Акча санаганны ярата: Татарстанның 2019нчы елга бюджеты күпме булыр?

Акча санаганны ярата: Татарстанның 2019нчы елга бюджеты күпме булыр?

Дәүләт Советында Татарстанның 2019нчы елга бюджет проектын карадылар. Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин кайсы өлкәгә ничә сум бүленгәнен әйтеп чыкты. Кайсы өлкәгә җитәрлек бүленгән дә, кайсы өлкәгә әзрәк тамган – шуны санап карарга булдык.

Гомумән алганда, 2019нчы елда республика бюджетының керем өлеше – 228,2 млрд, чыгымнар – 232,3 млрд сум, дефицит күләме 4,1 млрд сум тәшкил итәчәк.

ХЕЗМӘТ ХАКЫНА АКЧА КАРАЛМАГАН

Иң күп акча бүленгән өлкәләрнең берсе – сәламәтлек саклау өлкәсе. Барлыгы 66,8 млрд сум бүленгән, шуның 21 млрд сумы – республика казнасыннан. Саллы сумма – шунысы сөендерә. Радик Гайзатуллин үз чыгышында: «Бу акча югары технологияле медицина ярдәменә, медицина оешмалары эшен тәэмин итүгә, медикаментлар һәм җиһазлар кайтаруга, гемодиализ процедурасы уздыруга, мәҗбүри медицина иминияте системасы аша медицина оешмаларын бер каналлы финанслауга сарыф ителәчәк», – дип сөйләде. Кайбер купшы сүзләр аңлашылып та бетми, киләсе ел дәвамында аңларбыз әле, бәлки. Ел азагында «менә моңа фәлән хәтле акча тоттык, моңа төгән хәтле» дип хисап тоталар бит бездә. Шунда аңлатып күрсәтерләр.

Хәзер үк аңлашыла торганы да җитәрлек. Менә, мәсәлән, онкологик ярдәм күрсәтүгә 4,3 млрд сум акча каралган. Элекке еллар белән чагыштырганда, бу шактый зур сумма. 2019нчы елдан башлап, беренче тапкыр норматив куелачак икән: онкология белән чирләүче бер авыруга 70 мең сум акча каралган. Ягъни шушы суммада химия терапиясен бушлай алырга мөмкин булачак. Аңлашыла ки, 70 мең сумлык дәвалану гына җитми торган авырулар да бар. Алар хәзерге кебек үк ил буенча тиенләп акча җыярга мәҗбүр булачак инде. Онкология белән чирләүчеләр дә «бюджетта фәлән тәңкә генә бүленгән» дип артмый тормас. Шуңа күрә бу 4,3 млрд сум акчаның ничек бүленеп бетәсе әлегә төгәл билгеле түгел.

Медицина җиһазларына, кыйммәтле технологияләргә акча бүленгән, ә менә кеше факторы исәпкә алынмаган бюджетта. Хәзерге вакытта шәфкать туташлары санитарлар белән бертигез хезмәт хакы ала. Төрле вазифада, төрле квалификациядә була торып та бер үк хезмәт хакы алу шәфкать туташларына ошап бетми, әлбәттә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең профсоюз рәисе Гөлнар Хөснетдинова да бу уңайдан фикерен белдерде. «Төрле квалификация һәм төрле җаваплылык дәрәҗәсендәге хезмәтләрнең бер төрле бәяләнүе шәфкать туташларының хокукын боза, коллектив эчендә низаглар китереп чыгара, хезмәт күрсәтүнең сыйфаты төшүгә китерә. Шәфкать туташының хезмәт хакы республикадагы уртача хезмәт хакының ким дигәндә 120 проценты күләмендә булырга тиеш», – диде ул. Хет әллә нинди заманча җиһаз булсын шунда – үзенең тамагы туймаса, хезмәткәр эшен җиренә җиткереп эшләми инде ул. Беренче чиратта тамак турында уйлый.

БУЛГАН АВТОБУСЛАРНЫ ДА АЛАЛАР

«Мәдәният-кинематография» өлкәсендә 2019нчы елда 14,6 млрд сумлык чыгымнар каралган (шуның 9,2 млрд сумы республика бюджетыннан бирелә). Министр Радик Гайзатуллин таныштырган проектта нәкъ менә «мәдәният-кинематография» дип бара. Татарстанда кинематографияне үстерә башладылар. Бик әйбәт, күптән кирәк иде инде! Анысына бер сүзебез дә юк. Соңгы вакытта бер-бер артлы зур-зур фильмнар төшерәләр, ул фильмнарга Мәскәүдән зур-зур артистларны чакыралар. Марат Бәшәров, Камил Ларин кебек танылган артистлар татарстанлылар төшергән киноларда «карале, миндә татар каны ага бит, кирәкми акчалары да – бушлай гына төшим әле» дип кенә катнашуы икеле. Гонорар санаганда милләтең дә, динең дә онытылып тора ул. Димәк, мондый зур артистларга түләнәсе гонорар да Радик Гайзатуллин әйткән шушы «мәдәният-кинематография» дигән пунктка керә торгандыр. Хәер, бездә «Татарстанда кино бар!» дип мактанырга яратсалар да, кино төшерүгә акчаны бик аз бирәләр, күпчелек өлешен иганәчеләр ярдәме белән башкарып чыгалар бит. Шулай булгач, гонорарның кем кесәсеннән түләнүе билгесез әле.

Мәдәнияткә дигән акчаны тагын грантлар бирүгә, китап фондларын комплектлауга, иҗади берлекләргә ярдәм итүгә, музейлар, театр, цирк, китапханә, иҗади коллективлар эшен тәэмин итүгә юнәлтү планлаштырыла. ТАССР оешуга 100 ел тулуга әзерлек тә исәпкә алынган, ул да шушы суммадан үзенә тиешен алачак, дигән сүз. Ләкин бу пунктта һаман да шул хезмәт хакы мәсьәләсе телгә алынмаган. Авыл клубларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы аз булуын беләбез. Моны Дәүләт Советында җыелганнарга мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы рәисе Альбина Сабитова да җиткерде. «Клуб һәм мәдәният йортлары җитәкчеләре төрле чараларны үз акчаларына оештырырга мәҗбүр. Үз акчаларына костюмнар тектерәләр, үз өйләреннән клубка пәрдәләр алып килеп эләләр, башка кирәк-ярагын да алып киләләр. Хәзер дәүләт биргән транспортларын да тартып алдылар, кая да булса барасы булса, җитәкчеләр үз машиналарында яисә үз акчаларына машина яллап барырга мәҗбүр», – дип сөйләде ул. Транспортны тартып алу дигәнгә мисал да китерде: Чаллыдагы «Болгар» бию театрына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов автобус ачкычы тапшырган булган, ә шәһәрнең башкарма комитеты ул автобусны үзенә алган. «Хәзер «Болгарлар» җәяү йөрергә тиешмени?!» – дип аптырап мөрәҗәгать итә Альбина Сабитова залда утырганнарга.

Моннан тыш бюджетта мәдәният хезмәткәрләренә медосмотр үтү, мәдәният учреждениеләре куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен дә акча каралмаган.

ҖИРНЕ КАЯН ТАБАРГА?

Республика бюджетының яртысыннан күбрәге (63 проценты) социаль өлкәгә биреләчәк. Ләкин ул акчадан күп балалы гаиләләргә өлеш тимәс, ахрысы. Күп балалы гаиләләргә, закон буенча, җир тиешле. Ә Татарстанда ул җирне ала алмый тилмерүчеләр күп. Депутатлар да хәбәрдар икән бу мәсьәләдән. «Җир мәсьәләсе хәл ителәчәкме соң инде?» – дип сорадылар министр Радик Гайзатуллиннан. «Әлегә уйлыйбыз», – дип кенә җавап бирде министр. Димәк, беренчел проектта җиргә акча бүленмәгән.

Мәгариф тармагына бик күп акча бүленгән – 99,5 млрд сум. Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр, сөенергә ашыкмагыз. Моның үз хикмәте бар. 2019нчы елда Татарстан һөнәри осталык буенча «Ворлдскиллс» Дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Акчаның саллы өлеше менә шунда кереп китәчәк инде. Калган акча мәгариф учреждениеләренең яңа челтәре, укучылар контингенты үсеше, кадет интернатларында тәрбияләнүчеләрне тоту, йомгаклау аттестациясен үткәрүгә тотылачак, диелә проектта. Төрле программаларны финанслау да дәвам итәчәк (мәсәлән, «Киләчәк – Будущее», «Дети Татарстана»). Телләрне саклау программасына шулай ук акча каралган, диелде, ләкин төгәл суммасы әйтелмәде. Мәгариф тармагына федераль казнадан 9,5 млрд сум акча бүлеп бирелә. Аны әзерлек чараларына, торак төзелешен үстерү программалары буенча чараларга, 2 айдан 3 яшькәчә нәниләргә балалар бакчаларында өстәмә урыннар булдыру кебек эшләргә тоту ниятләнә.

ТАГЫН КЕМГӘ КҮПМЕ АКЧА БҮЛЕНӘ?

Физик тәрбия һәм спорт өлкәсендә чыгымнар 6,1 млрд сум (республика бюджетыннан – 4,9 млрд сум). Акчаны спорт әзерлеге учреждениеләре эшен тәэмин итүгә, югары казанышлар һәм массакүләм спорт өлкәләрендә чаралар үткәрүгә тоту ниятләнә. 2019нчы елда Татарстанда Дөнья чемпионаты, Универсиада кебек зур чаралар көтелми. Шуңа күрә игътибарны район һәм авыл җирлекләрендәге спорт мәйданчыкларын, спорт сарайларын төзекләндерүгә юнәлтсәләр дә була инде. Бу эшләр өчен күпме акча каралганы әйтелмәде.

Массакүләм мәгълүмат чараларына 2019нчы елда 1,4 млрд сум акча каралган (бу узган елгы күләмнән 16,7%ка артык). Шуның 852 млн сумы – теле-радиотапшыруларга, 576 млн сумы – вакытлы матбугат һәм нәшриятка. Шәхси матбугат чараларына акча бүлеп бирү түгел, башка бер төрле дә ярдәм күрсәтелми.

Илкүләм куркынычсызлык һәм хокук саклау эшчәнлеге өлкәсенә 2,1 млрд сум акча бүлеп бирергә җыеналар. Милли икътисадка – 48,7 млрд сум, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә – 18,6 млрд сум бирергә ниятлиләр.

Әйләнә-тирәне саклауга барлыгы 532 млн сум акча бүленәчәк. Соңгы елларда республикада парклар һәм скверларны арттырдылар. Ә аларны карап тотуга акча юк. Парклар елы үтте, хәзер карамасак та була, дип уйлыйлармы шунда. Ә тиз-тиз генә эшләнгән парклар ватыла-җимерелә дә башлады. Мәсәлән, бюджетта паркларны карап тотуга 80 млн сум акча каралган. Карап тоту дигәндә аны җыештырып тору гына күздә тотылмый бит: искергәнне яңарту, җимерелгәнне төзекләндерү дә кирәк. Ә бу эшләр өчен әлеге сумма гына җитми икән. Ләкин Президент Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләдә катгый итеп үз сүзен әйтте инде: Казан шәһәр Думасында узган утырышта: «Паркларга шуннан артык акча бүлеп бирә алмыйбыз. Парклар һәм скверлар Дирекциясе үзе акча эшләргә тиеш», – диде. Паркка керүне түләүле итеп куйсалар гына инде…

Ләкин үзенә кирәктә дәүләт резервлар таба ул. Болгарда әнә бюджет акчасына җылытыла торган (!) комлык төзергә җыеналар. 123 миллион сумга. Ул җылытыла торган комлыкның нәрсә өчен кирәк булуы гына аңлашылып бетми. Җәен ком болай да җылы була, ә кышын комлыкны җылытудан ни файда – елгалар барыбер боз белән каплана бит. Иделне җылытып, вип-кунаклар өчен кышын да коенып була торган итеп ясасалар гына инде. Моңа да бюджеттан акча табылыр әле…

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, 2019нчы елда республика бюджетының керем өлеше – 228,2 млрд сум, чыгымнар – 232,3 млрд сум, дефицит күләме 4,1 млрд сум тәшкил итәчәк

Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев парламент тыңлауларында белдергәнчә, 2018нче елның гыйнвар-июль аралыгында Татарстанда хезмәт хакы, узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 8,6 процентка арткан. Хәзер республикада уртача хезмәт хакы – 33 929 сум.

ПРЕЗИДЕНТ СҮЗЕ

– Иң мөһиме – без быел булган барлык программаларны да саклап калабыз. Тик сез аңларга тиеш: республика казнасының керем базасын хәлсезләндерә торган законнар кабул ителде. Бу – акцизлар кертелү, милек белән бәйле законнар. Без федераль коллегалар белән эшлибез, компенсация алырга тырышабыз, ләкин сүз бик зур сумма турында бара. Киләсе ел шактый катлаулы булачак.

Путинның май Указлары барлыгын да онытмыйк, аның гомуми суммасының 19 процентын Татарстан капларга тиеш. Шуңа күрә бюджетны кабул итүне озакка сузмыйк, 15нче ноябрьгә кадәр өч укылышта да кабул итәргә кирәк.

Бюджетка керә торган акчаның төп чыганагы – салымнар. Ләкин республикадагы оешмаларның дүрттән бере елны бик зур чыгымнар белән тәмамлый. Шуңа күрә аларга да игътибарны арттырырга кирәк. Чыгымнары арта торган оешмалар – киләчәктә хезмәт хакын һәм салымнарны түләүне тоткарлый торган оешмалар. Шуңа күрә безгә хәзердән үк аларга игътибарны юнәлтергә кирәк.

Татарстан Президенты Рөстәм МИҢНЕХАНОВ

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии