дә баягы кызыл автобуста кондуктор белән пассажир чын-чынлап сугышканнар. Бу сугышның видеосы да интернетта пәйда булды. 91нче маршрут автобусы кондукторы (әлеге автобус ПАТП-2гә карый) пассажирны чәченнән йолкып тоткан, пассажир кондукторның якасына ябышкан. Хатын-кыз кондукторга: «Син миңа валидатор (транспорт картасын тикшерә торган җайланма. – Авт.) белән суктың!» дип акыра. Ә калган пассажирлар (шул исәптән ир-атлар да) бу хәлне тыныч кына карап торалар, хатыннарны аерырга уйламыйлар да. Йөртүче автобусны туктатып, хатыннарны аерырга үзе керә. Әле аергач та хатыннар сугышуларын, тибешүләрен дәвам итәләр.
ПАТП-2дә әйтүләренчә, әлеге кондуктор хокук саклау органына гариза язган. «Пассажир хатын салмыш иде, мине тик торганда кимсетә башлады, тынычланырга кушкач, эчемә типте», – дип аңлаткан ул булган хәлне. Полицияне һәлакәт урынына да чакырткан булганнар, ләкин пассажир хатын качып киткән. Хәзер вакыйганы ачыклау бара.
Европада күптән инде кондукторлар юк. Ләкин анда пассажирлар да итагатьле: транспортның алгы ишегеннән генә керәләр, кергәндә үк билет алалар, чыкканда арткы ишектән чыгалар. Безгә андый идеаль күренешкә ерак әле…
СТАТИСТИКА
Соңгы елларда Русиядә автобуслар катнашындагы юл һәлакәтләре саны кисәк арткан. Узган 2017нче елда, мәсәлән, Эчке эшләр министрлыгы статистикасыннан күренгәнчә, автобуслар катнашында 5300гә якын авария теркәлгән. Бу 2016нчы ел белән чагыштырганда 5 процентка күбрәк. Мондый һәлакәтләрдә үлүчеләр, имгәнүчеләр саны да арткан. Узган ел 200 кеше үлгән, 6000 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнү алган.
2018нче елның июленә булган саннарга караганда, быел Казанда җәмәгать транспортлары катнашында 50 һәлакәт теркәлгән. Бу узган елга караганда 24 процентка күбрәк. Барлыгы 70 кеше зыян күргән. Профилактика максатында Казанның ЮХИДИ инспекторларына автобусларга игътибарны арттырырга кушылган – бу хакта ЮХИДИнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Транспортның тизлеген арттырганны, йөртүченең телефоннан сөйләшеп баруын яисә башка төрле берәр кагыйдә бозу күрсәләр, инспекторлар автобусны туктатырга һәм беркетмә төзергә тиеш.
БЕЛЕП ТОРЫЙК!
2013нче елның 1нче гыйнварыннан гамәлгә кергән 67нче Федераль Закон («Пассажир йөртүченең гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү турында») нигезендә, җәмәгать транспортына кереп билет алуга, ул кеше «иминият полисы» да сатып алган булып санала. Һәм әгәр транспортта берәр каза килеп чыкса, ул кешегә иминият акчасы түләнергә тиеш.
Каза нәтиҗәсендә кеше үлсә, аның якыннарына 2 млн 25 мең сум акча түләнә (җәмәгать транспортының нинди төре булуына карамастан). Транспорттагы һәлакәт аркасында беренче төркем инвалидлык алучыларга 2 млн сум компенсация каралган. Икенче төркем инвалид калсаң – 1,4 млн сум, өченче төркем инвалид калсаң, 1 млн сум түләнә.
Һәр имгәнүнең «бәясе» закон нигезендә билгеләнгән. Мәсәлән, җәмәгать транспорты һәлакәтендә аягың сынса – 240 мең сум, баш мие селкенсә – 60 мең, эчке органнарга зыян килсә – 100 мең, травматик шок алсаң – 200 мең, карындагы бала төшсә – 1 млн сум компенсация каралган. Милеккә зыян килсә, күп дигәндә 23 мең сум компенсация алырга мөмкин.
Транспортта җәрәхәт алсаң, иң элек йөртүчегә хәбәр итәргә кирәк. Ул ашыгыч ярдәм һәм ЮХИДИне чакырта. Шулай ук йөртүче иминият компаниясенең координатларын да хәбәр итәргә тиеш. Иминият компаниясенә мөрәҗәгать иткәндә, үзегез белән транспорт билеты, әгәр булса – һәлакәтнең фотолары, шахитләр күрсәтмәләре булуы да кирәк.
Кайвакыт пассажир йөртүче оешмалар, акчаларын янга калдырырга теләп, иминият полисы алмый. Андый очракта зыян күргән кеше компенсацияне суд аша ала. Эш судка кадәр барып җиткәч, оешма лицензиясеннән дә колак кагарга мөмкин.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Комментарии