Ноль процентлы кредит рекламасы нәрсәне яшерә?

Ноль процентлы кредит рекламасы нәрсәне яшерә?

Соңгы арада Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе берничә банкка карата административ эш ачкан. Алар реклама биргәндә закон таләпләрен үтәмәгән: кешеләрне кызыктырырдай «җим» ату нияте белән, займ алуның асыл шартларын яшереп калдырган.

Хәер, бөтен рекламаның да төп максаты – кешеләрне җәлеп итү. Моңа ирешү өчен нәрсәнедер әйтеп бетермәү, ә нәрсәнедер киресенчә чәчәкләп-чуклап, артык күпертеп күрсәтү – маркетологларның яратып куллана торган алымы. Ләкин реклама бирүнең дә үз кануны бар, һәм «Реклама турында»гы 38нче Федераль Законның 28нче маддәсендә финанс хезмәтләрен рекламалауда нинди таләпләр үтәлергә тиешлеге тәфсилләп язылган.

«Совкомбанк»ның танылган актер Сергей Безруков рекламалый торган 0 процентлы кредит рекламасын күргән булгансыздыр. Актер 5 елга кадәр срок белән 3 млн сум кредит алырга кыстый, гаризалар сайтта кабул ителә, ди. «0 процент» дигәне үк шикләндерергә тиеш югыйсә. Кайсы банк үзенә табыш китерми торган шартларда бурыч бирсен? Ләкин бу «җим»гә кабучылар шактый булган икән, интернет-форумнарда язышулар шуны күрсәтә.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе әлеге рекламаның канунга туры килмәвен ачыклаган, банкка закон бозуны туктатырга кушкан күрсәтмә җибәргән. 0 процентлы ставка белән кредит бирсеннәр өчен, берничә шартның үтәлүе кирәк икән: кредит «Финанс яклавы» дигән программа белән бергә алынырга тиеш, «Минималь ставка гарантиясе» дигән хезмәт тә өстәлә, шулай ук «Халва» картасы (банкның процентсыз кичектереп түләү картасы) белән аена кимендә 10 мең сумга 5 төрле сатып алу башкарырга кирәк. Кредит үзе 0 процент белән бирелә торгандыр, ләкин мәҗбүри өстәлгән түләүле хезмәтләрне кушып исәпләсәң, хәйран гына процент җыела. Мәсәлән, «Минималь ставка гарантиясе» хезмәте – кредит суммасының 4,9 проценты күләмендә. «Халва» картасы белән сатып алганда (әгәр кибет банкның партнерлары исемлегенә кермәгән булса) 290 сум комиссия бар, шуңа өстәп, барлык сатып алуларның 1,9 проценты күләмендә акча тотып калына. Картадан акча алган өчен – 2,9 процент, шуңа өстәп, 290 сум комиссия каралган. 50 яшьтән яшьрәк клиентлар «Халва-Совкомбанк» мобиль кушымтасыннан файдаланырга тиеш, банктан килә торган белдерүләрне сүндереп куярга ярамый (ә аның өчен ай саен билгеле бер түләү алына). Менә шуның ише байтак кына «вак-төяк»не рекламада әйтеп тормаганнар. Акча кирәк кеше аларын белешеп тә тормый: 0 процент дигәнгә кызыгып кредит рәсмиләштерә, түли башлагач кына аңына килә.

«Газпромбанк» 1 млн сумга кадәр кредитны 5,5 проценттан башлап алырга була, дип рекламалый. Ләкин бу тәкъдим бөтен кеше өчен дә түгел икән: 5 млн.нан 7 млн. сумга кадәр алсаң гына проценты шулай буласы ди, әле анысы да банкның махсус статустагы клиентларына гына бирелә (хәлле клиентларга дип аңларга кирәк), һәм мәҗбүри шәхси «страховка» да аласы. Болары, әлбәттә инде, рекламада күрсәтелмәгән. Шул рәвешле банк кешеләрдә ялгыш фикер тудырган, дип бара Монополиягә каршы федераль хезмәт. Хәзер әлеге реклама әйләнештән алынган инде: ялгыш фикер тудыра торган булганы өчен түгел, вакыты чыкканга. Банклар акцияләрне яңартып, алыштырып торалар бит.

Тагын бер тикшерү «Альфа-банк» белән бәйле. Бер кеше 100 көн процентсыз кулланып була торган кредит картасы рәсмиләштергән булган, ләкин аны куллану банк рекламасында әйтелгәннән чыгымлырак булып чыккан. Әлеге кеше Монополиягә каршы федераль хезмәткә мөрәҗәгать иткән. Бу очракта да закон бозу бар дип табылган.

Мондый тикшерүләр булып тора, банкларга закон бозуны төзәтергә кушкан күрсәтмәләр җибәрелә, штрафлар да салына. Аларның реклама бюджеты белән чагыштырганда, ул сумма сизелерлек тә түгел инде. Аннары тагын берәр реклама уйлап чыгарып, ачыгавызларны кармакка каптырып, штраф өчен түләнгән сумманы миллионы белән кире кайтаралар...

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

«Финтолк» интернет басмасы банкларның кешеләрне ничек алдаулары турында язма чыгарды. Төрле банкларда эшләүчеләр, чын исемнәрен әйтмичә, кредит сорап килүчеләрне нинди тозакларга төшерүләре турында сөйләгән. Менә шуларның иң киң таралганнары.

«ИМИНИЯТЛӘШТЕРӘСЕЗМЕ?»

«Безнең банкта окладтан (21 мең сум) тыш, сатылган продуктлар өчен комиссия түләү дә каралган. Мәсәлән, кредит рәсмиләштерү якынча 100 сум, ә иминиятләштерү – 1500 сум. Әлбәттә инде, 15 кредит биргәнче, миңа бер «страховка» рәсмиләштерү җиңелрәк, акчасы бер үк. Шуңа күрә мин аны бөтен клиентка да тәкъдим итәм, өстенлекләрен аңлатам. Шулай да үзе теләп «страховка» алучылар күп түгел. Хәйләләргә туры килә. Кайбер хезмәткәрләр иминиятләштерү турында әйтеп тә тормый, аның суммасын айлык түләү бәясенә кертеп исәпләп куя. Әгәр клиент процентларны санап карарга уйламаса, «страховка» алганын белми дә калачак. Кеше процентларны үзе исәпләп караячакмы, юкмы икәне беренче караштан ук аңлашыла. Клиент «иминиятләштерү кирәкми» дип катгый рәвештә баш тарта икән, «банк сезгә кредит бирә алмый» дип җавап бирәбез. Шул рәвешле банк хезмәткәре үзе колак каккан бонуслар өчен сездән үч ала» (Ралина).

Килешүне имзалаганчы, аны игътибар белән укырга кирәк. Кредит сораганда иминиятләштерүгә ризалашырга, ә аннары 14 көн эчендә аннан баш тартырга мөмкин. Моның өчен гариза язарга кирәк була. Кайбер банклар, иминиятләштерү алмасаң, процентларны автомат рәвештә арттыра, шуңа күрә монысын да алдан белешергә кирәк.

КРЕДИТ ТАРИХЫН ТИКШЕРҮ

«Мин банкта зал администраторы булып эшлим. Минем эшем – кешеләрдән безгә нинди максат белән килүләрен сорашу, аларга булышу, талон алышу. Безгә балл системасы буенча түләнә: көнгә 5 баллык эш эшләргә кирәк, шуннан артып китсә, өстәмә акча була. Әйтик, клиентның телефонына банкның мобиль кушымтасын урнаштыру – 0,25 балл, автотүләү кушу – шулай ук 0,25, ә кредит тарихын тикшерү – 0,8 балл. Кешеләргә: «Тикшереп карагыз, сезнең исемгә берәрсе кредит алмадымы икән?» – дип аңлатам. Әлеге сорау күпләрне шөбһәгә сала, билгеле. Ризалашалар. Бу хезмәт түләүле – 590 сум» (Дарья).

Русиядә һәр граждан елга ике тапкыр кредит тарихын бушлай тикшертә ала. Моны «Госуслуги» порталы аша эшләргә мөмкин. Гомумән, банклар еш кына кеше үзлегеннән дә эшли ала торган хезмәтләр тәкъдим итә һәм шуңа акча да ала.

«АКЧА КҮЧЕРЕП БУЛМЫЙ, ЛӘКИН БЕЗ ЯРДӘМ ИТӘРБЕЗ»

Сезгә «Золотая корона», «Вестерн Юнион» яки башка система аша акча күчергәннәр, ди. Ә банк аны бирә алмавын әйтә, йә программа «катып калды» ди, йә кассада акча бетте, йә зур суммаларны заказ буенча гына бирәбез, дип җавап бирә. «Мондый системалар аша күчерелгән акчаның безгә мәшәкате күп, ә бер файдасы да юк. Шуңа күрә кайвакыт кешеләргә «акчаны ала алмыйсыз» дибез. Кешегә тиз арада акча кирәк икәнен һәм барысына да риза булуын күрсәк, «җитәкче белән сөйләшеп карыйм әле» дип чыгып киткән булабыз. Аннары: «Акчаны бирүнең бер әйләнеч юлы бар икән, ләкин сездән комиссия тотып калыначак», – дип кереп әйтәбез. Кеше ризалашса, аңа комиссия дип алдалап «страховка» тагабыз. Клиент барыбер аны белми бит, иминиятләштерү турында документлар гадәттә кулга бирелми, ташлана гына. Ә банк хезмәткәренә, иминиятләштерү эшләткән өчен, бонус түләнә» (Даниил).

«Акчагызны алып булмый» дисәләр, башка банкка барырга. Бу –банклар куллана торган алдауның шактый популяр төре, ләкин берәр булса да гадел хезмәткәр табылыр әле, дип ышанырга кирәк. Шулай ук акчаны арадашчысыз гына алып була торган итеп тә күчерергә мөмкин.

 

БЕЛГЕЧ КИҢӘШЕ

Кредит алганда нәрсәне истә тотарга, ничек банклар тозагына төшмәскә – финанс киңәшчесе Ләйсән ХАЛИКОВА аңлата.

– Кредит белән бәйләнешең булмау яхшырак, әлбәттә. Чөнки ул – киләчәк тормыштан энергия алу. Бурычка алып, әле эшләнмәгән акчаңны тотасың дигән сүз. Шулай да кичекмәстән акча кирәк һәм кредит алудан башка чараң юк икән, берничә киңәшне истә тоту зарур:

1. Кредит алганчы, бер генә түгел, берничә банкка заявка бирергә һәм түләү шартларын чагыштырып карарга. Килешүне имзалаганчы, түләү графигын яхшылап өйрәнергә, банк хезмәткәренә үзеңне кызыксындырган бөтен сорауларны бирергә, көчләп тагылган смс-хәбәр юллау, иминиятләштерү кебек нәрсәләрдән вакытында баш тартырга кирәк. Страховка – сезне түгел, банкның үзен үзе иминиятләштерүе ул. Әйтик, кредит алган кеше эшен югалтса яисә вафат була калса, банк бурычны каплауны үз өстенә ала дигән сүз. Иминиятләштерүне алу-алмауны һәр кеше үзе хәл итә (ул айлык түләү суммасын арттыра). Башта алсагыз да, 14 көн эчендә аннан баш тартырга була.

2. Кредит алган вакытта айлык түләү суммасына игътибар итәргә. Кредит вакыты азрак булган саен, түләү проценты да кимрәк. Шуңа күрә минималь вакытка алырга тырышыгыз. Шул ук вакытта айлык түләү суммасы сезнең өчен комфортлы булырга тиеш. Әйтик, ипотека очрагын карасак, хезмәт хакы 50 мең сум икән, кредит каплауга 50 проценттан да күбрәге китә торган булмасын. Әгәр кулланучы кредиты икән, банкка айлык түләү хезмәт хакының 30 процентыннан артмасын.

3. Кредит алганчы банк яки микрофинанс оешмасын Үзәк Банк сайтында тикшереп карарга. Рәсми сайтта мәгълүматы булмаган яки «шикле» дигән исемлектә торган оешма белән бәйләнешкә кермәскә. Банкта таләпләр күбрәк, акчаны да көнендә үк бирмәскә мөмкиннәр. Шуңа күрә күпләр кредитны беренче очраган «биш минут эчендә акча бирә торган» микрофинанс оешмасыннан алуны кулайрак саный. Андый оешмалар акчаны тиз бирсә дә, шартлары начаррак. Әйтик, банклар елына 10-15 процент белән кредит бирсә, МФОларның кайберләрендә көнгә бер процент булып бара, димәк, аена 30 процентлы кредит дигән сүз.

4. Үзеңә кирәкле сумманы гына алырга. Әйтик, сезгә 100 мең сум кирәк, ди. Банкның күбрәк тә тәкъдим итүе ихтимал. Сез моңа сөенергә мөмкинсез, бәлки, үзеннән-үзе башка чыгымнар да уйлап табылыр. Әмма банк нинди генә сумманы уңайласа да, иң яхшысы – үзеңә кирәк хәтлесен генә алу. Аннан соң шундый маркетинг алымы бар: башта банклар берничә айга процентсыз яисә бик түбән процентка кечкенә генә сумма биреп карый. Кеше кызыгып ала һәм әҗәтен хезмәт хакыннан каплый. Аннары банк зуррак сумма тәкъдим итә, анысы инде процент белән. Кешенең хезмәт хакы ул хәтле югары булмау сәбәпле, бурычын түли алмый башлый, шулай итеп, кредит чоңгылына эләгә.

5. Кредит карталары белән мавыкмаска. Беренче карашка, алар бик уңайлы сыман. Банк биргән күпмедер акчаны тотасың һәм хезмәт хакы алгач түлисең. Тиешле көн эчендә түләп бетерсәң, процентлар да алынмый. Банкларның күбесе өч ай бушлай куллана торган кредит картасы бирергә ярата. Әмма шунысын аңларга кирәк: шул вакыт ахырына тотылган акчаны кайтарып өлгермисең икән, процентлар дүртенче ай өчен генә түгел, үткән өч ай өчен дә тотып калына. Ә кредит карталарының проценты бик югары. 30 проценттан башланса да, бик зур сумма түләргә туры киләчәк дигән сүз. Чагыштыру өчен: кулланучы кредитын банклар 10-15 процент белән тәкъдим итә.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии