«Бу халык санын алу кампаниясе сәяси яктан иң кайнары булды»

«Бу халык санын алу кампаниясе сәяси яктан иң кайнары булды»

14нче ноябрьдә Русиядә халык санын алу төгәлләнде (барып җитү кыен булган төбәкләрдә генә 20нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк). Росстат беренче саннарны гыйнварда ук чыгарырга вәгъдә бирде, ә милләт һәм тел турындагы мәгълүмат 2022нче ел азагына билгеле булырга тиеш. Җанисәпнең ничек узуы турында нәтиҗәне хәзердән үк ясый башласак та ярый.

Өч тапкыр күчерелгән җанисәп коронавирусның иң нык котырган чагына (белгечләр хәзер дүртенче дулкын бара дип белдерә) туры килде. Шулай булса да, бүтән күчермәделәр.

Росстат башлыгы урынбасары Павел Смелов 12нче ноябрь көнне үк җанисәптә халыкның 99 проценты катнашты, дип белдергән иде. Саны матур, әлбәттә, һәм сайлауларда 90, 100 процент ясап куя торган ил өчен гаҗәп тә түгел. Ләкин ышандырмый гына. Әйтик, редакциябезгә узган атнада күпме кеше «халык санын алучы килмәде» дип шалтыратты (5нче биттә укыгыз. – Ф.М.), әле һаман шалтыраталар. Өлкән яшьтәгеләр: «Безне оныттылар, «үтереп куйдылар», ахрысы. Татар без, картайган көнебездә урыс дип язмасыннар иде инде», – дип борчуларын җиткерде. «Безнең гәҗит»нең «ВКонтакте» төркемендә сораштыру уздырган идек, тавыш бирүчеләрнең 11 проценты «катнашасы идем, халык санын алучы килмәде» дип җавап бирде. Без яшәгән йортка да берәү дә килмәде, шушы бер ай эчендә урамда ялгыш кына булса да бер «переписчик»ны да күрмәдем, танышларым да, без аралашкан экспертлар да күрмәгән, бөтенесе дә анкетаны «Госуслуги» порталында тутырган. Теләп тә катнаша алмый калучылардан тыш, җанисәптә катнашырга теләмәгәннәр дә бар бит әле. Демографлар халыкның 30 процентка якынын исәпләп булмый, дип әйтә әнә. Йә күченеп киткән булалар, йә ишекне ачмыйлар. Ә шул ук Павел Смелов җанисәпнең соңгы көнендә «катнашучылар 100 проценттан артып китте» дип хисап бирде. Аның сүзләренчә, бу саннан «куркырга кирәкми, күпмедер вакыттан соң аны тәгаенләп бетерәчәкләр», ди.

«ТАТАРЛАР ӨЧЕН ҖАНИСӘП – СӘЯСИ АКЦИЯ»

Сәясәт белгече Руслан Айсин әйтүенчә, халык санын алучы кермәгән кешеләр дә югалмаячак, аларны МВД, ЖКХ, ЗАГС мәгълүматларыннан карап барыбер язып куячаклар. «Ләкин ул базаларда милләт һәм туган тел күрсәтелмәгән, чөнки алар һәркемнең шәхси сере санала. Гади кеше күзлегеннән караганда, җанисәп – бернәрсә дә хәл итми торган статистик кампания гына. Әмма татарлар өчен ул гел сәяси төсмер алып торды. Башкортстанда, Төмән өлкәсендә, Себернең башка өлкәләрендә татарларны йә башкорт дип яздыру, йә гомумән милләтне яздырмау күренешләре булып тора. Бу ниндидер аерым очраклар гына түгел, системага салынган, ачыктан-ачык татарга каршы эшли торган бер стратегия дисәк тә була. Ни өчен дигәндә, татарлар һәм Татарстан – унитаристик, шовинистик көчләрнең тамагында сөяк ул. Татарстанга, президент атамасына, татарның мәгариф системасына, теленә һәм үзенә дә, ягъни үзбилгеләнү факторына да һөҗүмнәр ясала. Шуңа күрә бу җанисәп, бер яктан караганда, безнең өчен җиңел булмады.

Икенче яктан, күренекле алман галиме Ницше әйткәнчә, үтермәгән әйбер безне көчлерәк итә. Минемчә, һәрбер кампаниядән без көч, сәяси тәҗрибә туплап чыгабыз. Безне ничек кенә кимсетмәсеннәр, нинди генә басымнар булмасын, татар барыбер үсә, үзенең тормышын көйли, республиканы яхшырта, башка төбәкләрдә дә татарлар яхшы гына тормыш итәләр. Ханлыкларыбыз җимерелгәннән соң, без һәрдаим менә шундый стресс халәтендә яшәргә мәҗбүрбез. Димәк, Аллаһы Тәгалә безгә шундый миссия йөкләгән. Бөек милләтләрнең язмышлары шулай бара – яһүдләр булсынмы ул, төрекләр яки гарәпләр булсынмы. Шуңа күрә мин моңа шундый тарихи күзлектән карарга тырышам.

Җанисәптә «Госуслуги» аша катнашып булу безнең өчен файдага булды. Беренчедән, бу – хәрәмләшүләргә киртә. Икенчедән, без сибелеп яшәгән милләт, һәм мәгълүмати кырның булуы безне берләштерә, безгә ярдәм булып тора.

Татарлар саны артыр дип уйламыйм. Коронавирустан үлүчеләр дә бик күп бит. Сан шул элекке дәрәҗәдә калса, бу инде безнең өчен казаныш булыр иде. Һәм без Башкортстанда хәрәмләшүне туктата алсак, саннар бераз үсәргә дә мөмкин, – дип уртаклашты ул.

«ҖАНИСӘП ТЕМАСЫН ОНЫТЫРГА ЯРАМЫЙ»

Тарихчы, политолог Илнар Гарифуллин белән бер ел элек – халык санын алуга әзерлек барганда сөйләшкән идек. Хәзер инде җанисәпнең ничек узуы хакында фикерләрен сораштык.

– Бу халык санын алу кампаниясе иң озак барганы булды. Элеккеләре чама белән ярты ел бара иде, монысы ике елга сузылды. Шулай ук 2002, 2010нчы елгы халык санын алу кампанияләре белән чагыштырганда, быелгысы – сәяси яктан иң кайнары. Татарлар өчен проблемалы төбәкләр иң беренче чиратта – Башкортстан, аннан соң Себер, Әстерхан. Шул ук Башкортстанны караганда – бу минем генә түгел, анда яшәүче экспертларның да фикере – быелгы җанисәп иң сәясиләштерелгәне булды. Беренчедән, хәзерге көндә без мәгълүмати дөньяда яшибез, һәр кеше интернетка керә ала. Шуңа күрә халык санын алгандагы хәрәмләшүләр, басым ясаулар турында интернет аша күбрәк кеше белә. Икенчедән, Татарстанның соңгы елларда югалтулары күп булды: суверенитет, тел мәсьәләсе, хәзер менә президент атамасы. Шуңа күрә Татарстанда яшәүче татарлар да милләтнең киләчәгенә куркыныч янавын күбрәк сизә башлады һәм көчлерәк мобилизациягә бирелделәр.

Элекке елларда Татарстанның дәүләт мәгълүмат чаралары халык санын алуда хәрәмләшүләргә бик игътибар итмиләр иде. 2002нче елны совет заманында Башкортстанда идеология буенча секретарь булган Таһир Ахунҗанов кына «Татарстан яшьләре»нә интервьюда ачыктан-ачык: «1979нчы елгы җанисәптә башкортлар санын арттыруда катнаштым», – дип әйтте. Бүтән мәгълүмат чаралары темадан читтә калды. 2010нчы елда да ни татар конгрессы, ни дәүләт мәгълүмат чаралары хәрәмләшүләрне яктыртмады. Башкортстандагы татар оешмалары һәм үзебезнең шәхси матбугат чаралары гына проблеманы әзрәк яктыртырга тырышты. Ә быел вазгыять үзгәрде. Мин моны үзебезнең кечкенә генә җиңү дип кабул итәм. Чөнки әле 2-3 ел элек кенә Дамир абый Исхаковтан һәм миннән кала бу проблема турында беркем дә сөйләми дә, әйтми дә иде. Хәзер Татарстанда да һәр уйлый белгән, фикер йөрткән кеше Башкорстандагы хәлләрдән хәбәрдар.

Бу халык санын алу кампаниясе безнең кимчелекләрне, хаталарны да күрсәтте. Мәсәлән, Башкортстанда 1990-2000нче елларда татар милли хәрәкәте көчле булганда, Татарстан аларга ярдәм итмәде, киресенчә, башкорт хакимияте белән дус булыр өчен, Башкортстан татарларының мәнфәгатьләренә күз йомды, битараф калырга тырышты, кайвакыт хәтта татар оешмаларының эшчәнлегенә каршы да килде. Хәзер Башкортстандагы татар милли хәрәкәте, оешмалары бик авыр хәлдә, кризиста. Халык санын алуда аларның бик аз катнашуы да шуны күрсәтте. Актив кешеләр бар, ләкин алар аерым гына катнашты, хәрәкәт булып оеша алмады. Мин монда Татарстанның кайбер хаталарын да күрәм. Мәсәлән, 2019нче елда Рөстәм Миңнеханов Уфада татар җәмәгатьчелеге белән күрешкәннән соң, татар конгрессының филиалын ачу мәсьәләсе куелды, шуннан соң ул ачылды. Ләкин, кызганычка, анда төпле кешене куя алмадылар. Шуңа күрә бу ике елда әлеге филиал бернинди эш оештыра, татарларны җыеп, уртак позициясен булдыра, ниндидер координация эшен үткәрә алмады. Безгә моны үзгәртергә кирәк. Хәзергечә калдырсаң, киләсе ун елда без Башкортстан татарларын гомумән югалтырга мөмкинбез.

– Илнар, сезнең белән нәкъ бер ел элек сөйләшкәндә, Башкортстанда халык санын алуда гибрид алым, ягъни пропаганда да, административ ресурс та кулланылыр дип фаразлыйм, дигән идегез...

– Шулай булды да. Пропагандага килгәндә, шушы бер ел эчендә генә дә шау-шу тудырган берничә очрак теркәлде. Мәсәлән, нәкъ менә татар районнарында башкорт кабиләсе исемнәре язылган стеллалар урнаштырдылар, аннары Башкортстан дәүләт милли музее район музейларына башкортлаштыру сәясәтендә катнашу буенча план таратты. Ниндидер конференцияләр, башкорт ыруы җыеннары турыдан-туры барды. Ә җанисәп башлангач, административ ресурс кулланылды. Мәсәлән, халык санын алу тәмамланырга берничә көн кала, Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров «бездә халыкның 98 проценты җанисәптә катнашты» дип хисап тотты. Ә миндә октябрь азагында ук шундый мәгълүмат бар иде: районнарга 9нчы ноябрьгә 98 процент ясарга дигән план төшерелгән. Аннары кайбер районнарда халык санын алучылардан мәгълүмат килде: аларга көненә ким дигәндә 9 башкорт табарга кушылган. Шулай ук халык санын алучыларга кешеләргә «Госуслуги» турында бик әйтмәскә, интернет аша катнаштырмаска дигән фәрман бирелгән. Мин аны үзем дә сиздем. Хәтта республиканың иң төп рәсми мәгълүмат чарасы булган «Башинформ» да, җанисәп турында хәбәр биргәндә, «Госуслуги»дан катнашып булу турында ахырдан бер җөмлә генә әйтә иде.

– Сезнеңчә, җанисәптә «Госуслуги» аша катнашу кертелү файдага булдымы?

– Ике зыяннан кечерәген сайларга, диләр бит. Мин шулай дип уйлап, «Госуслуги»дан катнашырга кирәк, дигән фикергә килдем, бүтән экспертлар да шундый фикерне әйтте. Икенчедән, халыкны «Госуслуги» аша катнаштырмаска, диелгән икән, димәк, Башкортстан хакимияте бу юл белән тутырылган анкеталарны контрольдә бик тота алмаячагын аңлаган. Башкортстанда тагын бер кызык момент булды. Еш кына халык санын алучылар кешеләр янына кергәндә, аларның исемнәрен сорыйлар, ә милләтен, туган телен сорамыйча чыгып китәләр. Уфада бер кеше яныннан шулай чыгып китә башлагач, ул: «Милләтне сорамыйсызмыни?» дигән, ә халык санын алучы «юк-юк, кирәкми» дип качып диярлек чыгып киткән. Шуннан соң бу кеше тизрәк «Госуслуги»га кереп, анкетаны үзе тутырган. Шул ук Уфада халык санын алучылардан килгән мәгълүмат: кем ялгыз яши, аларга тагын ике-өч кеше яздырырга тырышырга кирәк, дигәннәр. Чөнки Уфада соңгы вакытта халык кими: күчеп китәләр, ковидтан да кырылалар, шуңа «миллион кеше яшәүче шәһәр» статусын югалтуы ихтимал. Аны саклап калыр өчен, «үле җаннар» яздыру алымын кулланганнар. Уфада гына түгел, Омскида да шундый хәл дип ишеттем.

– Ничек тавыш бирү түгел, ничек санаулары мөһимрәк, диләр...

– Җанисәп саннарын эшкәрткәндә дә фальсификация булыр дип уйлыйм. Хәрәмләшү дигәндә күбрәк Башкортстанны карыйбыз. Ахырда нинди саннар булуы андагы сәяси вазгыятьтән, хакимияттән тора. Мәсәлән, 2002нче елгы җанисәпнең нәтиҗәләре 2003нче ел азагында билгеле булды, ә Башкортстанда 2005нче елның азагында гына килде. Өч елга суздылар, төгәл саннарны бирергә курыктылар. Хәрәмләшү проблемасы турында сөйләүдән туктамасак, аны контрольдә тотсак, минемчә, Башкортстан хакимияте ул хәтле көчле фальсификация ясый алмаячак. Төгәл саннар бирелгәнче безгә бу теманы онытырга ярамый.

– Узган ел эшләгән интервьюда: «Сан ягыннан икенче урынны югалту татарлар өчен һәлакәт булачак», – дигән идегез...

– Татарлар икенче урынны саклап калыр, дип уйлыйм мин. Ә менә саныбыз күпме булыр – анысы билгесез. Үткән халык санын алуда Русиядә 5 млн 400 меңгә якын татар булды, шуны саклый алырбызмы, юкмы – бу инде, әйткәнемчә, күбрәк Башкортстандагы хәлгә бәйле.

 

Росстат башлыгы Павел Малков узган ел «РИА Новости»га белдергәнчә, гадәти форматта халык санын алу якынча 60 млрд сумга төшәр иде, ә цифрлы җанисәп чыгымнарны ике тапкыр киметергә мөмкинлек биргән: быелгы җанисәп кампаниясенең бюджеты – 32 млрд сум. Аның 14 миллиарды хезмәт хакы түләүгә, 8 миллиарды планшетлар сатып алуга тотылачак, диелгән иде. Халык санын алучыга бер айга (өч көн укуны да санап) – 18, контролерга 20 мең сум түлиячәкләр. Бер халык санын алучыга уртача 550 кеше туры килде.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии