Хушыгыз, депутатлар! Киләсе очрашуга кадәр!

Хушыгыз, депутатлар! Киләсе очрашуга кадәр!

Бу арада Мәскәү һәм Санкт-Петербургта сайлау алды болганышлары күзәтелә. Ә Татарстанда бишенче чакырылыш Дәүләт Советы эшчәнлегенә матур гына итеп нәтиҗә ясадылар. Йомгаклау җыелышында нәрсә сөйләделәр һәм нәрсә турында сөйләмәделәр (һәм нәрсәне эшләмәделәр!) – шуны барладык.

11нче июльдә Дәүләт Шурасы соңгы утырышка җыелды. 8нче сентябрьдә яңа парламент сайланачак.

«СОЦИАЛЬ ЯРДӘМ БЕЛӘН АЕРЫЛЫП ТОРДЫК»

«Биш ел узып та китте. Һәр чакырылыш яңа планнар, казанышлар, ачышлар белән күзаллана. 2014-2019нчы еллар да искәрмә түгел, мөһим вакыйгалар күп булды, бу чор җиңелләрдән булмады», – дип башлады чыгышын Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин. Сүз уңаеннан, ул бу сайлауда да катнаша. Шуңа күрә әле Теләчедә яшь блогерлар белән очраша, әле «Сәләт» оешмасының Биләрдә уза торган форумына барып килә. Кайда мөмкин – шунда күренергә тырыша, кыскасы. (Гел яшьләр арасында бит әле!) Сайлауда катнашасы кандидатларның шулай халык арасында күренүе, купшы сүзләр сөйләү, матур вәгъдәләр бирү чоры шул бу.

Мөһим вакыйгалар, дигәндә, әлбәттә инде, су спорты һәм футбол буенча дөнья чемпионатлары аталды, шулай ук парламентаризмның 25 еллыгы, ТАССР Югары Советы сайлануның 80 еллыгы телгә алынды.

Бу биш еллыкта Татарстан Президенты тарафыннан кире кагылган законнар булмаган икән – Мөхәммәтшин моны да зур горурлык белән әйтте. «Без тормышта ихтыяҗ булган закон проектлары буенча эшләдек», – диде. Нинди законнар соң ул? Гадәттә, депутатлар нинди файдалы закон кабул итте соң әле, дигәндә, җавап таба алмый торабыз, гел халыкка файдасы булмаган законнар гына искә төшә, каһәр. Әле ярый Мөхәммәтшин үзе ул файдалы законнарны әйтеп үтте. «Без 80 яшьлек пенсионерларны капиталь ремонт өчен түләүдән азат иттек, 70 яше тулганнар өчен түләүнең яртысын калдырдык. Башка кайбер төбәкләр дә безнең тәҗрибәне кабатлады», – диде. Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, «бу чакырылыш закон чыгару дәрәҗәсендә халыкка социаль ярдәм белән аерылып торган» икән. Пенсия яше турында закон кабул ителгәч, Татарстанда пенсия алды яшендәгеләргә социаль ярдәм чаралары озайтылган (!),балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары кертелгән, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә шартлар тудырылган, үзмәшгульләр белән эш алып барыла башлаган (шулай ук үзмәшгульләр файдасына, билгеле). Кыскасы, шактый изге эш эшләнгән. Ә без республика парламенты нәрсәгә кирәк, дип зарланган булабыз…

Бу утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та республика парламенты эшчәнлеген уңай бәяләде. Башкача булуын көтмәгән дә идек. Тәнкыйть сүзләре, булса да, андый җыелышта әйтелми инде. Йомгаклау утырышы матур нотада барды, эшләнмәгән эшләр җитәрлек булса да, эшләнгәннәре турында гына әйтелде. Менә шундый эшләрдән: бу биш елда социаль ипотека программасы буенча 34,5 мең фатир (2 млн кв.м торак) төзелгән. 4,5 меңнән артык күпфатирлы торак йорт (24,5 млрд сум), 207 амбулатор поликлиника (7,8 млрд сум) , 711 мәктәп һәм балалар бакчасы (13 млрд сумнан артык) төзекләндерелгән. 328 җәмәгать урыны рәткә кертелгән (гомуми кыйммәте 8,6 млрд сум), 3500 км төбәк юллары һәм 66 күпер төзелгән һәм төзекләндерелгән. Гомуми мәйданы 3,5 млн кв.м булган 1704 ишегалды территориясе (5,5 млрд сумга якын) төзекләндерелгән. Шуның хәтле эш эшләгән парламентны җибәрәсе дә килми прәме…

ХАЛЫК ҮЗЕ БӘЯ БИРСЕН!

Хәер, сайлаудан соң парламент тулысынча яңармас. Депутатларның күпчелеге үз урынында калыр, мөгаен. «Парламентны яшәртергә кирәк», – дигән сүзләр күп булса да, өлкән депутатларны да үпкәләтеп булмый бит. Аларның «белеме һәм тәҗрибәсе» республикага кирәк булачак. Шулай булгач, бу биш елда эшләргә өлгермәгәнне киләсе биш елда очлап чыга алалар.

Эшләнмәгән (депутатларның үз сүзләре белән әйтсәк, эшләп бетерә алмаган) эшләргә килгәндә, Фәрит Хәйрулла улы үзе үк үкенечкә калган проблеманы яңгыратты. Сугыш чоры балаларына ярдәм чаралары турында закон кабул ителмәгән икән! «Сугыш балалары дигән закон проекты буенча, формасын табып, ярдәм итү нияте белән федераль үзәк белән күзгә-күз карап эшләдек. Депутатлар Мәскәүгә барды, мин дә бу сорауны күтәрдем. Федераль үзәк сугыш чоры балалары категориясен расларга тиеш иде. Шул федераль законны кабул итмиләр, ә халык рәнҗи. Федераль үзәк белән эш бара. Яңа чакырылышта бу мәсьәләгә кабат кайтмый булмас», – диде Мөхәммәтшин.

Шул ук вакытта күрше төбәкләр федераль закон юк дип тормый, сугыш чоры балаларына 200-500 сум булса да субсидия бирә. Бездә анысы да юк. Редакциябезгә сугыш чоры балалары бик күп шалтырата, ачынып яза. Аларга акчасыннан бигрәк шул «сугыш чоры баласы» дигән исеме булу мөһимрәк. Анысы булмаганга да федераль үзәк гаепле икән.

Бу чакырылыш депутатларына федераль үзәк белән шартнамә һәм татар теле язмышын да хәл итәргә туры килде. Белүегезчә, үз сүзләрен кистереп әйтә алмадылар. 2017нче елда Татарстан белән Русия арасында үзара вәкаләтләрне бүлешү турындагы килешүнең вакыты чыкты. Мәскәү аны озайтырга теләмәде. Ә Дәүләт Шурасы әлеге мәсьәләне ахыргача сузды. Шартнамәнең вакыты чыгарга бер ай кала гына парламентның сүзе ишетелде. Депутатлар Владимир Путинга махсус мөрәҗәгать кабул итте. Ләкин анда да парламент шартнамәне озайтуны таләп итмәде. Ә Татарстан президенты атамасын саклау һәм хокукый мәсьәләләргә бәйле махсус комиссия булдыруны сорадылар. Мәскәү бу мөрәҗәгатьне дә санга сукмады, Русия президенты аңа җавап та биреп тормады.

Татарстанда урыс теле белән беррәттән дәүләт теле булган татар телен укытуны ихтыярига калдыру законын да хуплады безнең депутатлар. Эш узгач кына, берән-сәрән тавышлар ишетелә башлады, янәсе «дәүләт теле бит ул», «калсын иде инде». Анысы да сүз юктан гына әйтелде кебек. Пенсия яшен арттыру турындагы законны да депутатлар бертавыштан диярлек хуплады (КПРФ фракциясе, ә алар өч депутаттан гына тора, һәм ЛДПР вәкиле генә каршы булды, дип искә төшерә «Азатлык» радиосы). Фәрит Мөхәммәтшин анысын әйтмәде, «социаль ярдәм чаралары озайтылу» турында гына сөйләде. Өстәмә бәягә салымны (НДС) 18 проценттан 20гә арттыруны да хуплады депутатлар. Чүп түгү реформасына да сүз әйтмәделәр. Хәтта Татарстандагы балалар бакчаларында абонент түләвен дә киметү ягын карамадылар, бу түләүнең чамасыз кыйммәт булуын күрмәмешкә салыштылар. Шулай булгач, «бу чакырылыш парламентның закон чыгару дәрәҗәсендә халыкка социаль ярдәм белән аерылып тору-тормавын» бәяләүне халыкның үзенә калдырыгыз сез, иптәш депутатлар.

Дәүләт Советы бу биш елда 49 утырыш уздырган, аларда барлыгы 1989 мәсьәлә, 599 закон проекты каралган. Татарстан Президенты тарафыннан 561 закон имзаланган. Депутатлар халыктан кергән 62 меңнән күбрәк мөрәҗәгатьне караган. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, халык проблемаларын хәл иткән өчен, депутатларга 264 рәхмәт хаты килгән.

Cентябрь аенда Дәүләт Советына сайлауларда катнашучы 11 сәяси партия Республика Үзәк сайлау комиссиясенә 250 кандидатны тәкъдим иткән. Бер мандатлы сайлау округларында исә 296 кандидаттан документлар кабул ителгән: аларның 105е – үз-үзен тәкъдим итүчеләр, 191е – сәяси партияләрдән.

НӘРСӘ ДИДЕЛӘР?

– 8нче сентябрьдә яңа чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак. Һичшиксез, хәзерге депутатларның бер өлеше, сайлаучылар ярдәме белән, эшен дәвам иттерәчәк. Аларның белеме, тәҗрибәсе республикага бик кирәк. Игътибар белән карарбыз: бәлки, кемнеңдер үсеш юлы башка юнәлештә булыр. Кайсы гына партиягә карасак та, төп бурыч – республика, ил өчен яхшы гамәлләр кылу, республиканы яхшырту.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм МИҢНЕХАНОВ

– Миңа, фракция җитәкчесе буларак, эшләнгән эшләр өчен кызарырга сәбәп юк. Ким дигәндә, планлау һәм планлаштырганны тормышка ашыру, дисциплина һәм җаваплылык буенча коллегаларымны тәнкыйтьләргә кирәкми. Фракция яхшы эшләгән дигән нәтиҗәгә килдек.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Русия» фракциясе җитәкчесе Юрий КАМАЛТЫНОВ

ФИКЕР

«Азатлык» радиосы сәясәт белән кызыксынучы белгечләрдән Татарстан парламенты турында фикерләрен сорашкан.

Тарихчы Дамир ИСХАКОВ:

– Соңгы чакырылышны бик тискәре бәялим. Бер файдалы эшләре дә булмады. Татар телен яклау мәсьәләсендә иң түбән бәя бирәм. Авызларын йомып калдылар. Вазгыятьне үзгәртә алалар иде. Татарстан үз позициясен белдерсә, Мәскәү андый карар кабул итмәс иде. Ә шартнамәне озайту эшен дөрес алып бара алмадылар. Шуңа да без килешүне озайтудан колак кактык.

Илдә демократия юк. Бу безнең парламентның ролен юкка чыгара. Алар безнең дәүләт җитәкчеләре белән беррәттән вертикальгә буйсындырылган. Чынлыкта, болар Мәскәү куллары. Мөмкинлек бирсәң, «Бердәм Русия» 103 процент тавыш та җыя алыр иде. Чын сайлау юк. Әгәр дә илдә үзгәрешләр булмаса, безнең парламентның хәле тагын да начараячак. Илдәге вазгыятьнең үзгәрүе, депутатларның яңаруы, картлар урынына яшьләрнең килүе кирәк.

Сәясәт белгече Руслан АЙСИН:

– Дәүләт Шурасы – канун институты. Ул мөстәкыйль булырга, мөстәкыйль карарлар чыгарырга тиеш. Икенчедән, ул – сәяси орган. Безнең түрәләр кайбер әйберләрне әйтә алмый. Хакимият вертикале дигән әйбер бар. Депутатлар халык тарафыннан сайланган, бәйсез, һәрхәлдә, ирекле хәлдә. Президент әйтә алмаган сүзне Дәүләт Шурасы әйтергә тиеш. Күрәсең, бу чакырылыш аларның сәяси бөлгенлектә булуын күрсәтте. Халык хәтерендә алар кара тап булып калачак. Татар теленә, республикага кагылышлы нинди генә матур сүзләр әйтелмәсен, алар ясамаган ике адым тискәре булып хәтердә калачак.

«Бердәм Русия» республика мәнфәгатьләрен якламады. Әгәр парламентта берничә фракция булса, әйтик, КПРФ, «Яблоко» – башкача булыр иде. Бер фирка генә булу безгә каршы эшләп килде. Мөстәкыйль фикерләрен белдерә алмады. Башка фиркаләрне Дәүләт Шурасына кертсәләр, алар белән сәяси килешү төзеп була. Алар халыкка якынрак тора. Ә «Бердәм Русия» Мәскәүдән килгән фәрманны гына үти.

Cәясәт белгече Айрат ФӘЙЗРАХМАНОВ:

– Быел Татарстан казнасына салым акчалары азрак килә. Бөтен парламент булмаса да, аерым депутатларның каршы әйтү мөмкинлеге бар бит. Татарстан бюджетында керем – 245 млрд сум. Ә узган ел ул 265 млрд сум иде. Безнең акчабыз күпмегә кимеде! Татарстанның мөмкинлекләре кысыла. Бу турыда әйтеп була бит. Халык фикеренә, иҗтимагый оешмаларга, җәмәгатьчелеккә таяну булмады.

Танылган журналист һәм сәясәт белгече Максим ШЕВЧЕНКО:

– Минемчә, Татарстан хокукларын күбрәк Минтимер Шәймиев яклап йөрде кебек. Татар телен, федерализмны бетерүгә каршы әйтте. Дәүләт Шурасы ничек булдыра алды, шулай чыгыш ясады. Аның алдында фикер белдерү генә түгел, ә Мәскәү белән араларны бозмау бурычы да тора иде. Ләкин алар бу система кысаларында бик аз эшли алалар. Дәүләт Шурасы кискен позициядә торса, вазгыятьне үзгәртә алыр иде. Бу тел тирәсендәге вазгыятькә дә, федерализмга да кагыла. Моның өчен үзеңне куркыныч алдына куярга кирәк. Ә ничек куйсыннар? Алар үз капиталлары өчен курка.

Дәүләт Шурасына татар милли хәрәкәте вәкилләренең кермәве –үзе бер проблема. Кискен фикердә торучылар, татар телен яклаучы милли зыялылар булса, бу парламентны баета алыр иде. Әгәр сайлау демократик булса, татар телен яклаучы хәрәкәт вәкилләре үтәр иде, дип ышанам. Татар телен генә түгел, башка телләрне дә яклап, күпмилләтле Татарстанның позициясен ныгыта алыр иде. Татар телен яклау ул – Русиядә демократияне яклау.

Чыганак: «Азатлык» радиосы

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии