- 20.04.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №16 (18 апрель)
- Рубрика: Ай-һай хәлләр...
Узган атнада Татарстан халкы су белән көрәшеп мәш килде. Язгы ташу урамнарны тутырды, базларга төште, абзарларга, хәтта өйләргә хәтле керде. МЧС язгы су ташуга әзер иде, ә менә су басуга елдагыча «әзерләнә алмый» калдылар…
Су басу турында беренче хәбәрләр 10нчы апрель көнне ишетелә башлады. Тарихка да кереп калыр әле бу көн – язгы суның гадәттән тыш күтәрелгән көне булып.
КЕЧКЕНӘ ЕЛГАЛАРНЫҢ ЗУР ПРОБЛЕМАЛАРЫ
Кайбыч районының Борындык авылын су баскан, дигән хәбәр килгәч, елгадагы су бераз күтәрелгән, ярларыннан чыккандыр инде, дип фаразлаган идек. Бераздан видеолар пәйда булды. Авылның уртасыннан ага торган Бәрле елгасы, чыннан да, ярларыннан чыккан, тик суы без фаразлаганнан бермә-бер күбрәк җәелгән булып чыкты. Авыл урамнары (хәтта асфальт юл да) су астында калган, асылмалы күпер агып киткән. Авылның бер башындагы йортлар утрау булып торып калган – су аларны әйләндереп алган. Борындык авылы Казаннан Кайбычка кайтканда олы юл янында ук кала. Менә шул олы юлга (фәлән метрга күтәртелгән бит инде ул) су менеп җитә алмаган, ә астарак урнашкан Борындыкка хәйран эләккән. Өч көн буе «йөзеп йөрде» авыл. Кешеләр дә йөзде – көймәдә. Арттыру түгел бу: Борындык халкы, чыннан да, урамда кабартылган көймәләрдә йөзеп йөрде. Башкача хәрәкәтләнеп булмый чөнки, бил тиңентен су бит.
Бүген Казанда яшәүче Айгөл Абдрахманова бу көннәрдә туган авылы Борындыкка кайта алмый йөргән. Су баскан вакытта авылга кереп тә, аннан чыгып та булмый, ди. «Бездә ел да шушы хәл – Бәрле ярларыннан чыга. Асылмалы басма ел да агып китә. Элеккерәк елларда авыл ирләре яз саен күперне яңарталар иде. Таштан да салып карадылар – язгы су анысын да агызып алып китте. Хәзер менә тимердән салып куйдылар, анысы тора әлегә. Су баскач, мәктәпкә дә юл ябыла, балаларга берничә көн өстәмә каникул була», – дип сөйләде Айгөл.
Яшел Үзән районы, Татар Танае авылында Гөбенә елгасы ташып, авылда 25ләп йорт су эчендә калган иде. Кешеләр малларын су барып җитми торган җирдәге күршеләренә, туганнарына күчергән, кош-кортын мунчага, өйгә керткән. Янгын сүндерүчеләр килеп, мотопомпа ярдәмендә ишегалларындагы суларны суыртып йөргән. «Бер төн эчендә су бер метрга күтәрелгән иде», – дип сөйләде шушы авылдан булган берничә кеше. Аларга урысча әйтмешли «повезло» әле – суларын суыртканнар. Кайбыч районы, Борындык авылы кешеләре суның үз ирке белән киткәнен көтеп утырырга мәҗбүр булган бит әнә.
Апас районының Чирү авылы халкы да «чолганыш»та калган. Монда Бола елгасы ташыган. «Ел саен язны шөбһәләнеп көтәбез. Әзерлекне алдан башлыйбыз. Баз, идән астындагы әйберләрне чыгардык. Малларны махсус күтәрелгән урынга күчердек», – дип сөйләгән Алмаз Әбүбакиров «Татар-информ» хәбәрчесенә. Ишек алдындагы су бер метрга җиткән. Балаларның мәктәпкә бармавын әйткән дә юк инде, хәтта олылар да эшкә бара алмый утырган. Чирүдә дә бердәнбер транспорт көймә булган.
Апасның Зур Күккүз авылына да килгән ул су. «Монда килен булып килгәнемә 34 ел. Шул вакыт эчендә ике тапкыр су баскан иде инде. Монысы – өченчесе. Әмма бу кадәр көчле ташуны күргәнем булмады», – дип сөйләгән шушы авылда яшәүче Шәһидә Гыйззәтуллина «Татар-информ»га.
Буа районында ике күпер су астында калган. Ике күпердә дә хәрәкәт ябылган, дип хәбәр килгән иде. Бик Ути авылында кешеләр тездән су ерып йөрде.
Тукай районы халкы да язгы су белән көрәшкән. Олы Шилнә авылында елга ярларыннан чыккан, ишегалларын, урамнарны су баскан. Иске Ерыклы авылында су басу аркасында хәтта ут та бетеп торган.
Айгөл Абдрахманова Кайбыч районы, Борындык авылында бер генә тапкыр елгадагы бозны шартлатканнарын хәтерли. 2008нче елларда булган бу. Кешеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән, шунлыктан берничә кешенең тәрәзәсе коелып төшкән, тавыш чыккан. Нәтиҗәдә, елгадагы бозны шартлатмый башлаганнар.
Җәмгысе алты районда дистәләгән торак пунктны су басты, гадәттән тыш хәл игълан ителде. Кешеләр, маллар эвакуацияләнде. Су өйләргә кадәр керде. Кибеткә юллар өзелү сәбәпле, карт-корыга ризыкны көймәләр, сазлыкта йөри торган «Шерп» вездеходы белән ташыдылар. Аллаһ сакласын, шундый вакытта авырып яки үлеп китәргә язмасын, су кимегәнне көтеп ятасың булыр. Әгәр XXI гасырда, югары технологияләр заманында яшәмәсәк, бу күренешләр, бәлки, кызык та булып тоелыр иде. Ә без XXI гасырда яшибез һәм үзеннән-үзе шундый сорау туа: язгы ташуга әллә кайчан әзерләнә башлыйлар бит, күперләрне, дамбаларны ныгытуга миллионнар бүлеп бирәләр, ә су басуга ел саен әзер түгелбез. Су басуны булдырмый калу турында әйткән дә юк инде, анысын уйламыйбыз да. Табигатькә, һава торышына сылтап калдыру җиңел бит. Бюджеттан бүлеп бирелгән акча да шул язгы су белән агып китә бугай ул.
КАЗАННЫ ДА… СУ БАСА
Юк, Идел яки Казансудан ташып чыккан су түгел әле – кар суы. Карны шәһәр читендә билгеләнгән махсус урыннарга чыгарып азапланмыйлар бит бездә, үзе эреп беткәнен көтәләр. Быел исә кар кисәк эреде. Шул сәбәпле шәһәрнең кайбер урамнарын чын-чынлап су басты. Җәяүлеләргә кыен – юлны аркылы чыкмалы түгел, машиналыларга кыен – шул суга килеп керәләр дә асфальттагы чокырга төшеп баталар. Хәзер күп урамнар корыды инде, менә узган атнада хәлләр яман иде. «Халык контроле» порталында да шул турыда гына язалар: Минск урамын су баскан, Карбышев урамында йөреп булмый, Сара Садыйкова урамы үзе елгага әйләнгән… Хәтта үзәк урамнарда да көймә белән йөзеп йөри торган иде.
Казан халкының «батабыз» дип зарлануына МЧС үз җавабын бирде: бу су басу түгел, шәһәр урамыннан вакытында чыгарылмаган карның эрүе генә, дип «тынычландырды». Елгалар ташу шәһәр халкына янамый, диделәр. Хәер, анысы да төгәл түгел әле: Нокса елгасы ярларыннан чыгарга мөмкин икән.
Татарстанның гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча идарәсенең гидрология бүлеге җитәкчесе Алексей Соколов та: «Казан урамын су басу гадәттән тыш хәл түгел», – диде. Янәсе монда кар сулары гына гаепле. Гадәттән тыш түгел шул, гадәти күренешкә әйләнде инде. Язын кар эрегәндә дә, җәен күбрәк итеп яңгыр явып ташласа да йөзеп йөрибез. Аның эрегән кар суы икәнен МЧС кадәр МЧС аңлатмаса да беләбез без. Су агып китү өчен ясалган «ливневкалар»ның эшләмәвен дә әйтеп бирә алабыз. Алар ни өчен эшләми, Казан урамыннан кар ни өчен чыгарылмый, аны чыгаруга бүлеп бирелгән акча кая китә, яз көне шәһәр халкы шулай тубыктан суда йөрергә тиешмени – менә шул сорауларга җавап бирергә кирәк безгә. Ә җавап бирүче юк. Казан урамнарыннан карны чыгаручы да күренми…
Татарстанда язгы ташу бетте дип тынычланырга иртәрәк. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү буенча идарәнең гидрология бүлеге җитәкчесе Алексей Соколов әйтүенчә, ташуның икенче этабы көтелә. Әле төньяктагы елгалар боздан арчылмады, Идел белән Чулманда да боз китмәде. Димәк, ташуның һәм, бәлки, су басуның да икенче дулкыны булачак. Ичмасам анысына «әзерләнеп» өлгерсәләр ярый инде…
Татарстан хөкүмәте быел язгы су басулар белән көрәшүгә 728 миллион сум бүлеп биргән. Ул акчалар елгаларны чистартуга, ярларны ныгытуга, гидротехник корылмаларны төзекләндерүгә, суүткәргеч торбаларны ремонтлауга (аларның саны 3800дән күбрәк) тотыла, дип белдерелгән иде
«Быелгыга охшаш су басулар 1979нчы елда гына күзәтелгән иде. Ул елны язгы су шактый мәшәкать тудырды. Ә соңгы елларда кышлар әллә ни карлы булмады, шул сәбәпле Идел дә бик күтәрелмәде, башка елгалар да гадәттән тыш итеп ташымады. Елгада су әз булгач, су басулар да күзәтелмәде. Яз соңрак килгән саен су басу ихтималлыгы да арта гына. Быел 1979нчы елгы кебек үк ташу булмаска тиеш»
Юрий ПЕРЕВЕДЕНЦЕВ,
география фәннәре докторы, профессор,
КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире
ФАҖИГА
Язгы су куркыныч
Язгы ташу фаҗигаләр вакыты да әле ул. Кисәтүләргә карамастан, балыкчылар боз өстенә керүләрен дәвам итә. Әле бу атна башында да Казансу уртасында балыкчылар утыра иде. Инде боз өстенә су күтәрелә башлаган, урыны-урыны белән боз бөтенләй юкарган, ә балыкчылар, гомерләрен куркыныч астына куеп, шунда керә. Берничә көннән «коткаручылар су төбенә киткән балыкчыларны коткарган» дигән хәбәр барлыкка килсә дә аптырарлык түгел. Әле коткарып кала алсалар ярый…
Әнә Югары Ослан районы янында ике балыкчы су астына төшеп киткән. Гадәттән тыш хәл Идел елгасында ярдан 150 метр ераклыкта килеп чыккан. Коткаручылар су астыннан 32 һәм 44 яшьлек балыкчыны чыгарган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Аларны коткаруга 11 кеше, 4 техника җәлеп ителгән. Ике кешенең язгы бозда балык тотасы килүе никадәр чыгым ясаган, күпме кешенең гомерен куркыныч астына куйган.
Шул ук көнне Чулман елгасының Чистай турысында 1953нче елгы ир-атны коткарганнар. Ул ярдан 500 метрга эчкә кергән булган һәм боз аны чыдатмаган.
Чаллыда 61 яшьлек балыкчы Кама елгасында боз астына төшеп киткән. Ул ярдан 700 метр ераклыкта булган, бәхеткә, аны да коткара алганнар.
Ә Чуашстан Республикасының Байтирәк авылында яшәүче 10 яшьлек кыз бала боз өстенә дә кермәгән, тик язгы су аның гомерен өзгән. Шомыршы районының Байтирәк дигән чуаш-татар авылы Татарстанның Буа районына ага торган Карлы елгасы ярында урнашкан. Өч бала кичке якта су тирәсендә уйнаган. Ике бала өйләренә кайткан. Өченчесе – Эльвира Тәпитова суга батып үлгән. Елгага кермәгән ул, елга янындагы чокырга тулган суга баткан. «Без ул урынны күпер елгасы дип атыйбыз. Шунда төшеп киткән. Кич белән эзләп таптык», – дип сөйләгән әлеге авылдан Фаяз хәзрәт «Азатлык» радиосына. Хәзер бу хәлне тикшерү эшләре бара.

Комментарии